Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Фазлыев хатыны бәби тапканда янәшәсендә булганмы?

Җырчы инстадусларының сорауларына җавап биргән.

news_top_970_100
Азат Фазлыев хатыны бәби тапканда янәшәсендә булганмы?
Салават Камалетдинов

Иҗади гаилә Азат һәм Алсу Фазлыевлар өченче тапкыр әти-әни булдылар дип язган идек. Ике ул үстерүче гаиләдә көтеп алынган кыз бала дөньяга аваз салды.

Азат Фазлыев бу көннәрдә бәби тудыру йортыннан сторислары белән бүлешә. Нәни кызчыгының аякларын күрсәтә, ятып торучы Алсуны сөйләштерә. Ә инстачылар Азатның көне буе хатыны янында палатада булуына сәерсенәләр.

«Тарихта беренче тапкыр күрәм әти кешенең бәби тудыру йортында көне буе утырганын. Бер сәгать булса, аңлашыла инде. Нишлисең син анда. Әллә сөт синдәме?» — дип сорау биргәннәр.

«Алсу бәбине кесарев кисеме белән тапты. Аңа әлегә торырга ярамый. Шуңа баланы мин карыйм. Бәби тапканда янәшәсендә булдыңмы әллә дип сорыйсыз. Юк, кермәдем. Шушы бүлмәдә генә көтеп утырдым. Без хәзер бөтенебез бергә шушы бөтен уңайлыклары булган палатада», — дип сөйләгән Азат.

Инстадусларын Алсуның бәбине кайда табуы да кызыксындырган.

«Шәхси хастаханәдә таптык», — дигән бәби әтисе.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100