Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәхәббәт корбаннары:«Егетләр минем өчен койма такталарын кубара-кубара сугышалар иде»

Күрше авыл кызлары янына барып, кыйналып кайтмаган егет бармы? Күрше авыл егетләрен нигә сөймиләр? Кызлар егетләрен ничек яклый? Ә егетләр өчен сугышучы кызлар үз дәрәҗәләрен генә төшерәме? «Татар-информ» хәбәрчесе мәхәббәт корбаннары тарихларын барлады.

news_top_970_100
Мәхәббәт корбаннары:«Егетләр минем өчен койма такталарын кубара-кубара сугышалар иде»
Шатохин Борис Яковлевич. «В чём дело?» 1982.

Синең өчен егетләрнең сугышканы бармы? Хәзер андый мәхәббәтләре ташып торган егетләр бар микән ул? Ә менә авылларда чит егетләрне элек тә яратмыйлар иде, хәзер дә яратмыйлар. Элек-электән егетләр үз авыл кызларын саклаган. Үзләре дә йөрмәгән, башкаларга да бирмәгән. Андыйлар да булган, тарих бөтенесен дә хәтерли.

Чит авыл егетләре — беренче санлы дошман булган. Алар кызлар янына авыл егетләреннән рөхсәт алып кына килгән. Рөхсәтең булмаса, авыл башындагы язу кырыннан гына карап, тилмереп торганнар, ди.

Егетләр сугышып, үзләренең кемлекләрен күрсәткәннәр. Ул беренче санлы җинаятьче, хәзерге тел белән әйткәндә, «уголовник со стажем» дип йөртелмәгән. Кыз кеше өчен сугышкан! Даны ни тора!

Элек авыллар да гөрләп торган шул. Яшьләр дә туып-үскән ояларын калдырып китмәгәннәр, авылда төпләнгәннәр. Ул яшьләр дигәнем хәзер инде абыйлар, бабайлар — авылның төп биләүчеләре дә алар.

Дөрес, хәзер дә гореф-гадәтләрне аяк астына салып таптамаучылар бар. Андыйлар, гадәттә, чит авыл егетләрен таптарга оста булалар. Андый авылларда чит машина күренә икән, беренче миссия булып, руль артында кем утыруын, нигә, кайдан һәм кем янына килгәнен ачыклау тора. Икенче миссия — ул чит егетнең кем икәнлеген, каян һәм нинди максат белән килүен белешү. Тәртибе шундый.

Ә кызларның батырлыкларын ишеткәнегез бармы? «Кызлар кия кызыл ыштан, безгә карасы да юк. Хәзер кызлар үзе килә, барып аласы да юк», — дип такмак җырлап йөриләр иде. Бу тема мин туганчы ук бик актуаль булган икән. Егет юллап йөрүче кызлар булган ул... Аларның да төркемгә бүленеп, «стрелка»ларга йөри торганнары бар. Күрше авыл егетләре өчен сугышып йөрүчеләре дә. Егет өчен сугышып йөрүче кызлар үз дәрәҗәләрен генә төшерәме? Күрше авыл егетләренең һәм кызларының күргәннәре, ничә тешнең яу кырында калуы турында «элеккеге» һәм «хәзерге» яшьләр белән аралаштык.  

«Егетләр бәрәңге арасына кача иде»

Илсөяр, Чирмешән районы:

«Без яшь чакта, 1970нче еларда күл буена кичке уенга җыела идек. Әлбәттә, кызлар янына күрше авыл егетләре килә иде инде. Беренче көнне өчәү-дүртәү генә килә. Кызларны озаталар. Һәм шуннан соң безнең авыл егетләре аларны кыйнап кайтара иде. Алар үзләре дә озатмый, башкаларга да бирми иделәр.

Икенче көнне күрше авыл егетләре өчәү-дүртәү генә түгел, трактор арбасына утызлап кеше төялеп килә иде. Безнекеләр моны белеп, кычыткан, бәрәңге арасына качышып бетәләр. Аларны якларга дип әниләре, апалары сәнәк булса да күтәреп чыга иде. Имеш, малайларын яклыйлар. Тик барыбер эләгә иде инде аларга. Шул күл буенда дәррәү килеп сугышалар иде. Без барыбер үзебезнең авыл егетләрен якларга тырышып карый идек, тик анда якын килә торган буламыни инде?

Безнең өй күл буенда гына иде. Алар килгәннән соң койманы кире тотасы була иде. Бөтен коймаларны җимерә-җимерә сугышалар иде егетләр».

«Ярдан атарга!»

Илназ, Актаныш районы:

«Бу хәл 1988 елда булды. Авылларның гөрләп торган чагы. Кеше күп, яшьләр күп. Безнең авылда утыз яшьләр тирәсендәге буйдак Кәрим абый ул чорда авыл егетләрен бер учта тоткан. Атаман, кыскасы. Шулай бер көнне безнең авылның ике егете икенче авыл кызлары янына барганнар. Боларның икесен дә тиешенчә итеп кыйнап кайтарганнар инде.

Шуннан соң Кәрим бөтен авыл егетен җыя. Кырыклап кеше, трактор арбасына төялеп, шул авылга китәләр. Безнең авылны чыкканчы, арбадагы бер егетнең кызы икенче егет белән кайтуын күреп алып, шулар янында туктыйлар. Ачуланышкан мәлләре булган боларның. Кызның арбадагы егете чит егеткә төртеп күрсәтә дә: «Ярдан атарга!» — ди. Ул чит егетне берәү кулыннан, икенчесе аягыннан тотып, болгап-болгап торалар да, ярдан ыргыталар. Чит егет ярдан үрмәләп менеп кала, трактор арбасына төялгән кырыклап егет, беренче биремне үтәргә дип теге авылга китә.

Каты кыланалар болар. Ул авылда бөтен кеше җыелып, клубта кино карап яткан вакыт була. Безнең авыл егетләре клубка керәләр дә, бөтен кешене шаккаттырып, шул авыл егетләре, ирләре белән дәррәү килеп сугышып, бөтенесен кыйнап кайтып китәләр. Кайтканда боларның артыннан ике «Урал» матае куа башлый. Тракторчы егет тә акыллы: мотоциклларны уздырмый, юлдан зигзаг ясап кайта икән. Ахырда таяклар ыргыта-ыргыта, ике «Урал»ны да туктаталар болар.

Шулай авылга кайтып җитәләр. Кәрим егетләрнең бөтенесен дә өйләренә кайтарып бетерә. Үзе клуб каршында тәмәке тартып тора икән. Иртәнге өчләр тирәсендә таудан (авыл тау битендә урнашкан) трактор ише техниканың менүе ишетелгән. Бер-ике кабынып ала да, сүнә икән теге.

— Булды бу дип әйттем дә, тәмәкене ташладым. Бер дә кабынырга яратмый торган «Восход» мотоциклы бу юлы бер тибүдән кабынды. Ул да курыкты бугай. Тиз генә өйгә сыздым да, тәрәзәдән карап торам. Таудан алтмышлап кеше менде дә, безнең авыл урамнары буйлап таралды. Урамда безнең егетләр юк. Бары тик күрше авыл егетләре генә кызлар озатып йөри. Алар да безнең рөхсәт белән генә кергән инде. Теге авыл егетләре бездән дә акыллырак: урамда очраган һәр малайны тукмап баралар. Кыскасы, ул көнне безгә түгел, безнең авыл кызлары янына килгән күрше авыл егетләренә каты эләкте», — ди Кәрим.

Икенче көнне егетләрне клубта участок милиция хезмәткәре тезеп бастыра. Ә Кәрим юк.

«Кәрим бар идеме?» — дип сорый икән милиция хезмәткәре. Егетләр бертавыштан: «Юк!» — дип җавап биргәннәр инде, баш кешене сатып була димени? Милиционер да укыган кеше, шулай сөйләндергән-сөйләндергән дә кинәт кенә: «Кәрим эчкән идеме соң?» — дип сорап куйган. Бер егет уйлап-нитеп тормаган: «Әйе, эчкән иде ул», — дип тоткан да әйткән, ди.

Шулай, безнең авыл егетләре кызлар аркасында «обезьянник» дигән җирдә дә утырып чыкты».

«Мотоцикл аккумуляторын урладылар»

Алмаз, Актаныш районы:

«Күрше авыл кызы янына йөрдем, 1995 ел бу. Нишләптер, миңа каршы чыгып, бер сүз дә әйтүче булмады. Шулай да, качып кына мотоциклның аккумуляторын алып киткәннәр иде. Аннары алты чакрым буе мотоцикл этеп кайтырга туры килде. Әй, яшь чакта нәрсә инде ул! Инде 25 ел бергә торабыз».

«Койма тактасыннан курыктылар»

Зинфира, Мөслим районы:

«1990 еллар. Күрше авыл белән безнекен яр гына аерып тора. Кич гел күрше авылга чыга идек. Ә аннары кайтырга куркыта. Шуңа өстәп, безнең авыл егетләре әзмәвердәй, каты куллылар иде. Кызларга да тынгы юк. Шулай бер егетне озатырга күндердем, чөнки үзең генә кайту куркыныч. Хәзер күршеләр булып яшибез аның белән.

Ул егет авыл башындагы бер коймадан тактаны суырып кына алды да киттек. Кайтканда теге егетләр килеп чыкмасынмы каршыга?! «Әйдә, монысын булса да кыйныйк инде», — диләр хәзер. Мине озатучы егет теге тактаны болгап күрсәткәч кенә, чигенделәр. Койма тактасыннан курыктылар болар».

«Мотоциклдан этеп төшереп, калдырып качты»

Резидә, Кукмара районы:

«Бервакыт ерактагы бер авыл егете белән йөрдем. 1989 ел булгандыр. «Кәҗә» матае белән килеп ала бу мине. Районны иңләп, буйлап йөрибез мотоциклда. Шулай безнең авылга кайтып җиткәч, егетләр уратып алды безне. Бу егет куртка эченә кулын тыгып, зур бер чылбыр тартып чыгарды да, тегеләргә берне сылады. Безнең егетләр аңлап өлгергәнче, борылып кайтты да китте. Мин бер көтү егет кырыенда егылып калдым. Озатып тормады, мотоциклдан этте дә төшерде, малай».

«Каты итеп җавап бирергә кирәк»

Айдар, Актаныш:

«Моннан ике ел элек дус егет белән икәүләшеп икенче бер авылга кызлар янына киттек. Шулай авыл читендә сөйләшеп торабыз инде. Безнең яннан бер машина әкрен генә әле бер якка, әле икенче якка үтә дә китә, үтә дә китә. Болар безнең чит кеше икәнне аңладылар, шуңа караштырып йөриләр.

Дус егет кальянга дип, күмер җылыта башлады. Теге серле машина килеп туктады да: «Учагыңны сүндер», — ди моңа. Дус егет аңышканчы мин машинадан чыктым да: «Учак күрдеңмени?» — дип каты гына итеп сорап куйдым.

— Әнә бит ут яндырып утыра.

— Учак түгел бит.

— Сез кемнәр? Каян? Нишләп йөрисез?

— Фәлән-фәлән авылдан. Кызлар янына килдек. Ә нәрсә? — мин әйтәм.

Беләсеңме, төп кагыйдә нинди? Әгәр дә сиңа каты итеп эндәшәләр икән, син дә шулай ук каты итеп җавап бирергә тиеш. Әгәр ул синең көчсез икәнеңне тавышыңнан ук сизеп алса, ул сине алга таба да басачак. Шуңа күрә егетләр каты сүзгә каты итеп җавап бирә дә инде.

Алар бишәү, без икәү. Шулай күзгә-күз карап, сынашып тордык. Сугышырга туры килмәде. Чөнки ул авылда дуслар да күп иде. Аңлаштык. Сугышсак, безгә каты эләгәчәк иде инде».

«Кыйнап кайтардылар»

Илдар, Минзәлә районы:

«Бер кечкенә генә авылга кызлар янына бардык. 2016 ел. Шәһәрдән кайткан иде алар. Кызлар кырыена килгәнне авыл егетләре яратмады. Аларның да яртысы шәһәрнекеләр иде инде. Безне, ике егетне, кыйнап кайтардылар инде.

Икенче көнне үзебезнең авыл егетләре, егермеләп кеше җыелып, шул авылга киттек. Болар да унлап егет чыккан булдылар. Безне күргәч, курыктылар инде. «Юк инде, икенче кеше белән бутаганбыз», — дип котылмакчы булдылар. Без дә кыйнап кайттык аларны».

«Күрше апаларның килен итәсе килгән»

Диләрә, Арча районы:

«Мин күрше авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң ук, 1993 елда китапханәче булып эшкә урнаштым. Шул мәктәптә миннән бер генә ел алдан эшли башлаган запастагы офицер, тормыш иминлеге нигезләрен укытучы егет миңа күз атып йөри башлады. Бик чибәр иде ул. 8 февраль көнне мәктәптә студентлар белән очрашу кичәсен оештыра идек. Менә шул кичәдән соң ул мине беренче мәртәбә озата менде.

Әлбәттә, шундый дәрәҗәле егетнең мине сайлавы зур горурлык иде. Шул көннән башлап, китапханәгә кереп утырып сөйләшүләр, тәмле-тәмле шоколадлар белән сыйланулар ешаеп китте. Без алай озакка сузмадык. Җәен мине сорый менделәр, август азагында өч көн өйдә шаулап-гөрләп туебыз үтте. Быел кавышуыбызга 27 ел була. Аллага шөкер, өч кызыбыз үсеп, оныклар алып кайта башладылар.

Ә авыл егетләренә килгәндә, алай бәйләнгән егетне белмим. Киресенчә, мине эшчән дип мактаганнары күп булды. Кайберләренең әниләренең мине үз киленнәре итеп күрәсе килгән булган. Боларны соңрак ишеттем, хәзер инде үземә дә әйтәләр».

«Хәзер син аныкы»

Рәзинә, Актаныш:

«Әлеге хәлләр 2014 елда булды. Дус кызым өчен ике егет сугышты. Тик алар икесе дә безнең авылныкы иде. Шулай көз көне кич белән өйгә кайтып барабыз. Шул егетләрнең берсе, шул дус кыз, мин, тагын бер дус кыз һәм күрше егете. Клубны үтеп кенә киттек, безнең арттан бер көтү егет иярде. Теге егетләрнең икенчесе шулар арасында.

Куып тоттылар. Бу ике егет төрткәләшә башлады. Килдем дә: «Егетләр, бүген сугышмагыз инде. Әнә нинди пычрак. Хәзер көзге пычракта аунап кайткан киемегезне әниегез юачак. Кыш көне сугышырсыз», — дип дидем. Кыш көнен кем белсен, иң мөһиме, хәзер сугышмасыннар бит инде. Әллә мине тыңладылар, әллә тагын берәр нәрсә булды, болар туктадылар. Һәм без кайтып киттек.

Кыш җитте. Яңа ел үтте. 1 гыйнвар көнне бу ике егет көпә-көндез тау башында сугышканнар. Ике егет тә үзләренең дусларын ияртеп килгән. Бергә-бер чыгып сугышканнар. Һәм беренче, безнең белән кайтып барган егет җиңгән. Ә икенчесе, дус кызыма: «Ул җиңде, хәзер син аныкы», - дип язып җибәргән. Дус кызымда шок иде.

Алар, әлбәттә, ул җиңгән егет белән йөрмәделәр. Менә җиңелгәне белән бераз аралашып алдылар. Хәзер инде икесенең дә гаиләләре бар».

«Кирәгеңне бирәм әле синең, кызый!»

Рәмилә, Тәтеш районы:

«Быел элек йөргән егет белән кире аралаша башладык. Бу турыда аның миннән соң йөреп алган кызы белеп алган. Егетен кире кайтарасы килгән микән, белмим, тик ул миңа интернетта яза башлады. Мин — Тәтештән, ә ул республиканың икенче читендәге районнан. Егет тә шул районныкы. «Кызларны җыеп киләм, кирәгеңне бирәм әле мин синең, кызый!» — дигән сүзләр язып, бу мине «стрелка»га чакырды. Гомергә андый әйбер күргән юк иде. Бигрәк тә районнар арасында. Алла Сакласын.

Бу хәлне егет белеп алды да, үзе ул кыз белән сөйләште. Ничек килешкәннәрдер, белмим. Тик ул кыз миңа бүтән язмады, ә егет белән һаман да аралашабыз».

«Бер авыл кызлары күрше авыл егете өчен сугышты»

Алия, Теләче районы:

«Безнең авылда 2010 елда бер тапкыр сугышты кызлар. Күрше авыл егете өчен. Кызлар бер авылдан, бәләкәйдән аралашып, уйнап үскәннәр, егет кенә читтән. Ике кыз да үзләренең дус кызларын җыеп, сугышырга бер көн билгеләгәннәр.

Икенче көнне бу хакта авыл егетләреннән генә түгел, әбиләрдән дә ишетергә туры килде. «Төнлә кычкырышкан, чинашкан тавышка егетләр сугышадыр инде тагын дип чыккан идем, кызлар булып чыкты», - дигән сүзләре дә таралды.

Егетләр кызык итеп, көлеп сөйләделәр инде. Алар качып утырып, мәзәк караганнар икән. Дөрес, анда егетләр сугышкан кебек сугышмаганнар, тавышлары гына көчлерәк чыккан».

Земфира, Арча районы:

«Күрше авыллар да 10-11 сыйныфны безнең авылга килеп укый иделәр. 1997 еллар. Шулай бер чибәр генә егет тә килде. Моның артыннан кызлар күп йөрде инде. Фотосын үзләре белән йөртүчеләр дә булды. Кызлар арасында көндәшлек барлыкка килде. Шулай ике кыз үзара дошманлашты. Һәрхәлдә, авылда шундый сүзләр йөрде. Кыскасы, берсе икенчесенең өе янына килә дә тышка чакыра. Тегесе эшнең нәрсәдә икәнен аңлап өлгерә. Аны якларга дип, апасы да чыга. Апа кеше беренче кызга сәнәк беләнме, көрәк беләнме суга. Икенче көнне ул кыз мәктәптә башын бәйләп килгән, дип сөйләгәннәр иде».

«Егетләр кызлар өчен сугышырга тиеш түгел»

Егетләрнең йодрык уйнатуларына һәркемнең үз карашы. Кемдер юк-бар нәрсә дисә, икенчеләре «кызлар өчен булса, ярый» дигән фикердә. Ә менә кызларның сугышып йөрүен беркем дә хупламый икән.

Илүзә, Арча районы, 19 яшь:

«Безнең авылда гомер-гомергә егетләр күрше авыл кызлары янына йөргән. Аларны шул авыл егетләре кыйнап кайтара торган булган. Шуңа да карамастан, күрше авыллар бер-берсе белән парлашып беткән. Парадокс инде бу. Хәзер дә йөрүчеләр бар, өйләнешергә дип стартта торучылар да бар.

Чит авыл егетләрен яратмау хәзер дә бар. Әмма хәзер егетләр алай сугышып йөрми. Бәлки яшьләр үзгәргәндер, башлары эшли башлагандыр, мондый юк-барга сугышып йөрү кирәк түгел икәнен аңлаганнардыр. Ә сугышып йөрүче кызларны бөтенләй белмим. Алла сакласын инде», — ди Илүзә.

Айнур, Актаныш районы, 24 яшь:

«Безнең шундый «понятие» бар иде: егетләр кызлар өчен сугышып йөрергә тиеш ул. Аның аркасында гына егетләрнең дуслыгы таркалырга тиеш түгел. Бу, гомумән, егетләрчә түгел».

Нәзилә апа, Чаллы шәһәре, 51 яшь:

«Мин егетләрнең кызлар өчен сугышуын хуплыйм. Чөнки миңа ул авыл егетләре сукты дип кенә йөргән кызын ташлый икән, ул егет кеше булмый инде. Шуңа өстәп, яратмаган да. Яратса, җаен табар иде. Сугуларыннан курыкмас иде. Егетләрнең сугышуын әле ничек тә аңлап була. Ә менә кыз балаларның егетләр өчен сугышып йөрүләре башка сыймый. Үз дәрәҗәләрен генә төшерәләр».

Ә сез ничек уйлыйсыз? Егетләр кызлар өчен сугышырга тиешме? Ә кызлар егетләр өчен?

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 4 май 2024
    Исемсез
    Электән килгән гадәт инде , күрше авыл егетләре белән. безнең заманда да койма каерып алып сугышалар иде. Ә хәзер сугышалар икән, үтерешеп туктылар&
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100