Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакиров белән Фирзәр Мортазин кунакта качып уылдык ашаганнар

Инстачылар: «Уылдык ашарга акчагыз калмадымы?» — дип язганнар аларга. 

news_top_970_100
Җәвит Шакиров белән Фирзәр Мортазин кунакта качып уылдык ашаганнар
Җәвит Шакировның инстаграм челтәреннән

Салават Фәтхетдиновның хатыны Ләйсәннең туган көненә килгәч, Җәвит Шакиров белән Фирзәр Мортазинның кача-поса уылдык ашаганнарын видеога төшереп алганнар. 

Әлеге видеоны Җәвит Шакиров инстаграмдагы аккаунтына урнаштырган. «Салават сөйләгән арада качып уылдык ашаган идек, дошманнар төшергәннәр», — дигән ул. 

Әлбәттә, видеоның мәзәк итеп куелганы аңлашыла. Шуңа да карамастан, җырчыларның уенын чынга алучылар табылган. «Кешеләр әзерләнгән, ә сез өстәлнең ямен бетереп утырасыз. Җәвит, позор», — дип язган бер инстачы. 

«Уылдык ашарга акчагыз калмадымы?» — дип сораган икенчесе. «Шулай шул! Салаватка барып ашыйбыз», — дип җавап кайтарган Җәвит, шаяртып. 

«Җәвит, симерәсең бит яңадан, аннан коллаген гына ярдәм итмәячәк»;

«Ярый Салават бар әле, сезне бушка, кашыклап уылдык ашатып ятарга», — дигән тагын берсе.

 «Комментарийлар уылдыктан да кызыграк монда. Каян чыга шулхәтле ачу кешедә? Ай-һай, тик ятыгыз шунда диванда агу чәчеп, алар күңел ачканда», — дип инстачыларны тәнкыйтьләгән Җәвитнең бер виртуаль дусты. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100