Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова: «Аерылу турында сүз кузгалтсам, үтерәм дип куркытты»

Ильмира Нәгыймова сторисларында иренең үзенә янавы турында сөйли һәм гаилә тормышының нинди булуын күрсәтә.

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова: «Аерылу турында сүз кузгалтсам, үтерәм дип куркытты»
https://www.instagram.com/ilmira.nagimova/

Бүген Ильмира Нәгыймова үзенең инстадусларына ун ел буе саклап килгән гаилә серен ачты: ире Руслан Кираметдиновның чын йөзен күрсәтеп, инстаграм сторисларына видеолар урнаштырды. «Ун ел түзеп яшәдем, башка түзәр хәлем калмады», — дип, ире белән аерылышуы турында пост язды.

Әлеге хәлләрнең дөреслеген белешү максаты белән без Руслан Кираметдиновка шалтыраттык. Ул әлеге сүзләрнең барысын да кире какты, Ильмираның инстаграм сәхифәсен хейтерлар «урлады» дип белдерде.

Ильмира үзе, исә, «Интертат» хәбәрчесенә: «Мин сторисларда куйган бөтен әйбер дөрес. Руслан нәрсә әйтсен инде ул, башка әйтер сүзе булмагач», — дип тавышлы смс җибәрде.

Ильмира әлеге минутларда да сторисларында коточкыч хәлләр күрсәтә. Видеоларда Русланның хатыны турында пычрак сүзләр әйткәнен, сүгенгәнен ишетәбез. «Мин Мәскәүдә банкет һәм дискотекада чыгыш ясаганда ул эчкән һәм иртәнге дүрттә тавыш чыгарган. Минем бөтен фотоларымны ватып бетергән, Гөлназны барысын да җыештырырга мәҗбүр иткән. Болар барысы да мин телефон трубкасын алмаган өчен. Мин ул исерек вакытта, гомумән, трубканы алмыйм. Айныгач сөйләшербез дим.

Бу кеше мине инде ун ел иҗатыма көнли. Төрлечә юкка чыгарарга тырыша. ә миңа эшләргә кирәк. Мин ипотека түлим, инде ничә ел тормышны үзем тартып барам. Аннан китү турында сүз кузгалтсам, үтерәм дип куркыта.

Мин аның белән инде бер ел буе аерылам. Судья аның танышы булу сәбәпле, безне һаман аера алмыйлар. Ватсап аша сөйләшеп, көлешеп яталар, судны бертуктаусыз күчерәләр. Аерылышырга гаризаны узган ел 9 ноябрьдә биргән идем. Әле дә судларга йөрим, ә аның бер тапкыр да килгәне юк.

Ул миңа чит номердан шалтыратып, тагын яный башлады. Барлык сөйләгән сүзләремне кире кагарга куша. Әгәр сторисларны юк итмәсәм, минем дә ниндидер видеоларымны халыкка чыгару белән куркыта. Ярар, минем үземә дә кызык. Сугыш икән сугыш инде», — дип яза ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100