Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ашыйсы килү — бик яман хис» - мохтаҗлар өчен туклану ноктасында очрашкан язмышлар

7 декабрьдә Дәрвишләр бистәсендә мохтаҗларны кайнар ризык белән тәэмин итү ноктасы ачылды. Ул Липатов урамындагы базар каршында урнашкан. Анда «приют человека», «бесплатная помощь нуждающимся» дип язылган. Кемнәр килә анда?

news_top_970_100
«Ашыйсы килү — бик яман хис» - мохтаҗлар өчен туклану ноктасында очрашкан язмышлар
Солтан Исхаков

Ул бина ике өлештән тора, бер ягында ризыкларны өләшеп торучы апа, икенче өлеше — «аш бүлмәсе», анда озынча өстәл һәм эскәмия тора. Ике җирдә җылыткыч эленгән, эчтә урамдагы кебек салкын түгел. Нокта 11:00–14:00 сәгатьләрдә эшли. Рәсми ачылыш 10:00 башланды, ул вакытка ук бер читкә мохтаҗлар җыелды. Кичә нык суык көн иде. Рәсми ачылышта бу проектны чынга ашыруда ярдәм иткән мөхтәрәм кунаклар катнашты. Рәсми өлеш тәмамлангач, кунакларны эчкә чакырдылар, бәя бирергә дип әйтик: нинди ризык тәкъдим ителә, чәй кайнармы. Кем җылынып чәй эчеп алды, операторлар эшләде, ә теге урамдагы мохтаҗлар әле дә көтеп тора иде. Эчтәге кешеләр чыккач кына, ике ир-ат бер-бер артлы кереп, үзләре белән кайнар ризык алып китте.

Килгән кешеләргә бер стакан кайнар чәй, карабодай яки токмач белән ит, ике телем ипи бирелә. Туклану пункты техник режимда ачылган булган инде, шуңа күрә мохтаҗлар бу урынны белеп өлгергән.

«Ашыйсы килү — бик яман хис, сеңлем»

Өстенә кара пальто, башына ак шәл бәйләгән пөхтә генә бер апа керде. Ул кайнар чәй алды.

Бу урынны хәзер бөтен кеше белә инде, менә бу апаең (ризык өләшүче апага ишарәләде) бик тырышып эшли. Мин еладым хәтта, Алланың рәхмәтләре яусын, Йосыф хәзрәт (иск. —  Казанның Вахитов һәм Идел буе районы имам-мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшин) оештыручы бит инде, аңа бик зур рәхмәтләр. Мин Дәрвишләр бистәсендә үзем генә яшим. Ашарыма өйдә дә бар инде, монда бит бөтенләй ризыгы булмаган кешеләр дә бар, шуңа күзләрем яшьләнә. Әле дә күңел тулган. Ашыйсы килү — бик яман хис ул, сеңлем. Монда шулкадәр тәмле пешерәләр, ничек шулай булдыралар икән, өйдә алай тәмле чыкмый, искиткеч. Ашханәгә караганда күпкә тәмлерәк ашаталар.

Менә бит Йосыф хәзрәттән күзне дә аласы килми, намаздан соң да теләкләр телим. Үземнең улым белән кызым бар, оныклар да бар инде, алар аерым яши. Мин ирләр эшендә идем, вулканизаторщик булып эшләдем. Зур йөк машиналарының көпчәкләрен ямадым.

Үзем Арчада туып-үскән, татар мәктәбендә укыдым. Тормыш иптәшем Чистайдан иде, миңа 29 яшь булганда үлеп китте, мин ике бала белән калдым. Икенчегә кияүгә чыкмадым, балалар белән читен. Алай булмый, ике ут уртасында янасым килмәде. Яхшы кеше очраса, чыккан булыр идем. Ир белән яшәү икенче төрле бит инде. Ул бит инде таяныч, аннан да зур бәхет юк. Мин үзем хатын, ир, ат, арба булдым. Аллаһы Тәгалә шундый сынау биргән миңа. Үземнең пенсия бар инде, юк дип әйтеп булмый, тик шушы кешеләр өчен сөенергә булса да киләм. Кайвакыт үзем дә ашап китәм яки өйгә алам, — дип сөйләде Суфия апа.

«Безгә исерекләр дә, наркоманнар да керә»

Бер абый алган ризыгын букчасына салып тора иде. «Мин бу бинаның төзелгәнен күргән идем, якында яшим. Хәзер һәркөнне монда киләм. Тәмле ашаталар», — ди ул. Алексей хатыны белән яши икән. Нигә хатыныгызга да бер өлеш алмыйсыз, дим. «Ул хастаханәдә әле, әнисен карый. Безнең ике бала бар, укыйлар әле. Мин үзем катыргы белән шөгыльләнәм», — дип сөйләде ул.

Тышта автобус янында бер ир-ат басып тора, кулына ризык тоткан. «Татарча беләсезме?» — дип сорадым аннан. «Татарстанда яшибез бит, беләм инде. Менә инвалидларга, мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәләр, ризыклары тәмле. Мин үзем Биектаудан, монда елына бер тапкыр киләм», — ди Алексей.

Эчтә ике ир-ат ашап утыра. «Без автосервиста эшлибез, ашарга пешерергә вакыт юк, шуңа монда ашыйбыз. Миңа бу урын турында иптәшләр әйтте. Мин әнием белән яшим», — дип сөйләде берсе.

Эчтә ризык өләшеп торучы апа башка нокталарда да эшләгән. Ул бу кешеләрнең күбесен белә инде, кем чыннан да мохтаҗ, кем кабымлык эзләп кергән — барысын да күрә. Ул апа ялгыз гына ике бала тәрбияли, тулай торакта яши икән. Ире биш ел элек эш урынында һәлак булган.

Кайнанам ике бала белән өйдән куып чыгарды. Аңлыйсызмы, бала белән үз кызы бар һәм бала белән килене бар… Ике көннең берендә балалар бакчасыннан шалтыраталар, балагыз ютәлли яки маңкалый, алып китегез, диләр. Минем калдырыр кешем юк. Монда эшләвем саваплы эшләрдән булсын. Мохтаҗлар килә, рәхмәт әйтәләр. Күрәсез ич, кем каты кәгазь җыя, кем чыбыклар, шулай көн күрәләр. Исерекләр дә керә, алар бит күренеп тора, ис тә килә, мин аларга кайнар чәй тәкъдим итәм, айнып килегез дип җибәрәм, — дип сөйләде ул. Бу апа рәхмәт әйтеп чыккан һәр кешене иртәгә дә килегез дип озата.

Бер ир-атка апа чыннан да чәй генә тәкъдим итте. Тәртипне боза, ди.

Кайнар чәй бирәм, эч!

Ашарга бирмисезме?

Тәртипне бозасың, маскаң да юк, айныгач бирәм. Айныгач килерсең, ашатам, дим. Алайса кабымлык эзлисез. Айныгач, ашарга бирәм.

Минем дә ашыйсым килә, мин дә кеше.

Нигә салып йөрисең?

Сез дөрес эшләмисез, мин дә кеше…

Шуннан соң ашап утырган ике ир-ат «проблема нидә» дигәндәй аны тынычландырырга тырышты. Бер-берсенә берничә сүз дәштеләр дә, ризык өләшүче апа: «Егетләр, тәртипне бозмагыз, ашадыгыз, җылындыгыз, башкалар ашасын, чыгыгыз», — диде. Алар чыгып китте.

«Аякларым исән булса…»

Ишек төбендә бер хатын күренде. Ризык бирүче апа: «Нигә үзең генә?» — дип әйтеп өлгермәде, артыннан култык таякларына таянган ир-ат керде. Алар — ир белән хатын. Ризык алдылар да өстәл артына уздылар.

«Эчеп килүчеләрне ачуланам, наркоманнар да керә, аларга да чәй генә тәкъдим итәм», — дип дәвам итте апа. Култык таяклары белән кергән абый кушылды. «Дөрес эшлисез, апа, сез гадел. Менә мин монда кадәр җәяү йөрим», — ди.

Евгений Шестаков тумыштан икенче группа инвалид, аның аяклары авырта. Хатыны Еленаның аягында бармаклары юк, тромблар нәтиҗәсендә шулай булган. Операцияләр кыйммәт, ди.

Мине монда бөтен кеше белә. Мин дөреслекне яратам. Нәрсәнедер яшерү дөрес түгел, турысын әйтәм. Мин чыгышым белән Киров өлкәсеннән. Әби милек итеп бер бүлмәле фатир калдырган иде, шуңа күрә монда күчтем. Хатыным белән Киров өлкәсендә таныштык, икәү кайттык, 11 ел бергә яшибез. Чиркәүдә никахлаштык, закон буенча теркәлмәдек. Миңа 41 яшь, хатыныма 45 яшь тула, юбилей! Менә монда исерекләр дә килә, шаккатам. Кешеләр изге эш эшли, ашата, ә алар нишләгәннәрен дә аңламый, бөтенләй аңламыйм андый кешеләрне.

Көнегез ничек уза?

Мин кибет янында басып торам. Минем бер генә эшем, — диде дә кесәсеннән яшел савыт чыгарып күрсәтте. — Кем күпме бирә, һәркем төрлечә сала. Мин сорамыйм, басып кына торам.

Кешеләр нинди хәзер?

Мине күпләр хөрмәт итә, үзем тыныч кеше, каршылыкка кермим. Кешеләрне ихтирам итәм, тик төрле кеше очрый, холыклар төрле була. Аякларым исән булса… Әкрен генә монда йөрибез. Балалар юк. Тулай торакта яшибез. Миннән интервью алдылар дип дусларыма сөйләрмен, — дип исемемне кабат-кабат сорады Евгений Шестаков.

«Япь-яшь исерекләр эшләп ашасын!»

Ишек төбендә тагын бер апа күренде. Ул ризык артыннан түгел. Фәһимә апа Хәмидуллина бу урында сыра сата торган кибет булыр инде дип уйлап йөргән. Мохтаҗлар өчен туклану урыны ачылганын күргәч, шатланган.

Шимбә көнне бу якка килгән идем, бер «чәкүшкә» эчтеләр дә кабымлык эзләп керделәр, андыйларны ашатмаска кирәк. Тилмереп йөрүче кешеләрне күреп торабыз бит, йөрәк әрни. Монда аяксыз, инвалид кешеләр килә. Эчкән кешеләрне ашатмагыз. Япь-яшь исерекләр эшләп ашасын! Без авылдан килгән кешеләр, үзебез эшләдек, яшибез, тормыш кордык. Чыннан да, өйләре булмаган кешеләр бар, — ди ул.

Аның артыннан тагын ике хатын-кыз керде.

Пенсия кечкенә булса да, үзебез монда йөрмибез. Ашап чыксаң да була инде, үзем генә яшим. Өч кызым тормышка чыкты, тормыш иптәшем егерме ел элек йөрәге авыртып үлде. Йокларга ятты да уянмады. Мин балалар бакчасында тәрбияче булып эшләдем, пенсиягә чыккач, мәктәптә җыештырдым. Җәй көне бик каты авырдым әле. Онкология булды, күкрәгемне алдылар. Хастаханәдә медосмотр узып йөргәндә табылды. Үзем сизмәгән идем. Хәзер үземне сакларга тырышам. Гимнастика ясыйм, һавада йөрим, — дип сөйләде Дания апа.

Аның белән күршесе Рәхилә апа да килгән иде. Аның иренә инсульт булган, хәзер өйдә генә калган, шуңа алар тизрәк өйгә кайтырга ашыкты. «Икәү генә яшибез, балалар юк шул. Аңа карамастан, туганнарым күп, без сигез бала үстек. Балалар турында уйларга вакыт булмады», — дип сөйләде дә Рәхилә апа, өйгә ашыктылар.

Эчтә кеше күп булгач, без урамга чыгып сөйләштек, ә кире керүемә инде бераз тәртип тә бозып алганнар иде. Өстәлгә бер стакан чәй түгелгән. Ризыклар өләшүче апа исемен әйтмәскә кушты, шуңа гел апа, дим. Ул өстәлне сөртеп алды. Аның түземлегенә һәм көчле булуына шаккаттым. Изге эшләренең савабы булсын.



Галерея: Мохтаҗлар өчен туклану пункты ачудан фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100