Искәндәр Сираҗи: «Мин телеграм-каналлар алып бармыйм, ул - „подлец“лар инструменты»

Кемдер телеграм-каналлар белән дуңгызлар гына эшли ди, кемдер аларның мәгълүмати кырдагы файдасы иксез-чиксез булуы турында сөйли. Телеграм – хәзерге көндә иң еш кулланыла торган сәхифәләрнең берсе. Без татарча телеграм каналларга күзәтү ясап, танылган кешеләрнең фикерләрен белештек.

Искәндәр Сираҗи: «Телеграм — „подлец“лар инструменты»

«Татарский феномен» телеграм-каналы Татарстан һәм татарлар турында рус телендә алып барыла. Каналда 1242 язылучы теркәлгән. «Татарский феномен» җирле хакимият хезмәткәрләре турында, җәмгыятьтәге проблемаларны яктырткан постлар урнаштыра. Мисал өчен, 1 июль көнне сайлау турында сигез пост язылган.

«Татарский феномен» видео-фотолар белән баетылып тора. Коркачык, Усалы авыллары янындагы рапс басуына агу сибү турындагы видео да каналда урын алган. Экология, сәламәтлек турында ярсып-ярсып сөйләүче автор гади эшчеләрне төшерә, нинди агу сибүләренә хәтле күрсәтә.

Каналда #нампишут хештегы аша, язылучыларның уй-фикерләрен дә урнаштыралар. Каналда шулай ук сораштыру форматы да еш кулланыла. Мисал өчен, сайлауларга баруны хуплау-хупламау турында сораштыру. Язмаларда авторның хакимият яклы түгеллеге сизелеп тора. «Татарский феномен» телеграм-каналын алып баручы кеше билгеле түгел.

Канал рус телле булса да, анда татарча контент та урнаштырыла. Шулай ук каналда татар журналистикасына кагылышлы темалар еш урын ала. Шул сәбәпле, журналистлар арасында каналны шушы дөнья кешесе алып бара дигән фикерләр бар.

Әлеге каналны журналист Искәндәр Сираҗи алып бара икән дигән имеш-мимешләр таралгач, без аның да фикерен белешергә булдык.

— Юк. Мин бернинди дә телеграм-каналлар алып бармыйм. Мин, гомумән, телеграм-каналларга «подлец»лар инструменты буларак карыйм. Аны бүген хакимият органнары да куллана башлады. Телеграм-каналны кем алып баруы мәгълүм түгел, шуңа күрә теләсә нәрсә язып яталар инде. Телеграм ул «подлый» журналистикага, хакимият журналистикасына бара торган нәрсә. Ягъни, алар нинди дә булса әйберне телеграм-каналда чыгаралар. Аннары рәсми матбугатта: «Менә шул телеграм-канал шул кеше турында шулай дип язган», - дип күтәреп тә чыгалар.

Намуслы кеше буларак, мин андый телеграм-каналларга намуссызлык дип карыйм. Һәм андый нәрсә белән шөгыльләнүчеләрне, кулланучыларны намуссыз бәндәләр дип саныйм. Намуслы кеше әйтәсе килгән сүзен йөзен ачып әйтә. Андый кешеләрне Искәндәр Сираҗи «дуңгызлар» дип атады дип яз, — диде Искәндәр Сираҗи. 

Андый телеграм-каналларга намуссызлык дип карыйм. Намуслы кеше әйтәсе килгән сүзен йөзен ачып әйтә, — диде Искәндәр Сираҗи. 

Руслан Айсин: «Телеграм — ул мөмкинлекләр кыры»

«Татарская якудза» — шулай ук Татарстан һәм татарлар турында, әмма рус телендә чыгучы канал. Әлеге канал сәясәт, хакимият органнары, ришвәтчелек темаларына язмалар урнаштыра. Язылучылар саны — 11467 кеше. «Татарская якудза»ның структуралы канал икәнлеге күренеп тора. Күләмле-күләмле язмаларда факт өстендә факт булуы да ышанычны яулый.

#нашапочта аша язылучылар үзләрен борчыган проблемаларны язып калдыра. Каналда әлеге хатларны чыгаралар.

«Без булдырабыз» — 4296 язылучысы булган телеграм-канал. Әлеге канал да рус телендә алып барыла, тик татарча постлар да очратырга була. Язмалар күбесе сәясәт турында. Каналда «Конституция», «Минутка патриотизма» дигән сәхифәләр алып барыла. Әлбәттә, күпчелек постлар яңа гына булып узган сайлаулар һәм аңа карата булган фикерләр турында. «Без булдырабыз» — төрле кыю фикерләргә бай канал. Ирониягә бай язмаларны да күпләп очратырга була монда.

Каналда сүгенү сүзләре дә бар. Шулай ук кайбер авторлар үзләренең кем булуларын яшермичә язалар. Шундыйларның берсе - сәясәтче Руслан Айсин.

Үзе дә берничә сәяси канал алып баручы Руслан Айсинның телеграм-каналларның файдасы һәм татар каналларының киләчәге турындагы фикерләрен белештек.

— Берничә татарча телеграм-каналны карап барам. Телеграм — ул яңа инновацион мәйданчык. Ул бик оператив, шуның белән уңайлы да. Телеграмда бик күп төрле фикерләр укып була. Рәсми мәгълүмат чараларында төрле сәбәпләр аркасында кайбер фикерләрне ишетеп тә, күреп тә булмый. Ә телеграмда андый чикләр юк.

Тик кайбер мәгълүмат, кайбер фактлар ялган, фейк булырга мөмкин. Мәгълүмат агымы белән күп еллар эшләгән тәҗрибәле кеше андый әйберләргә алданмый. Мәсәлән, мин ялганны чынбарлыктан аера беләм.

Телеграм каналлар аерым бер мәгълүмати институт буларак формалашканнар, мәгълүмати кырда үзләренең урыннарын тапканнар. Шуңа күрә аларны тирә-юньнең бер элементы итеп танырга кирәк. Дөрес, телеграм-канал алып баручы үзен журналист дип атый алмый. Чөнки журналист - ул профессионал кеше. Профессионал машина йөртүче белән профессионал булмаган машина йөртүчене чагыштырган кебек.

Бу юнәлешне татар җәмгыятендә танытырга, ныгытырга кирәк. Чөнки телеграм күп мөмкинлекләр бирә. Ул бит төрле юнәлештә эшли торган платформа. Ул яңалык форматында да эшли ала, анда телне дә өйрәтергә була, татарның бай рухи мәдәнияте белән таныштыру мөмкинлеге дә бар. Шуңа өстәп, телеграмда канал алып бару өчен зур ресурслар кирәкми. Без, татарлар, сибелеп яшәүче халык. Шуңа күрә татарның мәгълүмати кырын яхшырту — беренчел бурыч булып тора, — диде Руслан Айсин. 

Җырлый торган каналлар

«Татарча җырлар» телеграм-каналы, инде исеменнән күренгәнчә, татар эстрадасы турында. Җырлар дип аталуына карамастан, әлеге канал артистларның шәхси тормышына да кагылмыйча үтми. Мәсәлән, күп кенә артистларның артист булудан тыш «сетевик»ка әйләнүе дә күп тапкырлар искәртеп үтелгән. «Җырчылар элек җырлый иделәр, хәзер — сетевиклар. Нишлисең, яшәргә акча кирәк бит», — дип язган автор һәм Римма Никитинанынң инстаграм битендә күпме акча алуы турындагы постын скриншот ясап, каналга элеп куйган. 

Раяз Фасыйховның авылына вертолетта кайтуы, Лия Шәмсинага тәкъдим ясаулары, Илсөя Бәдретдиновага фейк аккаунттан әшәке сүзләр язулары да бар әлеге каналда. Ара-тирә җырлар да килеп чыккалый. Кыскасы, инстаграмда ни бар, монда да шул ук.

 «Яраткан хитлар» телеграм-каналы - бары тик музыкаль характердагы канал. Биредә бары тик татарча җырлар гына куела. Аны танылган блогерлар гаиләсе - Татар малай Ринат һәм Илүзә алып бара. Әлеге каналның 4236 язылучысы бар. Татар Малайдан телеграм-каналларга карата булган фикерен белештек.

— Телеграм-каналларның, минемчә, начар ягы юк. Элегрәк ул, русча әйткәндә, «в тренде» иде. Аннары «телеграмны кулланырга ярамый» дигән закон керттеләр. Башта шундый амбициоз планнар бар иде. Җырлар керттек, контент булдырдык. Ә аннары закон кертелгәч, актив төште һәм каналны алып барасы да килми башлады.

Мин үзем бер телеграм-каналны да, русларныкын да, татарларныкын да карамыйм. Чөнки активлык дигән нәрсә кимеде, яңалыкларны да сирәк-мирәк кенә куялар. Миңа кызыгы калмады. Безнең канал — ул медиаплеер кебек. Керәсең, җырны телефонга кертәсең дә рәхәтләнеп тыңлыйсың. Уңайлы бит.

Татарча телеграм-каналларның киләчәге аларны ничек алып барудан тора. Кызыклы итеп, актив рәвештә алып барсалар, әлбәттә, бар. Әлегә андый каналлар бик аз, — диде ул. 

Төрле жанрдагы татарча телеграм-каналлар 

«Беренче. YouTube татарча» телеграм-каналы хәбәри жанрда эшли дип әйтеп була. Чөнки әлеге каналда ютуб платформасында чыккан татарча кызыклы видеоларны урнаштырып баралар. Мисал өчен, ютубтагы «Беренче» каналыда «Ник? Тик! подкаст» формантында чыгучы видеолар урнаштырылган. Әлеге подкастның үзенчәлеге — нинди дә булса кызыклы шәхесне чакырып, төрле сорауларга кызыклы җаваплар ишетү.

Тагын, мисал өчен, Тәбрис Яруллин белән Рәдиф Кашаповның «Казан кайный» подкасты да әлеге каналда урын алган. Кыскасы, әлеге телеграм-каналда татар телендә татар кешеләре турында булган кызыклы яңа формадагы видеолар урын ала.

«Татарча аудио-әсәрләр» телеграм-каналының төп вазифасын исеменнән аңлап була. Әлеге каналда татарча әсәрләрнең аудио вариантлары урнаштырыла. Мисал өчен, Әзһәр Шакиров Гаяз Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде» әсәрен укый. Камал театры артистлары башкаруында Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй!», Илдар Юзеевның «Улыбыз өйләнә, без аерылабыз» һәм башка бик күп әсәрләрне тыңлап була. Язылучылар саны — 1328 кеше.

«Батырлар» телеграм-каналы — көрәш һәм көрәшчеләр турында. Әлеге каналда - ярышлардан фото-видеолар, төрле мәгълүмат чараларында басылып чыккан язмаларга сылтамалар, уй-фикерләр. Дөрес, әлеге каналда постлар сирәк чыга. Язылучылар саны да 57 генә кеше. Канал язылучылар өчен ачык, һәркем кушылып, үз фикерен калдыра ала.

Шулай ук күп кенә массакүләм мәгълүмат чараларының үз телеграм-каналлары бар.

 Телеграм — ул журналистикамы?

Социаль челтәрләр кеше тормышына ныклап үтеп кергәч, дөрес мәгълүмат белән ялган мәгълүматның чиге югалды, журналистика төшенчәсе дә кечерәеп калды. Күпләр интернетта язылган бөтен мәгълүматны да журналистика дип кабул итә. Телеграм-каналлар белән дә шул ук хәл.

Бу хакта КФУның социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының журналистика кафедасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Васил Гарифуллинның фикерен белештек.

— Социаль челтәрләр журналистлар тарафыннан бик нык файдаланыла. Һәм уңышлы кулланыла дип әйтер идем. Тик интернет дөньясы хәзер бер чүплек базарына әйләнде. Мәсәлән, бик зур тау бар. Шул таудан алтын табучылар да була. Махсус шуның белән шөгыльләнеп, көн-төн эзләүчеләр таба алтынны.

Шулай ук интернетның да бик аз проценты гына чын журналистикага карый. Тик гади халык аны аерып та бетерми. Моның өчен аудиториянең дә тиешле дәрәҗәдә тәрбияләнгән булуы кирәк. Минемчә, хәзер мәктәпләрдә медианы өйрәнә торган фән булырга тиеш. Балалар кечкенәдән нәрсәнең нәрсә икәнен, кайсы сайт ни өчен, кайсын аңа укырга кирәклеген белеп үсәргә тиеш.

Җәйгә әдәби китаплар укырга кушалар балаларга. Хәзерге заманда әдәбиятка караганда балага медиа күбрәк йогынты ясый. Шуларны белеп үссә, кеше чын журналистиканы аера алыр иде, — диде ул.