«Ул бит кайтырга әзерләнгән иде…» Татар халкы Хәлим Җәләй белән бәхилләште | intertat.tatar

«Ул бит кайтырга әзерләнгән иде…» Татар халкы Хәлим Җәләй белән бәхилләште

Кеше затыннан гына түгел, кошлар затыннан кебек иде бит ул… Ике канатлы: беренчесе театр сәнгате булса, икенчесе — әдәбият, шигърият, мәдәният. Шушы киңкырлы хезмәте исән чагында тиешенчә бәяләп бетерелдеме икән?! Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй турында бу сүзләрне сәхнәдәше Илдус Әхмәтҗанов җиткерде.

Бүген Галиәсгар Камал театры каршындагы мәйданда Татарстанның халык артисты, Абдулла Алиш премиясе лауреаты Хәлим Җәләлов белән хушлаштылар. Ул кичә 81 яшендә хастаханәдә вафат булды.

«Без аның белән бәхилләшә алмадык…»

Олы кызы Дилбәр әтисе белән күрешеп бәхилләшә алмавына үкенечен белдерде.

— Бик якын идек без, «әти кызы» дип йөртәләр иде мине. Балачагымда аның белән театрга йөри идем. Аннары студент елларында репетицияләргә дә бара идем. Гел әтигә тагылып йөрдем. Уникаль кеше ул, минем өчен бүтән тормышта андыйлар юк. Тормышта ул үз таланты юнәлешендәге эш белән шөгыльләнде, ә бу бит зур бәхет. Бөтен күңелен театрга багышлады. «Соңгы көннәремә кадәр театрда булып, сәхнәдә үләм» дигән иде. Шулай булды да: сезон ябылды да, ул да «ябылды».

Бик мәрхәмәтле кеше, шундый ачык, ягымлы иде, аны яратмаган кешене белмим дә мин. Аңа бөтен кеше гашыйк иде, энергия сирпеп тора иде ул. Кәеф булмаса да, аңа шалтыраткач, күңелгә ниндидер очкын салып, җырлыйсы-биисене китерә иде. Гаиләдә һәрвакыт аның белән киңәшә идек. Фундаментыбыз иде ул, кояш бөтен кешегә җиткән кебек, ул да шулай җитә иде.

Ике атна хастаханәдә ятканда да, телефоннан «хәл юк, начар» дип беркайчан әйтми иде. Ә минем сынган кулым турында борчылып сорый иде. Без аның белән бәхилләшә алмадык… — дип уртаклашты кызы Дилбәр «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Тормыш иптәше Флера апа Хәлим аганы һөнәре буенча яхшы артист, ә гаиләдә ышанычлы кеше булганын әйтте.

— Аны халык яратты, ул үзе дә халыкны яратты. Балалары, оныклары өчен үлеп тора иде.

Авырганда, безне хастаханәгә кертмәделәр, ул хәле турында дөресен әйтмәгәндер дә инде, тик гел кайтырга әзерләнгән иде. «Кайтам» дип, үзе шатлыклы хәбәр әйтте, «моны-моны ашыйм» дип миңа заказлар бирде, — дип сөйләде Флера апа.

Хәлим Җәләйнең бертуган абыйсы Нәгыйм абый гаиләдәге соңгы бертуганын югалткан.

— Без аның белән абый-энекәш кебек кенә түгел, дус та, туган да, барысы бергә иде. Бик рәхмәтле кеше иде. Без алты бертуган малай идек, хәзер менә берүзем калдым, — диде.

Хәлим абыйның ике туганы Сәлимә апа абыйсының эчкерсез, гади булуын искәртте. «Авылча, безнеңчә иде ул, туган җанлы булды, масаймады. Кешене авылны, тормышны яратты», — диде.

«Хәлим Җәләй татар теленең кадерен белә иде»

Бәхилләшү мәрәсимен театр артисты Илдар Хәйруллин алып барды.

— Тирән кайгы бүген, Хәлим Җәләлов танылган артистларның берсе иде. Театрда 55 ел хезмәт итте. Үзенчәлекле, кабатланмас, аңа гына хас алымнар аша һәр роле белән спектакльләрне баетты, төрләндерде. Иҗаты белән тамашачыларны үзенә җәлеп итте, — диде.

Шул ук вакытта аны әдәбият, шигърият белгече дип тә атады.

— Татар әдәбиятына, шигъриятенә җанын бирә иде, бик күп әсәрләрне яттан белә иде. Татар теленең кадерен белә иде, аның чисталыгы, дөреслеге өчен күңеле әрни иде. Тукай, Такташ, Равил Фәйзуллиннар, Мөдәррис Әгъләмовлар, бүгенге яшь шагыйрьләрнең әсәрләрен телевидение-радио аша башкарып, татар шигъриятен зур дәрәҗәгә күтәрде, — дип белдерде.

Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Хәлим Җәләйне күренекле шәхес, олы талант иясе дип билгеләп үтте. «55 елдан артык 100 дән артык роль уйнаган. Сәләтле кеше һәр юнәлештә сәләтле, бу сүз Хәлим абый турында: күренекле артист, каләм остасы, тәрҗемәче дә…» — диде.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла «театрдан эпоха китеп бара» диде.

— Өлкән буынны күздә тотам, алар тирән эзләрен безнең күңелләрдә, театр сәнгатендә калдырдылар. Без Хәлим абый белән дустанә мөнәсәбәттә идек, ул университетта драма түгәрәген җитәкләде. Әдәбиятны белүенә, феноменаль хәтеренә шакката идем: сәгатьләр буе шигырь сөйли ала иде. Гомеренең соңына кадәр әдәбиятның, халкыбызның тугры улы булып калды.

Матбугатта кызыклы әсәр, мәкалә чыкса да, шалтырата, фикерен әйтә, кирәк булса, тәнкыйтьли, кешенең кемлегенә карамастан, турысын әйтергә курыкмый иде. Эпизодик рольләрдә дә көчле актер иде. Балалар шагыйре буларак та танылды. «Шәрә бүре», «Корчаңгы тай», «Таз малай» китапларында балалар өчен пьесалары җыелган иде. Аны укучы да, тамашачы да яратты, — дип искә алды.

Балык Бистәсе башлыгы урынбасары Фирдәния Әхмәтҗанова якташы турында җылы сүзләрен әйтте.

— Татар дәүләт театрының олпат артисты, милләтебезнең йөзек кашына әверелгән Хәлим абый Җәләлов вафаты безнең өчен зур югалту. Хәлим абый гомерен татар халкына хезмәт итүгә багышлады. Ул тудырган образлар күңелләрдә озак сакланыр әле, — диде.

Кәрим Тинчурин театры исеменнән Зөфәр Харисов чыгыш ясады.

— Хәлил абый безнең Наил Шәйхетдиновның дусты, театр училищесында курсташы иде. Наил абый аркылы Хәлим абыйның тормышта нинди кешелекле, мәрхәмәтле булуын гел ишеттем. Хәлим абыйның күңелемә бер матур сыйфаты кереп калды: ул кемнең кем булуына карамастан, ихласлыгы белән хәл сораша иде, — диде.

«Ул күптән Тукай премиясен алырга лаек иде»

Бүген мәрҗәндәй тезелеп киткән җөмләләре белән Камал театры артисты Илдус Әхмәтҗанов чыгышы күпләрнең күңеленә кереп калгандыр, мөгаен.

— Бүген кояшлы көн күңелләребезне караңгылатты, безне хәсрәт дөньясына батырды. Халкыбызның яраткан артисты соңгы юлга озатабыз. Кеше мәрхүм булгач, аның турында уйларыбызны яңартабыз, бәяләп бетерә алдыкмы икән, дигән шикле уй да килә күңелләргә, шуңа үзебезне бераз гаепле дә саныйбыз, аның хезмәтләрен күз алдыннан кабат кичереп, бәһасез кеше булуына кабат инанабыз, — диде.

Илдус Әхмәтҗанов Хәлим Җәләловны кошлар затыннан, ике канатлы иҗатчы кебек күзаллавын әйтте.

— Ул җәяүле иҗатчы түгел, канатлы иҗатчы иде. Аның сәнгать дөньясында ике канаты бар иде: беренчесе театр сәнгате булса, икенчесе — әдәбият, шигърият, мәдәният. Аның иҗаты халыкчан иде, академик театрның традицияләрен дәвам иттерү иде. Аның җор күңеле, шаян теле, Ходай Тәгалә биргән сәхнәви ягымлылыгын халык яратты. Хәлим абыйның уенына меңәрләгән тамашачы мөкиббән, гашыйк иде.

Икенче канаты — шигърият, әдәбият, матбугат. Ул һәрвакытта халкыбызның бөек шагыйрьләре белән аралашып яшәде. Тукайның иң чын варисы иде, ул Тукайны пәйгамбәрләрдән кала табынырга лаеклы шахес дип таныды. Равил Фәйзуллин, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов һәм башка затлы, зәвыклы шагыйрьләр белән аралашып яшәде, юбилей кичәләрендә, радио-телевидение аша да аларның иҗатын халкыбызга җиткерде. Аның бу хезмәте, минемчә, тулысынча бәяләнеп бетмәде. Ул күптән Тукай премиясен алырга лаек иде һәм алырга тиеш иде, — диде.

«Театрның тел сакчысы иде»

Илдус Әхмәтҗанов Хәлим Җәләйнең авыр сугыш елларында туганын, бер яшьлек вакытта әтисе фронтка китеп, анда һәлак булганын, берничә елдан өлкән абыйсы фронтта танк эчендә янып һәлак булганын да искәртте. Алты бала әнисе кочагында ятим кала. «Хәлим абый тормышның әчесен-төчесен күп татыгандыр, мондый вакытта ачу уяна һәм гомере буе кешенең күңелендә саклана, ләкин Хәлим абыйда мондый сыйфатлар беркайчан булмады», — диде.

— Безнең остазыбыз да, дустыбыз да иде. Ул бигрәк тә яшьләрне яратты, аларга һәрвакыт ярдәм итте. Аның бүлмәсен шаярып «чәйханә» дип атый идек, чөнки аның бүлмәсендә һәрвакыт төрле үләннәрдән затлы чәйләр пешерелгән була иде. Һәрвакыт яшьләрне сыйлый иде, узып барган кешене тартып кертә дә, шул яшьләр янына утырта, әңгәмә китә, анда тормыш мәшәкатьләре турында сөйләшү булмый иде, бары тик иҗат, сәнгать турында сөйләшү.

Театрның тел сакчысы иде. Әз генә сәхнәдә хилафлык җибәрдеңме, шул хилафлык юкка чыкканчы, сине укыта, тәрбияли, киңәшләрен бирә.

Тыныч йокла, Хәлим абый! Каберең нурлы, урының оҗмахта булсын! Без синнән мең-мең кабат бәхил, син дә безне бәхилләп кит. Хуш Ахирәттә очрашканга кадәр!» — дип саубуллашты.

Язучы Рабит Батулла Хәлим Җәләловның һәрвакыт халык арасында булганын искәртте. «Кичәләр алып барды, радио-телевидениедә булды, һәр кичәдә спектакльләрдән өзекләр уйнап катнашты. Хезмәт кешесе иде», — диде.

Сәхнәдәше Әсхәт Хисмәт Хәлим аганы һәрвакыт ярдәмчел иде, дип искә алды. «Телне белергә, әдәбиятны укырга кирәк дип, без, яшьләрне, өйрәтә иде. Беренче тапкыр 37 көн Хәлим абый белән авылларга „Назлы кияү“ дигән спектакль белән гастрольгә чыктым. Шунда бөтен тормыш тәҗрибәсен Хәлим абый миңа өйрәткән иде. Мин аңа бик рәхмәтле», — дип уртаклашты «Татар-информ» га.

Хәлим Җәйләне озатырга тамашачысы — Казаннан Илсөя Әхмәтшина да килгән. «Гадилеге белән истә калачак ул, авыл малае икәне күренеп тора, бик күп эшләр башкарды, тәрҗемә итте, балалар өчен әкиятләр язды. Иң истә калган роле — „Диләфрүзгә дүрт кияү“ дә хулиган Шәкүр роле. Ихтирам йөзеннән бүген аны озатырга килдем», — диде.

Балык Бистәсе Олы Солтан авыл җирлеге башлыгы Рафис Сибгатуллин Хәлим Җәләй белән еш кына Сабан туйларына бергән барганнарын искәртте. «Аның белән теләсә нинди темага сөйләшеп була иде, авылга кайтырга ашкынып тора иде», — диде.

Мәрхүмне соңгы юлга озатуда мәрхүмнең туганнары, дуслары, тугры тамашачылары катнашты. Ансар хәзрәт Мифтахов Хәлим Җәләловка җеназа намазы укыды, дога кылды. Хәлим Җәләйне Самосыровода мөселман зиратында җирләделәр.