news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева әни булган

Бүген, 17 октябрь көнне, Гөлназ белән Виллиның кызлары туган.

news_top
Гөлназ Асаева әни булган
https://www.instagram.com/villi.one/

Гөлназ Асаева әни булган. Ул бу турыда инстаграмда хәбәр итә.

«Бүген безнең өчен бик мөһим көн. Безнең сабыебыз дөньяга аваз салды Үзем язам, үзем ышанмыйм. Аллаһка шөкер», — дигән ул.

Җырчының ире Вильдан Шәмсетдинов та кечкенә кызы белән төшкән беренче фотосын урнаштырып: «Аллаһы Тәгаләгә һәм сиңа рәхмәт, яратканым», — дип язып куйган.

Җырчыларны сәхнәдәшләре чын күңелдән бу матуур вакыйга белән тәбрик иткән. «Сезнең өчен бик шатбыз. Бәбиегез сау-сәламәт, тигез канатлы, озын гомерле булсын», «Бик матур яңалык. Исән-сау үстерегез. Елап аптыратмасын, акыллы, тәүфыйклы бала булсын», — дип язалар.

Гөлназның авырлу булуы турында белмичә калган инстадуслары да күп булган. «Кай арада өлгердегез?», «Эчең күренмәде дә бит», — дип аптырашкан алар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар