Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Илнат Фәрхуллин «Казан егетләре» төркеменнән китә

«Казан егетләре» төркеме солисты Илнат Фәрхуллин Инстаграм битендә төркемнән китүе турында хәбәр итте.

news_top_970_100
Җырчы Илнат Фәрхуллин  «Казан егетләре» төркеменнән  китә
Салават Камалетдинов

Бу вакытны да сәгать сукты! «Казан егетләре» төркемендә җырлаган соңгы көннәрем. Әйе, дөрес аңлыйсыз — мин төркемнән китәм! Чуарлы сүзләр, егетләргә карата начар фикерләр көтәр кайберәүләр. Юк! Чын ир-егетләрчә хезмәт иттем, киткәндә дә түбәнлеккә төшмим. Беләм, күп сораулар туар. «Нәрсәгә? Нигә инде?» — диярсез. «Казан егетләре» төркемендә мин 7 ел егетләр белән бергәлектә иҗат иттем. Җиң сызганып бергә эшләдек, бер гаилә егетләре сыман дус яшәдек! Егетләргә һәм продюсерга рәхмәтләрем чиксез! Алар янәшәсендә зур тормыш мәктәбе үтелде! Бөртекләп кенә саллы тәҗрибә тупланды. Хөрмәтле тамашачым, күреп тордыгыз, минем һәрчак үз сүзем, үз фикерем булды һәм бар.Ялган йөз белән сәхнәгә чыкмадым, һәр чыгышымда 100% бирелергә тырыштым. Үзебез һәм үзем иҗат иткән күп җырларны сезнең хозурыгызга ирештердек, басып алкышлаган чакларыгыз күп булды. «Казан егетләре”нең Илнатлы дәвере күңелегездә җылы хисләргә төренеп сакланачагына шикләнмим! Мин сезнең белән саубуллашмыйм! Иң күңелле яңалыгымны ирештерәм — иртәгәдән мин үз юлым белэн атлый башлыйм! Бик күп җырлар иҗат иттем!

Мин иртәгәдән сәхнәдә автор-башкаручы! Бик тиздән яңа җырларымны ишетерсез, клибымны күрерсез! Күңелдән чыккан җырлар сезнең өчен! Димәк, алга! Хәерле сәгатьтә! Күрешербез! Яңалыкларым бик күп! Аллага тапшырдык, дуслар! Минем белән калыгыз!

Сезне яратып, хөрмәт белән, Илнат Фәрхуллин!» — дип язган җырчы.

«Күптән вакыт, уңышлар сиңа», «Син киткәч, төркемнең яме калмас инде», Афәрин, алга», Күптән үзеңә җырларга иде, син бит аерылып торасың», «Төркемдә син булмагач, кыен булыр инде, ярый, уңышлар», «Бик җаваплы адым, хәерле булсын!», «Бар да әйбәт булачак!» — дигән комментарийлар калдырганнар җырчының виртуаль дуслары.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бу вакытны да сукты сәгать!.. “Казан егетләре” төркемендә җырлаган соңгы көннэрем .. Әйе, бик тә дөрес аңлыйсыз — мин төркемнән китәм!.. Чуарлы сүзләр,егетлэргэ карата начар фикерлэр көтәр кайберәүләр. Юк!.. Чын ир-егетләрчә хезмәт иттем, киткәндә дә түбәнлеккэ тошмим .. Беләм, күп сораулар туар. “Нәрсәгә?.. Нигә инде?..” — диярсез. “Казан егетләре” төркемендә мин 7 ел егетләр белән бергәлектә иҗат иттем. Җиң сызганып бергә эшләдек, бер гаилә егетләре сыман дус яшәдек!.. Рәхмәтләрем чиксез үзләренә @kazan_egetlare хэм продюсерга !.. Алар янәшәсендә зур тормыш мәктәбе үтелде!.. Мин аларга нидер бирдем хэм тапшырып калдырдым, мин алардан ойрэндем.Бөртекләп кенә саллы тәҗрибә тупланды. Хөрмәтле тамашачым, күреп тордыгыз, минем һәрчак үз сүзем уз фикерем булды хэм бар.Ялган йоз белэн сэхнэгэ чыкмадым хэр чыгышымда 100% бирелергэ тырыштым. Үзебез хэм узем иҗат иткән никадәрле җырларны сезнең хозурыгызга ирештердек, яратып кабул иттегез генә димим, басып алкышлаган чакларыгыз куп булды !.. “Казан егетләре”нең Илнатлы дәвере күңелегездә җылы хисләргә төренеп сакланачагына шикләнмим!.. Ә мин бит әле, сезнең белән саубуллашмыйм!.. Иң күңелле яңалыгымны ирештерәм — иртәгәдән мин үз юлым белэн атлый башлыйм !.. Бик күп җырлар иҗат иттем! Мин иртәгәдән сәхнәдә автор-башкаручы!.. Бик тиздэн яңа җырларымны да ишетерсез хэм клибымны күрерсез!.. Күңелдэн чыккан жырлар,сезнен очен!.. Димәк, алга! Хәерле сәгатьтә! Күрешербез!.. Яңалыкларым әле бик куп !.. Аллага тапшырдык, дуслар!..Минем белэн калыгыз! Сезне яратып хэм хормэт белэн ILNAT Farkhullin!.. . . . . #ilnatsmaile #ILNATfarkhullin

Публикация от Ильнат Фархуллин (@ilnatfarkhullin)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100