Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Озын гомерле булуына ышанасы килә»: Төмән өлкәсенең «Яңарыш» татар газетасына 30 ел

30 ел элек, 15 сентябрь көнне Төмән өлкәсендә «Яңарыш» дип аталган татар газетасы чыга башлый. Бүгенге көндә газетаны Алсу Сәгыйтова җитәкли. Җитәкче ханым белән газетаның үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләштек.

news_top_970_100
«Озын гомерле булуына ышанасы килә»: Төмән өлкәсенең «Яңарыш» татар газетасына 30 ел
Алсу Сәгыйтова

1961 елдан Тобольскида «Ленин юлы» дип аталган татар газетасы чыга торган булган, тик ул озын гомерле булмаган, ике-өч ел гына дөнья күргән. 1990 елның 13 августында Төмән өлкәсе башкарма комитеты президиумы тарафыннан төбәктә «Яңарыш» татар газетасын булдыру карары кабул ителә.

1990 елдан «Халкыбызның рухи дөньясы баесын» дигән лозунг белән «Яңарыш» газетасы чыга башлый. Газетаның беренче җитәкчесе итеп Азат Сәгыйтов билгеләнгән. Ул 15 ел дәвамында басманы аякка бастыру өчен тырышкан. Соңгы 15 ел дәвамында газетаны Алсу Сәгыйтова җитәкли, редакциядә ул барлыгы 26 ел эшли.

«Газетага каршы чыгучылар, яла ягучылар да аз булмады»

«Газетаның һәр яңа саны чыккан көн безнең өчен бәйрәм кебек. Аның бер санын да калдырмыйча, беренче редакторыбыз Азат абый Сәгыйтовның эшен дәвам итәбез. Ул, авырлыкларга карамыйча, бөтен көчен, сәламәтлеген биреп, 15 ел дәвамында эшләп, газетаны аякка бастырган шәхес.

 «Яңарыш» сүзен ишетүгә без Азат абыйны күз алдына китерәбез, ә аны телгә алганда газета күз алдына килеп баса. Әйе, алар аерылгысыз! Ул газетага бар көчен, сәләтен, акыл тирәнлеген, җан җылысын, йөрәк сафлыгын, вакытын, тормышын багышлады. Редакция хезмәткәрләрен дә ул тәрбияли, үстерә белде. Үзе дә күренекле журналист дәрәҗәсен яулады.

Газетага каршы чыгучылар, яла ягучылар да аз булмады. Азат абый төрле тармакта оста эш итүче җитәкче буларак күрсәтте үзен. Аның миллилек белән сугарылган язмалары газетаның һәр санында басылды. Татарны татарча яшәүгә өндәүче, үрнәк күрсәтүче зыялы һәм олы зат иде Азат абый. Телебезне, мәдәниятебезне, динебезне җанландыруда, үстерүдә, яңа дәрәҗәгә күтәрүдә аның өлеше әйтеп бетергесез зур булды.

«Кемгә ничек тоелгандыр, минем өчен шушы 15 ел чын-чынлап зур көрәш кыры иде. Әгәр дә газета чыгуның беренче көненнән Якуб абый Зәнкиев кебек бөтен җаны-тәне белән яклаучыларым һәм ярдәм итүчеләрем булмаса, белмим, ничек булыр иде икән „Яңарыш”ның язмышы“, — дип язган иде ул „Бирешмә, сакла газетаны!“ китабында. Азат Сәгыйтовның бөтен иҗатын, эшчәнлеген халыкка җиткерү максатында чыгарылган бу китапны өлкәбездә яратып укыйлар, ул — күпләрнең өстәл китабы», — ди Алсу ханым.

Газетаның беренче санында татар теле, мәдәнияте темаларына багышланган язмалар басылган. «Иман» сәхифәсе бик популяр булган, беренче тапкыр хаҗга баручылар турында язганнар. Бик күп язмалар укытучыларга багышланган.

«Арабызда татар җанлы җитәкчеләр дә, ярдәмчеләр дә бар»

Хәзерге вакытта газетаның 2600гә якын укучысы бар. Җитәкче ханым бу санның аз булуын әйтте. Укучыларның күпчелеген 65 яшьтән өлкәнрәкләр тәшкил итә. Газетаны атна буе укыйбыз, ди икән укучылары. Тираж кимүгә пандемия дә үз өлешен кертми калмаган. «Арабызда руслашкан милләттәшләребез дә, әдәби телне белмәүчеләр дә аз түгел, ә төньяк округларда газетага яздыру оештырылмый дияргә була. Шуңа да карамастан, газетабыз яши, тормышыбызның аерылгысыз өлеше булып тора», — ди Алсу Сәгыйтова.

Газета редакциясендә тәҗрибәле, эш сөючән, татар җанлы унике хезмәткәр эшли. Җитәкче ханымның сүзләренә караганда, редакциядә яшьләр юк, иң яшь дигән хезмәткәргә дә 39 яшь. Хезмәт хакына һәм яшәү урынына карата яшьләрнең таләпләре зур булуын әйтте ул.

«Һәрберсе үз урынында тырышып эшли, иҗат итә. Барысының да редакциядәге эш стажы байтак. Татарлар аларны яхшы белә. Чын күңелдән татар халкына хезмәт итүләрен алар үзләренең фидакяр эшләре белән расладылар, өлкә мактау грамоталарына ия булдылар.

Аларның берсе дә, бервакытта да «белмибез», «аңламыйбыз» дип утырмаганнар һәм утырмыйлар, ә белергә, өйрәнергә тырышалар. Күп укыйлар, аралашалар, сөйләшәләр, белмәгәннәрен сорыйлар. Күрәсез, коллективыбыз бик кечкенә, ә өлкәбез бик зур. Әгәр дә хәбәрчеләребез эшләрен төгәл башкармаса, куелган бурычларны үти алмас идек», — дип сөйләде җитәкче хезмәткәрләре турында.

«Яңарыш» газетасы өлкә хөкүмәтенең финанс ярдәме белән атнага бер тапкыр чыга. Редакция каршында «Әдәби Төмән» иҗат түгәрәге һәм яшьләр клубы эшләп килә.

«Газетаның әһәмияте зур һәм күпкырлы Укучы балалар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары аны киң куллана. Газета татарлыкны, миллилекне алга сөрә, тәнкыйтьне дә читтә калдырмый, шигърияткә байтак урын бирелә.

Зур авырлык белән булса да, хакимият безне үзенең ярдәменнән ташламый. Арабызда татар җанлы җитәкчеләр дә, ярдәмчеләр дә бар. Шуларның берсе — якташыбыз, талантлы шагыйрь Шәүкәт Гаделшага (Сибгатуллин) рәхмәтебез чиксез. Безнең редакция каршында оештырылган «Әдәби Төмән» иҗат клубының төп эшен ул алып барды, дип әйтсәк тә, һич ялгыш булмас. Күренекле Казан шагыйрьләре Газинур Морат, Рафис Корбан, Нияз Акмал белән төмәнлеләргә очрашулар оештырды», — ди баш мөхәррир.

«Бердәм татар халкы булуыбызны күрсәтергә кирәк»

Пандемия аркасында редакция газетаның туган көнен зурлап билгеләп үтә алмый. Ел башыннан алар «Янарыш» ка — 30» дигән сәхифә алып бара. Февраль–март айларында «Яшь буын» яшьләр оешмасы белән бергә редакция районнарда концерт программасын күрсәткән.

«Авыр һәм зур тырышлык белән аякка баскан «Яңарыш”ны киләчәктә дә, бирешмичә, саклап калырга, җитәкчеләребез һәм укучыларыбыз ышанычын акларга тырышырбыз. «Яңарыш”ыбыз әле бик яшь, аның озын гомерле булуына ышанасы килә», — ди Алсу Сәгыйтова.

«Яңарыш» газетасыннан кала, Төмән өлкәсендә елга дүрт тапкыр «Хикмәт» мөселман газетасы чыга.

Редакция тәкъдим иткән татар телендәге теле һәм радиотапшыруларга килгәндә, «Дусларга сукмак» радиотапшыруы, «Очрашулар» телетапшыруы чыгып килә. «Каналдан каналга күченеп йөргән телетапшыруны хәзер шәһәрдә һәм якын-тирәдә генә күрсәтелә торган каналда рус телендә алып барырга кушалар. Татарча интервью алган очракта, ул титрлар белән бирелә. Гомумән, татар телендәге тапшыруыбызда татарча җырларга гына мөмкин», — ди җитәкче ханым.

Кыш айларында «Яңарыш”ның 30 еллыгына багышланган чаралар белән беррәттән авылларда булачак җанисәпкә багышланган очрашулар да узган. Алсу Сәгыйтова җанисәпкә карата үзенең фикерен әйтте. «Татарлар кайда гына яшәмәсеннәр, алар барыбер татар булып кала. Себер, Әстерхан һәм башка төбәк татарлары аерым халык булып язылса, без югалачакбыз, көчле халык булып кала алмыйбыз. Безгә үзебезнең бердәм татар халкы булуыбызны күрсәтергә кирәк», — ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100