Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Президент сүзе килешкән: районнарда вакцинация ничек бара?

Татарстан районнарында коронавирустан ничек сакланалар? Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның район-шәһәр башлыкларына вакцинацияне җанландырырга дигән фәрманыннан нәтиҗәсе булганмы? Район җитәкчеләренең фикерләрен «Интертат» белеште.

news_top_970_100
Президент сүзе килешкән: районнарда вакцинация ничек бара?
"Чистополь-информ"

Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин әйтүенчә, әле өченче көн генә прививка ясатучылар 13 кеше булса, кичә 107 кеше кадаткан.

— Бүген 13 кеше ясады, 10 кеше чиратта утыра. Бүген дә бер 50 кеше булыр дип уйлыйм. Кичә 350 доза вакцина кайткан иде, иртәгә бетә инде ул. 7 майга бик күп язылдылар. Вакцинация узучылар барлыгы 9 проценттан артып китте, — диде.

Рөстәм Кәлимуллин узган шимбәдә үзе дә барган булган, тик табиблар антитәнчекләр тапкан. Гәрчә авырганын сизмәсә дә.

— 412 антитәнчек бар, «әз генә сабыр ит, мондыйда ясатмый тору хәерлерәк», диделәр. Баш табибка әйтеп кайтарганнар, ә үзем авырганны белми дә калдым. Миннән кала бөтен администрация ясатты. Халыкка аңлату эшләре бара. Вакцина кайтып тора.

 «Халык аңларга тиеш: бүтән юлы юк»

Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов план буенча 20 мең 183 кешегә прививка ясату ниятләнгәнен әйтте. 1912 кеше вакцинация узган, бу - 11 процентка якын.

— Беренчедән, әле бит ураза булды, шуңа бармадылар. Уразадан соң барабыз, диделәр. Икенчедән, үзебезнең дә җитешсезлек. Хәзер Президент бурыч куйды: актив эшли башладык. Моңарчы тәүлегенә 25-30 иде, кичә 75 кеше ясатты. Президентның әйтүе безгә этәргеч бирде. Без җитди эшли башладык.

Халыкка тере мисаллар китереп, гади тел белән аңлатырга кирәк. Шул вакытта аңлый халык. Төркиядә, Һиндстанда хәлләр ничек авырайды, чит илләрдә, Америкада, көнбатыш илләрдә вакцинация 30-40 процент, бездә 5 кенә процент дип аңлату кирәк. Фейклар аркасында гына куркып калдылар бит.

Бөтен социаль челтәрләргә, район гәҗитенә бирдек. Көн саен 5 оешма җитәкчесен чакырып сөйләшеп алабыз. Авылларга чыгып, халык белән очрашуларда аңлатабыз. Халык аңларга тиеш: бүтән юлы юк. Инглиз штаммы керсә, 50 шәр кешене йоктыра бит.

Мин үзем 30 апрельдә ясаттым, үземдә берни булмады, иптәшемдә бераз гына температура булып алды.

Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов сүзләренчә, Әтнәдә халыкның 12 процентына прививка ясалган. Бу ничә кеше, план буенча күпме тиеш иде — боларын район җитәкчесе сер итеп саклады. Бары тик халыкны ышандыру авыр булуын яшермәде.

— Халыкка аңлату эшләре бара. Халыкка бертөрле аңлатабыз, Интернетта икенче мәгълүмат, Мәскәүдән башка төрле. Халыкны ничек ышандырып була соң? Без күп очракта «эшлә инде, нәтиҗәсе булыр» дип үгетлибез, ә моны нәрсә дип әйтеп була соң? Кырык төрле мәгълүмат. Аллаһка тапшырдык.

Мин авырттым, минем әле антитәнчекләр бар. Күрсәтербез без дә үрнәк. Башкарма комитеты җитәкчесе ясатты инде.

Аксубай башлыгы Камил Гыйльманов:

— Вакцинация яхшы бара бездә. Планда 13 мең кеше, кичәге көнгә 1665 кешегә ясалган, бу 12,48 процент тәшкил итә. Без, башка районнар белән чагыштырганда, уртада барабыз.

95 процент вакцина кулланылды, 5 проценты гына калды, аннары тагын алабыз.

Аңлату эшләре бара. Мәчеттә имамнарны җыеп, чыгыш ясадым. Социаль учреждениеләрне җыйдык. Авыл җирлекләренә барып, авырган кешеләрне мисалга китереп аңлатабыз. Бездә бу эш оештырылган. Бүген Иске Тимошкино дигән җирлектә вакцинация бара.

Мин республикада главалардан беренче булып гыйнвар башында ук ясаттым прививканы, районга беренче вакцина килүгә. Хатыным да, гаиләм дә вакцинация үтте. Температура күтәрелмәде дә диярлек, — дип сөйләде.

«Үзең ясатмасаң, кешеләргә аңлатып булмый»

Камил Гыйлманов главалар арасында прививканы беренче ясаттым дип уйлап йөрсә дә, без Баулы башлыгы белән сөйләшкәч, башкачарак язарга мәҗбүр булдык. Рамил Гатиятуллин 30 декабрьдә ясатканын әйтте, икенче дозасын 20 гыйнварда алган.

— Әйбәт кичердем, гаиләм дә ясатты. Апалар да. Үзең ясатмасаң, кешеләргә бит аңлатып булмый, шуңа мин күптән үрнәк күрсәттем. Тынычлап йөрисең инде ясаткач, нык чирләп китәрмен дигән куркыныч юк. Барыбер маскалар киеп йөрибез, — диде.

 Баулы башлыгы кичә 34 кеше вакцинацияләнгәнен әйтте.

— Бәйрәмнәрдә килүчеләр әзрәк инде. Безнең шәһәрдә һәм авылларда ФАП ларда вакцинация үткәрәләр. Барлыгы өч меңнән артык кешегә прививка ясалды. План буенча 16 меңнән артыграк кешегә ясарга тиешбез. Ничек булса да өлкәннәрне җәлеп итәргә тырышабыз. Өстәмә пунктлар ачтык. Аңлату эшләре бара, тагын да ныграк эшләргә кирәк әле.

— Рамил Хәкимуллович, халыкны җәлеп итү өчен берәр кызыксындыру чаралары юкмы соң сездә?

— Юк, акча түләмибез, бик түләр идек тә, Мәскәүдәге кебек акча юк шул түләргә.

 Сарман башлыгы Фәрит Хөснуллин бүген районга яңа партия кайтырга тиешлеген әйтте.

— Вакцинациягә өндәү буенча көн саен эшлибез. Иртә шуның белән башлана, кич шуның белән бетә.

Җәлилдә 20 ләп доза калган иде, бүген беткәндер инде ул, бүген көн дәвамында 500, я 800 доза кайтырга тиеш. Шуны көтәбез.

Кирәк дип аңлату эшләре бара. «Бу җүнсез әйбер тизрәк бетсен өчен бердәнбер юлы шул вакцинация инде» дип аңлатабыз.

Яз көне кадаттым үзем дә. Әйбәт кичердем, ясаткан бер кешенең дә начар кичергәнен ишеткәнем юк. Кеше, бутап, теләсә нәрсә сөйли инде ул.

Җәй ахыры-көз башында авырып алган идем, җиңел кичергән дип саналсам да, рәхәт түгел, алай читен булганы юк иде. Дөресен генә әйткәндә, бүтән чирлисе килми. Кешегә шуны аңлатабыз. Олы яшьтәгеләр күбесе уразадан соң ясатабыз дип әйтәләр. Уразадан соң артыр дип көтәбез.

"Ниндидер кызыксындыру дөрес түгел дип уйлыйм"

Түбән Кама районы башлыгы һәм шәһәр мэры Айдар Метшин вакцинациягә зур игътибар бирүләре турында сөйләде. 9 күчмә бригада һәм 6 стационар пункт оештырылган.

— Бәйрәмгә кадәр тәүлегенә 1042 кешегә чыктык. Беренче чиратта, 60 яшьтән узганнарга ясату белән системалы төстә шөгыльләнәбез, микрорайоннарда, сәүдә үзәкләрендә дә прививка ясатуны оештырдык. Кама Аланы һәм Ширәмәттә стационар ике үзәк.

Районда 39 мең кеше. Кичә 25 процент иде вакцинацияләнгән кешеләр. Мәгариф, сәнәгать оешмалары, ветераннар өчен кирәкле дозалар булуын кайгыртып торабыз. Профилактикага игътибар кирәк. Июльгә 70 процентка чыгу бурычы тора, — диде.

Айдар Метшин үзе дә бер ай элек ясаткан, бернинди симптомнары булмаганын әйтте.

— Бернинди пропаганда юк, бу һәркемнең үз сәламәтлеге. Хәзер җәен кешеләр башка төбәкләргә җылы якларга киткәндә, анда куркыныч бар. Тынычланып бетәргә ярамый. Вакцинация коллектив булганда гына нәтиҗәле, — диде ул.

Айдар Метшин халыкны прививка ясатырга стимуллаштыруга каршы булуын белдерде.

— Мин ниндидер кызыксындыруны дөрес түгел дип саныйм. Дәүләт безгә бушлай вакцинация мөмкинлеген тудырды. Мин стимуллаштыруны хупламыйм. Пропаганда, профилактикага игътибар кирәк. Кеше ышанса, ник кирәк инде стимуллаштыру?! Артык чара бу.

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бүгенгә планнан чыгып караганда вакцинация районда 20 процент тәшкил иткәнен әйтте. Бу - 1200 кеше. Барлыгы 6000 тирәсе кеше вакцинацияләнергә тиеш.

— Шушы бер атна эчендә үзем дә ясаттым. Үземне әйбәт хис итәм. Барысы да әйбәт, бернинди проблемалар юк, температура да юк. Икенчесенә барасы була.

Халыкка һәр җыелышта аңлату эше алып барабыз. Башка котылу чарасы юк, вакцинация - бердәнбер юл. Моны аңлап, кеше дөрес нәтиҗә ясарга тиеш. Ул бит инде микроорганизм, һавада йөри. Мин үзем дә һөнәрем буенча ветеринария табибы булгач, бу өлкәгә күпмедер якын кеше.

Һәр җитәкче үз хезмәткәрләре белән дөрес итеп аңлату эшләре бара. Кешенең антитәнчекләре булса да, вакцинация моңа бернинди каршылык китерми дип ышандырабыз.

Балтач башлыгы Рамил Нотфуллин сүзләренчә, план буенча 15 мең кешегә прививка тиеш, әлегә 2 мең тирәсе.

– Без теләгәнчә үк булмаса да, вакцинация әйбәт кенә бара. Кичә 65 кешегә прививка ясалган. Үзәк район хастаханәсенә дә киләләр, авылларга да чыгып оештыралар.

Үзем каты гына авырып алдым. Әлегә антитәнчекләр бар. Киләчәктә күзәтеп торып үтәргә планлаштырып торам инде.

Халык белән сөйләшү, аңлату эшләре бара. Коллектив иммунитет кирәклеге турында әйтәбез. Җирлек башлыкларына, җитәкчеләргә, эш бирүчеләргә бу хакта җиткереп торабыз. Вазгыять әле җиңел суларлык түгел бит, кимү ягына таба бармый. Киләчәктә уңай якка үзгәреш булыр дип көтәбез инде. Кемдер теләгән өчен генә түгел, үзебез өчен кирәк бит. Башта авыр иде, хәзер халык әкренләп тартыла, — дип уртаклашты.

Кукмара башлыгы Сергей Димитриев районда 2500 кеше вакцинация узганын әйтте. Бу планнан 9 процент.

— Тенденция без теләгәнчә үк түгел, тик хәзер халык аңлый башлады, үзләре килә башладылар. Кемдер антитәнчекләр бар дип әйтә. Бөтен ФАПларда мөмкинлекләр бар, заявка булса, авылларга да баралар. Аңлату эшләре алып барабыз

Мин әле чирләп алдым, антитәнчекләр бар. Күзәтәбез дә, аннары кадатабыз инде, башкача җиңеп булмый бит инде аны.

«Артык кызыксындыра башласаң, шикләнеп кире дә эшләүләре бар»

Мөслим Рамил Муллин ковидтан прививканы уразадан соң ясатырга ниятли. «Уразада булгач читенрәк, организмга тәэсир итә бит ул, температура күтәрелергә мөмкин, салкынрак та, уразадан соң ясатабыз Аллаһ боерса», — диде.

Район буенча вакцинация күрсәткече планнан 19-20 процент тирәсе.

— Безнең алай проблема юк. Кайткан вакцина кулланылып бара, запаста алай юк, бәйрәмнәр генә бераз халыкны читләштерде, — диде.

Рамил Муллин халыкны прививкага кызыксындыру чаралары кирәк дип санамый.

— Аңлату эшләре бара, кешенең сәламәтлеге бит инде ул. Артык кызыксындыра башласаң, шикләнеп кире дә эшли башларга мөмкиннәр. Безне кызамыктан, грипптан прививкага берәү дә кызыксындырмый бит. Халыкка бары тик күбрәк аңлату эшләре кирәк. Шоу ясый башласаң, кире кагу була.

«Кем ясаткан, шулар халәтләрен, ничек кичергәннәрен сөйләргә тиеш»

Югары Ослан районы башлыгы Марат Зыятдинов иртәнге белешмәләр буенча вакцинация 19 процентка җиткәнен әйтте.

— Дөресен әйткәндә, кешеләр белән авыррак, чиратка басып торучылар әллә ни юк. Әле вакцинасы да ул кадәр күп түгел. Заказ бирәбез диде инде баш табиб. Бүген булган вакцинаның 96 проценты кулланылган, складта күп запас юк әле. Көненә төрлечә, бәйрәмнәрдә 5-10 кеше, гадәти эш көнендә 25-30 кеше килә. Район буенча өч бригада чыгып йөри. План буенча 7 мең кешегә ясату каралган.

Февральдә үзем дә кадаттым, менә исән-сау, температуралар әллә ни булмады. Беренчесеннән соң өч көн ыңгырашып йөрдем инде, бераз баш авыртты, икенчесеннән соң ике көн салкын тияргә җыенгандагы кебек хәл иде, тән сызлану, калтырату кебегрәк. Әтигә 80 яшь, аңа да ясадык, — диде Марат Зыятдинов.

Халыкны кызыксындыру чаралары дигәннән, аның фикеренчә, вакцинация үткән кешеләр бу хакта уртаклашырга тиеш.

— Хәзер кем ясаткан, шулар халәтләрен, ничек кичергәннәрен сөйләргә тиеш. Вакцина кадаткан кешенең фикеренә туганнары, дуслары да колак сала, без дә барабыз дип йөри башлыйлар.

Кайбер кешеләр бит әле соңрак, көтәбез, карарбыз диләр. Хәзер кеше уйлана башлады инде. Авыллар буенча кешедән заявка җыябыз. 20-30 кеше җыелса, Үзәк хастаханәдән бригадалар ФАПларга үзләре бара.

Шулай да, көчләп ясатырга кирәкми, кеше үзе аңларга тиеш, — диде Югары Ослан башлыгы.

Тәтештә вакцинация 12 процентка җиткән.

— Халык белән эшлибез. Кич тә, иртә дә шуның белән. План буенча 10800 кеше булырга тиеш. Аның авырганнары да бар, тикшереп карыйбыз да, күбесенең антитәнчекләре дә бар. Антитәнчекләр бар, дип белешмә алып килегез дип әйтәбез.

Үткән елның августында Президент килер алдыннан механизаторларны тикшердек. Бер симптомы булмаган кешеләрдә антитәнчекләр табылды. 62 егетнең 14-15 ендә ачыкланды. «Егетләр, сез авырдыгызмы» дим. Берни дә булмады диләр. Менә төрле кеше төрлечә авырый. Үземдә дә симптомнар булды, авырып алганмындыр дип уйлыйм, — диде Тәтеш башлыгы Рәмис Сафиуллов.

Уразадан соң ул үзе дә прививка ясатырга барырга җыенганын әйтте.

— Халыкка аңлатабыз, тик социаль челтәрләрдә киресен җибәрүчеләр дә бар бит әле. Һәр авылда беркетелгән кешеләр бар. Халык белән сөйләшеп, эшне алып барабыз.

Чирмешән башлыгы Фердинат Дәүләтшин бүген иртән киңәшмә уздырганда, 1300-1400 доза вакцинадан 170 генә калганын әйтте.

— Мин бәйрәмнәргә шәт җитәр дип уйлыйм. Кеше килеп, вакцина булмаса да начар була бит әле. Яңа партия бәйрәмнән соң гына кайтачак.

Кичә 26 кешегә прививка ясалды. Авылларда ике бригада чыгып эшли. Эш көнендә 50-60 лап кешегә ясыйбыз. Районда 8700 кешегә ясарга ниятлибез.

Мин авырдым инде, норма 1,7 булырга тиеш, миндә антитәнчекләр 17. Табиблар әлегә кирәкми диләр, антитоксин шок булырга мөмкин. Мин каты авырдым, табилар кирәкми диләр. Маска киям, температураны көн саен үлчим.

Башкарма комитет, башкалар да ясатты. Хәзер халык аңлый башлады инде, вакцина кайтартып кына өлгерергә кирәк хәзер. Баш табиб та «халык аңлады, үзләре килә» ди.

Авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә узды. Иртәгә Лашман авыл җирлегенә барачаклар, олы яшьтәгеләр үзләре килеп йөрмәсен өчен.

«Фирма җитәкчесе премия бирәм дигән»

Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов әйтүенчә, бүгенгә районда 1537 кешегә прививка ясалган, бу прививка ясалырга тиешле халыкның 24 процентка якын өлеше. Шушы саннан 12 проценты — 60 яшьтән узган кешеләр.

Сәламәтлек ягыннан чикләүләре булганнардан кала, бөтен башкарма комитет хезмәткәрләре ясатты. 15 авыл җирлеге башлыгың 12 се ясатты. Секретарьлар да 12 процент. Энергетик, нефтьчеләр дә ясатты. Без халыкны инандырырга тырышабыз, шәхси үрнәктә күрсәткәнгә күрә, шактый югары күрсәткеч бездә, - диде ул.

 Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов бүгенгә вакцинация 14 процент булганын әйтте.

— Эш яхшы гына бара, әле бәйрәм көннәрендә генә авыррак. Кичә 42 кешегә үткәрелде. Шәхсән үзем ике ай элек кадаттым. Бернинди авырлык сизмәдем, җиңел кичердем. Маска барыбер киябез инде, авырмабыз дигән тулы ышаныч юк бит. Авырсаң да, җиңел формада гына булырга мөмкин, барыбер сакланырга кирәк. Инфекция йөртүче дә булырга мөмкинсең бит. Якыннарга йоктырмас өчен ясатырга кирәк. Бигрәк тә өлкәннәр куркыныч астында, — диде.

Чистай башлыгы сүзләренчә, бер фирма вакцинация узган хезмәткәрләренә премия бирергә карар кылган. «Баш табиб шунда барып, лекция укыды. Фирма җитәкчесе премия бирәм дип игълан иткән», — диде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100