«Җитмеш ел яшәп, мондый хәлне күргән булмады»: Чакмагыш районында көчле давыл булган | intertat.tatar

«Җитмеш ел яшәп, мондый хәлне күргән булмады»: Чакмагыш районында көчле давыл булган

Кичә кичке якта Башкортстанның Чакмагыш районында көчле гарасат булган. Район үзәгендә, авылларда йортларга зыян килгән, давыл өй түбәләрен алып аткан, электр чыбыклары өзелгән.

Социаль челтәрләрдә Чагмагыш районында булган гарасаттан видеолар чыкты. Видеода күпкатлы йортларның түбәләре каерылып очып китә, электр чыбыклары өзелеп төшә.

«Түшәмнән ташлар коела башлады»

Чакмагышта яшәүче Гафия апа Әхмәтшина ул давылның ничек булуы турында сөйләде.

Без өйдә идек. Яңгыр ява башлады. И, Аллаһы Тәгаләм, тыныч, матур яңгырлар бир инде, дип теләп тордым. Бер дә булганы юк иде бит, җиләк-җимеш тә юк.

Башта әкрен генә ява башлаган иде, кинәт кенә көчле җил чыкты. Без өч катлы йортның беренче катында яшибез. Түшәмнән ташлар коела башлады. Аннан соң бик көчле тавыш булды. Йортның калае каерылган булган икән, безгә күренми бит инде. Җил ярты түбәне подъезд ягына алып бәрде, шулай асылынып калды. Бик яман каты булды инде. 70 ел яшәп тә, мондый хәлне күргән булмады, ди авыл халкы. Бик куркыныч булды, яңгыры да көчле иде, бозы да, яшене дә булды. Бала-чагалар бик курыккандыр инде. Кич кранлы машиналар, администрация җитәкчеләре килде. Җыелыш үткәрделәр. Өйдән бик чыгып йөрмәскә куштылар, өй тирәсен лента белән әйләндереп алдылар.

Бер-икенче катларга бик зыян килмәде. Өченче катка су керде инде, түбәне алып аткач та яңгыр яуды бит әле. Аларның тарттырылган түшәм булган, шунда су җыелган. Гарасат бик каты булды, җаным. Безнең машина подъезд янында тора иде, бер метр ераклыкта кабель төшкән. Утлар сүнде инде, кичке сәгать 9-10 тирәсендә су бирделәр. Түбәне тулысы белән сүтеп, яңаны ясарга диләр инде, Урамда эш бара, шуңа тышка чыгып йөрмибез.

Кибетләрнең дә түбәләрен алып аткан. Безнең тирәдә биш-алты йортка зыян килгән дип беләм. Кызым белән кияү су китерде, күршеләр әйбер алып кайтырга кирәкмиме дип кергән иде. Күршеләрем әйбәт, Аллага шөкер. Укол ясатасым бар иде, хастаханәгә барып йөрмәдем инде, кереп ясадылар, — дип сөйләде ул.

«Нык курыктым, хәтта чирләдем»

Чакмагыш районы Рапат авылында яшәүче Рәшидә Даутованың да хуҗалыгына зыян килгән. Җил авыл халкының йорт-абзар, мунча түбәләрен алып ташлаган.

Җил абзар, мунча, келәт түбәсен куптарып алды. Үзебез өйдә идек, нык курыктым, хәтта чирләдем, буыннарым авыртты, әле бүген дә терелә алмыйм, бик көяләндем. Безнең абзар түбәсен быел икенче тапкыр алды инде. Июль башында бер ураган булган иде. Анда мунчаларга тимәде. Анысыннан соң төзекләндергән идек инде. Без урамның башында, ачыклыкта торабыз, иң беренче җил безгә бәрелә. Каршы як күршеләргә дә нык тиде.

Малларга зыян килмәде, алар көтүдә иде. Көтү вакытында үз кайтты, көтүчебез әйбәт. Чакмагышта бик нык көчле булган инде. Рапат түбәнлектә урнашкан, ә Чакмагыш биеклектә тора.

Шундый көчле яуды, берни күренми, ап-ак булып төште. Агачлар сынган, бакчага зыян тимәгән, яшелчәләр ауган гына, алар инде әйбәтләнеп китәчәк. Яшелчәләрне алмагачлар каплап тора. Башка 15 минут кына явып алды, анда абзарның ике генә шиферын алган иде, тынды. Бетте инде, кояш та күренә кебек булды. Аннан тагын җил чыкты, икенчесе барысын да алып атты. Буе-буе белән түбәләрне алды. Тагын берничә авылда булды мондый өермә, ярый әле үлем-китем юк. Дөнья малы табыла ул, җаным. Иптәшем иртүк шиферлар да кайтарттык.

Мин ел саен муенча, абзарларны да иминиятләштерәм, гомер буе шулай эшлим. Озакламый килеп тикшерергә тиешләр инде, көтәбез әле, — дип сөйләде Рәшидә ханым.

Рәшидә апа сүзләренчә Имәнлекүл авылы янында чүплеккә яшен суккан һәм янгын чыккан. Аны янгын сүндерүчеләр тиз арада сүндергән.

«Биш-җиде минутлык давыл барысын да очырды»

Чакмагыш авыл җирлеге башлыгы Фаил абый Ишморатов урамнарны чистарту эшләренең бик тиз башлануын әйтте.

«Зыян нык булды инде. Күпкатлы 14-15 йортның түбәләрен алды, агачлар сынды. Шәхси йортларга дә бераз зыян килде. Бүген инде оешмалар, халык җыештырырга чыкты. Өй түбәләрен әле чистартабыз, иртәгә инде яңаларын яба башлыйбыз. Өч-дүрт җиңел машинага да зыян килгән, бер йорт каршында агач төшкән.

Мин эштә идем, ул бик куркыныч килде инде, биш-җиде минутлык давыл барысын да очырды. Нык көчле җил булды, ул бик кинәт чыкты шул. Бераз боз да яуды. Яшелчәләргә зыян килмәгән диярлек.

Йортларны иминиятләштерергә кирәк шул. Хәзер табигатьне белеп булмый, күп бит андый гарасатләр. Алдагы көннәрдә 37-38 градуска кадәр кыздырды.

Администрация башлыгы эшне бик тиз оештырды, һәр оешмага йортларның түбәләрен бүлеп бирде. Халык белән сөйләшеп торабыз. Бу көннәрдә түбәләрне ябарга кирәк, халыкның милкенә зыян килмәсен, — ди ул.

«Давыллар буласы алдан ук билгеле иде»

Бу көннәрдә Татарстанның кайбер районнарында да давыллар узган. Социаль челтәрләрдә видеолар барлыкка килде. Чувашияда да давыл агачларны аударган. Машиналарга да көчле зыян килгән.

Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев бу хәлләрне салкын фронт белән бәйли.

Хәзер һава торышы тынычлана инде. Салкын фронт узды бит, без шуның йогынтысына эләктек. Республиканың кайбер районнарында начар күренешләр дә булган, җил көчле булган. Хәзер инде температура климатик нормага якынлаша. Дүшәмбедән тагын бераз күтәреләчәк. Хәзер август ае өчен гадәти һава торышы урнаша.

Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев мондый хәлләрнең көтелмәгән булмавын әйтте.

Бу давыллар эсселек белән бәйле инде. Аның шулай буласы алдан ук билгеле иде. Җәй бик иртә килде бит. Бик артык эссегә китеп, озак яңгыр яумый торгач, шундый хәлләр була инде ул. Басымнар аермасы була да, урыны-урыны белән шундый хәл күзәтелә. Безнең якта бераз җилләде, әшәке давыл булмады, авылның бер читенә генә боз төште. Элек тә андый хәлләр булып торган инде ул, хәзер бит мәгълүмат бик тиз килеп җитә. Быел бик күп инде андый хәлләр.

Хәзер шуны сынап торабыз әле: сыерчык бураны, шомырт салкыннары булмады, андый елда кырау август ахырында ук төшәргә мөмкин. Кыш иртәрәк килергә тиеш. Безнең якларда үләм-бетәм дигәндә яңгыр килеп яуды. Кыш карлы булмас кебек, суыклары булыр, — дип фаразлады ул.

Андый гарасат, давыллардан Аллаһы Тәгалә үзе сакласын!