Сәрия Хәбибуллина: «Без тикшерелгән мәгълүмат җиткерәбез» | intertat.tatar

Сәрия Хәбибуллина: «Без тикшерелгән мәгълүмат җиткерәбез»

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе — зур милли медиахолдинг, аның яңалыклар хезмәте — республикада иң зурысы. Зәңгәр экраннардан яңалыкларны җиткерүчеләр ничек эшли — бу хакта «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең мәгълүмати һәм иҗтимагый-сәяси тапшырулар дирекциясе баш мөхәррире Сәрия Хәбибуллина сөйләде.

Мәгълүмати тапшырулар дирекциясендә 20 корреспондент эшли, оператор, монтажер, дизайнерлар һәм башка һөнәр ияләрен дә кертеп, 60тан артык кеше хезмәт куя. Әлеге зур коллектив көн дәвамында «ТНВ Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында 15 чыгарылыш әзерләп эфирга бирә. Алар барысы да туры эфирда бара. Туры эфирда эшләүнең өстенлекләре күп. Көндез булган вакыйгадан соң кичкә берәр үзгәреш була икән — аларны эфир барышында ук өстәп бирү, тамашачыга җиткерү мөмкинлеге бар.

Хәзер техник мөмкинлекләребез зур. Вакыйга урыныннан сигнал тапшыру өчен мобиль җайланмалар бар (без аларны «рюкзак» ди йөртәбез). Шундый дүрт рюкзак белән эшлибез. Корреспондентлар аларны районга алып китә, ерак юл булса, шуннан ук видеоны Казанга редакциягә җибәрә, яисә шул рюкзак аша чыгарылыш барган вакытта ук туры эфирга чыгып, мәгълүматны үзе җиткерә. Бу безнең конкурентлыгыбызны арттыра, бөтен мәгълүматны вакыйга урыныннан оператив җиткерү мөмкинлеге бирә. Берьюлы берничә урыннан туры эфир алып барган очраклар күп. Казандагы гимназиядә май аенда булган фаҗигадән соң, ТНВның яңалыклар хезмәте һәр ярты сәгать саен туры эфирга чыкты. Әле менә соңгы вакыйгаларны искә төшерсәк, Минзәләдәге һәлакәт, Чаллыдагы йорт шартлаганнан соң да соңгы яңалыкларны вакыйга урыныннан җиткердек. 

Ашыгыч булгач, хаталар да киткәлидер инде?..

Әйе, хаталардан беркем хали түгел. Безнең бөтен мәгълүмат берничә тапкыр тикшерелә. Хәреф хаталары, фактик хаталарның булмавы бик мөһим. Эчке контроль көчле — корреспондент, продюсер, баш мөхәррир, аннары режиссерлар карый. Безнең максат — тамашачыга тикшерелгән мәгълүмат җиткерү. Без хәзер шундый заманада яшибез: социаль челтәр, мессенджерлардан йөзләгән мәгълүмат ташкыны… Кайсы ялган, кайсы чын… Әзерлекле кеше дә адашырлык. Кайчакта имеш-мимеш дәрәҗәсендә соцчелтәрләрдән килеп ирешкән хәбәрне тикшерелгән һәм ышанычлы мәгълүмат итеп, тамашачыга кайтарырга туры килә.

Шулай да, ялгыш мәгълүмат киткән вакытлар буламы соң?

Әлбәттә, саннар белән бәйле хаталар була, исемнәр дөрес язылмый. Беренче чыгарылышта ул ялгышлык китсә, икенчесенә, һичшксез, төзәтелә. 

Көнгә әллә ничә җиргә чыгып китеп, операторлар, камералар җитешмәгән чаклар буламы?

Андый проблема туганы юк. Безнең көн саен 10 төшерү төркеме бар, ул редакциянең зур ресурсы. Хәзер мәгълүмат ташкыны зур бит. Кичкә планлаштырган — иртә беләнгә, иртән планлаштырганы кичкә ярамаска мөмкин… Кайвакыт төшерү графигын тулысынча үзгәртеп бетерергә туры килә. Ул вакытта алдан билгеләнгән группаларны башка җиргә күчерәсең. Әһәмиятлерәк темаларга өстенлек бирелә. 

Оперативлыкка тагын ничек ирешәсез?

Без мессенджерларда, социаль челтәрләрдә актив. Сюжетларның анонсларын тиктокларга, инстаграмнарга, сторизларга куябыз. Ә кич белән тулысынча әзер чыгарылышны тәкъдим итәбез. Тамашачы мәгълүматны үзенә кайдан һәм кайчан алырга уңайлырак, шуннан ала.

Бүген бөтен ресурслар белән дә эшли белергә кирәк. Мультимедияле редакция без. Республиканың «Бәллүр каләм 2021» конкурсында шундый исемгә лаек дип табылдык. Журналистлар съемкага барган җирдән бер минутлык лайфлар төшереп, редакциягә җибәрә. Без материалның анонсын, я бер өлешен иртәдән үк, я көн дәвамында җиткерәбез. Аннары «Новость дня» дигән сәхифә эшлибез. «Лайф яңалык» бар, ул көннең иң мөһим яңалыгыннан җыелган лайфлардан тора. Шул рәвешле, тамашачы үзенә теләгән платформада безнең яңалыкларны табып карый.

Телевизион журналистка нинди сыйфатлар хас? Гомумән, телевидениедә эшләү стрессмы ул, адреналинмы?

Минемчә, телевидение — ул, гомумән, тормыш рәвеше. Тормышта бит стресс та, адреналин да бар. Бер көн эчендә журналист стрессын да, адреналинын да кичерергә мөмкин. Рәхәтләнеп, илһамланып эшләгәндә, ул адреналин белән эшли, ә стрессы инде сюжетны эфирга өлгерткәндә барлыкка килә. Беләсезме, кайчак секундлар хәл итә. Безнең максат — сюжетны эфирга өлгертү, аны тулы итеп, лаеклы сыйфатта чыгару. Әгәр ул сюжет эфирга өлгерми икән, аны эшләп торуның нигә кирәге бар?!

Өлгермәгән чаклар да буладыр?

Була. Шушы мизгелдә эфирга әзерләнә торган материал чыгарылышның версткасы буенча үз урынына өлгерми. Ул чакта алып баручы тамашачыга «хәзер шундый репортаж әзерләнә, без аны соңрак сезгә тәкъдим итәрбез», дип кисәтеп куя. Аны чыгарылыш дәвамында бирәбез. Бүгенге журналистларга әнә шундый стресска, киеренкелеккә әзер булырга кирәк.

Шушы сыйфатларга журналист эшли-эшли дә ирешәдер?

Әлбәттә, алар профессиональ яктан үсә. Килгән журналист нинди була да, ярты елдан бөтенләй башка кеше — аерма сизелә. Бар нәрсә кешенең тырышлыгыннан һәм аның үзгәрешләргә әзер булу-булмавыннан тора.

Килгәндә үк бик әзерлекле, тел-теш тидермәс журналистлар буладыр?

Була. Алар алтын бөртегенә тиң. Менә әле генә бер егет килде. Беренче материаллыннан ук өметле.

Табигатьтән бирелгән сәләтме ул, әллә үзен үзе шулай чыныктырган, әзерләгәнме?

Журналистикада «информационщик» дигән төшенчә бар. Мәгълүматны күрә белү, анда яңалык табу, зур ташкыннан иң мөһимен сайлап алу. Кайбер кешенең сиземләве, мәгълүматны сайлап алуга таланты була дип уйлыйм.

Таланты булмаганнарны нишләтәсез?

Таланты булмаганнар таланты булганнар янында үзгәрә. Андый мисаллар бар.

Таланты йога башлыймы?

Әйе. Яшь журналистлар тәҗрибәлерәк хезмәттәшләренең моңарчы шул темага эшләгән сюжетларын карап өйрәнә. Кемдер таланты, кемдер тырышлыгы белән алдыра.

Телевидениедә озак еллар эшләп, эшен алмаштырган кеше кире кайткан очраклар бармы?

Кире кайтучылар бар. Алар «безгә телевидениедәге тизлек җитми» ди. Стресс зур дип, мондагы эш күләменнән арып китәләр, башка җирдә «ял итеп» алалар да, телевидение тартып кайтара. Көн саен яңалыкларда эшләү кешене эмоциональ яктан «яндыра» һәм, башка һөнәрләр белән чагыштырганда, бу күренеш бик тиз бара. Бик күп кеше белән аралашу, баш миенең гел «кайнап» торуы, ял итәргә вакыт булмау. Монда бит еш кына шәхси тормышны да корбан итәргә туры килә.

Телевидениедә эшләгән журналист газета, радиода эшли аламы?

Эшли ала. Рәхәтләнеп. Тынычрак тормышта. Тик аңа еш кына ТВдагы адреналин җитмәячәк.

Ә киресенчә?

Үз күзәтүемнән чыгып әйтәм: басма матбугатта эшләгән журналистны телевидениегә күчерү кыенрак. Аның үз язу стиле формалашкан була. Чагыштырып карасак, хәтта студентны телевидениегә кертеп җибәрү җиңелрәк. Чөнки газетага язу стиле башка төрле, ә телевидениедә ярты мәгълүматны картинка җиткерә.

Текст язарга өйрәтү бармы соң?

Һәр килгән яңа журналист белән телевидение текстының башыннан ахырына кадәр кирпечләп анализ ясыйбыз. Сюжетка нәрсә белән кереп китәбез — күзгә ташлана торган интершум, тавыш белән кереп китәргә кирәк. Текст нәрсәдән тора, синхронны аңа ничек бәйлисең, синхроннан соң икенче текстка ничек күчәсең, стендап кайда булырга тиеш — һәммәсе карала. 

Аннары яшь журналистлар үзләре генә съемкага чыгып китми. Алар башта тәҗрибәле журналистлар белән бергә эшләргә өйрәнә. Монда безнең остаз булырдай авторларыбыз бар.

ТНВ каналы ике дәүләт телендә эшли. Журналистларның эш үзенчәлекләре нинди?

Безнең коллективта ике дәүләт телендә эшли торган — билингваль журналистлар бар. Биш корреспондент– ике телдә дә тулы сюжет ясый ала, туры эфирларга чыга. Бу аларның өстенлеге.

Болай эшләгәч, хезмәтләре дә тиешенчә бәяләнәдер?

Әлбәттә, алар башкаларга караганда ике тапкыр күбрәк эшли дигән сүз бит. Бер урынга бара, ике сюжет алып кайта.

Көчле журналистлар безгә һәрвакыт кирәк. Әгәр корреспондентыбыз федераль каналларга китә икән, рәхмәт әйтеп, уңышлар теләп озатабыз, элемтәдә торабыз. Бер ел эчендә дүрт хәбәрчебезне шулай Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка чакырдылар. Алар анда беренче көннән үк репортажлар ясый, туры эфирларда эшли. Димәк, ТНВ яңалыклары хезмәтендәге кадрлар шундый лаеклы мәктәп узган. 

Кадрлар җитмәгәндә, ничек җәлеп итәргә?

Кадрлар җитмәү көн кадагында кискен мәсьәлә булып тормый. Көн дәвамында без шулкадәр зур күләмдә мәгълүмат эшкәртәбез һәм тапшырабыз, кадрлар җитмәсә, ул кадәр эшләп булмас иде. Без соңгы 3-4 елда КФУга «Әйдә ТНВга» дигән грант аша алты студент кабул иттек. Алар өч ел дәвамында практикага йөри. Беренче елны кергән Алия Сабирова, Инзилә Хөсәенова, Сиринә Сәхәповаларның сюжетлары эфирга чыга. Бу грант кадрлар составын ныгытуга этәргеч булачак.

Телевизион журналист эшендә нинди проблемалар бар?

«Хәбәрләр» чыгарылышы турында әйтсәм, татар телендә мәгълүмат әзерләгәндә, элеккечә шундый мәсьәлә кала бирә: саф татар телендә сөйләүче спикерлар табу. Әгәр сюжетта бөтен мәгълүмат кешенең туган телендә түгел икән, аның «җаны» җылы булмый. Начар сюжет түгел ул, ләкин күңелгә нидер җитмәгән кебек. Без аны сюжетның «җаны» дип йөртәбез. Чөнки бер тәрҗемәче дә сөйләүченең барлык интонацияләрен, тонын, кәефен җиткереп бетерә алмый.

Гомумән, соңгы вакытта җәмгыятьтә саф әдәби татар телендә сөйләүчеләрнең саны артмый, гәрчә сөйләм теле әле сакланса да. Балалар, яшьләр арасында туган телдә сөйләшү дәрәҗәсе сай. Ә менә җитәкчеләр арасында соңгы елда татар телендә сөйләүчеләр артты. Бу Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе тарафыннан оештырылган курсларның нәтиҗәседер дип кабул итәбез. Аларда татарча интервью бирергә теләк тә бар хәзер.

Бүген яшь кадрларга сүз байлыгы җитми. Бик күп яшьләр, практикантлар килә, саф әдәби телдә сөйләшүчеләр аз, тел байлыгы сай, туган телдә җөмләләр төзек түгел. Минемчә, бу мәсьәлә тиз генә хәл ителмәс әле.

Авылда үсмәгәнлектәндер ул?

Минемчә, ул авылда, шәһәрдә үсүгә карамый, ул туган телдә белем дәрәҗәсе һәм китап укымау белән бәйле. Мессенджерлар заманында яшибез, «ОК», «хә» дип яшәргә күнектек, кызу тормыш шундый кыскартуларга этәрә. Ә татар теле - тулы җөмләләр белән сөйләшә торган тел. Моннан тыш, яшьләрдә калька рәвешендә уйлау бар.

Социаль челтәрләр аркасында кыскалыкка омтылу минем үземдә дә сизелә ул, шуңа күрә өстәлемдә гел берәр әдипнең китабы. Көнгә бер абзацын булса да укып чыгарга кирәк, кайбер сүзләрне истә тотарга, фикерләүне туган телдә сакларга булыша ул. Журналистларны да шулай укып-укып алырга өндим.

Ни өчен телевидениегә барырга атлыгып торучылар юк?

Телевидениегә барырга атлыгып торучылар күп, ләкин калучылары аз. Бу бик авыр хезмәт. Телевидениедә иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр генә эшләп булмый. Аңа, гомумән, бөтен тормышыңны багышлыйсың.

Бүген халыкка нинди темалар кызык?

Тамашачы бүген нәрсә белән яши, аны нәрсә борчый — шул кызык. Шуңа күрә без мәгълүматны үзләреннән алу, аларның тормыш сулышын тояр өчен, даими элемтәдә торабыз. Ватсапта кайнар линия бар, көн дәвамында шактый хатлар килә, сюжеттан соң бәяләмәләр дә алабыз, бәйрәм белән дә котлыйлар. Зур проблемалар турында фото-видеолар җибәрәләр — юлсызлык, кибет булмау… Бик күп әйберләрне шушы линия аша беләбез. Тамашачыңа файдалы, кирәкле булу — бик мөһим әйбер. Материал эфирга чыккач, безгә еш шалтыраталар: менә юл салдылар, вакытлыча күпер төзеделәр…

Ике ел элек авыручы кыз Аделинага Германиядә дәвалану өчен бергәләп акча җыйган идек. Аңа бик күп кеше кушылды, ярдәм итте. Узган ел декабрьдә Яңа елга алар үз аякларында кайтты, аэропортта каршы алдык, Сабага өйләренә кайттык. Күңелләр тулды. Шушы ярдәмнең нәтиҗәсе бит!

Капремонт, торак-коммуналь хуҗалык проблемалары буенча еш шалтыраталар. Питрәчтән күптән түгел бер абый шалтыратты, аңа вәгъдә ителгән эшләр эшләнмәгән булган, «Сез күрсәтмәссез, эфирга чыгармассыз», - ди. «Чыгарабыз, нишләп чыкмасын», - дидек. Ул корреспондентка: «Әгәр бу сюжет барып чыкса, мин килеп, алдыгызга чәчәк белән тезләнәм», - дигән булган. Сюжет чыкты. Икенче көнне корреспондентның съемкасына килеп, чәчәк тотып, алдына тезләнеп, рәхмәт әйткән. Фотосы да бар әле. 

Проблеманы күрсәтүегез кемгәдер уңайсыз булып, ризасызлык белдергәннәре бармы?

Бәхәсле темада һәрвакыт ризасыз як бар. Без сюжетны төшергәндә үк дәгъва белдерүләр була. Проблемалы материалга барабыз икән, без аны объектив яктан күрсәтү яклы. Бу проблема белән очрашкан кешенең дә, каршы якның да фикере булсын, хезмәтне күрсәтмәгән яки күрсәтеп бетермәгән җаваплы оешма да үз карашын әйтсен, мөстәкыйль белгеч проблемадан чыгу юлларын җиткерсен. Ике якка да үз фикерен әйтү мөмкинлеге бирелә икән, алар дәгъва белдерә алмый. Кемдә хакыйкать — тамашачы бу сорауга репортажны карагач, үзе үк җавап бирә ала.

Безнең яңалыкларга ышанып һәм ышанычлы чыганак итеп карыйлар. Соңгы вакытта министрлыклар, оешмалар арасында да сизәм: ТНВ килеп күрсәтмәсә, ул вакыйга булмады дигән мөнәсәбәт сизелә. Без моны үзебезгә булган ышаныч дип кабул итәбез.

Телевидениене кеше азрак карый дип әйтәләр? Моның белән килешәсезме?

Телевидениене кеше аз карый дип әйтмәс идем. Эш шунда ки, бүген мәгълүмат алу мөмкинлекләре зуррак. Без әзерләгән контентны да берничә платформада алу мөмкинлеге бар. Тамашачы ТНВның соцчелтәренә, я сайтына керә икән, безнең яңалыклар хезмәте әзерләгән материалны күрә. Ул аны кичке эфирда карамаска да мөмкин, ләкин ул аның белән үзенә җайлы вакытта һәм уңайлы урында таныша ала. Кайда бирелүенә карап, яңалыкның стилистикасы, форматы гына башка булырга мөмкин.

Журналистларны әзерләүдә нәрсәне үзгәртергә кирәк? Журфак тиешенчә укытамы?

Әзерлексез журналистлар килә дип әйтә алмыйм. Минемчә, журналистларга база белеме бирелә. Ләкин журналист ул шуның кадәр универсаль, күпьяклы һөнәр, база белемең бар икән, калганын үзеңне үзең үстерергә тиеш: оперативлык, мессенджерларда эшләү, төрле темаларны белү ягыннан.

Минемчә, бүген предприятиеләрнең дә вузларга дәгъвасы булырга мөмкин. 100 процент туры килгән кадрны бер уку йорты да әзерли дип уйламыйм. Монда кешенең үзеннән, бу кадрны алырга теләгән оешмадан да күп әйбер тора. Без грант буенча укучы кызларыбыз белән эшлибез, безгә нинди форматта кирәк, шуңа өйрәтәбез.

Журналист белеме булмаганнар да бардыр?

Әйе, безнең яңалыклар хезмәтендә эшләүчеләр арасында башка уку йортларын тәмамлаучылар да бар. Алар якынча 20 процент тәшкил итә. Журналист булу — ул кайсыдыр уку йортында алган белем генә, белгечлегең генә түгел. Башка һөнәр ияләре тормышка, яңалыкка үзгәрәк итеп карый. Математикларда аналитика көчле, филологларда — тел байлыгы.

Журналистика факультетында, минемчә, барыбер специальләшү бар. Башка белгечлек алып килгән студентлар журналист була ала, ләкин журналистика факультетыннан килүчеләр сюжетның нәрсә икәнен белеп килә. Укыганны укытыр өчен өстәмә вакыт китми.

Элекке һәм бүгенге журналист ничек аерыла?

Бүгенге журналист ул бик мобиль. Хәзер мобильлекне, оперативлыкны икегә тапкырларга кирәк. Бер минутта эфирга чыгасың, икенче минутта лайф төшереп, редакциягә җибәрәсең, тиз-тиз язасың, сәгать саен чыгарылыш, мәгълүмат биреп җитешергә кирәк. Үзеңнең сюжетыңны төрле социаль чыганакларда күрсәтә белү мөһим. Элек бит мондый әйберләр юк иде.

Кешегә сюжет кызык булсын өчен ничек эшләргә кирәк?

Камиллеккә чикләр юк. Һәр теманы яңа туган көн бирә. Әлбәттә, безнең өчен иң мөһиме — тамашачы белән элемтә калачак. Аларны борчыган сорауларны без алардан беләбез. Халыкка ышанычлы, сыйфатлы мәгълүматны җиткерү юнәлешендә эшне дәвам итәбез.

Сюжетларны креатив, тамашачыга кызыклы итү максаты гел булачак. Заманның тизләшүе сюжетларның форматын да үзгәртә. Моннан бер 5-6 ел элек без 30 секунд саен тамашчыны берәр нәрсә белән гаҗәпләндерергә кирәк дия идек, аннары 20 секундка калды, хәзер мин, гомумән, журналистларга 15 секунд саен сюжетыңда, синхроныңда кызыклы фикер күрсәтмәсәң, ул сюжетка игътибарны киметә дип әйтәм. Бүген сюжетны кызыклырак итү мөмкинлекләре күп: графика, дизайн эшләре, кызыклы видеолар кую. Бу сюжетны баету өчен эшләнелә.

Телевидениедә эшләүчеләр элек популяр иде, хәзер дә шулаймы?

Хәзер дә популяр. Без моны алып баручы, корреспондентларның социаль челтәрдәге сәхифәсенә язылучыларның күплегеннән, гомумән, бу авторның интернетка эленгән сюжетларына алынган кайтавазлардан да күрәбез. Популярлык дигәндә сүз «йолдыз булу» турында бармый, бу — тамашачының аңа ышануы, ә журналистның тамашачысы алдындагы җаваплылыгы.