«Тәртипле, укымышлы, машиналы булсын» — татарның иң шәп кызлары нинди егет эзли? | intertat.tatar

«Тәртипле, укымышлы, машиналы булсын» — татарның иң шәп кызлары нинди егет эзли?

Өйләнер өчен уңган, булган, шәп кыз таба алмыйча йөрүче егетләр бармы «Интертат»ның укучылары арасында? Әлеге язма сезнең өчен! Без кияүгә чыкмаган, алай гына да түгел, йөрәкләре буш булган иң асыл татар кызларын эзләп таптык. Укып карагыз әле, бәлки алар арасында нәкъ менә сезнең насыйп ярыгыз да бардыр!

«Миңа Кавказ егетләре ошый»

Зөлфия Гыйльметдинова, «ТМТВ»да продюсер, «Татар радиосы» алып баручысы, 25 яшь:

— Мин яз кызы, 1 март көнне туган көнемне бәйрәм иттем. Казан театр училищесын тәмамладым. Хәзер читтән торып Казан дәүләт мәдәният институтының соңгы курсында белем алам. «ТМТВ» телеканалында продюсер һәм «Татар радиосы»нда «Яшьлек тавышы» хит-парадының алып баручысы булып эшлим. 

Эшемне яратам, шуңа аны хобби дип кабул итәм. Күптән түгел яңа кызыксынуымны ачтым — миңа дизайн проектлары ясау ошый икән. Үземә фатир сатып алганнан соң, аның ремонтының дизайнын тулысынча үзем башкарып чыктым.

Минем, һәр кыз кебек үк, үземә тиң ярымны табып, кияүгә чыгасым килә. Ләкин әлегә юлымда күңелемә ятышлы кеше очрамады.

Яхшы күңелле, акыллы егет эзлим. Тышкы кыяфәт буенча аерым бер таләпләр юк, ләкин миңа Кавказ егетләренең бик ошавын әйтеп үтәргә кирәк. Мине аларның темпераменты, мәдәнияте, көчле характеры җәлеп итә.

Булачак ирем миннән акыллырак, тырышрак, эшчәнрәк булырга тиеш. Тормышта үз-үземне яклый алмаган очраклар булырга мөмкин. Тормыш иптәшем мине әйләнә-тирә мохитнең тискәре күренешләреннән, начар күңелле кешеләреннән якларлык булсын. Теләсә кайсы минутта таянырлык кеше булсын иде ул. 

Үземә әтиемнең холык-фигылен алганмын, шуңа үземне көчле характерлы дип әйтә алам. Ә егетем миннән дә көчлерәк булырга тиеш. Күңелемә ошаган егет очраса, ярты елдан кияүгә чыгарга әзермен. 

Мин социаль челтәрләрдә язучыларга җавап кайтармыйм. Күп вакытымны эштә үткәрәм, ял итәргә, гомумән, вакытым юк. Татарча концертлар алып барам, аларны оештырырга булышам. Мине сәхнә артында очратырга мөмкин. Һөнәрем буенча актриса булгач, Камал һәм Тинчурин театрларында еш булам. 

Минем фатирым да, машинам да бар. Егетнең фатиры булмаса, зыян юк, баштарак минем фатирда яшәп тора алабыз. Ләкин соңрак ул минекеннән зуррак фатир алырга тиеш. Ир-атның машинасы булу минем өчен мөһим. 

Минем кыйммәтле бизәнү әйберләрем бик күп. Егетләр андый бүләк сайламасалар, яхшырак. Мин сәяхәт итәргә бик яратам. Берәр җиргә ял итәргә юллама — 8 мартка бик шәп бүләк идеясе.

«Улларының фотосын күрсәтеп, киленем бул, диючеләр күп»

Зилә Мөбәрәкшина, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты, 22 яшь: 

Минем йөрәгем буп-буш. Ирекле кош мин. Һәр кыз үзенә тиң парын табарга һәм аның белән бәхетле булырга хыяллана. Тик мин ашыгырга җыенмыйм. Замана һәм җәмгыять үзгәрде — гаилә кору өчен үз ояң, гаиләне туендырырлык хезмәт хакың булырга тиеш. Боларга ирешү өчен яшьләр башта укый, аннары эш таба, фатир һәм машина алу өчен акча эшли, ипотекага бата… Моны 22 яшькә булдырып буламы? Юк. Шуңа да башта кызлар һәм егетләр мөстәкыйль рәвештә үз тормышларын көйли, соңыннан гына гаилә төзү турында уйлый башлый.

Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Татар теле һәм әдәбияты укытучысы юнәлешендә белем алам. Дөньям төрле яклап кайный минем: көндез мәкаләләр, хәбәрләр язу, интервьюлар алу белән мәшгуль булсам, кичләрен укырга барам, Татар халык хорына җырларга йөрим. Җыр дигәннән, биш яшемнән үк музыкага гашыйк кешемен.

Утызга җиткән кызны карт кыз дип йөртергә яраталар инде бездә. Хәзер миңа иң еш бирелә торган сорауларның берсе: «Егетең бармы?» Башны уңга-сулга боргач, и китә: «булыр әле», «әйдә, таныштырам», «хәзер замана башка, үзең артларыннан йөр» һ.б. шуның ише сүзләр. Яшемне сорагач: «Ой, сиңа бит кияүгә чыгарга кирәк, тиз арада егет тап! Егетең юкмы, әйдә табып бирәм», — дия башлыйлар. Улларының фотоларын күрсәтеп: «Сез туры килер идегез, киленем бул әле», — дип тәкъдим итүчеләр дә бар. Шулай җиңел генә үзләренеке итмәкче булалар.

Берсе өч ел элек: «Синең кебекләрне әле очратканым булмады», - дип исәрләнеп бер-ике хат язган иде, аннары үзе дә, эзе дә юк булды.

Бу көннәрдә Англия язучысы Хелен Филдингның «Бриджит Джонс көндәлеге» китабына чумдым. Мин нәкъ шушы персонажга охшаган. Ул шундый самими, үзе булып кала белә, аны ничек бар, шулай яраталар. Минем идеалым — мине ничек бар, шулай ярата, кабул итә, аңлый торган ир заты. Тышкы кыяфәтенә игътибар итмичә булмый — араларында шундый пөхтә киенгән, үз-үзен караган, синең белән ягымлы сөйләшкәннәре бар. Кемдер үз идеалын берәр актерны күз алдына китереп эзли… Үз кешеңне күрү белән үк күңелең аңа тарта бит ул. Организмың шул мизгелдә үк үзгәрә — йөрәгең сулкылдап тибә, күңелең канатлана, «үз кешең» белән ешрак күрешергә, язышырга теләгең туа. Нәкъ шулай табалардыр тиң ярны.

Холкым ягыннан тынычлыкны яратучы кеше буларак, шау-шу, даими күңел ачуларны яратып бетермим. Әмма тормышта актив булырга туры килә — эш кешеләр белән аралашуны, җитезлекне таләп итә. Шуңа да оялу, сөйләшергә яратмау, тәвәккәл булмау кебек сыйфатларны җиңәргә туры килде. Тормышта мин лидер түгел, баш була алмас идем. Гаиләдә өлгер булган хатын-кызларга сокланам — ашарына тәм-томнар пешкән, өе җыештырылган, баласы, ире каралган, эштә дә өлгер! Менә шундый буласы иде дип уйланган чаклар була.

Гаиләдә бердәнбер кыз мин. Үзең генә булу шундый рәхәт ул! Ләкин мин иркә кыз түгел, һәр теләгән уенчыкны яки тәмлүшкәне сатып алып бирмәделәр, чама хисен белеп үстем. Хәзер инде менә шул чама хисе мине булган акчаңны, малыңны уңга-сулга җилгә таратып йөрмәскә өйрәтте.

Тәмәке тарта торганнарга борылып та карамас идем, чөнки тәмәке исен бөтенләй кабул итмим.

Катнаш никахка тискәре карыйм. Катнаш никах корган туганнарым да бар — ул гаиләдә бер кәлимә татар сүзе чыкмый. Үз татарыңның балалары русча сөйләшә әле монда, катнаш никах турында уйлыйсы да юк! Мөселман, ләкин башка милләт яки кардәш милләт кешесе булсын ди — аерма юк. Үз милләт кешесеннән дә кадерлерәге юк.

Әле берсе, әле икенчесе танышырга теләп яза. Интернет аша танышу яклы түгелмен. Белгән кешең булып, язышып китсәгез — икенче мәсьәлә. Егет эзләү — уен уйнап утыру түгел. Ошамаса, бер-берегезгә туры килмәсәгез, аннары ничек аерылышасың? Дусларча гына икегез ике якка таралышсагыз ярый ла, үч итеп яманлыклар эшләп йөрүчеләр дә бар бит. Драмаларны яратмыйм. Шуңа күрә егет сайларга ашыкмыйм, сиңа язганы сиңа була ул. Аллаһы Тәгалә нәрсә язган, шулай булачак.

«Ике кеше арасында, яратудан бигрәк, хөрмәт булырга тиеш»

Алинә Хәбибуллина, студент, яшь язучы, 19 яшь:

Мин КФУның татар теле, әдәбияты һәм журналистика бүлегендә икенче курста укыйм. Актаныш районында туганмын. Бүген Казанда яшим. Буш вакытымда китаплар укырга яратам, үзем дә иҗат итәм — хикәяләр, шигырьләр язам, төрле бәйгеләрдә катнашам. Мин «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе, «Глаголица» халыкара әдәби балалар премиясе, «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе һәм Шәриф Камал исемендәге әдәби премия лауреаты. Киләчәктә һөнәрем белән бәйле рәвештә үсәрмен дип өметләнәм. Журналист яки тел белән шөгыльләнүче берәр белгеч буласым килә. Бәлки берәр журналның редакторы яки тапшыру алып баручысы. Әлегә икенче курста гына булгач, киләчәкне төгәл күзаллау авыр. 

Бүген егетләр өчен вакытым юк дип әйтсәм, аклану кебек килеп чыгар. Үз кешемне очратмаганмындыр әле юлымда, очратсам, вакыты да табылыр иде. Кияүгә чыгасым килә, ләкин укып бетереп, эшкә урнашып, аягымда нык басып тора башлагач кына гаилә корырга кирәк дип уйлыйм. 

Минем егетем укымышлы һәм тәрбияле булырга тиеш. Идеалымдагы егет начар гадәтләрдән читтә тора — тәмәке һәм эчү белән мавыкмый. Тышкы кыяфәтенә карата бернинди дә таләпләр юк. Минем фикеремчә, тышкы кыяфәт ул кабык кына. Ике кеше арасында, яратудан бигрәк, хөрмәт булырга тиеш. Минем танышларым арасында да бер-берсен үлеп яратуга карамастан, аерылышкан парлар күп. Бер-берсенә хөрмәт белән караган кешеләр генә, вакыт белән сыналып, алга таба бергә баралар. 

Минем белән университетта һәм тулай торакта, төрле театрлар, мәдәният, сәнгать белән бәйле күргәзмәләрдә танышып була. Тулай торак белән уку йорты арасындагы сукмакта көтсәгез дә, мине, һичшиксез, очратачаксыз. 

Димләп өйләндерүгә килгәндә, яшең барганда, димләп кияүгә чыгарга мөмкин әле. Ләкин 19 яшьтә мин моны күз алдыма китерә алмыйм. Күңелең тартмаган кешегә гомерлек юлдаш итеп карау мөмкин түгел ул. 

Минем тормышка карашым берникадәр дин белән бәйле. Шуңа күрә, иң беренче чиратта, булачак тормыш иптәшемнең ислам динендә булуын теләр идем. 

Егетнең машинасы, фатиры булмаса да ярый. Бергә эшләп табылган малның кадере күбрәк була. 

Яз бәйрәменә, бик баналь яңгыраса да, бик шатланып, чәчәк бәйләме кабул итәр идем. Ромашка чәчәкләрен яратам. Хәзер яз якынлаша, күңел табигатькә тартыла.

«Миңа зәңгәр күзле егетләр ошый»

Сәйдә Мөхәммәтҗанова, җырчы, Бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләр лауреаты, 20 яшь: 

Мин студент, бүгенге көндә КФУда һәм Казан музыка көллиятендә белем алам. Фигуралы шуу белән кызыксынам. Чын күңелдән җан атып, үзебезнең спортчыларыбызны күзәтеп барам. Буш вакытым булганда китаплар укырга яратам. Татар авторларыннан Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз», Гадел Кутуйнын «Тапшырылмаган хатлар», Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без 41нче ел балалары» әсәрләрен яратам. Шулай ук Булгаков, Достоевский, Джек Лондон иҗаты күңелемә якын.

Минем музыка дөньясында яшәвемне күпләр белә дип уйлыйм. Җырлаудан тыш, миңа фортепианода яңа, матур көйләр уйнарга өйрәнү бик ошый.

Минем хыялым — иманлы, акыллы егет табып, аның белән бәхетле гаилә кору. Бер-беребезне ярты сүздән аңлап яши торган кеше булса, бик әйбәт булыр иде. Мин аз гына очрашып йөрү белән кияүгә чыга алмыйм. Миңа кешене белү өчен шактый вакыт кирәк. Шуңа күрә кияүгә тиз генә чыгачакмын дип әйтә алмыйм. 

Тышкы кыяфәтенә килгәндә, кара чәчле, спортивный, нык тәнле егетләр ошый. Зәңгәр күзле дә булса, нык шәп булыр иде. Ничек киенсә дә ярый, иң мөһиме - киеме чиста, пөхтә булсын. Егетемнең начар гадәтләре булмаска тиеш. 

Ә бәйрәм бүләге турындагы сорауга җавап итеп шуны әйтәм — мин нәрсә бүләк итсәләр дә риза, бүләк итмәсәләр дә сүзем юк.

«Егетемне үзем теләгәнчә киенергә өйрәтәчәкмен»

Зилә Вәлиуллина, «Кан Авто Лада» компаниясендә белгеч, җәй көне комбайнер ярдәмчесе булып эшли, 20 яшь:

Мин Алексеевски районының Түбән Тигәнәле авылында туып-үстем. Халыкара сервис көллиятен кызыл диплом белән тәмамладым. Синергия Мәскәү финанс сәнәгать институтының кунакханә сервисы бүлегендә дистанцион укыйм, «Кан Авто Лада» компаниясендә эшлим. Матурлык бәйгесендә катнашу тәҗрибәм бар.

Минем бик кызыклы тагын бер һөнәрем бар әле. Инде 12 яшьтән, җәй көннәрендә комбайнер ярдәмчесе булып эшлим. Әтием комбайнчы минем. Башта апам аның ярдәмчесе булып йөрде, ул шәһәргә киткәч, әлеге җаваплы вазифа миңа йөкләнде. Әтигә комбайн төзәтергә булышам, йөртәм. Мәсәлән, төшке аш вакытында комбайн тик торырга тиеш түгел. Әти тамак ялгап алган арада, штурвал артына мин утырам.  

Бер эштән дә куркып тормыйм, эшкә батыр мин. Белмәгәнне сорыйм, тиз өйрәнәм. 

Җырларга яратам. Тагын бер кызыксынуым миңа акча эшләргә дә ярдәм итә — мин заказга җиләк-җимеш һәм чикләвекләрдән ашый торган букетлар ясыйм. 

Кияүгә 30га җиткәнче чыгарга кирәктер инде ул. Ничек язган инде. Үзем әлегә кияүгә чыгарга атлыгып тормыйм. 

Егетнең чәченең төсе нинди булу артык зур роль уйнамый. Чиста, матур киенеп йөрергә, киенә белергә тиеш ул. Очрашып йөри башлагач, миңа ошамый торган итеп киенә икән, мин бу турыда, һичшиксез, әйтәчәкмен. Мин бик туры сүзле. Аны үзем теләгәнчә киенергә өйрәтәчәкмен. 

Мин бик шат күңелле, һәрвакыт елмаеп кына торучы, юк-бар нәрсәләргә кәефемне төшермәскә тырышам. Тормышны яратам. Иң мөһиме — баш исән, әти-әни исән-сау булсын. 

Ир-аттан килгән тәмәке исен яратмыйм. Катнаш никахларга карата тискәре фикер әйтә алмыйм, ләкин үзем бары тик татар егетенә генә кияүгә чыгачакмын. 

Тормыш юлдашымның фатиры, машинасы булса, комачауламас. Ләкин егет, мәсәлән, минем кебек 20 яшьтә икән, мал-мөлкәте булмаска да мөмкин. Ярар соң, ахырдан бергәләп алырбыз.

8 Мартка чын күңелдән сайлап алынган бүләк бирсә, ул мине бик сөендерәчәк. 

Минем белән социаль челтәрләрдә танышырга була. Җиләк-җимеш букетлары ясый торган сәхифәмдә телефон номерым да бар. Танышуларга ачык кеше мин, бик теләп аралашам. 

 «Әти-әнисен хөрмәт иткән егет сайлаячакмын»

Гөлүзә Ибраһимова, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты, 24 яшь:

Мин КФУда менеджмент юнәлеше буенча белем алдым, хәзер укуымны магистратурада дәвам итәм. Кызыксынуларга килгәндә, мин кул эшләрен яратам.

Буш вакытым булса, тегәм яки чигәм. Әлбәттә, китаплар укыйм. Ашарга пешерү дә минем өчен аерым рәхәтлек бирә торган эш. Илһамланып, төн уртасында да пешерә алам. Үзем өчен генә дә бәлеш яки башка тәмле ризыклар пешерәм. «Берүзеңә пешерергә ничек иренмисең?» — дип көлә әнкәй. Гаилә өчен пешерү тагын да күңеллерәк, әлбәттә. 

Минем өчен табынның матур итеп бизәлүе мөһим. Өстәлнең эстетикасына аерым игътибар бирәм. Авылда үскәнгә, бакча эшләрен яратам. Үземне тыныч кеше дип саныйм, бераз хыялый. 

Әлбәттә, егетләр белән дә йөрдем. Шулай да уйлап йөрим: чын мәхәббәтнең нинди икәнен беләмме?

Кияүгә чыгу дигәндә, кемдер кияүгә чыгам дип, максат куеп, үз кешесен эзләп йөри. Минем андый максатым юк. Һәр кыз кияүгә чыгарга телидер. Мин теләмим дип ялганлап утыра алмыйм. Насыйп булсын иде, ул йокларга ятар алдыннан теләнгән теләкнең берсе. Моңа кадәр ничек язган — шулай була дип йөри идем. Ләкин игътибарлы булмасаң, язганыңны да югалтуың бар. Бөтен нәрсәне күз уңында тотарга кирәк дип уйлыйм. 

Идеалым шундый-шундый булырга тиеш дип, ниндидер егет образын күзаллап утырганым юк. Шулай да, нәрсәгә игътибар иттем: миңа ошаган егетләрнең күбесенең күзләре коңгырт төстә була. Буйга миннән озынрак булсын иде. Мин үзем әллә ни озын буйлы түгел, шуңа күрә ул яктан проблема тумас.

Холык-фигыле турында сөйләшкәндә, ул иң беренче чиратта хатын-кызны хөрмәт итәргә, аның белән исәпләшергә тиеш. Мин ир-ат дип, үзен өстен куеп йөрмәсен. Бәлки, эшендә ул кем беләндер идарә итәдер, тик өйдә ул башка рольдә булсын. 

Начар гадәтләргә килгәндә, тәмәке исен җенем сөйми. Начар гадәтләре булган кешене кабул итә алмас идем. Танышкан вакытта тәмәке тартып, минем хакка ташларга әзер икәнлеген әйтсә, уйлап карарга булыр. 

Егет миннән ике-өч, бәлки биш-алты яшькә үк өлкәнрәк булсын иде. Җәмгыятьтә үз урыны, максатлары булган шәхес белән танышасым килә. Ул бу тормыштан нәрсә теләгәнен төгәл белергә тиеш. Миннән олырак булгач, аңа ким дигәндә 27 яшь дип алабыз. Кайбер ир-ат ул яшькә карьера төзергә дә, башка бик күп эшләр башкарырга да өлгерә. 

Егет кешедә юмор хисе булу да мөһим, артык җитди егет белән дә күңелсез бит. Шулай ук ул үз әти-әнисен хөрмәт итәргә тиеш. Аның әти-әнисенә мөнәсәбәте, гаиләсенә карашы минем өчен бик мөһим.

Бәлки, меркантиль диярләр, тик фатиры һәм машинасы булсын дип телим. Шул ук вакытта миңа егетнең шәһәрдә яки авылда яшәве мөһим түгел. Мин бик рәхәтләнеп авыл җирендә дә яши алам. Хәзер авылда бик яхшы итеп яшәп була. Авылдан качу дигән әйбер миңа хас түгел. 

Казанда мине тыныч каһвәханәләрдә (кофейня) очратырга була. Күбесе эштән дә ерак түгел, «Татмедиа» тирәсендә. Эш буенча төрле урыннарда булырга туры килә. Концертларга йөрергә бик яратмыйм, ә театрга йөрим. Язган икән — очрашмыйча калмабыз. 

Егетем дин юлында булса да, каршы килмәс идем. Ләкин аның тарафыннан миңа карата басым ясау булмаска тиеш. Әлеге мәсьәләдә мәҗбүриләү турында сүз булуы да мөмкин түгел. 

Мин авыл кызы булгач, табигать кочагына чыгарга бик яратам. Җәй яки кыш көне булуына карамастан, матур урыннарга барып, палаткалар корып ял итү җанга рәхәтлек бирә. Йолдызлы күккә карап хыялланучы, айга сокланып утыручы бер хыялый мин. Егетем аны аңласа, күпкә әйбәт булыр иде. Бәхетле булырга язсын!

«Егетем картама акча җибәрсә, кайда туздырырга икәнен белер идем» 

Айзилә Батырханова, ДТРК «Татарстан» телекомпаниясендә «Хәерле иртә, Татарстан» тапшыруы алып баручысы, 25 яшь:

Мин КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының журналистика бүлегендә укыдым. Бүгенге көндә үземне тулысынча яраткан телекомпаниямә багышладым. Шуңа хоббиларга бик вакыт калмый. Ләкин шуны әйтергә кирәк, мин ул эшне эшкә барам дип тә кабул итмим. Чөнки мин эшемнән тәм табып, канәгатьләнеп, ләззәт алып эшлим. Тормышымның бер этабында биш ай телевидениедән китеп торган идем. Шул чорда мин инде телевидениедән башка яши алмаячагымны аңладым. Ул гаҗәеп эш һәм анда бер кергән кеше кире чыга алмый. 

Бүген очрашып йөргән егетем юк. Ләкин минем кияүгә чыгып, акыллы, тәүфыйклы, намуслы балалар тәрбияләп үстерәсем килә. Нинди егетләр ошый дигәндә, 18-19 яшьләрдә, бәлки, идеаль егет образы булгандыр минем. Хәзерге яшь кызларга нәрсә инде, егет булса, бай булсын, фатирлы, машиналы, акчалы, керемле булсын, дигәндәй. Ләкин әйткәннәр иде, яши-яши аңлый башлыйсың нәрсәнең нәрсә икәнен дип. Миңа да акыл керде. Әниемнең хәер-догасы белән әйткәндә, мине аңлый һәм мине ярата торган кеше кирәк миңа. Аның статусы мөһим түгел. Тышкы кыяфәт тә туйда гына кирәк. Мин, гомумән, егетемнең артык чибәр булуын теләмәс идем. Чиста, пөхтә булып, үз-үзен карап йөртсә, шул җиткән. Аның янәшәсендәге хатын-кыз матур булсын.  

Кайчан кияүгә чыгу — ул бәхет эше. Сиңа ничек язган Алла Тәгалә тарафыннан — шулай булачак. Никах сәгатең җиткән икән, син аны үзгәртә алмыйсың. 

Катнаш никахларга килгәндә, башка дин һәм милләт кешесен кабул итә алмас идем.

Беркемне дә үпкәләтәсем килми, әлбәттә. Ләкин бүгенге егетләр бераз хатын-кызны хәтерләтә. Очрашырга тәкъдим ясарга да бик ашыкмыйлар. Рус егетләре үҗәтрәк. Кайберләренә карыйсың да: «Моның белән гомер итеп булыр иде», - дип уйлыйсың. Шул ук вакытта башка милләт кешесен якын итә алмаячагымны да аңлыйм.  

Егетнең машинасы, фатиры булу-булмау мәсьәләсендә «юк, булмасын» дисәм, үз-үземне алдау булачак. Фатиры булмаса да, «14»ле булса да машинасы булсын иде инде аның. 

Беркөнне әни белән дә көлеп сөйләштек. «Машинасы булмаса, аның белән очрашудан троллейбуста шалтырап кайта алмам бит инде, әни», — дим. Бүгенге заманда акча эшләү авыр инде анысы. Фатирны бергәләп алырга була. Алайса, фатирлы егеткә кияүгә чыгарсың да, теркәлмәгән дә килеш, аның өстендә яшәргә туры килер. Ә ипотека ике йөрәкне бәйләп тә тора торган әйбер әле ул. 

Мине Шамил Усманов урамы, 9 йорт адресы буенча табарга була. Эш урыныма телефонын язып бер роза чәчәге җибәрсә, йөрәгем эрер. Инстаграмда танышуларга да каршы түгелмен. 

Бүләккә килгәндә, мин матур күлмәкләр яратам. Юк, юк, күлмәк бүләк итәргә кирәкми. Картама акча җибәрсә, аны кайда туздырырга икәнен үзем белермен. 

«Ул хатын-кыз акылы белән идарә итәрдәй шәхес булсын»

Диләрә Фәттахова, Кәрим Тинчурин театры актрисасы, 26 яшь:

Мин башта театр училищесының Илдар Хәйруллин төркемен тәмамладым. КФУның журналистика бүлегендә белем алдым, хәзер шул юнәлештә магистратурада укуымны дәвам итәм. 

Бүгенге тормышта бөтен нәрсәне күздә тотарга кирәк. Мин дә аз-азлап, бөтен нәрсә белән дә танышып барырга тырышам. Кулдан төрле эшләнмәләр ясыйм. Спорт белән шөгыльләнәм. Аеруча йөгерүне үз итәм. Җәй көне бадминтон уйнарга яратам, шашка уены белән кызыксынам. Кыз кеше буларак, визаж серләренә өйрәнү бик ошый. 

Кияүгә чыгарга ашыкмыйм. Вакыт җитте бит дип уйлаганым юк. Нинди ир-атларга күзем төшә соң? Акыллы ир-атларны хөрмәт итәм, алар әллә кайдан күренә. Аннары ул миннән көчлерәк булырга тиеш. Бу сүзнең бөтен мәгънәсендә дә, фикерләү ягыннан да, рухи һәм физик яктан да. 

Ир кеше сыйфатларына ия булсын иде ул. Зирәк акыллы, дингә ихтирам белән каравы да мөһим. Гомумән, кеше белән аралаша башлауга аның фикерләре, бу тормыштагы максатлары күренә. Булачак ирем хатын-кыз акылы, шәхсән минем акыл белән идарә итәрдәй шәхес булырга тиеш. Мин гаиләдә ир баш булырга тиеш дигән классик вариантка таянам. Безне шулай тәрбияләделәр, динебез дә шулай сөйли. Мин дә шул стереотиплар белән яшим. 

Үземнең начар гадәтләрем юк. Аныкы да булмаска тиеш дип саныйм. Элек андый начар гадәтләре булмаган егетләрне очрату сәер тоела иде. Бүген исә андый егетләр бик күп. 

Егетемнең сәнгать өлкәсендә эшләвен теләмәс идем. Шулай да, минем кичке эшемне аңлый торган булсын иде. 

Димләп таныштыруларга тискәре мөнәсәбәттә тормыйм, димчесе кем була бит, шуңа карар идем. 

Тормыш иптәшем миннән олырак булырга тиеш. Бүгенге көн белән исәпләсәк, аңа 28, 29 яки 30дан артык булсын иде. Фатир, машина турында сөйләгәндә, җитлеккән, ир-ат булып формалашкан егетнең бернәсәсе булмау сәер тоелыр иде. Искәрмәләр була ала, әлбәттә. 

Бүләккә килгәндә, аны- моны бүләк итсеннәр, дигән хыяллар юк. Шоколадны да сөенеп кабул итәр идем. Кыйммәтле бүләк алырга мөмкинлек булмаган очраклар да була бит.  

Бүгенге көндә танышуларга киртә бөтенләй юк дип саныйм. Социаль челтәрләрдә кәефемә карап танышам — кайвакыт ачык булам, кайвакыт бөтенләй җавап бирмәскә мөмкинмен. Әле ул таныштың да пар булдың дигән сүз түгел бит, дуслык өчен дә аралашырга була.