news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Венера Аитова белән ире икенче улларына матур исем сайлаган

Алар бүген бала тудыру йортыннан чыкты.

news_top
Венера Аитова  белән ире икенче улларына матур исем сайлаган
https://www.instagram.com/venera_aitova_official/

Венера Аитова нәни улы белән бала тудыру йортыннан чыкты. Нәни малайның исеме Гаяз булган.

Бәхетле гаиләне хастаханәдән каршы алырга ире, беренче улы Гомәр һәм туганнары килгән.

«Гаязлы булдык, Ходайга мең шөкер!!! Табиблар, шәфкать туташларына, РКБның уникаль хезмәткәрләре алдында традицион рәвештә баш иябез!

Катлаулы елның иң зур бүләге булды бу!

Роддомнан елмаеп, шатлыклы күз яшьләре белән кайтып китүдән дә зуррак бәхет бармы икән?!» — дип шатлыгы белән бүлешкән «Яңа гасыр» телеканалында «Таяну ноктасы» тапшыруының элеккеге алып баручысы.

Яшь гаиләнең виртуаль дуслары «Гаязның һәрчак күңел шат, күге аяз булсын», дип теләгән.

Венера Аитованың икенче тапкыр әни булуы турында язган идек.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар