Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Димаш Казандагы концертында мәрхүмә Ләйсән истәлегенә җыр багышлады

Яман шеш белән көрәшкән 21 яшьлек Ләйсән Казахстан җырчысы һәм композиторы Димаш Кудайберген белән очрашырга хыялланган иде.

news_top_970_100
Димаш Казандагы концертында мәрхүмә Ләйсән истәлегенә җыр багышлады
"Татар-информ"

«Димаш Казандагы концертында безнең Ләйсән исәтәлегенә җыр багышлады», - дип хәбәр итә Анжела Вавилова исемендәге фондның матбугат хезмәте социаль челтәрләрдә.

Ләйсән Сәетназарова соңгы көннәрен шушы хосписта яшәде. «Ул бар кеше белән дус иде, аны бөтен кеше яратты. Шундый якты кеше, көрәшче. Соңгы вакытта хәле бик авыр булды. Аның күзе күрми, колагы ишетми башлады, урыннан тормады да диярлек. Ләкин ул елмая иде. Аны фәрештә Ләйсән дип йөрттеләр», — ди хосписның финанс директоры Ольга Мишутина.

Ләйсәннең ике зур хыялы булган. Бәхеткә, исән чагында алар чынга ашкан. Ләйсән тере тигрны тотып карарга һәм Казахстан җырчысы, композиторы Димаш Кудайберген белән очрашырга хыялланган.

2019 елның 27 августында аның янына танылган җырчы Димаш та килеп киткән иде.

2019 елның 6 декабрендә Казанда урнашкан хосписта 21 яшьлек Ләйсән Сәетназарова вафат булды. Ул соңгы җиде елда яман шеш авыруы белән көрәште. Ләйсәнне туган ягында — Чаллыда җирләделәр.

Димаш үзе Казандагы концерт турында инстаграмдагы сәхифәсенә язды. «SOS» 20.02.2020 Казан. Күз яшьләре…», - ди ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100