Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чыгарылышка - укытучының кабере янына: «Әйтергә онытканымны төшегезгә кереп әйтермен»

Җырчы Венера Шәмиеваның Инстаграм аккаунтында кызының бөтен классы һәм әти-әниләре белән укытучыларының каберенә кайтып килүләре турында «сторис”ларга тап булдым. «Лилия Мәгъфуровна, сезнең янга чыгарылышка кайттык», - дигән сүзләр йөрәкне өтеп алды. Ничек?! Димәк, укытучыларына үз балаларын чыгарырга насыйп булмаган?!

news_top_970_100
Чыгарылышка - укытучының кабере янына: «Әйтергә онытканымны төшегезгә кереп әйтермен»
Венера Шәмиева

«Без сезнең янга чыгарылышка кайттык»

Чыннан да, шулай булып чыкты. Җиде елга якын яман шешкә каршы көрәшкән укытучыны ковид дигән зәхмәт аяктан еккан, 4 февральдә 45 яшен тутырган булган Лилия, ә 16 февральдә дөнья куя. Гомере өзелгән мизгелләрдә Венера Шәмиева белән тормыш иптәше Рөстәм аның янәшәсендә булган.

— Без башта 14 февральдә, аннан ике көннән 16сы бардык. Сеңлесе Алия: «Апайның хәле авырайды, килсәгез, ничек булыр икән?» — дип чакырды. Рөстәм ясин укыды, мин тәсбих тартып утырдым. Ясин укыганда, 3-4 минуттан китеп барды. Туганнары «сезне генә көтеп торды ул» диделәр. Иман белән китте инде.

Ул бервакытта да үләм дип яшәмәде, яшим дип йөрде, ләкин нәкъ менә соңгы көнне: «Мин инде иртәгә булмам, Алиягә «сеңлем, җырлап яшә, матур итеп, зәвыклы бизәнеп-ясанып, елмаеп яшә» дип киңәшләрен әйтеп калдырган. Ире Айдарга да: «И матур итеп яшәдек, балаларны карагыз, ташламагыз, барысын да әйттем бугай, әйтергә онытканнарын төшләрегезгә кереп булса да әйтермен», — дигән, — дип сөйләде Венера Шәмиева.

Лилия Әхмәтшина Казанның КАИ каршындагы инженер лицеенда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән. Җырчының кызы Зөләйха укыган сыйныфта 5нче класстан җитәкчелек иткән, быел укучыларын 9нчы сыйныф бусагасыннан озату турында хыялланган. Лилия Әхмәтшинаның бу хыялы фани дөньяда чынга ашмаса да, яраткан укучылары һәм әти-әниләре «булмады инде, язмаган» дип пәрдә төшерми. Аның бу теләген Саба районы Алан Елга авылы зиратында тормышка ашыра. «Без сезнең янга чыгарылышка кайттык», — дип, бөтен класс белән укытучылары рухына догалар кылып, якты хатирәләре белән бүлешеп, гаиләсенә багышлап, агачлар утыртып киләләр.

— Балалар февральдә Казаннан гына озатып калды бит, шуңа күрә класс белән җыелышып, көннәр матурлангач, карлар эрегәч кайтырбыз дип ниятләп куйдык. Ире Айдар да хуплады. Соңрак үзе шалтыратып, кайсы көнне кайтасыз дип, безне зурлап чакырды. Кабергә генә кайтып килербез дип уйлаган идек, ул безне йортларына чакырып, сый-хөрмәт тә күрсәтте. Хәзрәт вәгазь дә сөйләде, микрофоннарга кадәр оештырганнар иде…

Без әле истәлеккә алмагачлар да утырттык. Лилия Мәгъфуровна үзе кабергә агач утыртканны өнәмәгән, шуңа авылларындагы төп йортлары бакчасында утырттык.

Лилия Мәгъфуровнаның балаларны бик чыгарасы килгән иде шул… Гел «минекеләр» диде, «борчылмагыз, сезне беркемгә бирмим» дип, балаларга гел язып торды. Ул үзе булмагач, ата-аналар белән кайтып, шунда чыгарылыш ясадык. Хәтта бүтән Казанда аерым уздырмадык та, җыеласыбыз да килмәде, — дип сөйләде Шәмиева.

Венера Шәмиева укытучыларын бик кайгыртучан иде дип искә алды.

— Гомер онытасым юк, берсендә шулай сентябрьдә: «Венера Марсовна, Зөләйханың колготкиеның күзе киткән», — дип борчылып шалтыратты. Балалар өчен үлеп тора иде ул. «Лилия Мәгъфуровна, кайгырмагыз, балаларның алай бөтен әйберләре өчен борчылсак, йөрәк бетә, безгә бит әле оныкларны тәрбиялисе бар», — дип аны тынычландыра идем. Балаларга начаррак билге, «өчле» куйсалар да, бөтенесен ачыклый, белешә иде. Булса да булыр икән эшенә шулкадәр бирелеп эшләүче кеше! Җомга химиотерапия алса да, дүшәмбе иртәнге 8дә эштә иде бит ул, авырыйм дип ятмады. Тик менә үз чиренә шушы ковид өстәлде дә, терелә алмады.

Сеңлесе Алия авырып киткән вакытлары турында: «Кайта да, дер-дер калтырый, температурасы 39, кичкә, чәйләр эчеп, температуралары төшеп, икенче көнне эшкә китә. Барма, дип әйткәч, „Кая бармыйсың, мине балалар көтә“, — дип эшкә чыгып чаба иде», — дип сөйләде. Без үзебез дә: «Әллә чыкмый торасызмы, Лилия Мәгъфуровна?» — дип әйтеп тордык. Ә ул үзен аямыйча гел мәктәпкә ашкынды.

Бик аяныч инде. 24 яшьлек олы улы һәм беренче сыйныфны тәмамлаган кечкенә улы ятим калды. Уллары бик акыллы, әле нәни булса да, Сәид тә аңлый. Җирләгән көнне дә, әтисен килеп кочаклап, «Җан мәңгелек бит ул, әтием, әйеме?» — дип юанды, — дип искә алды. 

Венера Шәмиева укытучыларының зәвыклы киенүен дә искәртте.

— Килеп керүгә, инглиз, испан, француз теле укытучысыдыр дип уйлый идем. Заманча джинсылар, алка, йөзек ише бизәнгечләр… Татар теле укытучысы икәнен белгәч, шаккаттым мин. Гел матур булып, киенеп-ясанып йөрде, — диде ул.

«Аллаһы Тәгаләгә шундый сынаулар биргәне өчен рәхмәт әйтте»

Лилия һәм Айдар Әхмәтшиннарның быел августта бергә яшәүләренә 25 ел тулыр иде. Айдар әфәнде хәләл җефетенең авырган вакытларын, соңгы юлга озату мизгелләрен искә алды, уллары Альмир белән Сәидне дөрес тәрбияләве өчен Лилиягә мәңгелек рәхмәтләрен ирештерде.

— Без Сабаның бер-берсенә терәлеп торган Алан Елга һәм Шекше авылларыннан. Мин 8нче сыйныфтан Казанга чыгып киттем. Лилия дә 8дән соң башта Арчада, аннары Чаллыда укыды. Укуны тәмамлап, икебез дә Шәмәрдәнгә кайтып, эшкә урнаштык. Соңрак гаилә кордык. Олы улыбызга — 24, кечесенә 8 яшь.

Лилия авырый башлагач, башта куркып, табибларга бармыйча да йөрде. Аннары барыбер барасы булды… Белгәч тә авыррак булды, ләкин төшенкелеккә бирелмәде, беркемгә әйтмәде. Үзен кулга алды. «Мин яшим, яшәргә тырышам, балаларны үстерергә тиеш», — дип шул елларда химия алды. Химиядән кайткач та, авыр булган чакта, өйдә утырмый, эшкә чыгып китә иде. Аның беренче урында мәктәп һәм гаилә иде. Балалар белән бик эшләргә яратты инде, үз балалары кебек күрә иде. Мин инде кайчак: «Өйдә дә балаларың бар бит», — дигәч, «Мәктәптәге, өйдәге балалар — бер», — дия иде. Авырлыкны сизмәс өчен шулай балалар белән юангандыр, күрәсең. Балалар үзләре дә аны яратты шул. Лидерлык сыйфатлары көчле булгач, балаларны һәрвакыт: «Син иң яхшысы, беренче булырга тиеш», — дип, конкурсларга да әйдәп йөртә иде.

Ковидка кадәр эшләде ул. Берсендә шулай химиягә баргач, ковид ачыкланды. Бер ай хастаханәдә ятты да, аннан чыккач, өч ай өйдә торды. Бервакытта да авырыйм дип зарланмады. «Тереләм, йөрибез, урамга алып чык», — дия иде. Аягы йөрми башлагач, коляскага утыртып алып чыга идем. Кешегә зарланмады, үз аңында булды ахырга кадәр. Бөтен кеше белән сөйләшеп, рәхмәтләр әйтеп, Аллаһы Тәгаләгә шундый сынаулар биргәне өчен рәхмәт әйтеп китте. Минем белән дә: «Яхшы тордык, ике яхшы ул үстердек, әйтәсе сүзләр күп, калганын төшеңә кереп әйтеп бетерермен», — дип рәхмәт сүзләре белән бәхилләште, — дип уртаклашты.

Айдар Әхмәтшинның никадәр көчле рухлы булуы бер сөйләшүдә аңлашылды. Гомере кыска булса да, ирдән бәхете булган Лилиянең, анысы хак. Әнә бит, хатынына рәхмәтен әйтеп туя алмый Айдар… Шул рәхмәте белән башка ирләргә алтын киңәшләре дә үрелеп китә…

— Олы улыбыз Альмирны Лилия бик дөрес тәрбияләде. Мин бала кечерәк вакытта командировкаларга күп йөрдем. Тәрбия күбрәк Лилия өстендә иде. Әнисе соңгы биш елда яман чир белән көрәшкәндә, Альмир бик булышты, әнисен карады. Бу балачакта дөрес тәрбия нәтиҗәсе. «Баһадир» дия иде ул аны. Альмир башта балетка йөрде, хореография училищесында укыды, аннары әнисе авырый башлагач, репетицияләргә йөрми башлагач, гади мәктәптә укып бетерде, чөнки икенче улыбыз Сәид нибары 1,5 яшьлек иде.

Балаларга дөрес тәрбия биргәнгә, мин аңа әйтеп бетергесез рәхмәтле. Менә хәзер беленә икән ул. Альмир әнисе авырганда да, хәзер дә идәннәрне дә юа, ашарга да пешерә, керләрне дә үтүкли, өйдә гөлләр дә, урамда әнисенең чәчәкләрен дә үстерә. «Улым, эшләвең безнең өчен булса, өйрәнүең үзең өчен кирәк булачак», — дип гел әйтә иде әнисе. «Менә хәзер кирәк булды», — дип йөри инде ул…

Без, ирләр, хатын-кызлар эшен күрмибез бит. Хатын-кызның эше өйдә мең төрле аның, аны кеше күрми. Гаиләле бик күп ирләргә әйтәм мин хәзер: хатыннарыгызның кадерен белегез, — ди ул.

«Үлемне начар дип кенә күрсәтмибез»

Кечкенә уллары Сәид, әле нибары 8 яшьтә генә булса да, әнисе кире кайтмаячагын аңлый. Аның газизен, әнисен югалтуын дөрес кабул итүендә ата роле, һичшиксез, зур.

— Мин аны күмгәндә дә күрсәттем, ничек, кайда күмелгәнен. Без әнисе белән намаз укыгач, дога кылганда Сәид тә «әпәр» дип әйтергә гадәтләнде, шул «әпәр»не әйткәч кенә йокыга китә иде. Сүрәләрне отып алды инде, зиратка кайткач та шуларны укый. Мин аңа аңлаттым: тәнен күмәләр, җаны бар, башка биеклектә, дидем. Аңлый ул. Мәктәптә укыганда да, нәрсә генә эшләсә дә, «әни күрәдер, әни сөенәдер» дип йөрде. Әле беркөнне төшенә кергән дә, «син бәхетле, улым, дип әйтте әни» ди. «Син шатланып йөргәч, ул да шатлана, күрә әниең», — дип ул темага көн саен диярлек сөйләшәбез. Сәид әнисенең авырганын күреп үсте. Соңгы вакытларда каты авырганы да күз алдында булды. Элек елабрак алган вакытларын да күргәндер. «Хәзер еламый инде әниең», — дип сөйләшәбез, ягъни без үлемне начар дип кенә күрсәтмибез. «Теш сызлаганда да ничек авырта бит, ә әнинең бөтен җире авыртканда авыр булган инде аңа. Хәзер авыртмый инде, аңа рәхәт», — ди, Аллаһка шөкер, шуны аңлый, — дип уртаклашты Айдар Әхмәтшин.

Ул Казаннан бөтен класс белән кайтулары бик дөрес булган дип бәяләде.

— Мин хәзрәт белән киңәштем. Җәмәгать күбрәк булган саен саваплы, диде. Өйдә дә Коръән укылды, балалар һәм ата-аналары өчен хәзрәт вәгазь дә укыды, — диде. 

Лилия Әхмәтшинаның сеңлесе Алия Вәлиева, әниләре бик яшьли вафат булгач, апалары дүрт балага әнисе урынына калганын әйтте. Һәр сөйләгән сүзендә апасын зарыгып сагынуы, өстен күрүе, хөрмәте ярылып ята иде.

— Ун ел элек, 60 яшендә әти китеп барды. Апайга ул вакытта 35 иде, аннары әнине югалттык. Аннан апай үзе авырып китте, икенче баласына бер яшь иде.

Көчле шәхес булды. Тормышны бик яратты. Аның зәвыклы киенүенә сокланырлык иде. Яңа чыккан киемне иң беренче апай өстендә күрә идек. Ул икенче төрле шәхес иде. Күпме кеше белән сөйләшсәк тә шулай диләр. Ризык әзерли башласа да, аның ризыгы тәмле, аермалы булырга тиеш. Өстәлне дә бөтен күңелен биреп бизи белде. Аның бөтен әйберсе төгәл, пөхтә булырга тиеш иде. Берәр эшкә тотынса, барыбер ахырына кадәр җиткерә иде. Сөлгеләр, мендәр, юрган тышлары, кулъяуыклар чигә, картиналар ясый иде. Кул эшләрен бик яратты. Милли курчаклар да ясый башлаган иде.

Гомере буе дингә хөрмәт белән яшәде, намазын укыды, уразасын тотты, ел саен Коръән ашлары уздыра иде. Хастаханәдән чыгып, авырткан килеш тә үткәрде әле. Гарәпчә укый-яза белде.

Бер кешегә үпкәли белмәде. Кешегә үз сүзен әйтеп, дөрес бәя бирә белә иде. Әни урынына калгач, киңәш сорый идек. «Син, сеңлем, болай итәргә тиеш… Син бу кеше янында саграк бул, ялгышасың», — дия иде. Гел кешене сиземли, күрә белде. Апайның сүзе барыбер дөрескә чыга иде.

Балаларны яратты. Хәзер генә аңлыйм: аның бөтен тормышы, яшәеше мәктәп булган. Башта Шәмәрдән мәктәбендә укытты. Аннары җизнине Казанга эшкә алгач, Казандагы инженер лицеена урнашты. Аның директоры Венера Кашфиевна да, ничә ел эшләп, андый укытучы күргәнем юк иде, диде. Авыррак гаиләләрдәге балалар белән дә эшли белгән ул.

Шулай кирәк булгандыр инде, гомере кыска булгач, бөтен эшен күрсәтеп китте.

Җизни белән дә искитмәле итеп яшәделәр бит алар. Беренче мәхәббәт инде. Апай авырганда да, җизни аны шулкадәр кадерләп, яратып яшәде, ятып авыртканда да, йокламаса йокламады, апайны бик карады, хөрмәтләп озатты. Бик зур рәхмәт аңа!

Апамның хәле ничек кенә авыр булса да, «Айдар, булса да була икән шундый мәхәббәт, яратышып өйләнештек бит без. Аллаһы Тәгаләм, рәхмәт сиңа барысы өчен дә, мин шундый бәхетле хатын», — дип бәхилләшкән.

Апайның авылдагы бакчаны алмагачка күмү хыялы бар иде. Рәхмәт төшкерләре, укучылары кайтып, өч төрле алмагачны Айдар, Альмир, Сәидкә һәм тагын бер алмагачны апайга багышлап утырттылар. Апам якты йолдыз булып балкыды һәм кинәт сүнде шул, — дип көрсенеп, күз яшьләре белән сөйләде Алия Вәлиева.

Әле кичә генә апасының хезмәттәшләре кайтып, бергәләп зиратка барып искә алганнарын, хатирәләр бүлешкәннәрен әйтте. Әгәр Лилия Әхмәтшина шундый тирән ихтирамга лаек булмаса, оешыр идеме икән мондый күмәк чаралар?! Ай-һай...

«Ул — Аллаһтан бирелгән укытучы»

Әхмәтшиннарның кечкенә уллары Сәид әнисе укыткан лицейда белем ала. Быел беренче сыйныфны тәмамлаган. Инженер лицее директоры Венера Хәйретдинова Лилия Мәгъфуровнаны «Аллаһтан бирелгән укытучы» дип атады. Ул үзе дә 9нчы класс белән бергә аның каберенә кайтып килгән булган. Бу атнада исә, мәктәптә үзе уйнаган театр коллективы да зиратка кайтырга җыенганын әйтте.

— Аның дәресләре искиткеч уникаль, татар теленә, Ватанына мәхәббәте дәрес барышында чагыла иде. Аңа балалар да, әти-әниләр коллективы да үлеп китә иде. Аның турында хәтер мәңгелеккә сакланачак. Беркайчан онытмаячакбыз. Аның гаҗәеп батырлыгына сокланырлык. Ул беркайчан елавын күрсәтмәде, бәлки, елагандыр да… Анализлары начар килсә дә, «Кызлар, барысы да яхшы булыр, Аллаһы Тәгалә ташламасын», — дия иде. Киткәндә дә, «Аллаһы Тәгалә, миңа шундый тормыш дәресе кичергән өчен рәхмәт сиңа», — дип китте. Ничек сокланмыйсың ди шушы хатынга?! Күптән түгел аның дәрестә изложение яздырган тавышын җибәрделәр, аны да тыныч кына тыңлый алмыйм, — дип, Венера Хәйретдинова тамагына төер тыгылып, озак сөйли алмады.

Дәрестә изложение әйтеп яздырган аудиоязмасын Венера Шәмиева миңа да җибәрде. Укучылары яраткан укытучыларыннан мәңгелек хәтер булып шушы аудиоязмасын саклар…

Венера Шәмиева әйтүенчә, кызы Зөләйха укытучысын бик юксына.

— Һаман елый Зөләйха. «Лилия Мәгъфуровна арабыздан китте», — дип язгач та, күрше кызы белән тәсбих тартып утырганнар. Шул төнне Зөләйханың төшенә дә кергән. Мәктәп ашханәсе икән ди, томаннан чыккан кебек пәйда булды да, «Кызлар, барысы да яхшы була», — дип әйтте дә, ничек килеп керсә, шулай юкка чыкты, дип сөйләде. Барысы да яхшы булыр… Хәзер үзебез дә шулай сөйләшәбез.

Әле бер сәеррәк хәл дә булды. Зөләйхаларга яңа класс җитәкчесе куйгач, без инде яңа укытучы читенсенмәсен дип, Лилия Мәгъфуровна белән бәйле хатирәләрне артык искә төшермәскә тырыштык. Ә балалар дәүләт имтиханы биргән көнне шул яңа укытучы, ОГЭга кереп киткәндә, «Ярар, балалар, барысы да яхшы булыр», — дигән сүзләр белән Лилия Мәгъфуровна кебек горур атлап кереп киткән. Укучылар хәтта бер-берсенә карашып куйган. Моны могҗиза димичә ни дисең?! Менә шулай кеше аркылы да үзенең сүзләрен әйттергән бит ул.

Сәид мәктәптә утырганда да, «Әнием тотты, кулы кайнар иде, карыйм — беркем юк», — дигән. Гел безнең арада йөри икән дип уйлап куйдык…

«Татар-информ» агентлыгы редакциясе Лилия Әхмәтшинаның тормыш иптәше, балалары, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, укучыларының тирән кайгысын уртаклаша, аларга сабырлык тели! Мәрхүмәнең караңгы гүрләре якты, тар каберләре киң, урыны оҗмахта булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100