Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әле ярый кечкенәсен чыгармадым» - Сенаж ташыганда үлгән Иршатның җидесе узды

Бер өем йөк белән кайтып килүче газизе әнисенә, туганнарына бер өем хәсрәт китерер дип кемнәр уйлаган?! Иртән гадәттәгечә уятып китеп, улын соңгы тапкыр күрүен Арча районы Апаз авылында яшәүче Гөлирә Гомәрова башына да китермәгәндер. «Ватан» агрофирмасында эшләгән 22 яшьлек Иршат Гомәровның гомере 27 июльдә өзелә.

news_top_970_100
«Әле ярый кечкенәсен чыгармадым» - Сенаж ташыганда үлгән Иршатның җидесе узды

Сенаж ташучы ике «КАМАЗ» машинасы кара-каршы килгән була. Көпә-көндез булса да, тузан эчендә бер-берсен күрмиләр һәм бәрелешәләр. Шоферлар икесе дә Апаз авылыныкы. Нияз исемле ир-атның прицеп белән буш килеш йөк төяргә барышы булган, Иршат йөк белән кайтып килгән.  

«Әни, сиңа булышам, капка-коймаларны ясарбыз, өйне җиткерербез», — дигән иде…

«Татар-информ» агентлыгы Иршат Гомәровның әнисе Гөлирә ханым белән элемтәгә керде һәм тирән кайгысын уртаклашты. Ул бүген улының җидесен үткәрүләрен әйтте.

— Дүрт улым арасында Иршат өченчесе. Быел ноябрьдә армиядән кайтканына бер ел булыр иде. Екатеринбургта хезмәт итте. Армиядән кайтты да, башта Казанда йөрде, ияләнә дә алмады кебек, аннары, әз булса да миңа булышырга дип, яз көне чәчүләр башлангач кайтты. «Әни, сиңа булышам, капка-коймаларны ясарбыз, өйне җиткерербез», — дигән иде. «Ватан» агрофирмасына эшкә керде, КАМАЗ бирделәр. Яратырга да өлгерделәр үзен, тыңлаучан бала, каршы эндәшми, диделәр.

Ул көнне басу уртасында көпә-көндез ничек шулай фаҗига килеп чыкканын үзебез дә аңламыйбыз. 44 ел яшим инде шушы авылда, мондый хәл булганы юк иде. Басу эчендә ул кадәр кызу да йөрмиләрдер инде, югыйсә. Бөтен кеше аптырады инде аңа, нәрсә дип әйтергә дә белгән юк. Икенче йөртүчегә бернәрсә булмаган, КАМАЗы да аумаган, арбасы гына яньчелгән. Ул безнең авылдаш, шушы өстәл артында утырып, өч малаемны армиягә озатты, өч малаемны каршы алды. Ул ничек кичерәдер, белмим. Авыр кичерсә, икенче көнне үк КАМАЗга утыра алмас иде ул. Аңа икенче машина бирделәр. Авыр кичерсә, минем хәлләремне белер, гафу үтенер иде. Ни ата-анасы, ни үзе килеп, хәлне белмиләр.

«Үлгән сыер бетле була, калганы сөтле була», — дигәнне ишеткәнегез бармы, шулай булып чыгар ул. Хәтерләсәгез, берәү сигез яшьлек малайны таптатып үтергәч тә, ике ел буе малай исерек булган дип әйтәләр. Әле дә очына чыга алмыйлар. Нәкъ шуның шикелле чыгар инде ул, — дип ачынып сөйләде Гөлирә Гомәрова.

Иршат Гомәровны икенче көнне, 28 июльдә, Апаз авылы зиратына җирләгәннәр.

— Җирләргә кеше шулкадәр күп килде, ул кадәр кешене Сабан туена да җыеп бетереп булмас иде, диделәр, мин анысын хәтерләмим. Машиналар хәтта урамга да сыймаганын гына беләм.

Фаҗига алдыннан и эчем пошты, күңелсез идем. Мин үзем өйдәге сыерны савам да, эшкә фермага сыер саварга китәр алдыннан, Иршатны иртәнге 4тә уятып китәм. Ул хайваннарны арканлап, ашарга биреп, тәртипләп, үзе эшкә китә иде. Уятканда гына соңгы тапкыр күреп калганмын инде мин аны.

Кечкенәдән тыныч иде, шулкадәр яраттым мин аны. «Әни» дип өзелеп тора иде. Ул бит кешегә начар сүз дә әйтмәде, сүгенмәде дә бит ул, ичмасам. Мәрхәмәтле иде, бөтен кеше шулай ди, булышырга гына тора иде, диләр.

Армиядән дә ашкынып, үзәкләрем өзелеп-өзелеп көтеп алдым аны. Олырак ике улым белән чагыштырганда да, монысын әллә ничек бөтенләй сагынып, зарыгып көтеп алдым. Дөрес хәл түгелдер инде бу, дип үзем дә уйлап куйган идем, шуңа шулай булган икән… — дип өзгәләнә ана бәгыре.

«Әле ярый кечкенәсен чыгарып җибәрмәгәнмен»

Иршатка октябрьдә 22 яшь туласы булган. Олы уллары 24 һәм 25 яшьтә. Төпчеге Ринатка ун яшь.

— Ринат бик каты елый, алар бер-берсенә шулкадәр охшаш. Кечкенәдән карап үстерде аны Иршат. Ринат кечкенәдән шушы абыйсына тагылып йөрде. Әле ярый аны да КАМАЗга утыртып чыгарып җибәрмәгәнмен. Алдагы көнне кичтән: «Улым, бар, иртәгә абыең белән утырып йөр, көне буе өйдә компьютер каршында ятасың, ашарга биреп җибәрәм», — дигән идем. «Юк, әни, чыгасы килми», — дип калган иде. Әле ярый чыкмаган, — ди Гөлирә Гомәрова.

Бу нигездә яңа йорт салганнар. Якын арада эчке эшләренә тотынмакчы булганнар. Аңа кадәр Иршат капка-коймаларын яңарту уе белән йөргән.

— Коймаларны яңартырга йөри идек, материаллар алдык, баганалар утыртылган иде. Койма эшли торган кеше белән сөйләшеп, дүшәмбе кичкә, Иршат эштән кайткач, 7дән соң гына дип килешкән идек.

Яңа өйне җиткереп, өйләнәм дип хыялланып йөрде инде ул. «Әни, кредит алыйк та, машина сатып алыйк әле», — дип тә әйткән иде. Яшим, булдырам дип, тырышты, тик гомере кыска булган шул баламның. Авыр туфраклары җиңел булсын!

«Тузан эчендә бер-берсен күрмәгән болар»

«Ватан» агрофирмасының баш инженеры Рамил Гыйльмуллин Иршатның 1 июньдә эшкә урнашканын әйтте. Ул фаҗиганың ничек килеп чыгуына берникадәр ачыклык кертте.

— Иршат КАМАЗны ремонтлады да, шофер булып эшкә керде. 14 июньдә беренче рейска чыкты. Берничә рейс ясап, сенаж ташыдылар. Тырыш малай иде, өр-яңа КАМАЗ булмаса да, үзе ремонтлады. Эш дәверендә үзен бик яхшы яктан күрсәтте. Иртүк чыга иде, эшенә карата бернинди кисәтү, шелтәләр булмады.

Икенче егет Нияз да берничә ел КАМАЗда эшли. Фаҗига көнне бик каты тузан иде. Яңгыр яумагач, гел шул бер юлдан йөрелгәч, бик каты тузан күтәрелә иде. КАМАЗлар бер-бер артлы бара, кайта. Ниязның каршына килүче бер машина узган да, артыннан ук Иршат килгән икән, әле ул вакытта тузан беркая таралмый, шуннан килеп чыккан хәл бу. Тузан эчендә берсен берсе күрмәгән болар. Берсе прицеплы, икенчесе йөк белән, шуңа күрә дә каты бәрелгәннәрдер инде. Кызганыч, Иршат ауган…

Без аны җирләүдә катнаштык, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштык инде.

Ниязга икенче машина бирделәр. Аныкын да ремонтлыйсы бар. Хәзер эш күп вакыт, урып-җыю башланды, элеваторга ашлык ташыйлар, — диде Рамил Гыйльмуллин.

Апаз авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйков та шушы фаҗиганең бөтен авыл өчен тетрәндергеч булуын әйтте.

— Бөтен авыл белән җирләдек, кеше бик күп иде. Мин шушы территориядә 1983 елдан бирле яшим, эшлим, мондый хәлнең булганы юк иде.

Алар авыл башыннан кергәч тә, өченче йорт булып торалар. Гадәттә, авылның матурлыгын авыл башыннан ук карап бәялиләр бит. Әле аларның коймалары юк иде. Коймага баганалар утыртып чыкты Иршат. «Коймадан, әйләндереп алудан тотынды бу егет», — дип сокланып йөри идем. Аның капка ясату планы да булган икән. Шушы хәл килеп чыгуы бик аяныч, — ди җирлек башлыгы.

«Татар-информ» агентлыгы Гомәровлар гаиләсенең авыр кайгысын уртаклаша. Аллаһы Тәгалә якыннарына күркәм сабырлыклар бирсен!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100