news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коронавирус аркасында «Казан егетләре»нең элеккеге солисты капкалар куя башлаган

Илнат Фәрхуллин капка эретеп ябыштырган видеосын куйган.

news_top
Коронавирус аркасында «Казан егетләре»нең элеккеге солисты капкалар куя башлаган
Салават Камалетдинов

«Казан егетләре» төркеменең бию хәрәкәтләре белән истә калучы солисты Илнат Фәрхуллин коронавирус пандемиясе алдыннан гына төркемнән киткән иде. Әмма аңа «сольный» концерт белән йөрү насыйп булмады.

Инстаграмга куйган видеосында ул эретеп ябыштыру эше белән шөгыльләнә. «Коронавирус аркасында бер ай инде авылда. Абый белән бергә капкалар куеп йөрибез. Менә шундый дөнья», — дип сөйли җырчы.

«Молодец! Эшең булгач әлегә. Дөньялар әйбәтләнгәч, сәхнәгә кире кайтырсыз»;

«Кулың эшкә оста булгач, бик яхшы инде ул»;

«Мин дә сиңа эндәшергә уйлаган идем. Бездә шабашникларны да тоталар. Куркыныч. Аннары җырлый алмавың бар»;

«Икесе дә сәнгать. Чәчәкләп-чуклап капка ясау сәнгать түгелме? Молодец! Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз»;

«Молодец, гел „бишле“ сиңа», — дип мактаганнар яңа һөнәр үзләштергән җырчыны.

Инстачылар арасында өйрәтергә теләүчеләрне дә җавапсыз калдырмаган җырчы.

«Астан өскә эретеп ябыштыралар», - дип язган берәүгә: «Мин аркылыга яратам», — дип җавап биргән ул.

«Капка кую - музыка язу түгел, Илнат», - дип «чеметеп» алырга теләүчегә: «Музыка язу - капка кую түгел», — дип шаярткан җырчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар