Коронавирусны җиңгән җиде бала әнисе: «Аллаһка ышанмаганнар да дога кыла башлый...» | intertat.tatar

Коронавирусны җиңгән җиде бала әнисе: «Аллаһка ышанмаганнар да дога кыла башлый...»

Скрипкачы, музыка белгече һәм тагын бик күп профессия иясе Айсылу Чижевская-Мингалим — Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Мингалим кызы. Ул ялгызы гына җиде бала тәрбияли, берсе генә — үз баласы. Күп балалы ана күптән түгел генә коронавирус белән авырган.

Ун көн элек кенә ул хастаханәдән чыккан. Шул инде… Яңа вирус. Беренче булып аның апасы авырган. Хастаханәгә салганнар, ИВЛ аппаратына тоташтырганнар, әмма исән калмаган. Апасын җирләгәннән соң бер атна-ун көн узгач, әнисе авырый башлаган.

Әни авыруны бик авыр кичерде. Башта көрәшергә тырышты, аннан соң хәле калмады, ике көнгә аңын югалтты. Әнинең астма да булгач, кислород җитми иде. Табиблар да аптыраган инде, ничек дәваларга белмиләр. Бөтен кеше өчен дә бер үк дәвалау ысулы туры килми. Әнинең аяклары йөрми башлаган иде. Аллага шөкер, табиблар әнине коткарып калды. Беләсезме, табибларны шундый кызгандым. Ашамыйча, йокламыйча көне-төне авырулар яныннан китмиләр. Хәзер инде әни әкрен генә йөри башлады, — дип сөйләде ул.

«Аллаһка ышанмаган кешеләр дә, дога кыла башлый»

Әнисе янында булып торгач, күпмедер вакыттан соң Айсылу апа үзенең чирли башлавын сизә. Үзен начар хис итә башлагач ук, томография ясата, үпкәсе бер процентка зарарланган була. Ике-өч көн узганнан соң хәле тагын да авырая. Икенче томография инде үпкәнең 35 процентка зарарлануын күрсәтә. Шунда ук хастаханәгә салалар.

Беләсезме: бер дә сузарга ярамый, ул үпкәләр буенча бик тиз тарала. Дәваланмыйча өйдә генә утырасың икән, ул бик тиз баса. Аны өйдә генә дәвалап та булмый. Хастаханәдә ятканда бик авыр хәлдәге хатын-кызларны, әбиләрне китерделәр. Яшьләр дә бик күп. Анда ятканда инде башта бер генә уй: «Яшисе иде». Якыннар турында, үткәннәр турында уйлый башлыйсың. Алла сакласын, ул бик куркыныч. Әни өчен дә борчылып тордым.

Хастаханәдә ятканда шуны сиздем: Аллаһка ышанмаган кешеләр дә, дога кыла башлый иде, чөнки курку хисе били. Хастаханәдән беркайчан да чыкмассың кебек. Бик күп дарулар алгач, баш миенә тәэсире бар бугай, кеше саташа, әллә ниләр сөйли башлый. Әни нәрсә сөйли икән дип аптырый идем. Аннан соң гына аңладым. Хәзер барысы да яхшы. Күп кеше шундый. Палатага бер ир-ат керде дә, нидер сөйли, аннан соң елый башлады. Дарулар тәэсиредер. Аннан соң әни тынычланды инде. Тулысынча дәваланып бетү өчен вакыт күп кирәк булыр әле, мин хәзер дә ютәллим, сулыш алганда күкрәк читлеге авырта, аннан соң арка бик тирли.

Беләсезме: балалар өчен яшисе иде, дип уйладым. Балалар йортыннан алган балаларым бар бит. Алар өчен курыктым. Үлеп китсәм балаларымны кем карар, кире балалар йортына кайтырлармы дип уйладым. Ул шундый куркыныч. Әти бүгенге дөньяны күрсә, шаккатыр иде, — дип сөйләде Айсылу апа.

 «Беренче баланы алганнан соң, үземнең улым туды»

Айсылу апа җиде бала тәрбияли, ялгызы гына. Балаларның берсе — үзенеке, алтысы — балалар йортыннан тәрбиягә алынган. Беренче иреннән Айсылу апаның баласы булмый, аерылышканнан соң, ул беренче баласын, Әмирне, балалар йортыннан ала.

Ничек алырга булдым? Мин башта артистларга макияж, прическалар ясау белән шөгыльләнә идем. Үземнең музыкаль белемем дә бар. Белем күп, хәзер журналистикага укыйм. Шулай итеп, музыка ягына тартылдым, тормышта нидер үзгәртәсем килде. Шунда балалар йортына эшкә урнаштым. Әмирне уллыкка алдым. Ул вакытта миңа 33 яшь иде. Баланы уллыкка алу бик авыр булды, опека итеп алмадым бит, суд аша эшләргә туры килде. Курыкмадым да. Ул психологик яктан авыру бала булса да, миңа аның өчен берни дә бирмәделәр. Аллага шөкер, хәзер барысы да әйбәт.

Аны алганда әтисенең исемен үзем уйлап яздырдым, Эдуард улы, дидем. Аннан соң мин булачак иремне очраттым. Шулай туры килде менә — ул Эдуард исемле иде. 36 яшемдә үземнең балам Солтан, туды. Балалар йортында эшләгәч, тагын аласым килде. Икенчесен, өченчесен…

Беренче улым Әмир Солтанны бик авыр кабул итте. Сугыша иде. Әйтүемчә, аның психологик яктан авыруы бар иде, әмма хәзер дә Солтан белән бик дус түгелләр. Әмиргә хәзер 18 яшь инде, аерым яши, ул безгә килгәч, Солтан үзенә ябыла, бүлмәсенә кереп китә. Башкалары бик дус, — дип сөйләде әни кеше.

«Минем балаларны: „Балалар йортына бар“, — дип кыерсыталар»

Даниил, Таисия, Тимофей, Ульяна, Юлиана — барысы да аңа «әни» дип эндәшә. Даниил «Ты супер» проектында катнашкан, аңа хәзер 21 яшь. Калган балалар 5,6,7,8 сыйныфта укый. Ульяна — сәламәтлеге чикле бала.

«Ул — бәләкәй генә кызчык. Начар укый, тик бик әйбәт хуҗабикә. Мәктәптән кайта да: «Әни, әни, тагын икеле алдым», — ди. «Кызым, кызлар өчен акыллы булу мөһим түгел, син бит ашарга бик тәмле пешерәсең. Курыкма, кызым, әйбәт ир табарбыз, син елмаеп кына тор», — дим мин аңа. Әни: «Кызым, бераз акыллы булсаң, беренче баланы алмас идең», — ди. Минем бик акыллы булмавым — бәхетем. Мин бер тамчы да үкенмим. Кызыма да шуны аңлатырга тырышам. Артык акыллы булсаң — авыр, дип саныйм.

Мин барысын да бертөрле яратам. Һәрберсенә төрлечә ияләштем, әмма яратам. Яратмыйча булмый бит, аларны яратмасаң гомер заяга уза. Үзләре яратуны сизгәч кенә, алардан шундый ук җавап кайта», — ди Айсылу Чижевская.

Ире белән нигә аерылган дигән сорау туса — хатын-кыз холкы. Үз өстеннән кемдер торганны, идарә итүне кабул итми. «Аерылышсак та, без бик әйбәт мөнәсәбәттә. Ул һәрвакыт ярдәм итеп тора. Мин хастаханәдә ятканда, балаларга ярдәм итте. Балалар барысын да аңлый, тыныч кабул иттеләр. Хәзер килгәч, берәр сүз әйтсә дә, „өйрәтмә мине“ дим. Менә шундый инде мин», — ди ул.

Балалар мәктәптә укый, ана кеше аларны күпме генә сакларга тырышмасын, кеше сүзеннән саклап бетерүе авыр. Сыйныфташлары тарафыннан кыерсыту сүзләре булган.

«Күптән түгел генә мәктәптә бер хәл булды. Бер кыз минем баланы „үги“ дип кыерсыткан. Минем балаларны: „Балалар йортына бар“, — дип кыерсыталар. Мәктәп ул хәлне булдырмаска тиеш иде дип уйлыйм. Директор укытучыларга әйтеп куярга тиеш, ул серне балалар арасына чыгармаска иде. Шулай ярыймы?! Мәктәпләрдә шундый культура юк. Без хәзер мәктәпне алмаштырырга уйлыйбыз. Ул сүзләр бала йөрәгендә гомер буена кала бит. Мин андый хәлгә каршы. Ул дөрес түгел», — ди Айсылу апа.

«Утырып елар идем — балалар күрә дип еламыйм»

Үз балаңа катырак әйтсәң дә, «нигә алай эшләдем инде» дип үкенгән вакытлар була. Тәрбиягә алган балага карата, ул сүзләр икеләтә көчкә ия, дип уйлыйм. Шулай да гел йомшак сүз белән генә тәрбияләп тә булмый.

Дөресен әйтәм: бер тапкыр да кул күтәргәнем юк. Беренче балам — Әмирне бик каты тәрбияләдем, почмакка бастыра идем. Соңыннан гына аның сәламәт булмавын аңладым. Балаларга тавыш күтәрмим, әмма, мәсәлән, мин өйгә кайтуга анысы эшләмәгән, монысы эшләмәгән икән, бик җитди караш белән, тавышны катырак итеп: «Бу нәрсә инде?», — дип куям.Балада җаваплылык хисе булырга тиеш. Без бие еш аш бүлмәсендә бергә пешерәбез, ул шундый рәхәт, бер гаилә булуыбыз сизелеп тора.

Авыр вакытлар була. Дөрес яшимме икән, дөрес юл сайладыммы, балаларга нәрсә бирә алам, дип уйлыйм. Үзгәртә башлагач, тагын шунда ук әйләнеп кайтам да, дөрес булуын аңлыйм. Хәзер мин балаларга мөмкин кадәрен бирергә тырышам. Әйе, балалар янымда, алар минем өчен терәк, әмма миңа финанс, мораль яктан терәк булырдай кеше юк. Үзем генә, бушанасы килә. Утырып елар идем — балалар күрә дип еламыйм. Йөрәккә авырлык килә. Акча аз булган очрак та була, каядыр барасы да килә, әле өстәвенә пандемия…

Мин үземне бәхетле дип саныйм. Беләсезме нигә? Балаларга нәрсәдер бирә алам. Мәхәббәт һәм тәрбиядән кала, белем, профессия дә бирә алам. Башка балаларга да белем бирә алам. Аларның янып торган күзләрен күргәч, үземнең бәхетле булуыма инанам. Шунысы да мөһим: аякларым, кулларым бар. Кемгәдер күпкә авыррак, — ди Айсылу апа.

Айсылу апа — язучы кызы. Ул «статус» ның кыйммәтен хәзер тагын да ныграк аңлый башлаган.

«Мин үземнең фамилиямне кайтарырга телим. Документлар белән эшнең күп булуы гына туктата әле. Мин әтине сагынам, аның китапларын укыйм. Китапларын укыганда аның белән сөйләшкән кебек, әйтерсең, янымда утыра. Яшь чакта кыйммәтләр башка бит. Хәзер тамырларга якынаясы килә. Абыем, Ринат Ибраһимов, Мәскәүдә яши бит инде. Без бик сирәк аралаша идек. Быел шундый якынайдык. Ул да аңлый. Элек биектә оча иде, аңа буй җитәрлек түгел иде, ә хәзер бөтенләй башка», — дип сөйләде ул.

Айсылу Чижевская-Мингалим «Поверь в себя» дигән проектны җитәклим. Ул ятим, инвалид балалар өчен төрле фестивальләр оештыра. Киләсе фестиваль декабрь аенда булыр дип ниятләп йөри. «Иганәчеләр эзләп хәл бетте. Балаларга Яңа ел бүләкләре дә булсын иде дип телим», — ди ул.