news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлнур Айзат картәтәй Рөстәм Асаевка багышлап шигырь язган

Узган атнада җырчының оныгы туды.

news_top
Гөлнур Айзат картәтәй Рөстәм Асаевка багышлап шигырь язган
«Татар-информ» архивы

Гөлнур Айзат картәтәй Рөстәм Асаевка багышлап шигырь язган. «Татар эстрадасы» үз сәхифәсендә шигырь белән таныштыра.

Дүртенчегә әти булды,

Бүген — бабай Асаев.

Шулкадәрле байлыгы бар -

Йөрсен әйдә масаеп.

Масаймаслыкмыни, җаным?

Ике кыз, ике улы.

Динә исемле оныгы

Бәхетләр өстәп туды.

Рөстәм картәтәйгә охшап

Җырлап үсәр онык та.

Рөстәм бабакайның кулын

Котлап кысыйк бер юкта.

Дөньялары тыныч булсын,

Тик афәтләр булмасын!

Рөстәм- картәтәй һәм әти

Тик шатлыктан җырласын.

«Тыйнак, тәрбияле артист, күпләргә үрнәк шәхес», — дип язган тамашачы җырчы турында.

Узган атнада җырчының олы кызы Гөлназ әни, ә Рөстәм Асаев бабай булды.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар