Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда 2021 елда якты дөньядан кемнәр киткән?

Башкортстан 2021 елда кемнәрен югалткан? Былтыр гүр иясе булган күренекле шәхесләр "Интертат" күзәтүендә.

news_top_970_100
Башкортстанда 2021 елда якты дөньядан кемнәр киткән?
Шамил Абдюшев

ГЫЙНВАР

1 гыйнварда Уфада танылган тарихчы, тарих фәннәре докторы, профессор Марат Янборисов вафат булган. Аңа 69 яшь иде.

Марат Янборисов — йөздән артык фәнни эш, китап, монография, дәреслек, уку-методик ярдәмлек авторы.

4 гыйнварда Уфада Башкортстан Республикасы Милли симфоник оркестрын оештыруның чишмә башында торган танылган дирижер, Башкортстанның халык артисты Таһир Камалов 59 яшендә авырудан соң вафат булды. Хезмәттәшләре аның коронавирус инфекциясеннән өзлегүләр белән көрәшүен, табиблар аны саклап кала алмавын сөйли. 

15 гыйнварда Мәскәүдә Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, М.Солтанова исемендәге Ислам көллияте (мәдрәсә) директоры Илдар Малахов вафат булды. Ул үлеменә кадәр биш айда Блохин исемендәге онкология фәнни-тикшеренү үзәгендә дәваланган һәм шунда ук кичә төнлә вафат булган. Аңа 54 яшь булган. 

ФЕВРАЛЬ

4 февральдә Уфада 37нче яшендә РФ мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте Россия ислам университетының гарәп теле мөгаллиме Али Әхмәд вафат булган. «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Али Әхмәд 2015 елда РФ мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин чакыруы буенча Мисырдан Россиягә эшкә килгән. 

5 февральдә Уфада 72 яшендә Башкортстанның халык артисты, Мостай Кәрим исемендәге милли яшьлер театры актрисасы Вакилә Калмантаева вафат булган.

8 февральдә Уфада авырудан соң Башкортстанның халык артисткасы Роза Аккучукова вафат булды. «Аккошлар», «Яшел яулык», «Ромашкалар», «Алтын балдак» җырлары зур популярлык казанды.

15 февральдә Уфада Башкортстан Республикасының халык артисты, Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт халык биюе академия ансамбле оркестры ветеран-музыкантларының берсе Җәүдәт Моратов вафат.

17 февральдә Уфада журналистика ветераны, танылган теле- һәм радиожурналист Сәлахетдин Сукбаев 85 яшендә вафат булган.

18 февральдә Уфада 80 яшендә Башкортстанның атказанган артисты Рива Исхакова вафат булган.

18 февральдә Уфада Башкортстанның халык артисты, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының элеккеге солисты, танылган педагог Флүрә Ногманова озакка сузылган авырудан соң үзенең туган көнендә вафат булган. 

20 февральдә Башкортстанның атказанган артисты, Башкорт дәүләт филармониясе хезмәткәре Римма Госман кызы Дашкина Уфада 76 яшендә вафат булган.

МАРТ

4 мартта татар язучысы, галим һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, техник фәннәр докторы Зәки Зәйнуллин вафат. Язучыга 87 яшь иде.

20 мартта Уфада Башкорстанның халык шагыйре, Салават Юлаев премиясе лауреаты Факия Тугызбаева 71 яшендә вафат булган.

31 мартта Уфада башкорт телевидениесе ветераны Памира Абдулбаниева 82 яшендә вафат булган. 

АПРЕЛЬ

18 апрельдә Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган театр рәссамы Азамат Гыйләҗев вафат булган. Аңа 65 яшь иде.

21 апрельдә Башкортстанда танылган дин эшлеклесе Ринат Киреев 82 яшендә вафат булган. Ул чирек гасырга якын Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең 707нче мәхәлләсен җитәкләде, озак еллар Бирск, Благовещенск һәм Мишкин районнарының элеккеге имамы — ахун.

22 апрельдә танылган композитор, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм атказанган мәдәният хезмәткәре Мөфтәдин Гыйләҗев вафат булган.

МАЙ

3 майда Уфада 80нче яшендә язучы, әдәбият белгече, Башкорт дәүләт университеты профессоры Тимергали Килмөхәммәтов инсульттан вафат булган.

9 майда Башкортстан Мәгарифне үстерү институты профессоры, филология фәннәре кандидаты Лотфулла Хәбибов вафат.

20 майда Уфада балалар шагыйрәсе һәм журналистика ветераны, Башкортстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфинур Вахитова авырудан соң вафат булды. Аңа 89 яшь иде. 

23 майда Уфада сынчы, Россия һәм Башкортстан рәссамнар берлеге әгъзасы Айрат Мәглиев вафат булды. Аңа 54 яшь иде. Абыйсы Рамил Мәглиев социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, ул коронавирустан вафат булган.

26 майда Уфада 66 яшендә танылган журналист Рушан Кириев вафат булды. Аның дусты һәм хезмәттәше, «Вечерняя Уфа» газетасы мөхәррире Вячеслав Голов хәбәр иткәнчә, безнең коллегабызга инфаркт булган. 

ИЮНЬ

26 июньдә Уфада башкорт телевидениесенең беренче операторы Ринат Әмирханов вафат булган. Ринат Әмирханов төбәк телевидениесендә 1958 елда эшли башлаган.

ИЮЛЬ

1 июльдә Уфада кинорежиссер, «Башкортостан» киностудиясенең элеккеге директоры Азамат Хуҗахмәтов 59нчы яшендә кинәт вафат булган. «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, аның иҗат багажында 50дән артык фильм бар. 

21 июль Уфада танылган галим, тарих фәннәре кандидаты Нил Ишемгулов вафат булган. Нил Ишемгуловның бик күп фәнни хезмәтләре Зәки Вәлиди мирасын өйрәнүгә багышланган.

22 июльдә Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Башкортостан» телерадиокомпаниясе дәүләт унитар предприятиесе режиссеры Әхмәт Якупов вафат булган. Ул гомеренең 40 елга якынын республика телевидениесенә багышлаган.

28 июльдә Уфада совет һәм Россия филологы Башкортстан Фәннәр академиясе академигы, Россия атказанган фән эшлеклесе, Салават Юлаев исемендәге республика премиясе лауреаты Гайсә Хөсәенов вафат булган. Аңа 93 яшь иде.

АВГУСТ

12 августта Уфада озак авырудан соң танылган журналист Фларит Шакиров вафат. Аңа 64 яшь иде. 

18 августта җитди авырудан соң Уфада Татарстан АССР халык артисты, РСФСРның атказанган артисты Наил Сәрвәров вафат булды. Аңа 75 яшь иде.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, Наил Сәрвәров 20 елдан артык Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт халык биюе академия ансамблендә классик бию буенча педагог-репетитор булып эшләгән.

18 августта БАССРның атказанган һәм халык артисты, Фәйзи Гаскәров исемендәге халык бию ансамбле ветераны Равилә Хаҗиева вафат.

СЕНТЯБРЬ

6 сентябрь Уфада танылган композитор, профессор, Россия һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айрат Кубагушев вафат булды.

Айрат Кубагушев башкорт композиторлар мәктәбенең иң якты вәкилләренең берсе иде. Ул опера, симфоник, хор, халык уен кораллары оркестры өчен әсәрләр, драматик спектакльләр һәм кинога музыка язган

13 сентябрьдә озакка сузылган авырудан соң 72нче яшендә Башкортстан Республикасы һәм Украинаның атказанган артисты, Зальцбург шәһәре ордены иясе, җырчы Сәйфулла Хәйруллин вафат булган.

Җырчының бай иҗаты Россия генә түгел, Германия, Австрия, Кытай, Украина һәм башка илләрнең тамашачыларына да таныш.

28 сентябрьдә Уфа шәһәрендә 88 яшендә озак авырудан соң Россия һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, хор дирижеры, педагог Ризалә Бикмөхәммәтова вафат булды.

«Башинформ» хәбәр итүенчә, Ризалә Бикмөхәммәтова Башкортстандагы югары музыкаль белем бирүне оештыручыларның берсе була. 

ОКТЯБРЬ

4 октябрьдә башкорт тел белгече, педагог-методист, дәүләт эшлеклесе Әхмәр Азнабаев

20 октябрьдә 83 яшендә Санкт-Петербургта Башкортстанның танылган мәдәният эшлеклесе, балет артисты, Рудольф Нуриев исемендәге Башкорт хореография көллиятенә нигез салучы һәм беренче директоры Алик Салих улы Бикчурин вафат булды.⠀

НОЯБРЬ

1 ноябрьдә Башкортстанның халык язучысы, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ногман Мусин вафат.

10 ноябрьдә Башкортстанның атказанган төзүчесе Вил Хәсәнов вафат булган.

ДЕКАБРЬ

1 декабрь көнне Уфада филология фәннәре кандидаты, Уфа Тарих, тел һәм әдәбият институтының әдәбият бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Флорида Сәлим кызы Фазылова кинәт вафат булган. Аңа 59 яшь иде.

Флорида Фазылова башкорт шигърияте өлкәсендә белгеч, Мостай Кәримнең 11 томлык әсәрләренең тулы җыентыгын төзүче галим-тикшеренүче. 

Бу исемлектәге һәм исемлеккә кермәгән шәхесләрнең авыр туфраклары җиңел, урыннары оҗмахта булсын! Гаиләләре, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100