Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Батырга — ат, танышу почмаклары һәм артистлар: Сабан туена кайсы районга барасы?

11-13 июнь көннәрендә Татарстанның район үзәкләрендә Сабантуйлар гөрләп узачак. Ат, чабышы, көрәш, концерт, уеннар — барысы да булачак. Гадәттә, район үзәгенә артистлар да чакырулы була. Кайсы районга нинди артистны эзләп барырга? Кайбер районнар белән милли бәйрәм программасы турында сөйләштек.

news_top_970_100
Батырга — ат, танышу почмаклары һәм артистлар: Сабан туена кайсы районга барасы?

Арчада Сабантуй 13е көнне Үзәк стадионда булачак. Башлану вакыты — 10:00. Мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов чакырылган кунаклар турында сөйләде.

«Бәйрәмдә, әлбәттә, халык уеннарының барысы да каралган. Җыр-биюләр, бүләкләүләр, концерт программасы булачак. без „Казан“ бию ансамблен чакырдык. Артистларга килгәндә, ИлСаф кайтачак, шулай ук Марина Карпова, Алинә Шәрипҗанова, Илгиз Зәкиев, Әмир Әхмәдишин, Руслан Кираметдинов, Ильмира Нәгыймова, Рәфис Кәлимуллин булачак. Концерт программасы 12:00 соң башлана», — дип сөйләде ул.

Сабада быел инструменталь ансамбльләргә өстенлек биргәннәр. Бәйрәм 12се көнне узачак, 10:00 башлана.

«Сабантуйда „Риваять“ ансамбле һәм „Чаллы нуры“ коллективы булачак. Бездә эстрада артистын чакыру турында сүз бармый. Кунакка кайткан кешеләр „концерт“ дигәч тә хәзерге эстрадага мөкиббән китә, без инде телләрне саклау елы булгач, фольклорга басым ясадык. Барысы дүрт сәхнә эшләячәк. Кереш өлештә 350 кеше катнаша, анда үзебезнең үзешчәннәр булачак. Балалар өчен сәхнәне „Шаян ТВ“ тотачак. Көрәштә абсолют батырга тәкә каралган инде, аннан соң акчалата бүләк. Җиңүчеләр үзләре теләгән әйберне сатып алсын, дип уйладык», — дип сөйләде мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин.

Балык Бистәсендә күп кенә йолдызларның чыгышы көтелә. Сабантуй 13е көнне 10:00да башлана.

«Бәйрәм театраль тамаша белән башланып китә. Олы һәм кече сәхнә, балалар мәйданчыгы эше оештырыла. Атлар чабышы, милли көрәштән кала парашютчылар тамашасы булачак. Казаннан циркачлар да киләчәк. Артистлардан Рафил Җәләлиев Эльвира Гыйльфанова, Чулпан Йосыпова. Бәлки Илгәрәй килер, ул әле сорау астында. Үзебезнең якташлар да җырлап китәр дип өметләнәбез. Гадәттә, Илназ Минвәлиев кайта. Без инде үзебез районнан чыккан барлык язучыларны һәм артистларны чакырдык», — дип сөйләде мәдәният бүлеге җитәкчесе урынбасары Резидә Җәләлова.

Сарманда Сабантуй 13е көнне булачак. Сабантуй мәйданында узачак бәйрәм 10:00да башлана. Кичке Сабантуй да булачак.

«Быел Сабантуйда яңа төрле сәхнә куябыз. Сәхнәдә барган тамаша зур экраннан да күрсәтелеп торачак, халык өчен бик уңайлы ул. Бәйрәмдә гармунчылар парады булачак, анда ике йөзләп гармунчы катнашачак. Шулай ук өч йөзләп бала чыгыш ясаячак. Фольклор коллективлары кунакларны кечкенә ишегалларында каршы алып торачак. Гадәттәгечә, ат чабышы, милли көрәш, уеннар булачак. Бәйрәмгә үзебезнең якташларны чакырдык. Зөһрә Шәрифуллина, Вәсим Әхмәтшин, язучы Фәрит Яхин, Дамир Гарифуллинны көтеп калабыз.

Кичен Ленин паркында Рифат Зарипов концерты булачак. Ул бөтен командасы белән киләчәк. Паркта концерт кич 20:00дә башлана», — дип сөйләде мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Латыйпова.

Азнакайда Сабантуй 13е көнне була, ә 12се көнне алар Самарага үзләре бәйрәм ясарга бара. Тамаша 10:00да башлана.

«Көндез артистлардан Равил Галиев, Зәйнәб Фәрхетдинова булачак. Шулай ук үзебезнең үзешчән коллективлар чыгышы булачак. Бик күп милли уеннар булачак, яңа креатив уеннарыбыз да шактый. Төрле күргәзмәләр, кул эшләре белән танышып булачак. Балалар өчен, әлбәттә, аерым мәйданчык эшләр. Ә кичке сигездә безгә Фирдүс Тямаев килә», — дип сөйләде мәдәният бүлеге җитәкчесе урынбасары Светлана Кәлимуллина.

Буада бәйрәм 12се көнне була, ул 14:00дә театральләштерелгән тамаша белән башлана. Анда шулай ук артистлар чакырулы.

«Концерт программасы 12:00дә башлана. Без Әнвәр Нургалиевны чакырдык. Шулай ук „Ямьле“ коллективы һәм Чувашиядән җырчы Фәридә булачак. Анда шулай ук үзебезнең гореф-гадәтләрне чагылдырган ишегаллары булачак», — дип сөйләде мәдәният бүлеге җитәкчесе урынбасары Миләүшә Гыйматдинова.

Кукмарада бик үзенчәлекле бәйрәм көтелә. Анда район Сабан туе Манзарас авыл җирлегендә узачак. Ул шулай ук 13 июнь көнне була, рәсми ачылыш 11:00дә булачак.

«Сабантуй кичкә кадәр гөрләр дип уйлыйбыз. Анда яшүсмерләр һәм хатын-кызлар көрәше дә булачак. Сабантуй батырына тәкәдән кала тагын бер бүләк — ат булачак. Шулай ук милли үзенчәлекләрне күрсәткән ишегаллары белән танышып булачак. Демографияне үстерү бик актуаль мәсьәлә булганга, яшьләр өчен махсус кавышу почмагы эшләячәк. Ул „Димче почмагы“ дип атала, аны райондагы таныштыру клубы оештыра. Балалар өчен бик күп уеннар булачак. Концерт программасына Рифат Зарипов чакырулы. Анда шулай ук үзебезнең коллективлар, якташ җырчылар, „Созвездие-Йолдызлык“ фестивале лауреатлары чыгыш ясаячак», — дип сөйләде Башкарма комитет җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина.

Әлмәткә Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге дәүләт ансамбле киләчәк. Тантаналы ачу 13 июньдә, 11:00дә булачак. «Бәйрәмдә төрле мастер-класслар эшләр. Һөнәрчеләрнең эшләре белән танышырга мөмкин. Шулай ук Актанышның „Агыйдел“ ансамбле, Илнат Фәрхуллин, „Зө-Ләй-Лә“ кызлары булыр дип көтелә», — дип сөйләде мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Элмира Хәсәнова.

Мамадыш Сабантуенда Айдар Галимов булачак. Анда бәйрәм 12 июнь көнне 10:00да башлана.

«Без якташларны да чакырдык. Резеда Кадыйрова, Чулпан Зиннәтуллина, Миңгол Галиев, Ильяс Халиков чакырулы. Ат чабышы ачылышка кадәр 9:00да булачак. бер сәхнәдә фольклор булса, икенчесендә „Сабантуй гүзәле“ конкурсы барачак", — дип сөйләде мәдәният бүлеге җитәкчесе урынбасары Зөлфия Никифорова.

Актанышта Сабантуй 12 июнь булачак. Бәйрәм концертында үзешчән коллективлар катнашачак.

«Бәйрәмдә „Актаныш гармунчылары“ дип исемләнгән зур чара булачак. Анда башка төбәкләрдән һәм районнардан килгән гармунчылар катнашачак. 11е көнне Меңнәр авылындагы Сабантуйда Гүзәл Уразова булачак. Анда концерт кич 19:00да була», — дип сөйләде мәгълүматлаштыру бүлеге методисты Эльвира Кузнецова.

Әгерҗедә Сабантуй 13е көнне булачак. Анда «Татарча солянка» булачагын әйттеләр, әмма кемнәр киләсен әле белмиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100