Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Куркак җаннар зәңгәр берет кими»: 2 август — десантчылар бәйрәме

2 август - Россиядә Һава-десант гаскәрләре көне. Аклы-зәңгәрле тельняшка һәм күк төсендәге берет кигән ир-атлар бергәләп «Синева» җырын җырлый ул көнне. Елмаеп та, моңаеп та искә ала алар һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән елларын. «Интертат» бәйрәмнең Актаныш районында ничек узганын күзәтте.

news_top_970_100
«Куркак җаннар зәңгәр берет кими»: 2 август — десантчылар бәйрәме
Энҗе Габдуллина

Актанышта 2 август көнне зәңгәр беретлылар Җиңү паркында — һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итүчеләргә багышланып куелган һәйкәл янында җыела. Узган ел нәкъ шушы көнне Россиядә һава-десант гаскәрләре оешуның 90 еллыгын билгеләп үткәндә куелган һәйкәл хәзер көн дә Актанышлыларның күзләрен иркәли. Сүз уңаеннан, шушы ук паркта чик сакчыларына, Әфган һәм Чечня бәрелешләрендә катнашкан хәрбиләр истәлегенә дә һәйкәлләр балкып тора.

«Ундүрт тапкыр парашюттан сикердем»

1995-1997 елларда һава-десант гаскәрләре сафында хезмәт итеп, старшина исеме белән кайткан Айдар Фәсхиев егерме дүрт ел эченә бер тапкыр да бу бәйрәмне калдырган юк дип сөйләде. Актаныш десантчыларын бер учка туплап йөрүчеләрнең берсе дә әле ул Айдар абый.

— Новороссийск шәһәренең 7 нче дивизиясендә хезмәт итә башладым. Төньяк Кавказдагы полигоннарда карантин үтеп, аннары Омскида урнашкан 42 нче дивизиядә өйрәнүләр үттем. Аннары инде Ставропольгә, 21 нче десант-штурм бригадасына җибәрделәр. Хәрби хезмәтемне шунда бетереп, старшина булып туган якка кайттым. 

1995 елларда кризис чоры иде. Солярка, техника, коралга кризис булды. Тик «элита» булгач, десантчыларны ташламадылар. Бар нәрсәне дә җиткереп тордылар. Ундүрт тапкыр парашюттанда сикерергә туры килде.

2 август — безнең өчен кадерле көндә барлык десантчыларын бәйрәм белән котлыйм. Аллаһы Тәгалә безгә шундый мөмкинлек, шундый сәламәтлек биргән. Сәламәтлек булмаса, бу гаскәрләрдә хезмәт итмәгән дә булыр идек. Шушы сәламәтлекнең кадерен белеп, киләчәктә дә шушы тельняшка белән беретка тап төшермичә, башкаларга үрнәк булып, башны югары күтәреп яшик. 

Кайтканга егерме дүрт ел була. Егерме дүрт ел буена 2 августны бер тапкыр да калдырмадык, һәрвакыт оештык. Киләчәктә дә таралмыйча, бәйрәмнәрдә җыелып яшәсәк иде. Ике ел эчендә дә десантураның бөтен «азы»сына төшенеп бетеп булмый. Шуңа күрә, егетләр, бер генә ел хезмәт итсәгез дә, бер минутыгызны да әрәм итмәгез. Десант булу ул икенче, ул сездә гомерлеккә кала, — дип сөйләде Айдар Фәсхиев.

«Фонтаннарда бетмәс су»

Десантчылар һәйкәл янын гына түгел, Актанышка да бәйрәм рухы өстәделәр. ВДВ әләмнәре тагылган машиналар белән Актаныш урамнарын урадылар. Башка машиналар кычкыртып, урамдагы халык кул болгап, десантчыларны бәйрәмнәре белән котлады. «Әнә безнең өчен фонтанга су тутырып куйганнар», — дип шаяртып та алдылар үзләре. 

Шагыйрь Ренат Галиәскәр дә һава-десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән. Фонтан дигәннән, бәйрәм уңаеннан ул үзенең инстаграм битенә шушы шигырь юлларын урнаштырган. 

«Зәңгәр киңлеккә чумабыз.

Җир калды инде аста.

Д-6ны элдем аркага,

Ә запаска — куенда.

Шушы җаваплы мизгелдә

Аларга ышанмый кара.

Артка инде юллар ябык,

Алга! Бары тик алга!

Тельняшка минем өстемдә.

Ул күк һәм болыт төсендә.

Бу юллар бит сеңгән тәнгә.

Без бит туганнар мәңгегә.

Нигә сәләтле икәнең

Күк хәзер үзе билгели.

Куркак җаннар берет кими,

Безнең рәткә кертелми.

Икенче булу килешми.

Элита хәрби көчләрдә.

Шомлана дошман безне күрсә.

Җирдә тиңгән юк безгә.

Тир юган тәүге тельняшка 

Исемнән чыкмый бер дә. 

Бәйрәм саен кулга алам,

Бик якын күңелемә.

Без бер көн коенып кына

Фонтаннарда бетмәс су.

Мәшәкать тудыра калсак,

Зинһар, итегез гафу».

Барлык һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-атларны бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез. Күкләр аяз, дөньяларыбыз тыныч булсын иде!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100