Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сызраньдагы юл һәлакәте: «Әнисез калгач, без сукыр песи балалары кебек»

Юл газабы — гүр газабы… 29 гыйнвар, җомга кичендә М-5 трассасының 878нче километрында Сызрань — Репьевка — Красносельск рейсы буенча кайтып баручы Citroen микроавтобусы куркыныч юл һәлакәтенә очрады. Унике кешенең гомере өзелде. Корбаннар арасында Ульяновск өлкәсеннән 52 яшьлек Фәйрүзә Янгазова да бар.

news_top_970_100
Сызраньдагы юл һәлакәте: «Әнисез калгач, без сукыр песи балалары кебек»

Фәйрүзә апа Красносельск бистәсендә яшәгән, озак еллар Сызрань базарында ит саткан. Өч кызы, өч оныгы калган. Олы кызы Әлфия Мәрдиева әниләренең үзләре өчен ышанычлы бер җилкә булуы турында сөйләде. 

— Әни бөтен гомерен безгә багышлады, гадел иде ул. Ачуланса да, явызлык юк иде анда. Хәзер без ансыз калгач, сукыр песи балалары кебек, бөтен тормышыбызның тоткасы иде ул.

Бүген уянгач та, әнинең сүзләре искә төште. «Әйдә, торыгыз инде», — дип уятыр иде ул. Үзе иртүк торып, ярты эшен эшләп куйган булыр, безне уятырга жәлләп, соңрак кына уятыр иде. Бөтенесен белеп эшләде, кайгыртты, әни артыннан таш дивар артындагы кебек икәнлегебезне белә идек.

Без өч кыз, әти белән аерылышканда, ике кызы студент иде. Әни барыбызны да акча белән тәэмин итә алды, туйлар узды. Әти белән аерылышуны кичерә алды, янә күтәрелеп китте, — диде Әлфия.

«Бөтен кызларын калдырып китте…»

Аның сүзләренчә, Фәйрүзә апаның үлеме бик күпләр өчен аяз көнне яшен суккандай булган. Андыйлар турында «соңгысын чыгарып бирә» диләр. Әлфия апаның күпләргә үзе белеп ярдәм итә белү сәләтен әйтте ул. 

— Аңа күпләр рәхмәтле, гел ярдәм итәм дип кенә торды. Беркемне кире какмады, борчып җибәрмәде, ул кеше мохтаҗмы дип, сорап та тормый иде, үз ярдәмен гел тәкъдим итә һәм бирә белә иде. Без генә түгел, башкалар да ятим калды. Аның апасы, энеләре дә… 

Бик ягымлы булды. Гел елмаеп торды, позитив иде, үлгәндә дә йөзендә елмаю иде. Шат күңелле иде ул, әни булган һәркайда бәйрәм иде. 

Өч кызы, өч кыз оныгы бар иде. Бөтен кызларын калдырып китте… — дип хәсрәтен уртаклашты Әлфия. 

Фәйрүзә апа Красносельскта уртанчы кызы Юля белән яшәгән. Төпчек кызы Зөлфия исемле. Иң олы оныгы 7 яшьлек Алинә дә кадерле дәү әнисен югалту кайгысын кичерә. Әби белән онык арасында үзенә күрә бик җылы мәхәббәт булган ул. 

— Алинәне аеруча яратты. Бөтен тормышы шул иде. Кызларның барысында да стресс инде, ләкин Алинәгә аеруча авыр. Кичә беренче тапкыр монда өйгә алып кайткан идек. Ә ул: «Китик әбикайдан (сүз яңгырашы әңгәмәдәш сөйләгән буенча), хәзер бу өй бүтән, миңа монда начар», — диде, — дип сөйләде Әлфия.

Ул безгә җомга көнне булган вакыйгаларны да хәтереннән яңартты.

— Әни көн саен автобуста йөреп эшләде. Гадәттә, 16 сәгать 30 минуттагы рейс белән кайта иде. Ул көнне дусларында бәйрәм булгач, бер сәгатькә генә котларга кергән, аны калырга кыстаганнар, «Кал, такси чакырырбыз, соңрак китәрсең», — дигәннәр. «Юк, китәм инде, мине Алинә көтә», — дип киткән. Автовокзалда да түгел бит, тукталышта билетсыз утырган. Югыйсә, өч варианты бар иде аның: Ульяновсктан ит ташучы машина йөртүчесе дә шалтыратып, кереп алмакчы булган, ә ул «юк, үзем кайтам» дигән. Таксида соңрак китәргә дә була иде. Аны күрәчәге шушы автобуска тарткандыр инде.

Гомере буе базарда ит сатты. Хәзер ул сатып торган урын буш, чәчәкләр китергәннәр. Сызрань, Новоспасск, Самарадан шалтыратып, һаман өмет белән: «Фаямы?» — дип сорыйлар. Әйтерсең лә, әнинең үлүенә ышанып та бетмиләр. Әни белән бәхилләшергә килгән һәркем аны бик җылы сүзләр белән искә алды.

Әни оста, тәмле итеп табын әзерли белә иде, биш минут эчендә өстәлне тутыра белде. Аның бәлеш, пилмән, мантыларын искә алдылар, алар әле һаман да туңдырылган килеш суыткычта калды…

Мәҗлесләр, корбан ашлары оештыра иде. Гел дөрес итеп, җиренә җиткереп, бөтенесен белеп эшли иде. Кешеләр аның сүзенә колак салды. 

Чәршәмбе әнинең өчесен үткәрәбез, — диде Әлфия Мәрдиева.

«Йолдыз кебек яшәде, йолдыз кебек үлде минем Фәйрүзә Фаиновнам…»

Базарда 13 ел янәшә бергә сәүдә иткән Марина Александровна Фәйрүзә Янгазованың үлемен бик авыр кичерә. 13 ел иңгә-иң терәшеп, көн саен иртәдән кичкә кадәр бергә эшләгәч, эч серләрен бүлешкән мизгелләре күп булган аларның. 

— Мин бит аны яратып, «Фәйрүзә Фаиновна» дип йөрдем, чөнки аңа башкалар «Фая» диләр иде. 13 ел янәшә булдык, ул минем гаиләм кебек иде. Бөтен бәйрәмнәрне еш кына бергә уздырдык, Яңа елны бергә каршы алдык. Фәйрүзә ул бик молодец, өч кызын минем күз алдымда институтларда укытты, тәрбияләде. Мин сүз дә таба алмыйм. Миңа да кеше буларак яхшылыгы күп тиде. 

Җомга көнне кичке 4кә кадәр эштә идек. Сөйләшеп утырдык, ул автобуска соңга калды. Танышларын котларга китте, ә алардан соң инде шул 18.30дагы автобуска утырган.

Аның тормышы якты, бәхетле иде. Таныш-белешләре күп иде, бик яраттылар үзен. Оныклары өчен үлеп тора иде. Эшкә килгәч, һәр иртәсе «Алинә тегеләй иткән, болай иткән», — дип башлана иде. Ул аны бик яратты. 

Бик авыр хәзер безгә. Ничек кенә дөрес итеп кичерергә моны. Җомга кич шалтыратып, шушы үлем турында хәбәрне әйткәч, тәмуг кебек булды бу миңа. Дус кына түгел, бөтен тормышымны айкаган кешем иде ул минем. 

Никләр генә утырды икән шул автобуска? Йолдыз кебек яшәде, йолдыз кебек үлде минем Фәйрүзә Фаиновнам… 

Төнлә розалар алып, өстәленә салдык. Сатып алучылары шимбә көнне белгәч, шок хәлендә иде. Кешеләр ярдәм йөзеннән акчалар китерделәр. Искә алу мәҗлесләренә бушлай пироглар пешерергә әзерләр. Клиентларының да шулай үзләреннән өлеш кертәселәре килә, — дип сөйләде Марина Александровна.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы мәрхүмнәрнең гаиләләренең авыр кайгысын уртаклаша.

«Комсомольская правда» язганча, йөк машинасы белән идарә иткән кеше — Казахстаннан 31 яшьлек Абдувахит Әхмәтов ике айга сак астына ябылган. Ул 264нче маддәнең 5 часте (юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, ике һәм күбрәк кешенең үлеменә китерү) буенча җинаять кылуда шикләнелә. Әхмәтовның Казахстанга берничә тонна банан илтүе булган.

Унбер кеше реанимациядә, алар арасында 1,5 яшьлек бала да бар. 31 гыйнвар Самара һәм Ульяновск өлкәләрендә матәм көне дип игълан ителде. Һәлак булганнарның гаиләләренә 1 миллион сум акча түләнгән. Зыян күрүчеләргә 100 һәм 200 мең сум түләнәчәк.

Авариядә Самара һәм Ульяновск өлкәләрендә яшәүчеләр һәлак булган. Исемлек:

Фәйрүзә Янгазова — 52 яшь.

Автобус йөртүчесе — 57 яшьлек Игорь Ильин.

Елена Сорокина, 44 яшь.

Аслан Тагиев, 41 яшь. 

Андрей Шебаршев, 33 яшь.

Сергей Осокин, 39 яшь.

Людмила Рыжова, 43 яшь.

Кристина Спицина, 21 яшь. 

Ольга Степанова, 51 яшь.

Сергей Бухвалов, 48 яшь.

Вадим Семьянов, 50 яшь.

Андрей Городнов, 50 яшь.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100