Күзләре күрмәүчеләр: "Гарип кешегә берәүнең дә исе китми, без үз ишеләребез арасында гына кирәк"

Кәмәрия Тарасова тумыштан сукыр. Аның белән йөкле булганда, әнисенә бик каты борчылырга, кайгыргырга туры килгән. Авыру булып туу сәбәпләрен дә ул шуннан күрә. Нәселендә мондый авырулы кешеләр юк бит. Ире белән бергә сау-сәламәт балалар да тәрбияләп үстергәннәр.

Кәмәрия Тарасова: "Хәзер инде мин үземнең сукыр булып тууым өчен кайгырмыйм"

Кәмәрия Тарасова, кечкенә вакытта үзенең күрмәвенә бик нык кайгырса да, хәзер моңа карашын төптән үзгәрткән. Оптимист булып яшәргә өйрәнгән.

- Хәзер инде мин үземнең сукыр булып тууым өчен кайгырмыйм. Моны Аллаһы Тәгаләнең бер бүләге итеп кенә кабул итәм. Әмма моны мин картайгач кына аңладым. Кечкенә чакта исә бер адым да сау-сәламәт балага кебек җиңеллек белән бирелмәде. Күзе күрмәгән бала беренче тапкыр тәпи киткәндә, сөртенеп егыла да, аннары инде бик озак курку хисе яши. Тормыш буе шулай.

Кәмәрия Саба районының Киек авылында туып үскән.  7 яшендә аны интернатка биргәннәр. Ә анда, билгеле, ана җылысы дигәне тимәгән. Гомерендә ул нәрсә белән генә шөгыльләнмәгән. Күзе күрмәсә дә, бер тик утырмаган. Үзе белем алган интернатта балаларны да укыткан, картонаж предприятиесендә дә хезмәт куйган, диспетчер да булган, массаж ясаучы да булып эшләгән.

Кәмәрия Тарасова ике бала әнисе.  Шөкер, икесе дә сау-сәламәтләр. Инде хәзер үз тормышлары белән, әти-әнисеннән аерым яши.

-  Гомер буе ярдәмчем ирем булды. Икебез тырыштык. Туганнар да, күршеләр дә булмады ярдәм итә торган. Мин инде үз җилкәмә төшкән авырлыкларны искә төшермәскә тырышам. Миңа хәзер барысы да җиңел кебек тоела. Чөнки мин оптимист кеше, - дип сөйли ул.

Иренең башта күрү сәләте чикләнгән булса да, ярым яктылык дәрәҗәсендә яшәгән әле.  2,5 ел элек исә шикәр авыруыннан дөм сукыр калган.

-  Кечкенә чакта мин: “Эх, иптәш кызларым кебек велосипедка утырып җилдерәсе иде”, - дип чакта хыяллана идем. Ягъни элек барлык хыялларым күз күрүе белән бәйле иде. Хәзер исә тар фатирда  ирем белән ялгыш бәрелеп, аны пешермәсәм иде дигән теләк белән генә яшим, - дип уртаклаша ул.

Гарип кешегә берәүнең дә исе китми, дип зарланалар мөмкинлеге чикле кешеләр. Кәмәрия Тарасова да туганнарыннан да, чит кешеләрдән дә ярдәм өмет итми. Үзе кебек мөмкинлеге чикле кешеләр арасында гына ул үзен иркен һәм кирәк дип хис итә.  “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге аңа шундый дуслар табарга ярдәм иткән, үзен кемгәдер файдалы булып хис итәргә мөмкинлек биргән.

-  Бу үзәктә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен ел саен уздырыла торган курсларда мин инде 10 ел буе укыйм. Иң беренче чакырганда, шикләнеп кенә барган идем.  Әлһәмдүлиллаһ, икеләнеп кенә булса да, килдем. Ун ел уза инде. Мәликә ханым Гыйльметдинова мине ачык йөз белән каршы алды, Браильчә Коръән укырга өйрәтте.  Шушы ханым булмаса, динсез булып, сукбай кебек йөрер идем.  Бу үзәкне мин үзем өчен терәк дип саныйм, - дип сөйләде Кәмәрия ханым.

Аның сүзләренчә, монда алар бер гаилә кебек гөрләп яшиләр, бер-берен аңлыйлар, хәлләрен белеп торалар, үзләреннән авыррак хәлдә булучыларга ярдәм кулы да сузалар.

-   Ярый да тумыштан күрмәүчеләр, үз халәтенә ияләнгән инде, әмма бит яктылыкта яшәп, яхшы эш урынына ия булып, көннәрнең берендә караңгылыкка чумганнар бар. Менә аларга психологик ярдәм аеруча таләп ителә, - ди ул.

Айсылу Заһидуллина: "Төп максатым - белем алырга, гарәпчә өйрәнергә"

Айсылу Заһидуллина исә шушындый “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге бар икәне турында инде күптән ишетеп белгән. Әмма бирегә курсларга Башкортстаннан беренче тапкыр гына килә алган.

-  Күптән киләсе килеп йөри иде, күңел монда тартты. Әмма кабул итәрләрме-юкмы икән дигән курку бар иде. Быел менә беренче тапкыр шушы курсларга эләктем. Мине шулкадәр ачык йөз белән каршы алдылар. Төп максатым - белем алырга, гарәпчә өйрәнергә. Мин үзем инде 20 еллап дин тотам, - дип сөйләде ул.

Айсылу тумыштан начар күрә. 10 айлык вакытта беренче операция кичергән, барлыгы 6 операция аша узарга туры килгән. Шул рәвешле гомер буе ул бер “куышта” бикләнеп яшәгән.

-   Әни мине беркая җибәрмәде, өйдә генә тордым, гади мәктәпкә дә, махсус интернатка да бирмәде. Шуңа бер дә белем ала алмадым. Шушы курслар миңа белем алу мөмкинлеге булып тора, - ди Айсылу Заһидуллина.

Хәзерге вакытта ул әтисе белән бергә яши. Әнисе 6 ай элек кенә вафат булган.  Мөнәҗәтләр җырлап, үз күңелемне үзем күтәреп яшим инде, ди ул.

Казанның “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен курслар дәвам итә. Татарстанның төрле районнары һәм авылларыннан, шулай ук Россиянең төрле почмакларыннан – Чечня, Ингушетия Дагыстаннан, Ставраполь, Пермь крае, Әстерхан, Свердлау, Оренбург, Самара, Ульян өлкәсеннән килгән 50 ләп курсант бер ай дәвамында белем эсти, бер-берсе белән аралаша һәм шул рәвешле тормышка яраклашырга, җәмгыятьтә социальләшергә өйрәнә.

Курсларга килүчеләр башта Брайль системасы буенча рус алфавитын өйрәнә, икенче тапкыр курсларда катнашучылар инде гарәп алфавитын, тәҗвидләрне үзләштерә, аннары инде Коръәнгә кереп китә. Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр аерым укый, йорт эшләре бүлмәсендә курсларга килүчеләр сувенирлар ясый, төрледән-төрле кул эшләре белән шөгыльләнә. Шул рәвешле бармакларының тоемлавын арттыра. Бу аларга Коръәндәге нокталарны сиземләп уку өчен кирәк.

Күзләре күрмәгән кешеләрне Изге Коръәнне укырга өйрәтүдә бернинди кыенлыклар юк. Бу очракта иң мөһиме – кешенең үз теләге булу гына, дип саный  “Ярдәм” мәчетенең имамы һәм мөгаллиме Ибраһим хәзрәт Шаһимәрданов.

- Ислам нигезләренә, гарәп хәрефләренә өйрәнүгә күз күрмәү киртә түгел. Теләге булган барлык кеше дә боларның барысына өйрәнә ала. Монда хикмәт кешенең тырышлыгында гына. Курсларга килүчеләрнең, иң мөһиме, шундый теләге бар.  Күрмәүчеләрне өйрәтүдә төрле алымнар  кулланыла – кайберәүләре Брайль системасы буенча өйрәтәбез, күз күрүе өлешчә генә бозылганнарга исә хәрефләрне зурайту мөмкинлеге булган компьютер, мониторлар ярдәмгә килә”, - дип сөйләде Ибраһим хәзрәт.

Аның сүзләренчә, күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен курслар тормышка яраклашырга да ярдәм итә. Алар Изге Коръәнне укырга өйрәнүдән тыш, спорт белән шөгыльләнә, йорт эшләрен башкарырга өйрәнә, төрле экскурсияләргә йөри. Биредә курсантларга массаж сеанслары да уздыралар. Күрмәүчеләр үзәктә дуслар таба, аралаша. Өйләренә кайтып киткәч тә телефоннан сөйләшеп торалар. Кояш нурларын күрүдән мәхрүм булсалар да, курсларга килеп, алар тормыш мәгънәсен таба, яктылыкка омтыла. Үзара аралашу аларда үз-үзенә ышаныч уята, уртак проблемаларын хәл итәргә ярдәм итә.

Курсларны оештыручылар катнашучыларга яшәү, туклану, белем бирү, хезмәт күрсәтү һәм юл чыгымнарын үзләре каплый. Болар барысы да спонсорлар ярдәме белән башкарыла