Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венера Аитова улына энекәш алып кайткан

Яшь гаиләнең уллары матур даталарда туган.

news_top_970_100
Венера Аитова улына энекәш алып кайткан
https://www.instagram.com/venera_aitova_official/

«Татарстан — яңа гасыр» каналында «Таяну ноктасы» тапшыруының элеккеге алып баручы Венера Аитова бүген икенче тапкыр әни булган. Ул Гомәр улына энекәш алып кайткан.

«Бездән бәхетле кеше юк бүген», — дип язган ул үз сәхифәсендә.

Бала 3836 грамм авырлыкта, буе 53 см.

Инстачылар һәм дуслары Венера белән Динарны гаиләләре ишәюе белән котлап матур теләкләр язган.

«Улларыгыз матур даталарны сайлый белә», — дип язган дуслары. Яшь гаиләнең олы уллары Гомәр 19.09.19 да туса, кече уллары 21.09.21 датасын сайлаган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100