«Өйдә утын ягабыз»: Казанга терәлеп торган Осиновадагы газсыз, сусыз тормыш турында | intertat.tatar

«Өйдә утын ягабыз»: Казанга терәлеп торган Осиновадагы газсыз, сусыз тормыш турында

«Татар-информ»га Казаннан биш-алты чакрым ераклыкта урнашкан Осиново бистәсендә күп балалы гаиләләргә бирелгән җир кишәрлекләрендә яшәүчеләр зар елап мөрәҗәгать итте: алар алты елдан артык газ, су, юл булыр дигән өмет белән яши.

Осиново — Яшел Үзән районына карый торган зур бистә. Ул Казаннан унлап, Яшел Үзәннән утыз биш чакрым ераклыкта урнашкан. Биредә унбиш меңләп кеше яши. Дүрт балалар бакчасы булган бистәдә инфраструктура да чәчәк аткан.

Осиново бистәсендә 2014 елда күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирәләр. Кемдер җирләрне сата, кемдер тормыш җайлашты дип, бисмилласын укып йорт салып чыга. Тик дәүләт тарафыннан күп балалы гаиләләргә бирелгән җирләрдә яшәү өчен бернинди дә мөмкинлекләр тудырылмаган булып чыга: газы да, суы да, юлы да юк.

Алты елдан артык вакыт узуга, нәкъ менә күп балалы гаиләләргә бирелгән җирләр булуына карамастан, цивилизация чәчәк аткан Казанга терәлеп торган Осиново халкы шулай тилмереп яшәп ята. «Инде кемнәндер соранып, кемгәдер ялынып йөреп туйдык. Нишләргә дә аптырадык», — диләр бу проблема белән йөзгә-йөз очрашкан кешеләр.

Уйлап карагыз, Осинованың нәкъ менә күп балалы гаиләләргә бирелгән кишәрлекләрендә генә яшәү өчен кирәкле коммуникацияләр юк. Ә күрше урамнар гөлт иткән: газы да кергән, суы да үзәкләштерелгән, асфальты да ялт иткән. Бу хәлне ничек аңларга? Битарафлыкмы бу? Күп балалы гаиләләргә карата кылынган мәрхәмәтсезлекме?

«Өйне электр энергиясе белән җылытабыз»

Алсу белән Илнар Куликовлар Осиноводагы җирләрне 2016 елны сатып алалар, йорт төзеп чыгалар. Бүгенге көндә алар өйләрен электр энергиясе белән җылыта. Ә ул, ай-һай, нинди акчалар таләп итә торган «рәхәтлек»! Ай саен утыз меңеңне чыгарып салу өчен, ат кебек эшләү түгел, кешнәү дә җитмәс.

— Казанга терәлеп торган җирдә су да, газ да юк. Булырга уйламый да бугай әле. Коммуникацияләр турында сораша башласак, безне бер җирдән икенче җиргә җибәреп тик йөртәләр. Җирлек башлыгына барсаң, Яшел Үзәнгә җибәрә, Яшел Үзән Казанга барырга куша. Казаннар тагын нәрсәдер табып, кире борып кайтаралар...

Водоканал җитәкчелегенә дә мөрәҗәгать иттек. Быел су кертергә тиешләр иде, кертмәделәр. Моңа кадәр фатир «снимать» итеп тора идек. Аңа акча түләп торганчы, үз көчебез белән булса да суны кертик дип күчендек. Бүгенге көндә шушында яшибез. Өйне электр белән җылытабыз. Ут та баганада гына иде, аны өйгә үзебез тарттык. Суны күршебез казытты, без аннан суздык. Чиста су сиксән метрдан да тирәнрәктән чыкты диделәр, ике йөз меңгә казыткан.

Газның кайчан булачагы бөтенләй билгесез. Беләсезме, күрше урамда газ бар, ә безнең урамда юк. Шуңа кемнәрдер дүрт йөзәр меңгә күрше урамнан газ кертә.

Автомат рәвештә һәр кеше башына чүп өчен дә түләү килә. Ә безнең тирәдә чүп түгәргә баклар да юк. Чүпне үзебезнең җиңел машинага салып, ике чакрым ераклыктагы бакларга итеп ташлыйбыз, — дип зар елады Алсу Куликова.

«Утын ягабыз»

Рәис Мөхәммәтшинның исә нәрсә дә булса эшләнәчегенә бөтенләй өмете сүнгән. Ул да суны үзе казыткан, барлык салымнарын да түләп яшәп ята. Бу мәсьәләгә ачынып, көлеп карый башлаган.

— Бу участокны 2015 елда күп балалы гаиләдән сатып алдык. Монда яшәү өчен бернинди коммуникацияләр дә булдырылмаган. Суны үзем казыттым. Су 108 метрдан чыкты, аның өчен күп акча түктем. Өйне электр белән җылытабыз, утын да ягабыз. Тагын нишләп була соң?

Бар нәрсәне үзебез эшләп чыккач, кемгәдер нәрсәдер исбат итүнең мәгънәсе дә юктыр инде. Авыл җирлеге башлыгы бу проблема белән таныш. Таныш дип, ул нәрсә эшли ала? Дәүләтебезгә рәхмәт! Түләгән салымнарыбыз өчен рәхмәт! — дип сөйләде Рәис.

«Газның кайчан булачагын әйтүче дә, белүче дә юк»

Күп балалы бер гаиләдән Новая урамында җир кишәрлеге сатып алучы Лилия Гәрәева да коммуникацияләр булмаудан зарланып алды.

— Без алты сутый җиребезне төгәл биш ел элек сатып алдык. Ул вакытта бу урын шактый перспективалы күренгән иде: бер-ике чакрым ераклыкта гына «Салават күпере» торак комплексы төзелеп килә, автобус тукталышына 600 метр чамасы, сәүдә үзәкләре дә җәяү барып җитәрлек ераклыкта. Җирне сатып алганда газ-су турында сорашкач, җирле үзидарәдә: «Кишәрлекләрнең яртысы төзелгәч, суны да, газны да бушлай кертәчәкбез», — диделәр.

Биш ел элек буп-буш җирләр иде бу, хәзер биредә алма төшәрлек тә урын юк. Җәен дә, кышын да төзелеш гөрли. Барлык урамнар да төзелеп бетте диярлек. Безнең Новая урамында буш 3-4 кишәрлек кенә калды, тик йортлылар да күчәргә ашыкмый. Беренчедән, халык су керткәннәрен көтә — кое-казыту өчен кимендә 200-300 мең сум акча кирәк. Эчәргә яраклы су бу тирәдә 100 метр тирәнлектән генә чыга. «Кайчан безгә су кертәсез?» — дип җирле үзидарә рәисен дә аптыратып бетердек. «Киләсе елга!» — ди ул, ятлап куйгандай. Ышанасызмы, инде дүртенче ел рәттән шушы ук сүзне ишетәбез!

Ә газның кайчан булачагын гомумән әйтүче дә, белүче дә юк. Газны якын арада көтмәгез, дип кисәтеп тә куйдылар. Салкын кышларда өйне электр белән җылыту аена 20-30 мең сумга төшә. Бер хезмәт хакы шуңа гына китеп бара дигән сүз. Үзең акча түләп булса да газ сузар идең, якын-тирәдәге шәхси сектордан сузарга рөхсәт юк. Шуңа күрә хөкүмәтнең керткәнен генә көтеп утырырга кала.

Бу ыгы-зыгыдан туеп, берара җиребезне сатып җибәрмәкче дә булдык. Ләкин бездән 6-7 чакрым ераклыкта гына чүп яндыру заводы төзергә тотындылар да, кишәрлек бәяләре төшеп бетте. Биш ел элек сатып алганнан да арзангаракка сатасы килмәде. Күп балалы гаиләләргә менә шундый җирләр бирелә! — дип сөйләде Лилия Гәрәева.

Осиново үзидарәсе нәрсә ди?

Башта Яшел Үзән районы хакимиятенең кабул итү бүлегенә шалтыратуыма үкенгән кебек тә булдым. Бердәнбер соравыма да дорфа, күңелсез җавап ишеткәч, Осиново авыл җирлеге башлыгының телефонын җыйдым. Кабат-кабат җыйдым. Ахырда, башкарма комитет үземә рус телендә җавап хаты язып салды. Сезгә дә тәкъдим итәм.

— «Осиново авылында су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү» объекты буенча 2019 елда проектны эзләнү-тикшеренү эшләре башкарылды һәм Проселочная, Осиновская, Дальняя, Новая, Фабричная урамнарын су белән тәэмин итү буенча проект-смета документларына дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәләре алынды.

Төзелеш-монтаж эшләрен 2020 елда башкару планлаштырылган иде. Планнарга төзәтмәләр кертү һәм финанслау лимитын кыскарту нәтиҗәсендә, заказ бирүче Татарстан Республикасының газлаштыру, энергияне сак тоту технологияләре һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды тарафыннан әлеге программаны тормышка ашыру срогы 2021-2022 елларга күчерелде.

Моннан тыш, «Газпром Трансгаз Казан» запросы буенча, 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын газлаштыру программасын формалаштыру өчен, Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына гариза җибәрелде. Осиново авылындагы күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләре газлаштыру объектлары исемлегендә исәпкә алынган һәм 2021 елга газ бүлү челтәрләрен проектлау планлаштырылган, — диелгән әлеге хатта.

Төзелеш министрлыгы: «Җир кишәрлекләрен инфраструктура белән тәэмин итәр өчен финанслар җитми»

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы күп балалы гаиләләргә бирелә торган җир кишәрлекләрен инженерлык инфраструктурасы объектлары белән тәэмин итү мониторингын алып бара. Әмма бу юнәлештә хәлләрнең катлаулы икәнен искәрттеләр министрлыкта.

— Төп проблема — җир кишәрлекләрен инфраструктура белән тәэмин итүгә финанс чаралары җитмәү. Чөнки бүген күп балалы гаиләләргә бирелә торган җир кишәрлекләрен инженерлык инфраструктурасы объектлары белән тәэмин итүгә аерым программа буенча акча бүлеп бирү каралмаган, — диелә министрлыкның «Татар-информ”га язган җавап хатында.

Газлаштыру: Менделеевск, Түбән Кама, Тәтеш, Тукай, Биектау, Казан

Төзелеш министрлыгы китергән мәгълүматлар буенча, 2019-2023 елларга Татарстан Республикасын газлаштыру буенча чаралар планына Менделеевск, Түбән Кама, Тәтеш һәм Тукай районнарының газ бүлү челтәрләре, шул исәптән күп балалы гаиләләргә караган җир кишәрлекләре өчен гаризалары кертелгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ кушуы буенча 2021-2025 елларга Татарстан Республикасын газ белән тәэмин итүне һәм газлаштыруны үстерү буенча өстәмә программа проекты эшләнгән. Документка газ бүлү челтәрләре, шул исәптән күп балалы гаиләләргә караган җир кишәрлекләре өчен гаризалар кертелгән:

— Биектау районы (Биектау авылы — Биектау районының күп балалы гаиләләре, Каймар авылы — Казанның күп балалы гаиләләре);

— Казан шәһәре (Зур Дәрвишләр торак массивы).

Күрүебезчә, Осиново бистәсендәге күп балалы гаиләләргә биргән җир кишәрлекләрен газлаштыру турында бер сүз дә әйтелми.

58 мең гаиләгә җир кишәрлекләре бирелгән

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы әйтүенчә, «Ачык Татарстан» мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча республикада барлыгы 58 711 күп балалы гаилә җир кишәрлекләрен алу исемлегенә кертү турында карар кабул ителгән. Күп балалы гаиләләргә, бигрәк тә Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә җир кишәрлекләре җитмәүне исәпкә алып, 37 868 гаилә җир участоклары алган, шуларның 4 880 гаилә (җир кишәрлекләре алганның 13 %ы) төзүгә керешкән, 740 гаилә (2 %ы) төзелеш эшләрен төгәлләгән.

Хатта шулай ук муниципаль берәмлекләр мәгълүматлары буенча җир кишәрлекләре инженер инфраструктурасы белән тәэмин итү арта баруы да искәртеп үтелгән:

— электр линияләре белән — 18 537;

— су белән тәэмин итү - 8 035;

— газ белән тәэмин итү - 5 676;

— асфальт юллар белән — 1 378;

— грунт юллары — 26 303.

Кирәкле челтәрләр белән тәэмин итү буенча федераль, республика программалары

Күп балалы гаиләләргә бирелә торган җир кишәрлекләрен инженерлык инфраструктурасы объектлары белән тәэмин итүгә аерым программа буенча акча бүлеп бирү каралмаганга күрә, бердәнбер мөмкинлек булып, кирәкле челтәрләр белән тәэмин итү буенча федераль һәм республика программаларында катнашу гына кала. Алар:

1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 елның 3 октябрендәге 888 санлы карары белән расланган «Татарстан Республикасы халкын сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре белән тәэмин итү «дәүләт программасы кысаларында социаль һәм инженерлык инфраструктурасын үстерү» ярдәмче программасы (26.02.2020 ред.). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы белән, муниципаль берәмлекләр гаризалары буенча, ел саен Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан, Татарстан Республикасы торак пунктларында капиталь ремонт һәм реконструкцияләнергә тиешле, халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү объектлары исемлеге төзелә;

2. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.05.2009 ел, № 696 карары белән расланган «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы (17.10.2009 ред.). Урам суүткәргечләре һәм урам газ челтәрләрен төзүгә чыгымнарны федераль бюджеттан финанслау лимитларына кертү буенча муниципаль берәмлекләр гаризалары буенча тәкъдимнәрне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы формалаштыра;

3. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы карамагындагы «Сетевая компания» ААҖ инвестиция программасы;

4. «Газпром трансгаз Казан»ҖЧҖ газ бүлү челтәрләре буенча газ транспортлау хезмәте күрсәтүгә тарифларга махсус өстәмәләр кулланудан алынган акчалар хисабына финанслана торган газлаштыру чаралары. Татарстан Республикасын газлаштыру буенча чаралар планын формалаштыру тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 22 августындагы 693 санлы карары белән расланган. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы муниципаль берәмлекләр тәкъдимнәре нигезендә чираттагы елга объектларның исемлеген төзи;

5. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 20.12.2013 ел, 1012 санлы карары (27.01.2020 ред.) белән расланган «2014 — 2024 елларга Татарстан Республикасының транспорт системасын үстерү» дәүләт программасы, дәүләт заказчысы — координаторы — Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.

Югарыда күрсәтелгән программаларда катнашу өчен гаризалар тармак министрлыкларына Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре тарафыннан җибәрелә.