news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Резидә Шәрәфиева битенә яңа төрле массаж ясаткан

Җырчы төрле экспериментлар үткәрергә яратуын әйтте.

news_top
Резидә Шәрәфиева битенә яңа төрле массаж ясаткан
Владимир Васильев

Татарстанның халык артисты, Казан шәһәре филармониясе җырчысы Резидә Шәрәфиева битенә «буккальный» дип аталган массаж ясаткан. Казан филармониясе артистлары үткәргән ретро концерт алдыннан җырчы шуның турында сөйләде.

«Алты көн битемә массаж ясаттым. Ул „буккальный“ дип атала. Сәгать ярым дәвамында биткә, авыз эчләренә массаж ясыйлар. Авыз эче, бит, муен, баш җиңеләеп китә. Шулкадәр яхшы массаж, тик нык авырттыра торган. Сул аягым авыртудан тартышмасын өчен уң аягым белән басып тордым. Мәсәлән, иренне веер итеп суза, иякләрне, муеннарны әллә нәрсә эшләтеп бетерә. Өченче-дүртенче көнгә бик авыртмый», — дип сөйләде җырчы.

Резидә Шәрәфиева массажның нәтиҗәсен күргән, битләр тартылып китте, ди. «Массажны бәләкәй куллы хатын-кыз ясады, соңыннан: „Тирегез бик рәхмәтле“, — дип әйтте», — ди ул. Массажны алты көн рәттән ясатырга ярамый икән, сеанслар арасы бер атна булырга тиеш. Елына бер тапкыр шундый курс алырга кирәк, ди артист.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар