Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйне начар көчләрдән чистарткан үсемлекләр яки шайтан таягы белән кемне куарга?

Йортларда электән әрем бәйләмнәрен яки шайтан таягын элеп кую гадәте бар. Имеш, алар өйне саклый һәм бер шайтанны да якын китерми. Дөрестән дә шулаймы икән?

news_top_970_100
Өйне начар көчләрдән чистарткан үсемлекләр яки  шайтан таягы белән кемне куарга?
pixabay.com/ru

«Иң зур сихри көчкә һәм өйне чистарту үзлегенә ия булган агач — артыш»

Фольклорчы Фәнзилә Җәүһәрова:

Бөтен халыкларда да параллель дөнья барлыгына ышану бар, ул бик борынгы системага нигезләнгән. Шайтан һәм җен шулай ук ислам дине традициясеннән килгән персонажлар. Фәрештә белән шайтанның бергә йөрүен һәрвакыт әйтәләр. Аларның барысы да борынгы халыкларның күзаллау системасында барлыкка килгән. Начар көчкә ия булганнарыннан саклану өчен төрле гамәлләр кылынган.

Төрки-татар халыклары өчен иң зур сихри көчкә һәм өйне чистарту үзлегенә ия булган агач — артыш. Ул шайтан-җеннәрне куркыта һәм өйгә кертми дип санала. Йортта чирләүче кеше булса, артыш таягын яндырып, төтенен чыгарганнар. Мәетне алып чыгып киткәннән соң да торакны икенче дөнья көчләреннән чистарту өчен артыш кулланганнар. Ул микробларны үтерә торган үзлеккә дә ия. Шулай төтен чыгаруны бездә төснәтү дип атыйлар.

Кечкенә каз бәбкәләрен беренче тапкыр чирәмлеккә алып чыкканда күз тимәсен өчен төснәтәләр. Төснәтү күз тиюдән саклый дип исәпләнә.

Шайтан таягына килгәндә, ул бик үзенчәлекле. Исемендә үк шайтаннарга каршы кулланылуы яңгырый. Ул бигрәк тә Скандинавия илләре халыкларына хас традиция, аны Шотландия гербында күрергә була. Бездә шайтан таягын ишек янына элеп куялар, ул шайтаннарны кертми.

Әремнең дәвалау үзлеге бар, аны күбрәк файдасы тисен өчен җыялар. Керәшеннәр тәре почмагында бермәнчекне саклый. Авырганда аның белән сыпыралар. Яшен-давыл килгәндә йортка зыян тимәсен өчен бермәнчекне, догалар укып, ишектән аталар.

Бездә йортка җил-давыл тимәсен өчен артыш таягын шулай аталар. Артыш — ылыслы үсемлек. Татар телендәге «ылыс» сүзе белән ут Алласы исеме — Алас сакланып калган. Шуңа мөнәсәбәтле, янгын вакытында, аны сүндерү өчен, бисмилла әйтеп, «Алас, Алас!» дип, артыш ылысларын утка атканнар. Янгынның сүнгән очраклары да халык сөйләмендә бар.

Безнең халыкта ылыслы агачларны йорт янына утыртырга ярамый дигән әйбер бар. Ул бигрәк тә йорттагы ир-атның гомеренә бәйле була. Чыршының очы саргая башласа, йорт хуҗасы чирли, үләргә мөмкин дигән шом кертә торган фараз калган. Чынлыкта, чыршының тамырлары бик юан була һәм нигезне боза ала. Гомумән, татар халкы ылыслы агачларны яратмый.

«Рәйхан акча китерү үзлегенә ия»

Үләннәр белән дәвалаучы Диләрә Радионова:

Электән әби-бабайлар авырулардан һәм төрле зәхмәтләрдән үләннәрне файдаланганнар. Үсемлекләрнең дәвалау көченә ия булуы фәнни яктан да расланган.

Үзебезнең аяк астында үскәннәрен генә карасак та, мәсәлән, кычыткан - бик файдалы үлән. Дәвалаучылар кычытканны җеп белән урап киптерәләр. Нык кибеп китсә, бераз дымлы чүпрәк өстенә куеп торасы, ул дымны үзенә тарта. Шул бәйләмне яндырып җибәрергә кирәк, тик дөрләп янарга тиеш түгел, бары төтенен чыгарасы. Белгән догаларны әйтергә һәм өйнең сул ягыннан уңына таба төтенен таратып йөреп чыгарга кирәк. Өйне шулай әйләнгән очракта, барлык зәхмәтләр юкка чыга дип санала.

Өйне чистарту өчен кулланыла торган иң көчле үләннәрнең берсе — әрем. Әрем бәйләмен тырпаеп тормаслык итеп җеп белән урарга кирәк. Шулай ук бисмилла әйтеп, аның төтене белән торакны әйләнеп чыгарга була. Артыш шулай ук зур саклау көченә ия. Йортны чистарту өчен артыш агачын да төснәтергә мөмкин. Шайтан таягын өйне чистарту өчен электән кулланганнар. Аның аурасы бик әйбәт, бозымнарны, авыруларны юкка чыгара.

Мин һәрвакыт ишек янына чәнечкеле мордовник үләнен элеп куям. Ул авыр кешеләрне өйгә кертми. Ишек төбенә килеп җитәләр, тик никадәр чакырсам да кермиләр. Ничә тапкыр шуны сынаганым булды.

Рәйхан акча китерү үзлегенә ия. Акча кирәк булган очракта кесәдә яки янчыкта кипкән рәйхан йөртү файдалы булыр. Янчыкта да, үзем белән дә төрле үләннәр йөртәм.

Күрәзәчелек итү өчен ала миләүшә (лаванда) бик файдалы, ул күрәзәчелек сәләтен арттыра. Аның исен һәм маен күбрәк кулланалар. Үзем дә, яфракларын бераз уып, исен чыгарам. Бик кирәккәндә маен суга тамызам да, шәмгә махсус җайланмага җылытырга куям.

Бакчада шалфей, абага үстерү бик файдалы. Сихер эшләрендә кирәкле үсемлекләр алар. Сихер дигәннән кешеләр бик курка, тик ул рус теленнән «булдырам» дигән сүздән килеп чыккан, шуңа күрә куркырга кирәкми. Аш пешерүне дә сихерләү итеп карарга була.

«Чирне куу халык теленә җеннәрне куу буларак кереп калгандыр»

Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла:

Мин сихер-михерләргә ышанмыйм. Төрле үләннәрне өйдә тоту аларның файдалы үзлекләре булу белән бәйле. Әрем, мәтрүшкә, бөтнекне өйгә элеп куябыз, тик җен куу өчен түгел, ә сәламәтлеккә файдасы булганга. Безнең йортта җеннәрне куу дигән әйбер юк. Ул, гомумән, халыкта күчерелмә мәгънәдә кулланыла һәм чир кууны аңлата. Чирне куу халык телендә җеннәрне куу буларак кереп калгандыр, чөнки чир — җен. Үләннең файдасын белгән кеше башкаларга дөрес диагноз куя алса, ул чирдән вакытлыча булса да котылдыра.

Ул әйберләрне халык туры мәгънәдә шайтан куу дип аңлый, чынлыкта шайтан — фәлсәфи материал. Кешенең дә үз шайтаны бар. Әбиләр аякларны селкеп ашамаска куша иде, шайтан азыгыңны ашый да, син ач каласың, диләр иде. Асылда ул әйтем тәрбия өчен кулланылган.

Психологик яктан авыру кешеләрнең эчендә җен бар, диләр. Ул кешенең эчендә чыннан да җен утыра дигән сүз түгел. Бичара җеннәрне элек поплар бик каты кыйнаганнар. 

Америка индеецлары үсемлекләрнең көчен бик әйбәт белә. Бездә, мәсәлән, тиле бәрән орлыгы бар, ул бик көчле психоген үсемлек. Аны ашаган кешеләр яки оҗмахта йөреп кайталар, яки тилереп үләләр.

Ачлык вакытында ул үсемлекне безнең авылдан өч кеше ашаган. Берсе үлде, берсе терелде, берсе озак вакыт аңына килә алмый йөрде. Барган җиреннән туктап кала һәм үзалдына нидер мыгырдый иде. «Нигә туктап калдың?» — дип сорыйлар иде. «Менә алдымда бүрәнә ята», — дип җавап бирә иде, ә чынлыкта берәр салам яки таяк ята. Кешеләр шунда ук аның эченә җен кергән диләр, ә ул бары тик тиле бәрән орлыгының галлюциноген тәэсире.

Өйдә, сарайда, ишек башларына ат дагасын кую бар, анысы бәхет теләү белән бәйле. Татар халкы өчен ат - бәхет дигән сүз. Дагасы төшеп калган икән, ул аны әрәм итми.

Сихер мәсьәләләрендә килгәндә, Коръәнгә таянырга кирәк дип уйлыйм. Бозыклыклар булырга да мөмкин, ләкин аннан мистика эзләргә ярамый. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 4 сентябрь 2022
    Исемсез
    Ылыслы агач утыртлса киска атасымени?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100