Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хастаханә түгел, клоунада»: Аксубайда авыруларны ничек карыйлар?

Аксубай район хастаханәсендәге хәлләр турында без районның рәсми булмаган сайты аша белдек. Лифт эшләми, ремонт ясалмаган, хезмәт хакы түбән, диелгән анда. «Татар-информ» хәбәрчесе әлеге хәлгә ачыклык кертергә тырышты.

news_top_970_100
«Хастаханә түгел, клоунада»: Аксубайда авыруларны ничек карыйлар?
"Подслушано Аксубаево" төркеме

«Баш табибны алыштырыгыз!»

«Подслушано в Аксубаево» дигән төркемдә Аксубай районы үзәк хастаханәсендәге хәлләр турында язып чыктылар.

— Аксубай районы үзәк хастаханәсе турында язасым килә, — дип башлаган Лилия. — Штатны кыскартып бетерделәр, табиблар кача, хастаханәнең инде күптән ремонт күргәне юк. Аның каравы, бөтен җиргә камералар куеп бетерделәр, барыбыз да камера астында гына йөрибез. Нигә кирәк алар? Хастаханә җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәм: аның урынына хезмәткәрләрнең хезмәт хакын күтәрсәгез һәм пациентларга карата мөнәсәбәтегезне үзгәртсәгез иде.

Хастаханәдә җиһазлар да җитеп бетми. Аксубайда тапшырган анализлар белән Казанга барсаң, карап та тормыйлар, чөнки ышанмыйлар, анализларны яңадан тапшырырга туры килә.

Процедура кабинетының беренче катта булуы уңайсыз. Процедура кабинеты белән лаборатория бергә булса, яхшы булыр иде. Гомумән, бар нәрсәне дә беренче катта эшләргә кирәк. Өлкәннәргә өченче катка менү авыр. Кан анализын тапшыру өчен хастаханәгә берничә көн барырга туры килә. Халык күп, ә анализ тапшыру вакыты чикле. Бәлки вакытны бераз арттырыргадыр?

Баш табиб урынына яңа кеше килгәч, күп нәрсә үзгәрер дип уйлаган идек. Барысы да киресенчә булды, начарланды гына. Җитәкченең дә эшлисе эшләре күптер. Тик халык турында да онытмаска кирәк. Безгә яңа баш табиб кирәк! Бары тик бергәләп кенә бу мөһим проблеманы хәл итә алабыз. Авырып китсәк, барыбыз да хастаханәгә йөгерәбез, гәрчә безне анда көтмәсләр дә, — дип яза Лилия.

Әлеге язма астында комментарий калдыручылар төрле фикердә. Кемдер хастаханә җитәкчелегеннән зарлана, кемдер, киресенчә, аларны яклый.

— Аларның вакыты юк. Гастрольләрдә йөриләр. КВНда һәм башка чараларда катнаша беләләр, дәвалый белмиләр. Хастаханә түгел, клоунада. Сафсата сатып йөргәнче, белгечләрнең белемнәрен арттыру белән шөгыльләнсеннәр иде. Оешма үзе теләгәнчә эшли, табиблар кайчан килергә телиләр, шунда киләләр, ә авыруларны кешегә дә санамыйлар. Әйтерсең, «Көн үттеме? Үтте!» — дигән кебек кенә йөриләр. Аксубайда бу структура өскә менми, аска таба тәгәри.

Бөтен җирдә антисанитария. Буяуга күп акча кирәкми. Ким дигәндә, диварларны һәм җылылык батареяларын буяп куярга кирәк, — дип яза берәү, чын йөзен күрсәтмичә, фейк биттән.

«Авыруларга кешечә мөнәсәбәт юк»

Аксубайда хәлләр чыннан да шулай аяныч микән, интернетта күпертеп язмыйлармы икән дип, башта җирле халык белән сөйләшеп алырга булдык. Аксубайда яшәүче танышларым район хастаханәсе турында менә ниләр сөйләде.

Алсу Сафиуллина (исеме үзгәртелде):

— Әнием район үзәк хастаханәсендә эшли. Хәзерге вакытта анда лифт булмау — төп проблемаларның берсе. Чөнки пациентларны кабул итү бүлегеннән реанимациягә лифтсыз күчереп йөртү авыр. Үз аягында басып тора алмаган, авыр хәлдәге кешеләрне реанимациягә ничек күчерәсең? Бигрәк тә зур гәүдәле кешеләрне. Әле шуның аркасында күпме вакытны югалтырга мөмкин. Иң беренче итеп, шушы мәсьәләнең чишелүен теләр идек.

Тагын бер проблема — ул хезмәткәрләрнең хезмәт хакы. Моннан тыш, ни сәбәпледер ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен һәм пенсия алды яшендәге кешеләрнең штатын кыскарталар, — диде ул.

Исемен әйтергә теләмәгән тагын бер ханым хастаханәдә ремонт кына түгел, хезмәткәрләрнең авыруларга карата булган мөнәсәбәте дә аксый дип белдерде.

— Беләсезме, ремонт турында сөйләгәнче, беренче булып, хезмәткәрләрнең безгә булган салкын карашын әйтер идем. Авыруларга кешегә караган кебек карамый алар, — диде ул.

«Сораулары булса, миңа килсеннәр!»

Аксубай районы хастаханәсе баш табибы Марсель Исламов исә, безнең сорауларга аптырап калды. «Монда баш табиб булып яңа гына эшли башладым бит, ничек алыштырсыннар әле», — диде ул.

— Хастаханәдә ремонт кайчан ясалды? Тагын кайчан булачак? — дип кызыксындык аннан.

— Моны кистереп кенә әйтеп булмый бит. Бер елны бер җирдә, икенче елны икенче якта ясала. Безнең соңгы зур ремонт 2012 елда булды. Хәзер ремонтларны тоттык та буядык дип кенә ясамыйбыз, аларның һәрберсенең программасы була. Ул вакытта «Ремонт по программе модернизации приемно-диагностического отделения» дигән программа белән эшләгән идек.

Киләсе ремонтны 2021 елда станционарда ясаячаклар. Программага шулай кертелгән.

— Интернетта куркыныч фотолар да куйганнар. Ул чын фотолармы?

— Шундый хәлдәге ике палата бар иде. Кабатлап әйтәм, ремонтны программа буенча гына эшли алабыз. Безгә беренче кварталда акча тотарга да ярамый. Бары тик медикаментлар, ашату һәм коммуналь хезмәтләргә генә түләргә мөмкин. Мин «соңыннан түлим» дип, эшләтеп куйдым. Ул ике палатага ремонт ясадык: стеналарын һәм батареяларны буядык, яңа тумбочкалар куйдык. Хастаханәгә барлыгы 15 меңгә ун тумбочка алдык. Ремонттан соң, фотога төшереп, «народный контроль»гә җибәрдем.

— Нигә сезгә һаман лифт урнаштырмыйлар?

— Бу өч катлы бина 1996 елда кулланышка тапшырылган. Ул вакытта лифт турында уйламаганнар, проектка кертмәгәннәр. Лифт проблемасын үзем күтәрдем. Лифт булса, хирургия бүлеген өченче катка күчереп булыр иде, авыруларны кабул итү бүлегеннән туры операция өстәленә алып менәр идек, дидем. Минем шунда «лифт кирәк» дигән сүземне башкалар ишетеп алды да, халыкка шул җитә калды. Әлегә өченче катта балалар ята, балалар авыр түгел бит инде.

— Теләгән һәр кеше баш табиб янына керә алмый, диючеләр бар. Баш табибның кабул итү сәгатьләре бармы?

— Мин баш табиб булып төгәл ярты ел элек эшли башладым. Беренчедән, безнең сайтта барысы да язылган, кабул итү көннәре дә күрсәтелгән. Теләгән кеше, сайттан бөтен мәгълүматны карап, теләгән вакытында килә ала. Икенчедән, минем бер генә кешене дә борып җибәргәнем юк. Бөтенесен кабул итәм, тыңлыйм, сөйләшәм.

Баш табиб вазифасына күчү белән, хастаханәдәге терминаллар янында үземнең контактларны, ягъни телефон номерын һәм электрон адресымны язып, беркетеп куйдырдым. Кешегә табибларның, хезмәткәрләрнең эшләве ошамый икән, алар шунда ук миңа шалтырата ала. Мин һәрвакытта да онлайн, телефоным да һәрвакыт эшләп тора.

— Интернеттагы ыгы-зыгы нәрсә белән бәйле дип уйлыйсыз? Халык сезгә тик торганнан гына һөҗүм итмәгәндер бит?

— Анда төгәл проблемалар да күрсәтелмәгән бит. «Долой главврача» дип язалар, «долой» булырга эшли башладым гына бит әле. Комментарий калдыручылар арасында бәлки баш табиб урынына утырырга теләүчеләр булгандыр. Анда бит «дөрес түгел», «нигә сез шулай язасыз?», «баш табибны беләм, ул бөтен сорауларга да җавап бирә» дип язучылар да күп.

Мин шушы районда туган, үскән, 24 ел шушы хастаханәдә баш табиб урынбасары булып эшләгән кеше. Мин баш табиб булып эшли башлаганчы, канализация системасы да юк иде, канализация суын машина белән суырта идек. Иң беренче итеп, хастаханәнең канализациясен үзәк торбаларга, махсус станцияләргә тоташтырттым. Ул әйбернең беркайчан да булганы юк иде.

Әле җәмәгать эшләре белән шөгыльләнгәнне, концерт куеп йөргәнне дә язганнар. Профсоюзда эшләгәндә минем үземнең хореография төркемем, ШТК командасы бар иде, ул команда белән Казанга да бардык. Гомерем буе сәнгать белән кызыксынып яшәдем, сценарийларны да, мәзәкләрне дә үзем яздым. Профсоюзда 22 ел эшләдем. Шуңа күрә ул әйберләр миңа якын. Мине кешеләр шуның аша да белә бит. Тик мин хәзер баш табиб һәм җәмәгать эшләре белән шөгыльләнмим.

Аннары, кемнеңдер хезмәт хакын күтәреп, кемнекендер төшерде дип язалар. Хезмәт хакларын мин берничек тә үзгәртә алмыйм, моны Сәламәтлек саклау министрлыгы хәл итә. Кемгә ничек тиеш, без шулай түләп барабыз.

— Хезмәткәрләрнең авыруларга мөнәсәбәте начар, дип тә зарланалар…

— Начар мөнәсәбәт дип инде… Мин — принципиаль кеше. Эшкә беркайчан да соңга калып килмим, иртә кайтып китмим. Теләгән һәр кеше кереп: «Менә шул хезмәткәрегез шундый, монысы тегенди», — дип әйтә ала. Һәр хезмәткәрне белеп бетермәвем дә бар.

Кеше табибның кабул итүеннән канәгать калмый икән, аның яныннан чыгу белән миңа шалтыратып, нәрсә булганын сөйләп бирсен. Мин табиб белән сөйләшермен, — диде Аксубай район хастаханәсе баш табибы Марсель Ирек улы.

«Үзем дә атна саен хастаханәгә барам»

Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов:

Хастаханәдә 2021 елда Президент программасы буенча капиталь ремонт булачак. Шулай ук, елдагыча буяп, төзекләндерәчәкләр.

 Хастаханәдә медикаментлар бар, кирәкле шартлар тудырылган, җылы. Барлык җиһазлар да җитә. Санэпидемстанция һәрчак тикшереп тора.

Хастаханәгә яңа баш табиб куйдык. Эшкә бик әйбәтләп тотынды. Җитешеп бетмәгән җирләр дә бардыр бәлки. Тик безнең хастаханә аның чаклы ул начар түгел. Атнага бер тапкыр үзем барам анда, авырулар белән дә очрашам.

Үзәк хастаханә барлык таләпләргә туры килә. Алай зарланган кеше юк. Кайбер чакта кечкенә генә аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин. Без аларны үзебез хәл итәбез. Мисал өчен, «көндезге унга хәтле кан анализын тапшырырга җитешми калабыз» дигәч, аны унбергә кадәр озайттык. Авыллардан килеп йөрер өчен өч автобус куйдык.

Хастаханәгә бер яңа табиб килде. Әле тагын өчәү кайтачак. Персоналга килгәндә, яшьләр дә байтак. Күпчелек — озак еллар эшләгән, югары квалификацияле, тәҗрибәле табиблар. Әлбәттә, белгечләр җитмәү проблемасы бездә дә бар. Минем дә табибларны үзебезгә тартырга дигән бурычым бар. Хәзер үзебез укытабыз, аннары алар эшкә безгә кайталар. Әле быел квоталар тагын да артырга тиеш. Эшлибез, Алла боерса, гел алга барабыз.

Лифтка килгәндә, 2015 елда хастаханәдә ремонт вакытында лифтка акча җитмәде. Шулай итеп калды ул. Хәзер яңа программа буенча ремонт ясаганда лифтны да урнаштырмакчы булабыз, — диде Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100