Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дүрткүз хәбәр бирмәсә, әти комбайн астына керәсе булган»

Хайваннар, кош-кортлар, җәнлекләр — безнең тирәлектә яшәүче дусларыбыз гына түгел, кайчак коткаручылар да.

news_top_970_100
«Дүрткүз хәбәр бирмәсә, әти комбайн астына керәсе булган»
pixabay.com/ru

Кешенең тугры дуслары дигәч, иң беренче этләр күз алдына килә. Шулай да, үгезләр, атлар, хәтта чикерткә дә кешене бәла-казадан саклап кала икән. Танышым Сания апа менә ниләр сөйләде.

— Үлемнән калдым бит, балакаем. Фатирыма чикерткә кергән иде август азакларында. Без бала вакытта идән астына кереп кычкыра иде чикерткәләр. Бу алай кычкырмады да, көндез күзгә дә күренмәде. Кич йокларга ятар алдыннан гел идәндә терт-терт сикереп ала иде. Өч-дүрт көн шулай йөрде. Көндез югалып, төнгә генә чыга башлагач, әллә ничек куркыта башлады.

Үзем генә тота алмагач, ярдәмгә күршене дә чакырып карадым. Чикерткә тоттырамыни инде, име? Менә бүген, балалар килешкә чәй куеп җибәрдем дә, башлаган китапны укый торыйм әле дип, китап тотып диванга утырдым. Ни хикмәттер инде, өч-дүрт бит укуга йокы төшә. Кан басымы төшә торгандырмы, изрәтеп, йоклап кителгән. Берзаман битемә кемнеңдер, нәрсәнеңдер кагылганына күземне ачсам, теге чикерткә битемнән күкрәгемә сикерде дә төшеп китте. Куркуымнан сикереп тордым. Андый бөҗәк зыян китермәсә дә, чиркандыра. Кылт итеп чәйнек искә төште. Йөгереп кухняга чыксам, чәйнекнең суы беткән. Чәйнекнең борыны ябылып бетмәгәч, сызгырмаган, сызгырса ишеткән дә булыр идем. Теге чикерткә шул көннән соң юкка чыкты. Мине саклап калыр өчен генә кереп торган диярсең.

Сания апа сөйләгәнне тыңлагач, хайваннар бәла-казадан саклап калган шундый вакыйгалар тагын бармы икән дип, сораштыру үткәреп карадым.

Дүрткүз хәбәр биргән

Камил Гасыймов:

— Бу хәлне әти сөйләгән иде. Әти дә, аның яшьтәшләре дә мәрхүмнәр инде. Менә миңа хәзер алтмыш ике яшь. Без үсмер вакытларда колхозларда комбайннар күп була иде. «Нива» комбайннары гына да өчәр-дүртәр. Урак вакытында булган бу хәл. Безнең Дүрткүз кушаматлы этебез бар иде. Ике күзе өстендә тагын саргылт төстә икенче күз кебек ике тап бар иде, шуңа Дүрткүз дип атадык аны.

Дүрткүз гел әтигә ияреп кырга чыга иде. Яз көне дә трактор белән җир эшкәрткәндә, кыр читендә көтеп утыра, дип әйтә иде әти. Урак вакытында казадан да саклап калган үзен. Вакыт кичкә авышкач, авылга терәлеп үк тора торган кырда, дүртләр тирәсендә бодай урып йөрим, ди әти. Комбайнда барам, карыйм, Дүрткүз бер урында бөтерелепме-бөтерелә, ди. Үзе авызын күтәреп өргәндәй итә. Комбайн тавышы белән эчкә өргәне ишетелми. Тычкан тотып сөенүедер, дип һаман барам, ди әти. Шунда Дүрткүз бодай кыры эченә сикерә башлаган. Сикерә дә комбайнга карап өрә, ди.

Комбайнны туктатып төшкән инде әти. Карасам, биш-алты метр гына ара калган, салмыш авылдаш йоклап ята кыр башланган урында, ди. Дүрткүз хәбәр бирмәсә, комбайн астына керәсе булган теге абый. Ул төнне әти үзе дә салып кайтты, Дүрткүзне кочаклап елаганы хәтердә.

Үгез җылысы саклаган

Рәфидә Шакирова:

— Әбинең сөйләгәненнән хәтерлим. Сугыштан соңгы елларда да үгез җигеп җир эшкәрткәннәр, икмәк ташыганнар бит. Яз көне, апрель аенда, ялгышмасам, үгез җигеп, Арчага чәчүлек орлык илтергә чыкканнар. Ничек барып җитә алганнардыр, үгез бик кызу йөрмидер инде ул ат кебек. Әле аны дулатмаска да кирәк бит, дуласа — бетте. Ачлы-туклы хәлсез булгандыр инде ул үгез үзе дә.

Ике хатынның хәлен аңлады инде ул үгез, ди торган иде әби. Барып, икмәкне тапшырып кайтыр юлда, төнгә калганнар. Җитмәсә, үгезне җиккән әйберләре дә сүтелеп, таралган. Ике хатын үгезне кире җигә белми, җиксәләр дә, юлда караңгы, аяк асты бозлавык. Үгез хәлсезләнеп яткан. Әбиләр, ул чакта апалар алар, үгезгә терәлеп, шуның җылысына ышыкланып төн чыккан. Таң аткач, көн яктыра башлагач, узып баручы атлы кешеләр ярдәм итеп, кайтарып куйган.

Ат әтине чанага салып алып кайтты

Земфира Галиуллина:

— Әтиебез гомер буе атлар карады. Кечкенә генә буйлы, ябык кына иде инде. Ничек курыкмый икән атлардан дип, кызганып кала идем ул эшкә киткәндә. Нинди дуамал айгырларны да тыңлатты. Ул беркайчан да мал рәнҗетми, шуңа күрә мал да аны ярата, дип әйтә иде өлкәннәр.

Бервакыт җәй көне бик каты давыл булды. Инеш буендагы талларны бөгеп кенә салды давыл. Башта ботаклап сындырды, аннан кайсын төбеннән умырып кына алды. Барыбыз да өйдә идек, мескен әти эштә. Әти нишли икән, дип борчылып утырам, авызын ерып, юешләнеп әти кайтып керде. Авызы ерык булса да, күзендә яшь. Безне кочаклап яратты да, түзмәде, елап җибәрде.

Ат абзары буена тәмәке тартырга чыгып утырган идем, оеп киткәнмен. Берзаман үз аранында айгырның дулавына уянып киттем, аягы белән такта стенага тибә. Күземне ачсам, каршымда ком бураны, ялт-йолт яшен яшенли. Сикереп торып абзарга кереп кенә өлгердем, шунда гына үсеп утырган тал агачын төбе-тамыры белән болгап атмасынмы давыл. Айгыр үлемнән алып калды, сезне дә күрми кала идем бит, балакайларым, дип елады.

Әтине салмыш вакытында атлар үзләре алып кайтып куя иде өйгә. Салкын кышта да, беркайчан да калдырмадылар. Әти атын җигеп, арбасына, йә чанасына менеп утыра да, йоклап китә торгандыр инде. Ат үзе юлын белеп, чанада йоклаган әтине алып кайта, әллә ничә тапкыр шулай булды.

Мөгрәп сәлам бирә

Гүзәлия Галиева:

— Фермада сыерлар савам. Кеше акыллары бар бит ул малкайларда. Бервакыт иң акыллы сыерым бозаулады да, бозауга Чулпан исеме куштык. Әнисе дә күп сөтле булгач, Чулпанны да сыер итәргә кирәк булыр, сатмаска кирәк, диде ферма мөдире. Вакыты җиткәч, Чулпаны каплаттылар, бозаулар көннәре җитте.

Берсендә иртән эшкә килсәм, теге сыерымның күзләре мөлдерәмә. Авырып киттеме икән, күзенә чүп кергәнме әллә дип куркып, мал табибын чакырдым. Берни дә юк, күзгә дә чүп кермәгән. Барыбер дә борчу бетми. Көне буе шул сыерым янында бөтерелдем. Башка вакытта муенын кашыганга мөгрәп рәхмәт әйтүче сыер бер тавыш та бирмәде. Ашамады да, сөте дә аз булды ул көнне. Әллә ашамаганга, әллә сөтен биреп бетермәде.

Кичке якта ферма мөдире килде дә, Чулпан бозаулады, ди. Мескенкәем, теге сыерым өч тапкыр мөгрәп куйды да, шапыр-шопыр ашарга кереште. Үз баласы бозауга авырганга шулай борчылгандыр, дип уйладым. Шундый күңелгә кереп калды шул көн. Бик акыллы иде, мин торакка килеп керүгә мөгрәп сәлам бирә иде.

Песи уттан коткарган

Ринат Шакиров:

— Безнең туганыбыз Салих абыйның аты бар иде. Дуамал инде, аның кешни-кешни кайтканы авылның икенче башына кадәр ишетелә. Колхоз кырына печән, йә салам эләктерергә барганда бер тавышы чыкмый иде шул атның. Көпә-көндез кешнәп йөргән ат, кич белән шып-шыпырт була да куя. Хайваннар акыллы инде ул. 

Бер ир сөйләгәне хәтердә. Күп тарта иде ул, өендә дә урын өстендә тартып ята иде. Өйләнмәгән, ялгыз иде инде. Берсендә тәмәке тарткан килеш йоклап киткән дә, урын-җиренә тәмәкесе төшеп, ут каба язган. Песи аяк бармагын тешләгән бик каты гына, шуннан уянып киткән. Идәнгә шуып төшкән юрганына ут капкан булган инде. Песи ут чыгудан коткарган.

Мөгрәп уяткан

Илсур Яруллин:

— Безнең Кама Тамагы ягында берәүләрдә Бандит кушаматлы 1200 килограммлы үгез бар иде. Шуңа атланып йөриләр иде. Бөтен нәрсәне — алмаш кием, азык-төлек, утынны аркасында йөртә иде. Көтүчеләр көтүгә чыккач, ризыкны сумкага салып мөгезенә эләләр дә, ашау вакыты җиткәч, бер дәшүгә килеп җитә. Көтүчеләргә арка терәп йоклаган. Көтү тарала башласа, мөгрәп уята торган булган, көтүчеләре торып китмичә кузгалмаган. Иткә озатасы үгезне ике малай качырып алып калып, шулай өйрәткәннәр.

Казлар чегәннәрне куган

Лилия Сафина:

— Әле күптән түгел генә булды. Бер туганыбыз иллеләп каз үстерә. Үзе салырга да ярата инде. Кайчак капкасы ачык калып, казлары урамга да чыгып китә. Югалмыйлар алар үзе, хуҗаларының тавышын ишетүгә әйләнеп кайталар. Берсендә авылга каз мамыгы җыючы чегәннәр килгән. Чегәннәрдән элек-электән никтер куркып үстек бит. Йә сихер чыгарам, дип алдый, йә болай нәрсәне дә булса эләктереп китә, дип ишетеп үстек инде аларны. Барысы да андый начар нияттә дә түгелдер.

Авылга мамык җыярга килгәч, казны күп асраучының йортына җибәрәләр бит инде. Килгәннәр болар, тик казлар кертмәгән үзләрен өйгә. Туганыбыз кайтып җитсә, казлар өерләре белән ике чегән хатынын куалый, ди. Әле ул казларның тавышы да әкәмәт көчле бит.

Попугай кызымны коткарды

Зәринә Хуҗина:

— Бала тудыру йортыннан кызыбызны алып кайтканга атна-ун көн узды. Бәбәйгә исем куштырырга табын корып, мәш килеп йөрибез. Бәбәйне йокы бүлмәсендәге караватка салдык та, тыныч кына йоклый дип, аш-су тирәсендә кайнашабыз. Олы улыбыз Таһирга ул вакытта өч яшь иде. Попугайларыбыз да бар иде, тыныч булгач, аларны да вакытлыча йокы бүлмәсенә урнаштырган идек. Залда кунакларга табын әзерләгәч, анда тормасыннар, дип кенә күчереп тордык.

Берзаман попугайлар берсен-берсе уздырып кычкырыша башламасыннармы! Йөгереп кердем, бала уянгандыр дип. Попугайлар читлектә дөбер-дөбер йөренә. Карасам, Таһир бәбине карават читенә өстерәп китергән, әздән генә калган сабый идәнгә егылып төшәргә. Малай да начарлык эшлим дип аңламагандыр, ул да кечкенә бит.

Ябалак куркытты

Фәйрүзә Сафина:

— Бервакыт дус кызларга кунакка кайттык та, кич клубка чыгып киттек. Клубка ике яктан да барып була. Бакча артлатып барсаң, инеш аша чыгасы. Урам аша да барырга була. Без инде тизрәк биергә дип бакча артлатып кына чаптык. Дискотека уникенчедә генә бетте. Ул елларда авылларда ут юк. Кайтып киттек урам аша.

Шунда гына карт тупыл агачы бар иде. Шуннан «фырр» итеп бер кош очып чыкты да, шапы-шопы канат селкетә. Кичке караңгылыкта шундый шомлы ул, кирегә торып йөгердек дус кыз белән. Арттан куа килгән кебек теге кош, һаман канатын шапылдата, ниндидер аваз чыгара. Кире бакча аша кердек өйгә. Икенче көнне уянсак, шаккаттык. Урамда электр баганаларын алмаштырырга чокыр казылган булган икән. Нәкъ шул тупыл яныннан бер метр ераклыкта гына булган. Теге кош ябалак булып чыкты. Безне юкка гына куркытмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100