92 яшьлек Илдус Мостюков: «Миңа коронавирусны ничек тә җиңәргә кирәк, дидем»

«Вирустан качарга кирәкми, ул барыбер сине таба икән», — ди 92 яшендә коронавирус белән авырган Социалистик хезмәт герое, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Илдус Мостюков. Июль аенда ул үзен начар хис итә башлый, чир аяктан ега. Мостюков Республика клиник хастаханәсенең йогышлы авырулар госпиталендә дәваланып чыга.

Илдус Мостюков — Татарстанның генераллар советы мактаулы әгъзасы, Казан электрофизика, соңрак «Радиоэлектроника» дип исемләнгән  фәнни-тикшеренү институты мактаулы директоры, Казанның мактаулы гражданины. Россиянең «Пароль» (икенче төрле «свой-чужой») гомумгаскәри радиолокацион танып белү системасын булдырган генераль конструктор. Дәүләт куркынычсызлыгы системасы әле дә Армиядә кулланыла.

Илдус Мостюковның улы, кызы, дүрт оныгы, бер оныкчыгы бар. «Бай кеше мин», — ди ул үзе турында. 

— Миңа 92 яшь. Республика клиник хастаханәсенең йогышлы авырулар госпиталенә эләктем. Компьютер томографиясе ясагач, үпкәләргә зарар килгәнен күрсәтте. Коронавируска тест уңай нәтиҗә күрсәткәч, борчуга төштем. Берничә көн температурам югары булды, бик хәлсез идем. Башта томан кебек. Ләкин тик ятып, берни эшлисе килмәү хисен җиңәргә кирәк иде, үземне мәҗбүр итәргә туры килде. Бу афәт каян килеп чыккандыр, кайда йоктырганымны да белмим, тик ничек тә булса терелергә кирәк иде. 

Табиблар шулкадәр нәтиҗәле итеп дәвалый белде, 8-10 көн эчендә савыктым. Госпитальдә эшләүчеләр бик квалификацияле, аның җитәкчесе Михаил Владимирович Бурмистров дөрес итеп дәвалау схемасын билгели белде. Нәтиҗәдә, мин шактый кыска вакыт эчендә аякка баса алдым. Табибларга салынып яту гына түгел, тернәкләнү өчен үземә дә шактый тырышырга, көчле булырга туры килде инде. Алайса үлеп китүең дә бар, яшем олы булгач, андый уйлар да килеп китте, — дип искә ала ул көннәрне Илдус ага Мостюков.

Хезмәт ветераны үпкәләрнең ясалма вентиляциясе системасына тоташтырылмаса да, реанимациядә кислородка мохтаҗ була. 

— Авырган вакытта 4 килограмм авырлыкны югалттым, болай да 50 кг булуымны исәпкә алганда, минем өчен шактый зур сан булды ул. Хәзер тернәкләнү чаралары ярдәмендә, югалткан авырлыгымны кайтарам. Беренче көннәрдә әле мөстәкыйль аякка баса алмадым, бүген ике чаңгы таягы белән фатирда йөрим. Беркөнне улым урамга да алып чыкты әле үземне, — диде ул.

Соңгы дистә елда Илдус Мостюков салкын тиеп яки вирус аркасында авырганы булмавын әйтте. «Кечкенә чакта, бәлки, пневмония белән авырып алганмындыр, ләкин соңгы елларда үземне сәламәт хис иттем», — диде Илдус әфәнде.

«Әти - безнең өчен маяк»

Килене Гөлназ Мостюкова да каенатасы өчен бик борчылган, хафаланган көннәрен искә алды. 

— Дөньядагы шушы эпидемия турында ишеткәч, без, беренче чиратта, әтиебез өчен борчылдык. Симптомнар барлыкка килә башлагач, күңелгә шик керде. Яшерен-батырын түгел, якын кешебезнең тормышы өчен курыктык. Табиб буларак, мин вирусның катлаулылыгын һәм тиз үсеш алуын, үлемгә дә китерә алуыен аңлый идем. Җитмәсә, аның бит әле башка өстәмә чирләре дә бар. Реанимациядә кислород бирелгәндә, хәлен гел сорашып тордык. Хәле җиңеләя башлагач, бераз җиңел суладык. Тискәре анализ килгәч, әтинең үпкәләре яхшыра баруын әйткәч, бу инде чын бәйрәм, бәхет иде. Әти - безнең барыбыз өчен дә көчле рухлы булып көрәшә белү үрнәге, аксакалыбыз, безнең маяк.

Мин моңа табибларның фидакарь тырышлыгы хисабына ирешелгәнен аңлыйм. Госпиталь җитәкчесенә, реанимация бүлегенә, барлык персоналга гаиләбез исеменнән тирән рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Бу могҗиза булды. Эссе көннәрдә шул костюмнарны киеп эшләү өчен бик зур түземлек кирәк.

Республика клиник хастаханәсенең терапевтик клиника шефы Диана Габделганиева йогышлы авырулар госпиталендә 65 яшьтән олырак авырулар дәваланганын искәртте.

— Аларның шикәр чире, артериаль гипертензия, йөрәк җитешсезлеге, үпкә авырулары кебек хроник чирләре бар, кайсылары инфаркт, инсульт кичергән. Безнең герой да күптән түгел инфаркт кичергән. Аның коронавирустан дәваланып чыга алуын зур җиңүгә саныйбыз, чөнки шундый өлкән яшьтә булуына, йөрәк һәм кан тамырлары системасы какшавына карамастан, коронавируска каршы тора алды.

Моннан тыш, бу пациентның тромблар барлыкка килү куркынычы зур иде. Күпчелек очракта пациентларның организмы җиңә дә алмый, шуңа күрә без аңа коронавируска каршы стандарт терапиядән тыш, тромбларга каршы тагын дүрт препарат билгеләдек. Мондый авыруларны дәвалау - югары һөнәри осталыкка ия табиблар командасының уртак тырышлыгы нәтиҗәсе, — диде табиб.

«Коронавирустан качмагыз»

Илдус Мостюковның инде олыгаеп килүчеләргә киңәше дә бар. 

— Коронавирус - бик мәкерле чир, ул чыннан да бар. Роспотребнадзорның саклану чараларын үтәгез. Иң башлангыч стадиясендә үк ачыкларга тырышыгыз, табибларга барыгыз, шул очракта бу авыруны җиңеп була, өзлегүләр дә булмаячак. Коронавирустан курыкмагыз, качмагыз, барыбер сезне таба ул. Вирус янәшә йөри икән, — диде ул.

Тернәкләнеп беткәч, хезмәт ветеранының планнары зурдан. 

— Мин «Татарстан геройлары» иҗтимагый оешмасы рәисе, Республика ветераннар советы президиумы әгъзасы. Республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашам, шул элекке эшчәнлегемә кире кайтырга телим, — диде.