Мәшһүр шәхесләрнең үләчәкләрен алдан белүче белән сөйләшү: «Ә афәтләр әле алда…» | intertat.tatar

Мәшһүр шәхесләрнең үләчәкләрен алдан белүче белән сөйләшү: «Ә афәтләр әле алда…»

Саба районында яшәүче Резедә Миңнебаева кебек кешеләрне сәер дип атыйлар. Ул җәмгыятьтә булган күңелсезлекләрне, танылган шәхесләрне югалту турында алдан белүен әйтә. «Интертат» үзенең кисәтүләре белән кайбер матбугат чараларында эшләүчеләрне инде интектереп бетергән кеше белән таныштыра.

Күренекле җырчыларның бер-бер артлы китүе, «Булгария» теплоходының батуы, «Адмирал» сәүдә үзәгенең януы, очкычларның егылып төшүе, Казандагы 175нче гимназия фаҗигасе… Боларның барысын да булдырмый калырга мөмкин икән! Резедә Миңнебаева инде ничә еллар кешеләрне кисәтә икән…

Тормышымда әнә шундый кызыклы кеше белән очрашырга туры килде. Телефоннан сөйләшкәч, өенә чакырды. Дөресен әйтим, башта шикләндем. Әмма кызыксынуым шундый көчле иде, янына бармый кала алмадым.

Иремә кая киткәнемне юлда барганда гына әйтергә туры килде. Белсә, гомердә андый җиргә җибәрмәс иде… «Мин югала калсам, мине шушы адрестан эзләрсең, шушы ханым янына әңгәмәгә киттем», - дип кисәттем.

Барыр җирем кара урман да түгел, гап-гади кешеләр яши торган биек, матур, яңа йорт икән. Белгәннәремне укыдым да лифтта күтәрелдем. Кая барганымны чамаламыйм, әмма аякларым белгәндәй, туп-туры мин барырга тиешле урынга атлый. Аңга килергә өлгермим, каршымда зур итеп ишек ачылды. Яулык бөркәнгән, өс киемнәре чиста-пөхтә, яше шактый булуга карамастан, заманча киенгән ханым елмаеп-көлеп каршы алырга чыкты.

— Әйдә, акыллым, түрдән уз, исән-сау килеп җиттеңме? — дип кадерле кунагын көткәндәй куанып Резедә ханым мине каршы алды.

Ишеккә кагылган «Аятел-Көрси»не күргәч кенә җаныма тынычлык иңде.

Диндәге кешеләргә ышанычым, хөрмәтем шулхәтле зур, әйтерсең алар алдамыйлар, урлашмыйлар, дөрес яшиләр сыман.

Гади генә бер бүлмәле шәһәр фатирында берүзе яшәп ята Резедә ханым. Авылда да үз йорты бар икән. Әмма эше шәһәрдә, шуңа монда да үз фатирын булдырган. Артык бернәрсә юк: бер ятак, утырып ашар өчен өстәл, урындык. «Байлык артыннан кумый яшәүчеләр дә бар икән», - дип уйладым. Уйларымны укыгандай, үзе дә «миңа җитә, акыллым» диде.

Чыннан бик кызыклы кеше булып чыкты Резедә ханым. Аның сөйләгәннәре бөтен җәмәгатьчелеккә кагыла. Сүзләренә ышаныргамы-юкмы, монысын үзегез хәл итәрсез, мин исә үз чиратымда аның сөйләгәннәрен сезгә дә бәян итәргә булдым.

Резедә ханым әйтүенчә, Аллаһ Тәгалә аңа җирдә нишләргә кирәклеген белдереп, әйтеп тора, дөньяга килгән афәтләр, үлемнәр турында кисәтә.

Ул Саба районы Яңа Мичән авылыннан. Яшь чагында очраклы белдерү буенча, бер тиен акчасы булмаган килеш берүзе Мәскәүгә китеп төпләнгән кеше. Шушында яшәү дәверендә ул төзүче булудан тыш, күренекле вәкилләргә: Ирина Аллегрова, Лия Ахеджакова, Алла Будницкая кебек йолдызларга массаж ясап хезмәт күрсәткән. Тормыш иптәшен дә Мәскәүдә очраткан. Әмма аннан аерылып, ике баласы белән туган якларына кайтырга мәҗбүр булган.

«Һөнәрем буенча мин төзүче. Башта егерме ел Мәскәү шәһәрендә төзелештә эшләдем. Хәзер Казаныбызда „Салават Күпере“ торак комплексын төзим. Эш стажым 40 ел. Туган авылымда берүзем йорт тергездем. Миңа 60 яшь, мин әле һаман төзим: җылыда, рәхәттә утырмыйм», — дип сөйләде ул. Ашау өчен генә табыннарга йөрүчеләрне тәнкыйтьләде: «Ашарыңа бар, сәдака килә, кунакка барсаң, 10 меңлек табын коралар, 5 меңне кесәгә бирәләр. Иң авыр күтәргәне — тәсбих тә кашык».

«Мондый сәләтем турында төшләр аша белдем»

Аның күрәзә сәләте каян килгәне турында сорадым.

«Бу сәләт белән мин туганмындыр инде. Тик мәктәптә укыган елларда Алланы танымыйлар, „Алла юк“, дип әйттерәләр иде. Менә шул басым астында минем бу сәләтем әзрәк югалып торгандыр», — дип сөйләде ул.

Тормышындагы иң авыр минутларда, табиблар да аңа ярдәм итеп булуга өмет өзгәндә ул Аллаһ Тәгаләнең барлыгына ышанып, чын күңелдән ярдәм сорый. Ә Аллаһ Тәгалә аңа ярдәм итеп кенә калмый, бер төш җибәреп, аңарда искиткеч сәләт барлыгын да аңлата.

«Мәскәү шәһәреннән туган авылыма кайтып, мин берүзем йорт сала башладым. Сезнең хатын-кызның бернинди ярдәмсез берүзе йорт салганы турында ишеткәнегез бармы? Көннәр буе авыр күтәреп, эшләп нык арый идем. Башта моны әллә ни сизмәсәм дә, соңга таба йоклый алмый башладым. Йоклап булмагач, хәмергә ябыштым. Башта йоклап китәр өчен 50 мг, аннан 60-70 мг, аннан 100… Шулай итеп, мин хәмергә бирелдем. Әмма моны аңлап алуга, үз теләгем белән Казан табибларыннан ярдәм сорарга киттем. Ә миңа ярдәм итәргә теләмәделәр: ничек килдем, шулай кайтарып җибәрделәр. Кайттым да, миңа Аллаһ Тәгаләдән башка берәүнең дә ярдәм итә алмаячагын аңлап, аңа чын күңелдән ялвардым. Алланың рәхмәте ярдәм итеп кенә калмады, ә хәвефләрне алдан күрү сәләтемне дә ачты».

Аллаһ Тәгалә Резедә ханыма хәбәрләрне я төшләр, я чынбарлыкта берәр хәбәр, билге аша җиткерә икән. Резедә ханымның сәләте барлыгы турындагы иң беренче төш болай булган.

«Мондый сәләтем барлыгын Аллаһ Тәгалә миңа шул 40 яшьләр тирәсендә башта төшләр аша җиткерә башлады. Беренче күргән төшем болай булды: мин авыл өе түбәсендә тәгәрәп ятам. Күктән бер кораб туп-туры миңа таба килә. Аның эчендә дүрт якты түгәрәк һәм тагын бер зур ап-ак түгәрәк күрәм. Мин дөньяда бик сирәк нәрсәдәндер куркам. Шушы түгәрәкләрнең төшеп килүе өннәремне алды. Теге түгәрәкләр төште-төште дә, мине җылыта башлады. Мин үземнең җылына башлаганымны сизеп кенә аңга килдем. Шулчак Аллаһ Тәгалә аңлатты: «Мин синең дүрт ягыңа дүрт фәрештәмне куйдым, бу фәрештәләрдән тыш, мин сине үзем саклыйм», — дип сөйләде Резедә ханым.

Бу төшне ул«Солтан» мәчетенең имамы Камил хәзрәткә сөйли. Ул болай дип аңлата: «Коръән китабында мондый сүзләр бар: «Аллаһ Тәгаләнең сезгә аңлатырга теле юк, ул әйтергә теләгәннәрен сезгә я төштә аңлатыр, я фәрештәләре аша белдерер».

Резедә ханым әйтүенчә, ул җәмгыятьтәге афәтләр, югалтулар турында алдан белә генә түгел, моны булдырмый калдыру юллары да аңа билгеле.

Резедә ханым сүзләренчә, Аллаһ Тәгалә бәлаләрне берничә ел алдан хәбәр итә, шулай итеп аңа кешеләрне кисәтер өчен күпмедер вакыт, мөмкинлек бирә. Үзендә бу сәләт барлыкка килгәнен һәм күп кешеләргә ярдәм итә алачагы турында белдерергә теләп, ул күп кенә редакция, телевидениеларга мөрәҗәгать итә. Күктән хәбәр алуга, ул афәтләр киләсен кисәтергә, кеше гомерен ничек тә саклап калырга теләгән. Билгеле, аңа ышанмыйлар.

«Өч йолдыз китәсен алдан белдем»

Моннан берничә ел элек Резедә ханыма йолдызларның күпләп үлә башлаячагы турында хәбәр килә. Бу турыда ул болай сөйли: «Легкоступованың «Ягода-малина» җырын тыңлап, ишегалдында зур-зур кызарып пешкән җиләкләремне видеога төшереп йөрим. Видеоны төшереп килдем дә, ахырда йортымның диварына ясалган йолдызларга килеп терәлдем. Хушларым китте! Бу бит Аллаһ Тәгаләнең танылган йолдызларны алырга җыенуы турындагы кисәтүе дип аңлап алдым да, газета редакциясенә хәбәр итәргә булдым. Газета хезмәткәрләре моңа теше-тырнагы белән ябышып халыкны кисәтеп, бу афәтне булдырмый калырга мөмкин иделәр. Башта бер гәҗиткә мөрәҗәгать иттем. «Кызлар, бәла килә, зинһар өчен, кисәтегез», - дим. «Сез бит йолдызларны якларга тиеш, шулар хисабына яшисез, шулар турында язасыз, шулар аркасында хезмәт хакы аласыз. Сезнең хуҗагыз да йолдыз, ул үз коллегаларын якларга тиеш бит, дидем».

«Мине ишетергә теләмәгәннән, аяз көнне яшен суккан кебек, 2017 елның 27 июлендә Хәния Фәрхи үлде», ди Резедә ханым. «Хәния Фәрхи татар эстрадасының фәрештәсе иде. Калганнарны коткарыр өчен Хәния апаңны алдылар. Аны коткарырга теләп, газеталарга әллә ничә тапкыр бардым. Әмма мине кертмиләр, күрештермиләр. «Кызлар, аңлатыйм», дим… Юк! Бер атнадан йолдызыбызны алдылар. Хәния апаң төштә иренә су басу турында сөйли. Аның ире дөрес аңламый бу хәлләрне. Хәния апаң бөтен дөньяны су басу турында сөйли ул, афәт турында кисәтә, ә үзенең кабере турында гына түгел. Су басуны ул болай дип аңлатырга тели: «Җырчыларны алып бетерәләр, элитаны, интеллигенцияне», - ди Резедә ханым.

Хәния Фәрхи үлгәнгә өч ел вакыт үтеп киткәч, Резедә ханым тагын тынычсызлана башлый. Шулай булмый ни, 2020 елның 11 августында күренекле рус җырчысы Валентина Легкоступова үлә. Резедә ханым моны да очраклы түгел, ди. «Шушы җырчының үлеменнән соң, мине чыннан да курку биләп алды. Янәдән редакциягә мөрәҗәгать иттем: „Кызлар, Валентина Легкоступова бер кисәтү генә, хәзер тагын безнекен алалар, супер звезда, безнекен алалар“, дим… Бер айдан җырчы Хәмдүнә апаң үлә. Әгәр кичтән хәле начар булса, ул бакчага бармас иде. Иртә белән хәле начар булса, туганы Илһамга шалтыратыр иде. Хәмдүнә апаңны Хәниягә булышыр өчен алып киттеләр», ди Резедә ханым.

Ул бу видеоны төшереп ютубка элеп тә куйган.

Югары көчләр кешеләрдән канәгать булмауны күренекле шәхесләрнең вакытсыз үлемнәре аша аңлата икән. «Аллаһ Тәгалә безне иманга килергә өнди. Гади кешеләрне генә якты дөньядан алып китеп, киң җәмәгатьчелекне дин юлына бастырып булмый. Чөнки гади кешенең үлеп китүен күп кеше белми кала. Шуңа күрә халыкка танылган мәшһүр кешеләрне алып, Аллаһ Тәгалә үзенең канәгатьсезлеген белдерә», - дип Резедә ханым.

Элегрәк Аллаһ Тәгалә буласы үлемнәрне берничә ел алдан белдерсә, соңгы арада кисәтеп тә тормастан «ала да китә». Чөнки Резедә ханымны ишетергә, тыңларга теләмиләр. Венера Әхәтовнаның тормыш иптәше Камил абыйның үләчәген дә сиздергәннәр аңа.

Габдерәхимнең язылып бетмәгән мәкаләсе

«Шулай беркөнне иртә белән йокыдан торып киләм: шалт, күз алдыма баянчы егет Айнур Фатыйхов килеп басты. Куркудан артка аудым. Моны 28е көнне (2020 елның 28 декабре) тикмәгә генә бирмәделәр инде, дим… Шул ук көнне Камилне (Венера Ганиеваның ире) алып та куйдылар… Төшемә яңа гына вафат булган кешеләрне җибәреп тә кисәтү ясыйлар».

Резедә ханым фикеренчә, зур резонанс алган фаҗигаләрнең дә булу ихтималы алдан билгеле. «Ел азагы Венера Әхәтовнаның ире Камилне югалту белән беткәнгә, елның башы Гайсә пәйгамбәрнең туган көнендә — 7 гыйнвар көнне „Мәдәни җомга“ газетасында гомер буе эшләгән 59 яшьлек Фәридәне, аның 62 яшьлек ире Рафаэльне һәм 18 яшьлек кызлары Камиләне йөргән егетенең үтерүе белән башланды», — ди ул.

«Мәдәни җомга» газетасында эшләгән журналистның гомере шулай өзелгәч, «Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхимнеке ничек булыр дип уйлап, куркып торган ул.

Резедә ханым «Акчарлак» журналисты Габдерәхимгә 2006 елда интервью биргән. Әмма редакциядән язманы тулыландырырга кушканнар, Габдерәхим исә моны эшләмәгән, «бармыйм да, язмыйм да», дип каршы килгән. Шулай итеп, язма басылмый калган. Резедә ханым болай ди: «Аллаһ Тәгалә Гәбдрәхимнең шушы ялкаулыгы өчен башта аны бармакларсыз калдырды, аннан гомерен алды. Ул язарга тиешле мәкалә „Звезда Поволжья“ газетасында башка журналист тарафыннан 17 апрель көнне басылып чыкты, шул ук көнне Гәбдрәхимне алдылар».

«Юлдаш» газетасы редакторы Рәнис Газизов, Башкортстан Республикасының Уфа шәһәре мэры Өлфәт Мостафиннарның бер уйламаганда-көтмәгәндә якты дөньядан китүләре дөрес түгел ди Резедә ханым. Бу хакта ул телевидениегә шалтыратып әйтә торгач, «Боларны безгә җибәрмәгез», дип тә әйткәннәр.

«Бер ел элек төшемдә 61 санын күрдем. Бу 16 март афәте булган икән — 16 мартта бөтен планетаны яптылар да куйдылар. Аллаһ Тәгалә үзе кушканча яшәмәгән өчен: „Теләмисез икән, йөрмисез планета буйлап“, — ди».

Резедә ханымның танылган фольклорчы, җырчы Надежда Бабкинаны коронавирустан алып калдым, дип сөйли. «Мин 16 мартта туганмын. Аллаһ Тәгалә минем туган көнгә оныгым Алсуны бүләк итте. Минем фаразлауларым буенча, ул 16сы көнне үк туарга тиеш иде, әмма соңрак, 19ында туды. Нишләп болай 19ына калды бу дип уйлаган идем, сәбәбен соңрак аңладым: ул аны Надежда Бабкинаның туган көненә калдырган икән. Мин Аллаһ Тәгаләдән „Надежда Бабкинаны алма инде“, дип сорар өчен булган икән. Беренчедән, минем оныгымның туган көне, аның бәйрәмендә андый кайгы кирәкми иде. Аннан соң ул фольклор җырлый, фольклорны үтермәүче. Аллаһ Тәгаләдән кемнедер сораганда ул кешенең төпле бер файдалы ягы булырга тиеш. Менә шул фольклорчы булуы аркасында гына мин аны Аллаһ Тәгаләдән сорап алып калдым», - дип аңлатты ул.

Афәтләрне туктату ысулы... Саба районында!

Резедә ханым бу үлемнәрне, афәтләрне, фаҗигаларне туктату юлын атады.

«Безнең Саба районы Мичән авылында Изгеләр чишмәсе бар. Ул Мәккәгә карап ага. Мәккәнең филиалы булырга тиеш Изгеләр чишмәсе котычкыч хәлдә, анда яшьләр бәйрәм итә дә, үз артларыннан җыештырып калдырмый, Ислам дине укыткан мәктәптә балаларны чыгарылыш кичәсендә шулай ук дуңгыз итеннән шашлык белән сыйладылар. Болардан Аллаһ Тәгалә канәгать түгел, шуңа афәт өстенә афәт китерә», - ди ул.

«Миңа Аллаһ Тәгалә күптән инде бу урында Мәккәнең филиалы булырга тиешлеген аңлата. Ә моны аңларга теләмиләр! Ул 2006 елда төзелеп бетергә тиеш иде. Шулар үтәлмәү аркасында Аллаһ Тәгалә бөтен дөньяга афәтләр җибәрә. 20 ел элек ни теплоход — „Булгария“ дә батмады, „Адмирал“ да янмады, ни президентның самолеты төшмәде, ни дин әһелләрен атмадылар, шартлатмадылар — бернәрсә булмады. 2010 ел җитүгә, борчулар башланды. Уйланырга кирәкми микән?! Авылда Ленин урамын Тукай урамына үзгәрмичә, бу афәтләрнең бетәсе юк. Бер генә татар авылында да Тукай урамы барлыгын күргәнем юк әле минем, ә Ленин исеме белән дөнья тулы. Аллаһ Тәгалә моның белән риза түгел», - ди ул.

Казан шәһәренең 175нче гимназиясендә булган фаҗигаләр дә алдан билгеле иде, ди. «Шулай ук гимназиянең 8 йортта урнашканы һәм вакыйгаларның нәкъ менә 8 сыйныф укучылары белән бәйле булуы да шикләнү тудыра», - ди ул.

Ул гына да түгел, Изгеләр чишмәсен Мәккәнең филиалы итеп тәүбәгә килмәсәк, тагын бер афәт 19 майда көтәчәк халыкны, ди Резедә ханым. Әмма кайсы ел икәне төгәл билгеле түгел. Булачак хәлләрне ул болай тасвирлый: «Бу бик хәтәр юл фаҗигасе. Сары мәктәп автобусы, бер кара машина һәм автокран катнашында. Бик күп балалар үлүе мөмкин. Фаҗига күпер өстендә яки шул тирәдә булыр дип көтелә. Әмма моны сорап калырга була: болар бәрабәренә тулы бер гаиләне бирепме…»

Ни өчен нәкъ менә Мичәндәге Изгеләр чишмәсе? Татарстанда Изгеләр чишмәсе һәр авылда диярлек бар бит, дигән сорауга Резедә Минебаеваның җавабы: «Бу урында Ходайга турыдан-туры коридор. Моны Аллаһ Тәгалә шулай тели. Ул миңа бу турыда күп еллар элек хәбәр бирде. Бәлаләрнең башы Саба районында, иң беренче тәүбәгә сабалылар килергә тиеш. Безнең авылдагы Изгеләр чишмәсе Мәккәгә таба карап ага. Әмма аның хәле шулхәтле аяныч, аны карамыйлар, чистартмыйлар, аның янында яшьләр аракы, сыра эчеп, тәмәке тартып күңел ачып ял итә дә, артларыннан да җыймыйча чүпләрен калдырып китеп баралар. Аллаһ Тәгалә моннан риза түгел. Иң беренче эшне үзебездән башларга кирәк», - ди ул.

Резедә ханым үлем очракларын булдырмас өчен, «Беренче канал» тапшыруы «Пусть говорят» алып баручысы Андрей Малаховка хат та җибәргән. «Малахов Юлия Началованың үлемен булдырмый кала ала иде — безнең авылга килеп Изге чишмә турында сюжет төшерсә…»

Әгәр Резедә апага сорауларыгыз булса, ул хәзерге вакытта «Салават Күпере» торак комплексында бөек Илһам Шакиров урамы йортларын төзи. Аны шуннан табарга мөмкин. Сорауларыгыз булса, бик рәхәтләнеп җавап бирәчәкмен, ди ул.

Менә шундый ханым. Илфак Шиһапов җырындагыча «Сәер кеше». Бу язманы без «арабызда шундый кешеләр дә бар» дип таныштыру максатыннан яздык.