Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар Тик-ток блогерларына күзәтү: «Бака ашап күрсәттем, йөзем белән җир сөрдем»

Тик-токта бүген татарча контент шактый. «Интертат» милли колоритлы видеолар җитештерүче, шартлатып әйтүче, җор телле, үткен, чая, фикерле татар блогерларын барлады.

news_top_970_100
Татар Тик-ток блогерларына күзәтү: «Бака ашап күрсәттем, йөзем белән җир сөрдем»
Автор

Олеся Дмитриева @leesnayaa

«Оятсыз», «татар кызына болай килешми», «кыланчык», «артыгын кыланасың» кебек эчтәлекле комментарийлар «тешли» тора, ә Олеся үзенекен эшләвен дәвам итә. Татар кызының арт санын селкетеп биюенә, юмористик рухтагы видеоларында сүгенү сүзләре куллануына, эш урынында эшлисе урынга Тик-ток өчен «тозсыз» видеолар төшерүенә ризасызлыгын белдерүчеләргә кызның һич тә исе китми. Үткен, һәрвакыт күтәренке кәефтәге татар кызы оптимистик рухтагы видеолар төшерә. Ягъни вайн форматындагы юмористик видеолар, популяр җырлар астына бию, көндәлек тормышыннан, эш урыныннан кызыклы видеолар урнаштыра Олеся Тик-ток сәхифәсендә.

«Мин хейтерларны яратам, алар минем кәефемне күтәрә. Мин гел шундый булдым. Кеше мине сүгә, ә минем исем китми, елмаям гына. Син бит татар кызы, арт саныңны селкетеп бию килешми, дип язалар. Мин аларга: «Мин арт саным шундый матур булсын өчен күпме спорт белән шөгыльләнәм, бу минем хезмәтемнең нәтиҗәсе, минем горурлыгым, нишләп әле мин аны күрсәтмәскә тиеш? Күпме биисем килә, шуның кадәр биим әле менә», — дип кенә җавап бирәм.

@leesnayaa

?????? #лесная

♬ оригинальный звук - Иршатыч✌️

«Кыланчык син», — дип еш язалар. «Килешәм», — дип җавап бирәм. Кыланчык булу шундый олы гөнаһмыни ул? Хатын-кызга кыланчык булу килешә, дип саныйм. «Итәгең кыска», «артык нык бизәнәсең», «күкрәгеңне ачып йөрисең» ише гаепләүләргә дә исем китми. Яшь кешегә бар да килешә, бар да матур бит инде ул. Каян килеп, кеше шул кадәр зәһәр телле икән?!

Кәефем һәрчак күтәренке, елмаеп-көлеп кенә торам, чәчкә кебек, яшь, чибәр чагым, рәхәтләнеп нәрсә төшерәсем килә, шуны төшерәм. Ошамаса, карамыйлар инде. Яратып караучыларым җитәрлек. Мин, гомумән, иң элек үзем өчен, үземнең кәефемне күтәрер өчен төшерәм», — ди Олеся Дмитириева.

Илвир Әхмәтов @akhmetovilvir

@leesnayaa

??? #лесная #авыл

♬ оригинальный звук - رميته في المترجم ، وقع

Тик-токчылар Илвирның үзеннән бигрәк әнисен ярата. Илвир энесе белән авылга әти-әнисе янына кайткач, моңарчы да авыл тормышын төшереп Тик-токка куйгалаган. Видеоларда егетләрнең әнисе еш очрый башлагач, Илвирның караучылары һәм язылучылары саны кисәк үсәргә тотына. Егетнең әнисенең фанатлары көннән-көн арта, «әниеңне тагын куй, шундый кызык апа», «кыздыра бу апа», «әниеңне карар өчен генә керәм, күбрәк төшер» кебек комментарийлар белән тик-токчылар Илвирның әнисенә мәхәббәт аңлата.

«Тик-токны башта карап кына утыра идем, үзем төшерү турында бер дә уйланмадым. Энем белән әниләр янына авылга кайткач, кызык тоелган әйберләрне төшергәли идек инде, әмма аны интернетка куйган булмады. Бер көнне әнинең безнең телефонга текәлеп өйдә утырганга ачуланып, шифоньердан иске-москы кием чыгарып киертеп, бакчага куып чыгарганын төшереп керттем. Шушы иске-москы киемне киеп, шаярып, кара күзлекләр дә киеп куеп, бер-беребездән көлешеп, бакчада фотога төшә башладык энем белән. Бераздан әни безнең арттан чыкты да, бакчага чыгып киткәнегезгә ярты сәгать бит инде, җиргә көрәк төртеп тә карамаганнар, җүләр сатып торалар, дип безгә урам себеркесе белән җибәрде. Көлештек инде. Шуны Тик-токка куйдым да, 150 мең карау җыелды.

@akhmetovilvir

Хотел поспать, но в итоге пошел на сабантуй?. #сабантуй #татарча #татарскиеприколы #татартикток #топ #прикол #кызыкмызык

♬ оригинальный звук - akhmetovilvir

Аннары башка видеолар да керттем, алары аның кадәр карау җыймый. Әнине яраттылар Тик-токта. Тагын төшереп куй, дип сорыйлар. Әти белән әни үзләре дә каршы түгел, теләп төшәләр, бергә уйлап табабыз, бергә төшерәбез, аннары мин монтажлап Тик-токка эләм. Әни төшкән видеолар гел 150 меңнән артык карау җыя. Алга таба да төшерергә уйлыйм, әниләр дә каршы түгел. Шулай итеп, уйнап кына алынган эш чынлап ошап китте миңа», — ди Илвир.

Эльза Сафина @beshenaya_tatarka_

@akhmetovilvir

#приколы #tatarvideo #tatarvine #татарскиеприколы #vine #татарчатикток #татарскиеприколы #татарча

♬ оригинальный звук - akhmetovilvir

Эльзаның сәхифәсенең «фишкасы» — «Татарча комментатор Эльза Токмач» рубрикасы. Кызык татарча акцент белән рус телендә яисә татар теле катыш рус телендә фикер йөртүен төшереп, нәкъ менә шушы рубрикага элгән видеолары белән Эльза үзен Тик-токта яраттырды. Кыз уку һәм сессия, егетләр белән кызлар арасындагы мөнәсәбәтләр, егетләрнең төрләре кебек темаларга юмористик рухтагы видеолар төшерә. Эльза — гади, эчкерсез, әрсез, ни уйлый, шуны туры бәреп әйтә торган кыю, үткен, чая татар кызы. Аның контенты үзе кебек позитив.

«Мин моны күптән эшлим. Башта татарча комментатор Эльза Токмач Инстаграмда танылды. Озак кына шунда төшереп куя идем. Аннары Тик-токка да кертә башладым. Тик-ток — популярлык казануның иң җиңел һәм тиз юлы бүген. Монда кыска, кызык, динамикалы, күнел ачуга юнәлтелгән контентны яраталар. Минем күзәтүләрем буенча, Тик-токта артык җитди булмаган, мәгънәви яктан көчсезрәк, кыска, юмористик, позитив, кәефне күтәрә торган видеолар чагыштырмача күбрәк караулар җыя.

@beshenaya_tatarka_

#рек #хочуврек #хочувтоп #топ #уфа #казань #татары #татарлар #эльзатукмач #безбергэ #тукмач

♬ оригинальный звук - beshenaya_tatarka_

Контентның Инстаграм һәм Тик-токта ничек тиз аудитория җыюын, каралуын, танылуын чагыштыра алам. Инстаграмда Эльза Токмачны таныту күптә озаграк, авыррак булды. Тик-токта исә чыннан да яхшы һәм кызыклы контентның һичшиксез күләгәдә калмыйча, үз караучысын табарга, танылырга шансы бик зур. Эльза Токмачны монда тиз һәм яхшы кабул иттеләр, карый, языла башладылар. Мин бу образда аудиториямә якын, таныш мәсьәләләр турында гади тел белән, кызык итеп сөйлим.

Кызык булсын өчен ике телне катыштырып яисә рус телендә татарча акцент белән, кайвакыт күпертеп сөйлисең инде. Кеше мондый контентны яхшы кабул итә, ярата. Чөнки ул җиңел. Монда уйларга да, баш ватарга да, таныш булмаган мәгълүматны үзләштерергә тырышырга да кирәк түгел. Бары тик күңел ачу, кәефне күтәрү, проблемаларны онытып торып рәхәтләнеп көлү урыны бу».

Альбина Инстататарка @tiktoktatarka

@beshenaya_tatarka_

#рек #хочуврек #топ #хочувтоп #уфа #казань #татары #татарлар #безбергэ #эльзатукмач

♬ оригинальный звук - beshenaya_tatarka_

Заманында Альбина дус кызы Резидә белән Инстаграмда вайннар төшереп, «Инстататарки» буларак танылган иде. Бүген кызлар һәрберсе үз блогын алып бара. Альбинаны Тик-токчылар Альбинуш дип белә. Альбинуш авыл көнкүреше, ир белән хатын тормышы, шәһәрлеләр һәм авыллылар турында юмористик рухтагы видеолар төшерә. Шәһәрдән кайтып, яккан мунчаны кереп, пешергәнне ашап, бакчада үстереп биргәнне төяп китүчеләргә авыл хатыныннан җавап буларак юмористик ачулы видеоморәҗәгатьләр дә яздыра Альбина.

Моңа җавап итеп, шәһәрлеләр комментарийларда Альбинаны чукый. Альбинуш һич тә аптырап тормый, боларга «сдача» бирә. Альбинаның фикердәшләре «телең зәһәр синең, татар хатыны әллә каян күренеп тора инде», «әйтсәң әйтәсең, малай, Альбина», «әйбәт әйттең әле» кебек комментарийлар калдыра.

Азат Шәкүров @shakur.babai

@tiktoktatarka

Ответ пользователю @mudraya_jenchina

♬ оригинальный звук - Альбинуш
@tiktoktatarka

шулай бит инде?!!!#авылдарэхэт#деревенскиебудни#альбинуш#тиктоктатарки#таиарчаприкол#татарлар

♬ оригинальный звук - Альбинуш

58 яшьтәге Азат абый Шәкүров Тик-токта Шәкүр бабай буларак танылды. Фамилиясе Шәкүров булганга күрә, авыл халкы аңа Шәкүр карт, Шәкүр бабай дип дәшә икән. Шуннан килеп чыккан бу тәхәллүс. Шәкүр бабайның контенты урыны белән оятсыз, урыны белән шаян. «Юләрлеккә чикләр юк», «Башлары киткән боларның», «Татарда юмор гел билдән түбән инде», «Көләрлек берни юк, кызганыч», «Яшен яшәгән, ә акылы кермәгән» кебек комментарийлар еш очрады видеолар астында. Аның каравы, яратып һәм хуплап караучылар күбрәк.

Азат абыйның блогер булуы көтмәгәндә килеп чыга. Элек тә ул шулай төрле видеолар төшергәләп ватсапка куя торган булган. Азат абый бер көнне бал кортлары белән бер видео төшерә. Ана кортлар кыш көне аталарын — сорыкортларны куып чыгара, шуны ватсапка төшереп куя ул. Ул видео тарала. Башкорт умартачылары шул видеоны үзләренә куя башлый. Моны Азат абыйга бер малай күрсәтә.

@shakur.babai

Из жизни пчёл ?? #татарприколы#татарчаюмор#татарчаблог#кызыкмызык#шакурбабай#авыл#авылтормышы#пчеловод#умарта

♬ оригинальный звук - Шакур бабай

Шуннан соң нишләп әле аккаунт булдырып, видеоларымны үземә куймаска, дип Тик-ток сәхифәсен булдырырга ниятли Азат абый. Тиздән кызы да бу эшен куәтләп ала. Азат абый кызык идеяләрен балаларына сөйли, ә аннары барысы күмәкләшеп төшерү процессына керешә. Кызы монтажлап, сәхифәдә урнаштыра. 

Баштарак кыенсыну хисе булуы, аннары шомара төшүе турында да әйтеп үтте блогер. Үзенә карата яуган тәнкыйть сүзләренә дә ияләшә башлаган инде. Мәсәлән, бака ашап күрсәткән видеосын элгәч, тиктокчылар «ач тәре» дип сүккәннәр. Әмма халык нык караган. Аннары, җиргә йөзтүбән сузылып ятып, «җир сөргән» видеосында бабайны берничә метр тартып алып баралар. Моның өчен дә комментаторлар блогерны сүгеп ташлый.

@shakur.babai

Шакур бабай гол бакчаларын сорэ? #татарприкол#татарчаюмор#татарчаблог#шакурбабай#авылтормышы#кызыкмызык

♬ оригинальный звук - Шакур бабай

Әшәке комментарийлар бераз кәефне кыра, әмма ис китми инде, ди Азат абый. Башта авылдашлары «Шәкүрнең башы киткән, Шәкүр хыялланган», — диешәләр. Хәзер ияләнгәннәр инде. Юморист Шәкүр бабай — җор телле, шаян, үзенчәлекле кеше.

Илнара Хәбибуллина @mishar_kizi

Тик-токчыларны «це”келдәп, «че”келдәп матур итеп сөйләшүе белән яраттырган мишәр кызы Илнара.Тик-токка уйламаган җирдән килеп керә ул. Уйнап кына үзенең песиен төшереп, башта берничә видео керткән. Аннан үзен төшерә башлаган.

Ә соңыннан Тик-ток сәхифәсенең «фишкасы»н — өлгер әбисен төшерә башлый. Иң күп комментарийлар һәм караулар санын нәкъ менә әбисе җыя икән. Бер видеосын 1,5 миллион кеше караганнан соң, Илнара азартка кереп китә һәм әбисен ешрак төшереп куя башлый. Хәзер фанатлары туплангач, дәү әнисе үзе үк кайткан саен: «Кызым, видео төшерәбезме?» — дип сорый икән Илнарадан. Бабасы да алардан калышмый.

«Мишәр кызы булуым белән бик горурланам, диалектымны яратам. Мишәрләрне сөймәүчеләр бар, еш кына комментарийлар да калдыралар. „Ник татарны аерасыз?“, „Мишәр теле юк бит ул“ кебек комментарийлар язалар. Кайберәүләр үзләренең татар булуларыннан яисә шул диалектларыннан оялалар, кыланып сөйләшәләр, ә мин мишәрчә „бәрәм“ генә. Укыган вакытта фонетика укытучысы миңа минем каты „ч“ өчен имтиханда „3"ле куеп чыгарган иде. Шуннан соң ачуым килде, юри бөтен тишектә авыз тутырып мишәрчә сөйләшеп йөри башладым», — дип елмая мишәр кызы.

@mishar_kizi

Пример для многих! Бабушка с дедушкой вместе 60 лет ?#татарлар#хочуврек#татарстан#татарчатикток#авыл#хочуврекомендации

♬ оригинальный звук - Ilnara

Алия Чудачу @chudachu1

@mishar_kizi

Моя бабушка сразу замечает какие-либо изменения на моем лице))? особенно любит мои Ресницы и брови ???#татарстан#татарлар#казан#татарчаюмор

♬ оригинальный звук - Ilnara
@mishar_kizi

Чыннан да, дәү әни безнең комик кеше?? Исән-сау гына булсыннар инде ??? #татарстан#татарлар#татарча#татарчатикток#татарка#мишары#хочуврек

♬ оригинальный звук - Ilnara

Тумышы белән Башкортстаннан булган Алия бүгенге көндә Төмән өлкәсе Ишим шәһәрендә яши. Тик-токка килеп керүе очраклы рәвештә була. Бер-ике ай китапханәдә мөдир булып эшләп ала бервакыт Алия. Монда балалар килә, Тик-ток дип үзара сөйләшәләр икән. Алия Тик-ток дигән сүзне беренче ишетә, нәрсә икәнен белми. Бер балага: «Нәрсә ул Тик-ток, аңлат әле миңа», — дип дәшә ул.

Бишенче класс баласы аңлата, Алияне Моргенштерн белән таныштыра. «Башта андагы юләрлекне күреп ушым киткән иде, аннары трендларны аңлый, балалар белән заманча музыка турында сөйләшә ала башладым. Аларга минем белән аралашу кызык булырга тотынды. Үземне төшерә башлагач, сәхифәгә корт кебек хейтерлар җыелды. Теләсә нәрсә яза башладылар. Оятсыз, ямьсез комментарийларга ачуым килеп, җавап бирдем. Язылучыларга бу кызык булды. Шуннан китте инде мондый формат», - ди Алия.

Рәмис Гыйльметдинов @dnevnik_tatarina

@chudachu1

Ответ пользователю @user293064862

♬ оригинальный звук - Aлия
@chudachu1

Ответ пользователю @user3717048114512

♬ оригинальный звук - Aлия
@chudachu1

Ответ пользователю @user37969881206345

♬ оригинальный звук - Aлия

«2016 елда Ютубта „Дневник татарина“ дигән канал ачтым, вайннар төшереп куя башладым, әмма уңышка ирешә алмадым. Бу платформада караучыңны табу, танылу бик авыр булып чыкты. Минем видеоларны бик аз кеше генә карый иде, алары да — минем таныш-белеш.

Инстаграмда танылу берникадәр җиңелрәк, әмма монда да бик яхшы пиар, реклама кирәк.

Тик-токка килгәндә, менә монда, ичмасам, популярлык казанып була. Видео-контент җитештерүчеләр өчен иң яхшы платформа бүген — Тик-ток. „Дневник татарина“ — ул төрле образларга кереп төшерелгән кыска-кыска юмористик видеолар рәте. Шушы кыска видеолар бөтенесе бергә веб-сериал тәшкил итә. Монда татарлар белән башка милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр, татарларга гына хас булган һәм татарлар гына аңлый торган мәсьәләләр, көн кадагындагы актуаль темаларга юморлы фикерләү. Татарларда да юмор бар, дигән әйберне исбатлыйсым килеп, сыйфатлы юмористик контент җитештерергә тырышам. Киләчәктә кыска метражлы фильмнар төшерә башлыйсы иде», - ди Рәмис.

 

@dnevnik_tatarina

#Сабантуй #ярчаллы#татарча#дневниктатарина#казань#уфа#набережныечелны#казан#мамадыш#заинск#нижнекамск#муслюмово#буа

♬ оригинальный звук - Дневник Татарина
@dnevnik_tatarina

Авылга кием ташыма?#ярчаллы#татарча#дневниктатарина#казань#уфа#набережныечелны#казан#мамадыш#нижнекамск#муслюмово#буа#балтач#актаныш#татарлар#башкорт

♬ оригинальный звук - Дневник Татарина

 

 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100