Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачылар уылдык белән чәй эчкән Җәвит Шакировның мактануын ошатмаган

Татарстанның халык артисты Зөлфиянең туганнарында уылдык белән чәй эчкән видео куйган.

news_top_970_100
Инстачылар уылдык белән чәй эчкән Җәвит Шакировның мактануын ошатмаган
Рамил Гали

Зөлфия Шакирова Җәвитнең кунакта уылдык белән чәй эчкәнен видеога төшергән. «Җәвит, варенье түгел бит ул, уылдык. Уылдык белән чәй эчәсеңмени?» — ди ул.

«Кайнатмалары юк. Шуңа чәй эчәргә уылдык куйганнар. Бигрәк начар яшиләр инде. Алла ярдәм бирсен! Вәт яшәп карыйлар. Менә болар - минем туганнар…» — ди юмор остасы, шаярып.

«Синекеләр түгел шул, минекеләр», — ди Зөлфия Шакирова.

Җәвит Шакиров видео астына шаян шигырь дә куйган.

Инстачылар бер кулланылышлы чәйдән, тәлинкәдән гаеп тапкан, ә уылдыкның чын булмавын язганнар.

«Син бит кайнатма күп ясадың, ник алып килмәдең?»;

«Каен җиләге кайнатмасын күчтәнәч итеп алып килергә иде. Саран икәнсең»;

«Пакетлы чәй эчеп утырмагыз инде, тиен тора торган ясалма уылдык күрсәтеп»;

«Арзанлы кибеттән алынган уылдык белән мактанып утырмагыз инде»;

«Шул пакетлы чәй эчкәнгә бай алар, яхшы чәй эчсәң баеп булмый»;

«Өстәл тулай торактагы студентларныкы кебек»;

«Имеш, уылдык ашыйлар, бер кулланылышлы чәй һәм ашханә тәлинкәсе белән каршы алганнар кунакларны» кебек комментарий язучыларны башка инстачылар «акылга да утыртырга», «шаяру гына» дип тә аңлатырга тырышып караган.

Җәвит Шакировның кунакта уылдык ашарга яратуы турында язган идек.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100