Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балалар курыкмасын дип, янгын турында сөйләгәндә дә елап сөйләмәдем»

Балык Бистәсендә булган янгын яшь гаиләне өч яшьлек һәм җиде айлык сабыйлары белән урамда калдыра. Хәзерге көндә кая барырга, нишләргә икәнен дә белми алар.

news_top_970_100
«Балалар курыкмасын дип, янгын турында сөйләгәндә дә елап сөйләмәдем»

Иртәнге алтылар тирәсендә төтенгә түзә алмый бер кулына бер баласын җитәкләп, икенчсенә икенче сабыен кочып, яланаяк күршеләргә чабарга мәҗбүр була яшь ана. Шәһәрдәге фатирларын сатып, Балык Бистәсендә йорт алып, матур табигать кочагында яшәп яткан Хәлиуллиннарның хыялларын кара төтен көлгә әйләндерә. 

— Иртәнге алтынчы яртыда ирем, ниндидер тавыш ишетеп, сикереп торды. Без барыбыз да йокы бүлмәсендә йоклый идек. Ирем өйгә кемдер кергән дип уйлый. Фонарын ала да, коридорга чыгып китә. Мин дә шул вакыт уянып киттем. Ирем кире йөгереп керде дә, безне торгызды. Җиде айлык баламны кулыма алдым, өч яшьлек кызымны җитәкләдем. Бөтенебез кулга кул тотынышып, коридордан төтен аша чыгарга маташтык. Төтенгә тончыга башладык, чыга алмыйча да азапландык. Ирем безне ишектән этеп чыгарды. Ул шунда машинаның ачкычын эләктереп алырга җитешкән. Карыйбыз: өйнең түбәсен дөрләп яна, мунча яна, — дип сөйләп китте Альбина Хәлиуллина ул иртә турында.

Чыкканда якында гына торган коляскадан юрган алып, кулындагы сабыен шуңа төрә Альбина. Ике кулына ике баласын алып, йокы киеменнән яланаяк кына күршеләренә таба йөгерә. Ире ул вакытта машинаны юлга чыгарып куя.

— Күршеләргә шакыдык, акырдык — ишетүче булмады. Аннары кире йөгердек. Ул вакытта ирем машинаны чыгарып куйган иде. Шул машинага кереп төялдек. Сап-салкын машинада катып утырабыз. Аннары кешеләр җыела башлады. Күршегә дә шалтыратканнар, уятканнар. Ул безне килеп алды машинадан, үзенә алып кереп китте. Иремә чалбар да чыгарып биргән. 

Ирем бәлки берәр нәрсәне чыгара алырмын дип кереп карамакчы булган, тик төтен бөтен дөньяны баскан булган инде. Янгын сүндерүчеләрне дә күршеләр күреп чакырткан.

Үзебез паникага бирелмәдек. Балалар курыкмасын дип, янгын турында сөйләгәндә дә елап сөйләмәдем. Күршеләр беләнсөйләшкәндә дә балалар гел янымда булдылар, — дип сөйләде ул.

«Ремонт ясадык, үзебезчә матурладык…»

Хәлиуллинар бу өйгә кечкенә балалары тугач күченә. Күптән үз йортлары турында хыяллана алар. Ремонт та ясап бетергән булалар инде.

— Күптәннән үз йортыбыз турында хыялландык. Лаеш районындагы фатирыбызны сатып, якын тирәдәге районнардан йорт эзли башладык. Менә Балык Бистәсеннән шушы йортны таптык. Монда табигать тә бик матур, балаларга да әйбәт була дип, сатып алдык. Үзебезчә итеп ремонт ясадык, җылылыкны, канализацияләрне яңарттык, матурладык. Планлаштырган бар нәрсәне дә эшләп бетердек дигән идек инде, — ди Альбина.

Ни кызганыч, өй иминиятләштерелмәгән була. Гаиләнең бөтен документлары, киемнәре, кирәк-яраклары көлгә әйләнә ул таңда. Паспорт ясату өчен дә ничә көн көтәргә кирәклеген санасакмы… Хәзерге көндә алар Яңа Чишмә районында Альбинаның әти-әниләрендә яши.

— Алга таба нишләргә икән дип, бик озак аптырап йөрдек.Һәм бер карарга килдек: үзебезгә яңа йорт салырга булдык. Кирәк-яраклар турында уйлаган да юк. Ярдәм итүчеләр бар. Инстаграм бик булышты. Кешеләр репостлар ясап та булыштылар. Үземә дә, иремә дә акча килеп тора. Балаларга да, үзебезгә дә киемнәр күп җыелды. Зур рәхмәт кенә, — ди яшь гаилә. Альбина үзенең инстаграм битендә рәхмәт әйтеп, видео да урнаштырган.

Тамчыдан күл җыела, ди халык. Кышка кереп барганда ике кечкенә сабый белән йортсыз-җирсез, киемсез, документсыз калган Хәлиуллиннар гаиләсенә финанс ярдәм кирәк. Аллаһы Тәгалә мондый бәла-казалардан, афәтләрдән сакласын иде. 

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар:

89673600261 (Тинькофф) — Альбина

89600367600 (Сбербанк) — Николай

(Телефон номерлары картага беркетелгән)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100