Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Почтальоннарның хезмәт хакларын телгә алырга да оят» - нигә матбугат тиражы кими?

Бүгенге көндә Татарстанда 138ләп почтальон вакансиясе бар. Хат ташучылар җитмәүнең төп сәбәбе — бу җаваплы хезмәтнең тиешенчә бәяләнмәвендә… Авылның тоткасы булган хат ташучы ничә сум хезмәт хакы ала? Почтальон булмаган авылларда халык ничек яши? Газета-журналларның тиражлары ни өчен төшә? Язмабыз шул турыда.

news_top_970_100
 «Почтальоннарның хезмәт хакларын телгә алырга да оят» - нигә матбугат тиражы кими?
Лилия Заһидуллина

Интернет көнкүрешебезгә көннән-көн ныграк үтеп керсә дә, бүген почта хезмәтенә сорау кимеми. Бигрәк тә авыл халкы тәмле исләре килеп торган көндәлек басмалар укырга ярата. Утка-суга түләүләрен дә почта бүлекчәсе аша башкара алар. Авыл халкының дөнья хәлләрен сөйләшеп, аралашу, тормыш мәшәкатьләреннән аз гына ял итү урыны да әле ул.

Менә шушы авылның үзәге булган почта бүлекчәләренә республиканың шактый авылларында йозак салынган. Чөнки эшләргә кеше юк. Почта җитәкчеләре булмаганга, хат ташучы ике кешелек хезмәтне берүзе «өстерәп» барган авыллар да күп. Андый авылларда халык ничек яши икән соң? Ситуациядән нинди юллар белән чыга?

«Җиргә җәеп газета, квитанция җыябыз»

Питрәч районы Татар Казысы авылы халкы әлеге проблема белән күзгә-күз очрашкан. Алар инде бер ай буе почтальонсыз яши. Бердәнбер почтальоннары майда бу хезмәттән баш тарткан. Газета-журналларны, районнан алып килеп, йә урамда чирәмгә, йә авыл советы бинасы идәненә капчыгы белән бушаталар. Газеталар гына түгел, түләү кәгазьләре, мөһим хатлар, посылкалар да шулай идәндә яки җирдә ауный.

Буш вакыты булган кешеләр килеп, газеталарын аралап ала. Килергә өлгерә алмаганнар газета-журналсыз да калырга мөмкин. Чөнки «буталып» чит кеше газетасын алып китүчеләр дә булгалый икән. Менә шулай, кайберәүләр, акча түләп язылалар да, товарларыннан коры калалар. Ә кемдер бушка кызыклы газета укып рәхәтләнә.

Почтальон булмагач, Татар Казысы авылы халкын киләсе яртыеллыкка газета-журналларга да яздыручы булмаган. 

«Кайчаннан бирле җиргә җәеп газета, квитанция җыябыз. Инде менә икенче яртыеллыкка газета-журналларга да языла алмый калдык. Безнең кебек әбиләрнең бөтен куанычы да, юанычы да газета уку бит», — дип борчыла газеталарын эзләргә килгән әбиләр.

Килеп алу мөмкинлеге булмаган кешеләрнең көндәлек матбугаты авыл советы бинасында айлар буе өелеп, саргаеп ята. Өстәл өстендә газеталарның узган айда басылган саннарын да күрергә мөмкин. Хәзер халык газета-журналлары шушы өстәлдә ятканга да сөенә башлаган инде. Чөнки почта машинасы соңгы килүендә өч атналык газета-журналларны бергә алып килгән. Авыл советы бинасы бикле булганга, калдырыр урын таба алмаганнар.

«Почта эше белән шөгыльләнеп ята алмыйбыз, безнең үз эшебез дә буа буарлык бит», — ди бу уңайдан авыл җирлеге башлыгы Фаяз Кәримуллин. 

«Почта машинасы килгән көнне эш урынында булсак, матбугатны алып кала идек. Ләкин без бина эчендә генә алар килгәнне көтеп утыра алмыйбыз. Йә Питрәчкә, йә күрше авылларга киткән вакыт та була. Җәйге ялларны да үз вакытында алырга кирәк. Болай да халыкка пенсия өләшкәндә көннәр буена ярдәм итеп тордык. Авылыбызда 150 пенсионер яши. Почта җитәкчесе җибәргән исемлек буенча, районнан килгән операторга пенсия таратыштык», — ди башлык. 

Фаяз Кәримуллин почта машинасының вакытлы-вакытсыз йөрүенә дә дәгъва белдереп алды. «Ул бит төрле вакытта килә. Вакытын шалтыратып белешәсең дә, пенсионерларны, мәсәлән, сәгать унга чакырасың. Ә машина көндезге 12дә яки бөтенләй төштән соң гына килеп җитәргә мөмкин. Карт-коры җыелышып, икешәр сәгать машина көтеп тора. Бик уңайсыз», — дип сөйли ул. 

«Уңайсыз», «кыен», «читен» булганда, гадәттә, проблеманы хәл итү юлларын эзләргә кирәк. Почтальон эштән киткәнгә бер ай узган, җитмәсә, ул китәчәге турында алдан кисәтеп тә йөргән. Бер ай дәвамында авыл җитәкчелеге нәрсә карады икән? 

«Без кешеләрне күпме үгетләдек! Беркемне дә бу эшкә ризалаштырып булмый. Чөнки хезмәт хаклары кеше көлдерерлек. Минималь хезмәт хакы да 12 мең булган заманда 6 мең ала бит алар! 6 мең! Алтыным, менә сез килеп эшләр идегезме шушы эш хакына? Идән юуучылар да күбрәк ала бит. Киткән почтальоныбыз бик тәҗрибәле иде, хезмәт хакын аз гына күтәрсәләр, тагын эшләр иде әле ул. Почта җитәкчебез пенсиягә киткәч, аның эше дә өелеп калды үзенә. Пенсия, субсидия таратулар, газета-журналларга яздыру, түләүләр. Әле бит җаваплылыгы да бар.

Питрәчтәге почта җитәкчелеге белән хезмәт хакын берничә меңгә булса да арттыру турында сөйләшеп караган идем. «Теләмиләр икән, эшләмәсеннәр», — дигән җавап ишеттем. Югыйсә, почтальонның булуы, аның халыкны газета-журналларга яздыруы алар өчен дә файдага. Газетаның ярты бәясе почтага кала икән бит», — дип сөйли Фаяз абый. 

Чыннан да бер ай дәвамында хезмәткәрләр таба алмаганнармы, булыр әле дип, кул кушырып утырганнармы, анысы безгә караңгы. Ләкин авылның проблемасына массакүләм мәгълүмат чаралары игътибар итү белән, әлеге мәсьәлә чишелү ягына борылган. Бу язма әзерләнгәндә Фаяз Кәримуллин Татар Казысында 1 июльдән ике почтальон үз вазифаларына керешәчәге турында хәбәр итте. 

«Россия почтасы»ның Татарстандагы филиалы матбугат белән эшләү хезмәте дә Татар Казысы авылындагы почта җитәкчесе һәм почтальон вакансияләренә хезмәткәрләр табылу турында җавап язды. Авылның почта бүлекчәсе тиздән элекке режим буенча эшли башлаячак дип өметләндерде алар. 

«Авылда бер кеше дә хат ташучы булып эшләргә теләми»

Бер авылның проблемасы чишелгәнгә сөенсәк тә, почта һәм почтальонсыз тилмергән авыллар әлегә күп. «Россия почтасы» биргән мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә Татарстанда 138ләп почтальон вакансиясе бар. Күп почта бүлекчәләрендә почтальоннар ярты яки 0,7 ставкага эшли. 

Бүген Татарстанда 138ләп почтальон вакансиясе бар. Күп почта бүлекчәләрендә почтальоннар ярты яки 0,7 ставкага эшли.

Әтнә районы Ташчишмә авылында да почтальонның эштән киткәненә ике ел була инде. Биредә Әтнәдән килгән почтальон атнага ике тапкыр газета-журналлар һәм пенсияне авыл мәдәният йортында өләшә. Авыл халкына барлык эшләрен ташлап, билгеләнгән вакытка килергә һәм чиратларын көтеп җиткерергә генә кирәк. Авылда 119 хуҗалык бар, 300дән артык кеше яши.

Ташчишмә авылы үзидарәсе хисапчысы Резидә Сафиуллина әйтүенчә, почтальон булмау баштарак кыен тоелса да, халык әкренләп ияләшкән. «Ватсапта авылыбызның төркеме бар. Мәдәният йорты мөдире шунда хәбәр сала да, тиз генә килеп җитәбез. Пенсия, субсидия акчаларын да шунда өләшәләр. Газета-журналларга яздыралар.

Почтальоныбыз булганда бик уңайлы иде, сүз дә юк. Авылыбыз халкының күбесе пенсионер. Кайберләренә өйдән чыгып йөрү дә авыр. Әле бит пенсия акчаларын алгач, исән-имин өйләренә кайтып җитәргә дә кирәк. Урамда кем очрамас», — ди ул. 

Ташчишмәдә дә почтальон эзләү эшләре алып барылган. Резидә апа сүзләренчә, районның почта җитәкчелеге килеп, кешеләр белән сөйләшеп караган. «Хәтта прокураторадан килеп тә халык белән очрашулар уздырдылар. Файдасы гына булмады. Бер кеше дә хат ташучы булып эшләргә теләми. Хезмәт хакларының күпме икәнен беләсезме? Ул санны атарга да оят», — ди Резидә апа. 

«8 меңлек товар сатканга 400 сум акча язалар»

Аксубай районының бер авылында эшләүче почтальон әйтүенчә, почта хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 6-7 мең сум. «Әле монда эшлисе дә бар бит», — дип, исемен һәм авылын язмавымны үтенде ул.

«Апрель аенда ике атна ялда булган идем. Шуңа күрә майда хезмәт хакым 5 мең генә чыкты. Июнь өчен 3300 сум аванс килгән, июль уртасында шул тирә хезмәт хакы күчәчәк. 

Авылыбыз зур булгач, 0,6 ставкага өч почтальон эшлибез. Ставкабыз башта 0,7 иде, кисә-кисә, аны 0,6га калдырдылар. Сишәмбе һәм якшәмбе генә ял итәбез. Бертуктамый авыл халкын газетага яздыртырга, товар сатарга кирәк. Ул товар сату буенча ай саен галәмәт зур планнар куялар. Без аларны тутыра алмыйбыз. План тутырсаң, 1000 сум премия бирәләр. Менә мин бу айда 8 меңлек товар саттым, шуңа 400 сум акча язарлар инде. Ә бездә товарның бәяләре кибет бәясеннән кыйммәтрәк. Районга барып алсалар, ярты бәягә очсызрак, халык та юләр түгел бит, нигә бездән алсын ди ул аны. Чәйләргә ташламалар булгалый, шул вакытта сатып калырга тырышабыз инде.

Ялга китеп булмый, чөнки безнең урынга эшләргә кеше юк. Ул тиеннәр өчен берәүнең дә вакытын әрәм итеп утырасы килми. Әле бит балаларны да укытасы, кеше итәсе бар. Эш хакым түләүләргә һәм вак-төяккә тотылып бетә. Кеше 40-50 мең эш хакы алганда безнеке кеше көлкесе инде. Ярый, ирем акча эшли, Аллаһка шөкер. Гаиләне ул алып бара. Бәйрәмнәрдә аз гына да премияләр бирү дә юк. Киемнәр биргән булалар. Яңгырда кия торган өс киеме, аяк киемнәре өләштеләр. Алары белән өй тулды инде», — дип зарланды ул. 

Илфат Фәйзрахманов: «Бу проблемадан чыгу юлы —

почтаны реформалаштыру»

Кар-бураннар, яңгырларга карамыйча, халык мәгълүматлар белән вакытында танышып барсын, пенсиясен алсын дип тырышучы гади хезмәт кешесенең кадере менә шулай бәяләнә бездә. Шуңа күрә Татарстан буенча почтальоннар җитмәү мәсьәләсенә татар матбугатының тиражлары кимү, укучысына барып җитмәү проблемалары да өстәлә. Почта системасындагы тәртипсезлек газета-журналларга ничек йогынты ясый? Бу хакта татарча газеталар чыгаручы баш мөхәррирләрнең фикерләрен белештек. 

Илфат Фәйзрахманов, «Безнең гәҗит”нең баш мөхәррире: 

«Мин бу проблеманы һәрвакыт үзебезнең авыл почтальоны мисалында сөйлим. Зөлфиябез шулкадәр ихластан эшләп йөри. Ләкин очраган саен: «Илфат абый, туйдым», — дип әйтә. Ул бөтен коммуналь түләүләрне җыя, пенсия-субсидияләрне өләшә. Акчаларны, сумкасына тутырып, күрше авылдагы үзәк почтадан алып кайта. Казанда почтальон пенсияне сакчы белән өләшеп йөри. Ә монда почтальон япа-ялгыз күрше авылдан акча күтәреп кайта. Юлда нәрсә булмас? 

Зөлфия белән кичә генә очрашкан идек. План буенча, почтальоннарга айга дүрт кешене иминиятләштерергә кушалар икән. Договорларын сораган идем, карап алырга, анысын биреп тә тормыйлар икән. Түләгәнгә чек кына бирәләр. Шартларын да белмибез, ди. «Теләк белдерүчеләр булмагач, үзебезне, әти-әниләрне, туганнарны иминиятләштерәбез инде», — ди. Ул күп катлы шәһәр фатирлары өчен генә кулай бугай. Менә әйтегез әле, авыл йортында су басу очрагын кисәтү өчен иминиятләштерү нәрсәгә кирәк? Бу бит рэкет, бандитларча эшләү. Шуңа да инде, Татарстан почтамтына керсәгез дә, Россиянекенә керсәгез дә, алар евроремонтлы биналарда утыралар. 

Почтальоннар нәрсә генә сатмый! Ул товарлар, кибеттәгегә караганда, бермә-бер кыйммәт. Аны алучы юк. Авыл халкы, почтальонны кызганып, яхшысынмыйча гына алып кала инде аны. Әле быел Сабантуйда товар сатарга чыгыгыз дигән күрсәтмә дә булган үзләренә. Почтальон икеләтә кыйммәт кер юуу порошогын күтәреп, Сабантуйга чыгарга тиеш микән?! Моны уйласаң да әллә нишләп китәсең. Варварлык рәвешендә корылган система бу. 

Мин бер ел элек «Татмедиа» коллегиясендә подпискаларның начар оештырылу сәбәпләре турында чыгыш ясаган идем. Шул вакыттан бирле бернәрсә дә үзгәрмәде. Почтаның кайнар линиясе ачылды, ләкин ул эшләми, аңа шалтыратып булмый. Газета-журналларга яздырту проблемасы шул килеш калды. 

Бездә журналистлар начар яза, газеталар начар эшли дип әйтергә күнегелгән, тиражлар шуңа кими, янәсе. Юк, без начар эшләмибез, без көне-төне тырышабыз, ләкин без үз хезмәтебезне җилгә очырабыз. Редакциябезгә көн саен диярлек газета югалды дип шалтыраталар. Халык газета югалганга, редакцияне гаепли, почтаны түгел. Ә почта исә, шушы югалган, укучыга барып җитмәгән гәҗит өчен дә бездән акча алып кала. 

Бу — тулаем җимерек, барыбызны да артка сөйри торган система. «Татарстан почтасы» мөстәкыйль булган вакытта бар да тәртиптә иде бит. Мәскәүгә буйсына башлагач, хәлләр үзгәрде. Бер елны Мәскәүнең баш почтальоны яхшы эшләгән өчен 90 миллион сум премия алды. Алар бит отчет бирәләр, рентабельле эшлибез, диләр. Ә рентабельлеккә шушы безнең авылның Зөлфияләре хисабына, түләмичә, аларны эт урынына эшләтеп ирешәләр.

Почтальоннарның уртача эш хакы 30 мең сум дигән булалар. Тулы ставкага эшләсәләр, бәлки шулай булыр да иде. Аларның ничәсе генә тулы ставкага эшли соң? Әле почтальоннарның 4 километр ераклыктагы күрше авылга җәяү барып, почта алып кайтуы эш сәгатенә саналмый икән. «Менә сезнең дә трамвайга утырып, эшкә баруыгыз эш сәгатенә керми бит», — дип җавап бирделәр почта җитәкчелеге бу сорауны күтәргәч. Менә ничек мәсхәрә итәләр почтальоннарны. 

Быелгы подписканың бик начар төгәлләнүе өчен дә без түгел, почта гаепле. Сез әйткән Татар Казысы кебек авыллар берәү генә түгел бит ул. Район саен бар андый авыллар. 

Арчаның почта җитәкчесе бер җыелышта почтальоннарга: «Гәҗиткә язылырга өндәп йөрмәгез, безгә товар сатарга кирәк. Языласы кеше үзе языла ул», — дип, белдерү ясаган булган. Бу турыда «Татарстан почтасы»на запрос ясаган идем. Мин җырлыймын бырдыйны, син җырлыйсың шырдыйны, тыңлаучысы шыр тиле рәвешендә «отписка» алдым. Бу системаның ишелеп, череп баруы турында сөйли торган мисал. 

Бүгенге көндә бездә кайсы гына тармакны алма, барысы да җимерелеп бара. Авыл хуҗалыкларын инвесторлар алган булып, таратып бетерде, авылларда яшьләр юк, алар карт-коры авылына әйләнеп бара. Системаның җимерелеп баруы почта эшчәнлегендә дә сизелә. Инстаграмдагы блогерларны тыңлап кына дөньяны алып барып булмый бит ул. Мин чит илләрдә булганда гел игътибар итәм, анда, кыштырдатып, кәгазь газета укыйлар. Безнең халык та укырга ярата. Берзаман бүгенге интернет, телефон буыны искә төшерәчәк әле газеталарны. Ул вакытта, кызганыч, матбугат үлгән булырга мөмкин. 

2003 елда «Безнең гәҗит”кә язылу бәясе 120 сум тора һәм шуның 80 сумнан артыграгы редакциягә кала иде. Шуннан бирле бәяләрне күтәрдек тә күтәрдек. Инде 800 сум чиген уздык. Чөнки почта бәяләрне арттыра, типография күтәрә. Иң начары — шушы газетага язылу бәясенең өчтән бер өлеше дә редакциягә калмый. Ә безгә бит яшәргә кирәк. Мин газетаны 11 сумнан киоскларга илтеп бирәм. Алар аны 30-35 сумга сата. Менә бу дөресме соң инде? «Безнең гәҗит”не күтәреп, киоскка илтеп куеп сатуның бәясе — 20 сум. Әле сатылмаганын кире тапшыралар һәм безгә шушы бәяне НДСлар өстәп, кире сатып алырга туры килә. 

Бездән генә торса, без язар идек. Иҗат белән шөгыльләнәсебез, халык өчен эшлисебез бик килә. Ләкин без югалган газеталарны эзләү, аларны укучыларга илтеп бирү белән мәшгуль.

Шулай ук Питрәч районы авылында (исемен төгәл хәтерләмим) булган бер хәлне безнең журналистлар кайтып, тикшереп йөргәннәр иде. Кайсыдыр елда мин акча түләп, реклама өчен өстәмә тираж чыгардым. Миңа авыл почтальоны шалтырата. Почта җитәкчеләре ике пачка «Безнең гәҗит»не (1 пакетта 200 газета) мунчага ягарга дип, өенә алып кайтып киткән. Менә без аңа күпме чыгым чыгарган, ә син аны алып кайт та, мунча миченә як! 

Без Советлар Союзын сүгәргә яратабыз. Менә мин совет чоры баласы. Мондый хәл ул вакытта булса, аталар, партиядән чыгарып, утыртып куярлар иде. 

Ярый ла безгә бу мәгълүмат килеп җитте. Ә без белми калган очраклары күпмедер. Менә шундый намуссыз почтальоннар аркасында да эзлибез югалган гәҗитләрне. 

Татарстан журналистикасы, башка өлкәләр белән чагыштырганда, бик югары урында тора. Безнең татар телендәге матбугат чараларыбыз бихисап. Шулай ук Татарстан иң укымышлы төбәк булып санала. Ә безне әкренләп укымаска мәҗбүр итәләр бугай инде. 

Бу проблемадан чыгуның бердәнбер юлы — почтаны реформалаштыру. Чөнки бүгенге система талауга корылган. Уйлап карагыз, район газеталарын яздыру Мәскәү аша оештырыла. Подписка акчасын Мәскәү җыя! «Россия почтасы» акча мәсьәләсендә дә кабалалы килешүләр белән эш итә. Ә без аларга кул куярга мәҗбүрбез. Менә подписка тәмамланды, әле безнең ул акчаны күргәнебез юк. Июль ахырында ала алсак, бик сөенербез. Апрельдә башланган подписка бит ул. Шуннан бирле ул акча кайда җыела бара, ничек әйләндерелә, белмибез. 

Сентябрьдә башланган көзге подписка акчасын мин февральдә генә ала алдым. Анысы да яза, шалтырата торгач. Килешүдә акча 25 эш көнендә кайтырга тиеш дип язылган. Өлгерә алмагач, нигә өлкәләрдән тартып алдылар ул әйберне? Моны бит Татарстан үзе дә бик әйбәт башкара иде. 

Быел газетабызның тиражы нык кимеде. «Безнең гәҗит» Россиядә дә тарала. Без башка өлкәләрдә тарала торган югалган газеталарның очына бөтенләй чыга алмыйбыз. Подписка да шуңа кими инде. «Безнең гәҗит”нең Россия тиражы, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 18 процентка, ә быелның беренче яртысына карата 24 процентка хәтле кимегән. 

Татарстан буенча да газетабызның тиражы 2021нең беренче яртыеллыгына караганда — 17, узган елдан — 15 процентка төште.

Минем бина арендалыйсым юк. Редакциябез торак йортның беренче катындагы фатирда эшли. Машина йөртүчем юк. Үзләре биш-ун кеше өчен эшли алырлык минималь составтагы тырыш егет-кызларым бар. Үзем хисапчы, үзем корректор, үзем баш мөхәррир. Без әлегә шуңа гына җан асрыйбыз. 

Мин төшенкелеккә бирелә торган кеше түгел. Ләкин алга таба да шулай дәвам итсә, матбугат бетәчәк. Ул яшәүдән туктаячак. Бюджет хисабына басылучы матбугат чаралары калыр, ә безнең сыман бәйсез газеталарның хәлләре мөшкел», — дип сөйләде Илфат абый. 

Лилия Сөнгатуллина: «Башкортстанда бу проблема тагын да зуррак»

Татар Казысы авылындагы хәлләр турында сөйләп, «Язмыш кочагы», «Безнең авыл гыйбрәте», «Гыйбрәтханә» һәм «Ясминә» газеталарын чыгаручы Лилия Сөнгатуллинаның да фикерен сорадык. Лилия апа Татарстандагы почта хәлләре әле ул хәтле утырып еларлык түгел дип саный. Башкортстанда барысы да күпкә начаррак икән. 

«Авылга алып килеп бушаталар, халык аралап газета эзли, дисез. Әле алып килеп бушатсалар да бик әйбәт бит ул. Почта хезмәте гомумән күрсәтелмәгән авыллар да күп. 

Безгә соңгы арада «Ясминә», «Язмыш кочагы» газеталары буенча Башкортстаннан бик күп сигналлар килә. Ярмәкәй, Дүртөйле, Кушнаренково районнарыннан шалтыраталар. Кушнаренковоның Чыршы-Тартыш авылыннан бер апа андагы хәлләрне тасвирлап язды. Авыл халкы безнең газеталарга языла алмый, чөнки авылда почта юк. Күрше Карачай Елга авылында почта бүлекчәсе булган, хәзер анда да юк икән. Авылга почта бөтенләй йөрми ди. Район үзәгенә барып язылырлар иде, авыл белән үзәк арасы — 25 километр. 

«Кызларым, безнең почта җитәкчесе эштән киткән. Инде кайчаннан бирле газеталарыгызга языла алмыйм. Соңгы калам бит инде», — дип борчылып Ярмәкәйнең бер авылыннан да яздылар. Почта хезмәткәрләре эшкә урнашып аз гына эшлиләр дә китәләр икән. «Ярмәкәйдән план белән җаннарына тияләр бугай», — ди ул.

Тагын да гаҗәпләндергәне, авыл халкы Башкортстанда почтальоннарның хезмәт хакы ике мең сум булуы турында әйтә. Почтаның югарыдагы җитәкчеләре миллионнарда коена, ә почтальоннарына тиеннәр түлиләр. Менә бу — почта системасында гомер-гомергә килгән проблема инде. Уйлап карасаң, почтальон бит ул авыл халкы белән даими элемтәдә торып, авылны тотып тора торган кеше. Кайбер якларда почтальоннар әби-чәбиләрнең йомышларына кадәр үтиләр, кирәк әйберләрен сатып алып кайтып бирәләр. 

Тиражларыбызга килгәндә, алар әлегә узган елгы кебек калды. Почталар бетсә дә, кеше пыр тузып укый. Чөнки газеталарыбыз кызык.

Башкортстан татарлары арасында безнең язылучыларыбыз Татарстанга караганда да күбрәк. Алар газеталарны шулкадәрле көтеп торалар. Тырыша-тырыша яздыралар, укырга тырышалар. Почтасыз калган авылларда бу хәлдән төрле юллар белән чыгарга тырышалар. Шул безгә хат язган апаның оныгы Уфада яши икән. Безнең газеталарны аңа оныгы җыеп барып, алып кайтып бирә башлаган.

Ә почта бүлекчәләре ябылу, почтальоннарның эштән китүе безне дә борчый, әлбәттә. Кешенең 2 мең сум хезмәт хакына эшләргә теләмәве дә гаҗәп түгел. Акчасын түләсәләр, эшләүчеләре шунда ук табылыр иде. «Ичмасам, 15 мең сум түләсәләр, үзебез эшләр идек», — дип язучы әбиләр дә бар.

Газетабыз килеп җитмәде, югалды дип шалтыратучылар Татарстанда да, башка төбәкләрдә дә җитәрлек. Безнең почта белән талашып, мөнәсәбәтләр ачыклап утырырга, газета эзеннән йөрергә вакытыбыз юк. Шуңа күрә без һәрвакыт артык саннар чыгарабыз да, газета килеп җитмәгән укучыларга конвертка салып җибәрәбез.

Кызык гәҗит булгач чәлдерәләр инде, бу гадәти күренеш. Укучыга барып җиткәнче, нинди озын юл үтә бит ул. Почтальонның кодагыена ошагандыр да югалгандыр.

Почтага әле болай эшләп торганга да рәхмәт. Чөнки почтага башка альтернатива юк. Рәхмәт безнең почтальоннарыбызга. Шундый авыр шартларда, юк акчага эшләп тә, газеталарыбызга тираж җыялар, кешеләргә намуслы хезмәт күрсәтәләр. Инде аларның да хезмәт хакларын арттырып, вакытында түләп барсыннар иде дигән теләктә без», — дип сөйләде Лилия апа.

Радик Сабиров: «Матбугатны альтернатив яздыру һәм таратуны уйларга кирәк»

Радик Сабиров, «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире: 

«Безнең татар матбугатының тиражы төшү турыдан-туры почта эшенә барып тоташа дип саныйм. Чөнки безнең татар халкы барыбер укый. Күреп торасыз, кайбер урыннарда, хәтта почтальоннары булмаса да, авыллары белән язылалар. 

 Язылу кампаниясе төгәлләнеп, бер-ике атна үтүгә «безгә газета килеп җитмәде» дип халык зарланырга тотына. Мондый очраклар бик күп һәм аларның һәрберсен аерым хәл итәргә туры килә. 

Менә шунысы гаҗәпләндерә, «Шәһри Казан”ны Мари-Эль, Башкортстанда да яздыралар. Ул якларда мондый газета югалу, газета килеп җитмәү проблемалары белән очрашканыбыз юк. 

Узган ел Башкортстаннан бер укучыбыз газетаны әти-әнисенә яздырган иде. Быел хатынының әти-әнисенә дә яздырырга булды. Башкорстанда почта эше ничек дип аннан да сорадым. «Бер проблема да юк, Татарстаннан бөтен матбугатны алдырып торалар», — ди.   

Проблема төрле булырга мөмкин. Кукмараның бер авылында, мәсәлән, газета килми дип хәбәр иттеләр. «Башка язылмыйм, безгә китермиләр», — диләр. Тикшерә башлагач, газетаны бөтенләй башка адрес буенча яздырулары ачыкланды. 

Бу бик күптәннән килгән проблемалар инде. Әле «Идел» журналында эшләгән вакытта, «журнал килми» дип, Буа районыннан бер усал гына хатын шалтыратты. «Барып килегез әле район почтасына, белешегез», — дим. Барган, бөтен район почтасын күтәргән, складларына кергән бу. Шул складта ачылмаган пачка-пачка журналлар ята икән. «Идел» дә шунда, «Сөембикә» дә ди.  

Татар матбугатының тиражы гел төшә дип тә әйтәсем килми. Ләкин почта эшчәнлеге җайга салынса, тиражларыбыз, һичшиксез, күтәрелеп китәр иде. 

Почтальоннар арасында: «6-7 меңгә эшләгәндә нәрсәгә яздырыйм? Аны бит әле миңа таратасы да була. Журналлары, ярар, айга бер килә. Ә көндәлек матбугатка махсус яздырмыйм», — дип, ачыктан-ачык әйтүчеләре дә бар. 

Хәзер шул дәрәҗәгә барып җиттек. Бер почтальон бөтен авылын газетабызга яздырып чыкты. Шатлыгымнан кесәмнән 500 сум чыгарып бирдем үзенә. Ул 500 сумга ничек шатланганын белсәгез шул почтальонның! 

Әгәр дә почтаның элекке системасын кире кайтарсак, ул дәүләт структурасы булып карала башласа, хезмәткәрләрнең эш хаклары арттырылып, премияләр, өстәмә түләүләр башкарылса, зур үзгәрешләр булыр иде.  

Без, шәхсән, хәзер альтернатив подпискага мөрәҗәгать итә башладык. Узган яртыеллыкта Казан буенча гына да 500дән артык экземплярны шул альтернатив юл белән яздырган идек. Чөнки альтернатив юл белән язылганда газетага 300 сумнан язылып була. Чөнки без почта аша подпискадан кергән акчаның яртысын югалтабыз. Монда турыдан-туры акча да эшлибез әле. 

Шул рәвешле бер оешма 100 экземплярга яздырды, бер мәктәп 40ны яздырды. Аларга газетаны үзебез илтеп бирәбез. Бу юнәлештәге эшне алга таба да дәвам итәргә ниятлибез. 

Мин, гомумән алганда, «Татмедиа» эшендә дә альтернатив яздыру һәм таратуны уйлау яклы», — ди Радик Сабиров. 

Сөенегез, почтальоннарның оклады 10 процентка артачак!

«Россия почтасы”ның Татарстан филиалы матбугат хезмәте безгә 1 июльдән хат ташучыларның хезмәт хакы 10 процентка артуын әйтеп «сөендерде». Аларның җавап хатын тулысынча китерәбез.

«Бүгенге көндә «Татарстан почтасы» штатында 3485 эш урыны исәпләнә, шуның 4%тан артыгына хезмәткәрләр җитми. Без вакансияләрне тизрәк ябу өчен мәшгульлек үзәкләре һәм район администрацияләре башлыклары белән хезмәттәшлек итәбез.

Авыл җирлегендә әлеге вакансияләрнең күбесе тулы булмаган эш көнен һәм эш атнасын күздә тота. Бу җирле халыкка бик уңайлы. Эшкә урнашу мәсьәләләре буенча 8 (843) 2211898 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

Почтальоннарның хезмәт хакы окладтан һәм үзгәрә торган премиаль өлештән тора. Челтәрле хезмәтләр күрсәткән, азык-төлек, лоторея билетлары сатканнан хат ташучыларга өстәмә түләүләр башкарыла. Почтальоннарның товарларны өйгә китереп бирүеннән халык бик теләп файдалана. 

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, 2021 елның 1 июленнән компания хат ташучыларның минималь оклад күләмен арттырды. Нәтиҗәдә, әлеге программа кагылган хезмәткәрләрнең хезмәт хакы уртача 10%ка күтәрелде. Хат ташучының хезмәт хакы шулай ук өстәмә хезмәтләр күрсәткән (заказ буенча халык кулланышы товарларын китерү, иминият полисларын рәсмиләштерү) өчен акчалата премияне дә үз эченә ала.

«Россия почтасы» үз хезмәткәрләренә социаль гарантияләр бирә: сәламәтләндерү учреждениеләренә юллама чыгымнарын өлешчә каплау, хезмәткәрләр һәм аларның балаларын иминиятләштерү, матди ярдәм күрсәтү каралган. «Россия почтасы» пенсиягә чыккан хезмәткәрләрен дә кайгырта: предприятиедә дәүләтнеке булмаган пенсия программасы гамәлгә ашырыла», — диелә язма җавапта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100