«Ул батырларча мине коткарды, ә үзе төшеп китте». Көймәдә йөзүчеләр фаҗигагә очраган | intertat.tatar

«Ул батырларча мине коткарды, ә үзе төшеп китте». Көймәдә йөзүчеләр фаҗигагә очраган

«Үзе балачагыннан коенып үскән суда батып үлеп, әле күптән түгел генә үзе җыештырып йөргән зиратта җир куенына керде.» Бу сүзләр Лаеш районы Атабай авылында яшәгән Рәмис Шакиров турында.

2 май көнне кичен Рәмис Шакиров Кама елгасында хатыны белән көймәдә йөзә. Бер мәлдә көймә әйләнеп каплана, хатын исән кала, ир-ат батып үлә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Яр буе урамында яшәүчеләр Кама елгасы ягыннан ярдәм сорап кычкырган тавышлар ишеткән, әмма караңгы булганга берни дә күрмәгәннәр. Кичке унберләр тирәсендә әлеге хәл турында 112 бердәм номерына шалтыратканнар.

Төн урталарында коткаручылар суда көймәгә тотынып торган 34 яшьлек хатын-кызга юлыкканнар. Аны яр буена алып чыкканнар. Берничә сәгатьтән яр буеннан 70 метр эчтә су төбендә 35 яшьлек ир-атның мәетен табып алганнар.

Рәмис әнисенең бакчасына йорт салган, шул ук ишегалдында әниләре белән төп йортта гаиләсе белән бертуган абыйсы да яши. Рәмиснең хатыны Ләйләнең телефоны суга төшеп киткәнлектән, килендәше Фәниягә шалтыраттык. Аларның бүген Рәмиснең өчесен үткәрергә әзерләнеп йөргән мәлләре иде.

— Бер ишегалдында бик тату яшәдек. Бик әйбәт иде Рәмисебез. Бөтенебезне калдырып китте, барыбызны да кайгыртып яшәде. Бөтен авылны кайгыртып тора иде, беркемне ярдәменнән кире какмый иде. Бөтен авыл югалтты Рәмисебезне, — диде Фәния.

Хатыны Ләйлә фаҗигале мизгелләрне сөйләде.

— Элек тә чыккан бар иде безнең көймәдә, беренче тапкыр түгел. Бу юлы да балалар минем әниләргә каникулга кайтып киткәч, әйдә, йөреп кайтыйк әле, дип чыгып киттек.

Тик торганда, кисәк кенә әйләнде дә китте ул көймә, дулкын булдымы шунда, үзебез дә сизми калдык. Шып итеп суга килеп төштем. Йөзә дә белмим мин. Хәйран эчкә кергән идек. Үзе кырыйда торды ул, мин көймәнең башына гына тотынып торган идем, ул мине көймә өстенә менгерде, мине коткарды инде ул. Үзе һаман су эчендә торды. Тышта балалар булган. Шулар ишеткән безнең тавышны һәм коткаручыларны чакырганнар.

«Ләйлә, кил минем янга, минем хәлем бетте» диде, ә мин килә алмадым, шуннан төшеп китте ул. Мин коткарырмын дип уйлады инде ул. Хәле бетте аның. Без аның белән бик озак сөйләштек әле, «болай булгач, чыгабыз Аллаһ боерса, чыгабыз» диде. Бер дә батабыз димәде ул. Батырларча мине коткарып чыгарды. Анда коткаручылар килгәнче берәр сәгать вакыт узды шул инде.

Без аны бик яратабыз. Безнең өчен бөтен әйберне эшләде ул, һаман тырышты, безгә бөтен әйберне калдырып китте. Без аңа гомер буе рәхмәтле, — диде Рәмиснең тормыш иптәше Ләйлә.

Лаеш районы Атабай авыл җирлеге башлыгы Люзия Хәлилова Шакировларны акыллы, тәртипле гаилә дип бәяләде.

— Машиналары да бар, тик тормый иде, тимер бетон боҗралар да ясый, погрузчигы да бар иде, шуның белән дә үз-үзенә эшләде. Хатыны Республика клиник хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Малайлары 5 нче сыйныфта укый, кызлары быел 1 нче класска керә, — диде.

«Үзе ничектер күңеле дә сизгән диделәр, зиратларны чистартып йөргән»

Рәмиснең күршеләрендә яшәүче классташы Алия бергә укыган чакларын исенә төшерде.

— Тәртипле, уңган, җитез, шул ук вакытта сабыр егет иде. Хезмәт дәресләрендә бөтен эшләрне алып бара иде. Ишегалдында футбол уйнап үстек. Аннары 9 классны тәмамлап, Казанда техникумга укырга керде. Аны тәмамлагач, армиядә хезмәт итеп кайтты. Казанда яшәп алды. Аннары авылга кайтырга уйлады, әтисез үскәч, әнисенә дә булышам дип, арткы бакчаларына тырышып, ике катлы өй салып куйды. Аннары өйләнде.

Яшь чакта шул су буенда үстек. Су коенып, уйнап үскән җирдә суда батып калулары аяныч булды.

Үзе ничектер күңеле дә сизгән диделәр, зиратларны чистартып йөргән. Кояшлы көннәрнең берсендә, бер кешегә әйтмичә генә зиратларны чистартып кайттым дип сөйләгән.

Гел эштә, гел эштә булды ул. Әнисе дә аны озатканда: «Сиңа, улым, Аллаһы Тәгалә «ял ит, җитәр» дип әйткәндер инде дип елады, — дип сөйләде Алия.