Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минзәләдә өч бала анасын туган көнендә балта белән чабып үтергәннәр

Хатынны үтергән ир йөрәге тотып вафат булган.

news_top_970_100
Минзәләдә өч бала анасын туган көнендә балта белән чабып үтергәннәр

Минзәлә районы Воровский исемендәге бистәдә җан өшетерлек җинаять булган. Өч бала анасы булган 45 яшьлек хатын-кызны балта белән чабып үтергәннәр. Ул шәһәр мәктәпләренең берсендә эшләгән булган, дип яза «Минзәлә-информ».

Җинаятьче кулга алынган, ул йөрәге тотып үлгән.

Җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.

Җинаять Яңа ел ялларында бу ирнең өендә була. Ир моңа кадәр дә хөкем ителгән булган. Аны инде җирләгәннәр, дип яза «Минзәлә-информ».

Минзәлә төркемендә бу хатынга багышлап шигырь куйганнар.

Ап-ак карлы январь иртәсендә

Син килгәнсең, дускай, дөньяга

Юбилеең көнне китеп бардың

Эльвира, ничек соң ышанырга?

Ачык йөзле, һәрчак елмаюлы

Күз алдында шулай калырсың.

Һәрвакытта якты йолдыз булып

Күңелләрдә безнең балкырсың.

Балаларың әни диеп килер

Яннарыңа синең сагынып.

Җилләр булып кына иркәләрсең

Улларыңа бирсен сабырлык.

Бергә бергә эшләп йөргән чаклар

Бер истәлек булыр гомергә

Урыннарың оҗмахларда булсын

Җәннәтләрнең иң-иң түрендә.

Калганнарга сабырлыклар телим

Бу кайгыны авыр күтәрү.

Сүнде кояш, керсез елмаю

Йөрәк елый, авыр югалту…

«Урыннарың оҗмахларда булсын, Эльвира, син һәрчак көләч йөзле, эчкерсез, ярдәмчел булып күңелләрдә калырсың. Якыннарыңа сабырлык бирсен Раббем», дип язган аның хезмәттәше Инзилә.

Инзиля06012022

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100