Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минзәлә районында өч бала анасын үтергәннәр: «Бик булдыклы, уңган хатын иде»

Минзәлә районы Воровский исемендәге авыл җирлегендә 45 яшьлек Эльвира фаҗигале төстә һәлак булган. Аның 3 баласы калган.

news_top_970_100
Минзәлә районында өч бала анасын үтергәннәр: «Бик булдыклы, уңган хатын иде»
Мензелинск онлайн вконтакте группасыннан

Яңа ел яллары арасында әледән әле коточкыч фаҗигаләр турында ишетергә туры килә. Минзәлә районы Воровский исемендәге авыл җирлегендә Эльвира Мельникова исемле ханымның үтерелүе турында язган идек. Хәбәрдә җинаятьченең кулга алынуы һәм аның йөрәге туктап үлүе турында хәбәр ителә. Социаль челтәрләрнең берсендә хезмәттәше Инзилә Галиуллина аңа багышлап шигырь дә язган.

Әлеге фаҗига турында авыл җирлеге башлыгы Сергей Юдиннан сорадык. «Безгә әлегә берни дә әйтмәделәр, төгәл генә мәгълүматым юк. Эльвира мәктәптә эшли иде, бик әйбәт эшләде ул. Аннары эчкәли торган гадәте бар иде. Нечкәлекләрен белмим, әйтә алмыйм. 3 баласы бар. Ире һәрвакытта да читкә китеп, айлар буена кайтмыйча эшли.

Уртанчы улы әнисен эзләргә чыгып киткән, ул тапкан. Фаҗига 3 гыйнвар көнне җинаятьче торган йортта булган», — дип кенә аңлатма бирде.

«Эльвира бик булдыклы, уңган хатын иде…»

«Безнең совхоз мәктәбендә немец телен укытты Эльвира, — дип сүз башлады аның бер авылдашы. — Оештыру эшләренә бик оста, тырыш иде ул. Аны Германиягә тәрҗемәче итеп тә чакырганнар иде. Гаиләсе булгач, бара алмады. Гади, ачык йөзле, конфликтларга керми, һәрвакыт кешегә ярдәм итәргә әзер тора торган кеше иде ул. Аның турында бернинди начар сүз дә әйтә алмыйм мин.

Аның өч улы бар. Олысына 27 яшь, өйләнгән, гаиләле, уртанчысына 23 яшьләр чамасы, төпчек улына февральдә 6 яшь тула. Ире Себердә эшли, бик тырыш кеше.

Эльвира үзе шул хәтле чиста-пөхтә иде. Өе дә, үзе дә һәрвакытта тәртиптә булды. Без аның белән аралашып яши идек. Үзен дә, балаларын да бик кызганыч инде. Бертуган сеңлесе аның белән тора иде. Эльвира аны бик карады, эшкә урнашырга ярдәм итте.

Мәктәптән соң медицина көллиятендә завуч-организатор булып эшләде. Аны анда кызлар шулхәтле яраттылар. Төгәл генә белмим, әле бер ай да үтмәгәндер безнең авыл янындагы ягулык салу станциясенә эшкә кергән генә иде ул. Нишләп анда эшкә кергәндер, белмим, үзеннән сорарга читенсендем.

Җинаятьче безнең авыл кешесе. 18 яшендә армиягә китеп, төрмәгә эләккән. Шуннан бер-бер артлы берничә тапкыр Магаданда төрмәдә утырып чыккан. Аннары анасын карарга дип монда авылга кайтты. Бөтен авыл халкы шок хәлендә. Фаҗига шул җинаятьченең йортында булган.

Бөтен кешенең бер җитешсез ягы була бит инде. Алай дип тә әйтәсем, гомумән, Эльвира турында начар сөйлисем килми. Салып алса да, икенче көнне гадәттәгечә эшли, шат күңелле булып кала иде. Бу аның бердәнбер тискәре ягы. Ул бик булдыклы, уңган кеше иде. Эльвираны үзенең туган көнендә 6 гыйнвар көнне күмдек… Аңа ул көнне 45 яшь тулган булыр иде», — диде Эльвираның бер авылдашы.

«Үзен дә, балаларын да бик кызганыч…»

Әлеге тетрәндергеч вакыйга турындагы язма астында социаль челтәрнең берсендә Эльвираны белүчеләр күп итеп комментарий язып калдырган. Алар барысы да аны бары тик яхшы яктан гына тасвирлаганнар. Бик күп кеше Эльвира Мельникова гаиләсенең кайгысын уртаклашып, туганнарына сабырлык теләп язганнар. «Иренең, балаларының кайгыларын уртаклашам. Әнисез калган кечкенә баласын бик тә кызганыч. Эльвира һәрвакытта да ачык йөзле, шат күңелле кеше булды. Авыр туфрагың җиңел булсын», — дип язган Радмила Матвеева.

«Бик авыр кайгы. Кабат, кабат кереп аның социаль челтәрдәге битен карыйм. Без аның әнисе белән бергә эшләдек. Алар минем олы кызым белән бергә педагогия көллиятендә укыдылар. Минем күз алдымда үскән бала, куянкаем минем. Балаларын, бигрәк тә кечкенә улын бик кызганыч. Ире, балалары һәм сеңлесенең кайгысын уртаклашам. Йөрәгем елый…», — дигән Роза Габидуллина.

«Эльвира Равилевна һәрвакыт ачык, аның күзләре дә гел янып тора иде», «Эльвираны бары яхшы яктан гына белә идем. Яхшы кеше. Гомере шулай иртә өзелүе бик кызганыч. Тыныч йокла, Эльвира», — дип язганнар.

«Туганнарының, гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз. Авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын. Калганнарга Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен», — диләр.

Эльвира Мельникова гаиләсенең һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100