Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәни чагыннан яман шеш белән көрәшкән 21 яшьлек Ләйсән Казан хосписында вафат булды

14 ел дәвамында Ләйсән берничә операция кичерә, химия терапиясе курсларын уза. Бер вакыт авыру беткән кебек була. Ләкин ремиссия озакка бармый.

news_top_970_100

Бүген Казанда урнашкан хосписта 21 яшьлек Ләйсән Сәетназарова вафат булды. Ул соңгы җиде елда яман шеш авыруы белән көрәште. Күптән түгел аның янына танылган җырчы Димаш та килеп киткән иде. Ләйсәнне туган ягында — Чаллыда җирлиләр. Бу турыда «Татар-информ» га хосписта сөйләделәр.

Ләйсәннең яман шеш белән авыруы кечкенә вакытта ук ачыклана. Шуннан соң ул гомеренең һәр мизгеле өчен көрәшә башлый.

«Ләйсәнгә тугыз яшь булганда, табиблар куркыныч диагноз куйды. Шушы еллар дәвамында ул һәр көне өчен көрәште», — дип сөйли хосписның матбугат сәркатибе Наталья Лукина.

Бу елларда Ләйсән янында әнисе була Ул олы кызына барысына да ярдәм итә. Хосписта да Ләйсәнне яраталар.

 

«Ул бар кеше белән дус иде, аны бөтен кеше яратты. Шундый якты кеше, көрәшче. Соңгы вакытта хәле бик авыр булды. Аның күзе күрми, колагы ишетми башлады, урыннан тормады да диярлек. Ләкин ул елмая иде. Аны фәрештә Ләйсән дип йөрттеләр», — ди хосписның финанс директоры Ольга Мишутина.

Ләйсәннең ике зур хыялы булган. Бәхеткә, исән чагында алар чынга ашкан. Ләйсән тере тигрны тотып карарга һәм Казахстан җырчысы һәм композиторы Димаш Кудайберген белән очрашырга хыялланган.

25 июньдә хосписка тигрлар белән эшләүче Михаил Зарецкий һәм аның Лилу исемле тигры килгән. Алар көн буе Ләйсән белән уйнаган. Кыз тигрны шешәдән ашаткан. 27 августта Ләйсән янына Димаш Кудайберген килгән. Ул Казанда WorldSkills 2019 чемпионаты ябылу тантанасында катнашты. Шул чакта графигына Ләйсән белән очрашуны да керткән.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100