Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөләйман урынына Сөләйман: Сөләйман хәзрәт Зарипов югалуына ике ел тулган көнне унөченче оныгы туды

Ике ел элек хәбәрсез югалган Сөләйман хәзрәт Зариповның унөченче оныгы якты дөньяга аваз салды. Кызы Зөлфия ханым бүген Казанда Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә ир бала тапты. Зөлфия һәм Мөхәммәт Мифтаховлар гаиләсендә бу бишенче бала. 2 малай, 2 кызга тагын бер энекәш...

news_top_970_100
Сөләйман урынына Сөләйман: Сөләйман хәзрәт Зарипов югалуына ике ел тулган көнне унөченче оныгы туды

Нәкъ Сөләйман хәзрәт югалган көнне аның оныгы тууын могҗиза димичә ни дисең? Сабыйга бабасы хөрмәтенә исем кушарга җыеналар. Баланың әнисе Зөлфия ханым әйтүенчә, нәни Сөләйман 4 кг авырлыкта туган. 

Казанның Петровский бистәсе имам-хатыйбы, “Нурулла” мәчетенең икенче имамы 57 яшьлек Сөләйман хәзрәт Зарипов нәкъ менә 7 февраль көнне эзсез юкка чыкты. 2016 елның 7 февралендә Сөләйман Зарипов һәм аның белән бергә сәфәрдә булган кеше - Берләшкән Гарәп Әмирлекләре гражданины 62 яшьлек шәех Нәҗметдин югалды.  “Toyota Corolla” машинасында Мордовия башкаласы Саранскидан Казанга сәфәр чыккан бу ике кеше Буа районы Иске Суыксу авылы мәчетенә өйлә намазына керә. Машина Буа шәһәрендә табылган. Шул көннән башлап, икесе дә суга төшкәндәй юк булалар.

Әле бәбиләгәнче үк Зөлфия ханым белән сөйләшеп утырдык. Кызларыбыз 180 нче гимназиядә 2 нче сыйныфта бергә укый. Зөлфия ике ел вакыт эчендә башларыннан узган хатирәләрен яңарта.

– Баштарак видеолар җыйдык. Кайда видеокамераларга яздырыла торган урыннар бар, мөмкин булган бар җирдән җыйдык. Аннары алар тикшерүчеләр кулларына тапшырылды. “Автодория” камераларыннан да карадылар. “Берәр нәрсә күрдегезме” дигәч, “юк, күрмәдек”, диләр. “Ничек инде, фильмдагы кебек вертолетта алып киткәннәрме әллә” дигәч, “шулай булып чыга” диләр. Мин дөресен генә әйткәндә, Тикшерү комитетының шундый җавап бирүеннән аптырашта. Алардагы куәт белән күбрәккә дә ирешә алырлар иде дип уйлыйм. Әллә аларга бу кирәкми, әллә ярамый – Аллаһка гына мәгълүм. Хатлар язып карадык Путинга да, Бастрыкинга да (Россия Федерациясе Тикшерү комитеты рәисе – “Интертат” искәрмәсе) – бөтенесеннән “сезнең эшегез Татарстанның Тикшерү идарәсендә, эш мөһим эш буларак тикшерелә” дип хат килә. Бүтән сүз юк. “Жди меня” тапшыруында да әтиебезнең югалуы турында мәгълүмат бар, - дип сөйли Зөлфия Мифтахова. 

"Төшләрнең яхшысын сөйләдек, яманын сер итеп сакладык"

<~>

Зөлфия үзе дә, якыннары да Сөләйман хәзрәтне төштә күргәли икән. 

– Элегрәк мин аны юлда дип күрә идем. “Кызым, мин юлда, тиздән кайтып җитәм” дия иде миңа төштә. Шунысы сәер, әти юкка чыккач, кайбер дуслар бездән йөз чөерде, ерагайды дияр идем. Көннәрнең берсендә, 10 айлап чамасы элек әти төшкә керде. “Нурулла” мәчетендә газетада рәсем ясап утыра иде, әле дә күз алдында. Имеш, кояшлы көн. Карикатуралар ясап утыра, бик матур ясый иде ул аларны. “Без сине эзлибез, ник монда утырасың” дим икән. Шунда кырые белән генә борылып карады да, “Нәрсә, кызым, кемнең кем икәнлеген белдегезме инде. Безгә кем якын булганын аңладыгызмы”, ди. Шуннан мин әтинең кемгә ишарәләгәнен аңладым.

Сөләйман хәзрәт, Рәшидә абыстай һәм Зөлфия ханым.

"Өч кеше дә бер төшне күргән - әти юлның яртысын уздым дигән"

Шуннан тагын бер төшкә керде, хәлләре беткән, еламый үзе, әмма шул халәткә якын. Күз алдымда шул урын: Казанның Йогышлы авырулар хастаханәсе каршындагы трамвай юлы уртасында тора икән. “Мин бик каты ардым, менә, күрәсеңме, ярты юлны уздым”, ди. Аннары 1-2 көн узгач танышым шалтыратып, “Зөлфия, әтиеңне төштә күрдем, ярты юлны үттем”, ди. Аннары бер таныш стоматолог та шалтыратып, нәкъ шул төшне сөйләде. Өч кешегә керде шундый төш.. Яхшы төшне сөйләргә, яманын сөйләмәскә кушалар. Фәрештәләрнең “амин” дигән сәгатенә туры килмәсен дип... Яхшы төшләрне сөйләдек, авырраклары сөйләнмичә калды, әмма алар барыбер күңелне тырнап тора. Белмим инде, Аллаһ кулында. Әҗәлең җитмәсә, теләсә нәрсә эшләсәң дә, кеше исән кала. Әтине бик сагынабыз, мин әти кызы идем... – дип күз яшьләрен тыя алмый искә ала Зөлфия. 


Ирем әтигә бик охшаган

– Ирем әтигә шулкадәр охшаган. Кыз әтисенә охшатып ир кеше эзли, диләр бит. Минеке нәкъ шулай булып чыкты, Аллаһының рәхмәте. Ул шундый ук сабыр холыклы, акыллы, тыныч. Коеп куйган әти инде. Беркөнне Мөхәммәткә “берәр кайчан тагын бәби алып кайтырга уйласак,  ул вакытка әтием кайтмаган булса, малай туса, Сөләйман дип кушыйк әле, дидем. Ризалашты. Шуннан бер атнадан үземнең йөкле икәнемне белдем. Малай буласын да йөклелекнең соңгы чорында гына белдек әле, - ди  Зөлфия ханым.

Үз башына төшмәгән кеше аңламый. Ә билгесезлектә яшәү якыныңның кабердә икәнен белеп яшәүгә караганда да авыррактыр, мөгаен. Зөлфия Мифтахова хокук саклау органнарының да бу вакыйганы инде гүя хәтерләреннән сызып ташлауларына гарьләнә.

– Бер ярты ел элек белешмә сорап шалтыраткан идем. “Какой Зарипов” ди тикшерүче. “Мәчет имамы” дигәч, “хәтерләмим” ди. Безнең өчен кадерле кеше иде шул ул дигәч, шундук исенә төште. Миңа шунысы табышмак: әтием югалган көннән соң Чаллы юлында трассада кешене бәрдереп үтерделәр. Йөртүче качты, видеоязмаларын алып карадылар – иртәнгә кешесен таптылар. Монда 100 килолы ике ирне алып китәләр һәм беркем бернәрсә белми...Гаҗәп! – ди Зөлфия ханым.

Бүген исә Сөләйман хәзрәт Зариповның гаиләсенә сабырлык, яхшыга өмет итеп, могҗизага ышанып яшәүләрен телисе килә. Зөлфия Мифтаховага исә, биш баласын ире Мөхәммәт белән тигезлектә үстерергә насыйп булсын! Төпчеге Сөләйманын, адашын, бәлки әле, әтисе дә табылып күрер. Күңел түрендә, ике Сөләйманның үчтеки-үчтеки уйнар көннәре алдадыр әле, дигән өмет чаткылары бар.   



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100