Алсу һәм Азат Фазлыевларның кызлары туган | intertat.tatar

Алсу һәм Азат Фазлыевларның кызлары туган

Иҗади гаилә гендер патиның төсле видеосын куйган.

Алсу һәм Азат Фазлыевларның кызы туган. Бу хакта аларның бизнестагы җитәкчеләре инстаграмда үз битендә хәбәр итә. Шулай ук балага нинди исем кушуларын белүчегә 1000 сум акча да вәгъдә итә.

Иҗади гаилә баланың җенесен ачыклый торган бәйрәм дә үткәргән иде. Әмма кемне көтүләрен генә әйтергә ашыкмадылар. Ниһаять, Алсу һәм Азат гендер патиның төсле видеосын куйган һәм анда зур кара шар эченнән алсу төстәге вак шарлар чыга.

«Мин бит моның хакта хәтта хыялланырга да курыктым. Минем карынымда кыз бала ята. Күп кеше фикеренчә игезәк түгел», — дип язган җырчы.

Иҗади гаиләнең виртуаль дуслары алар белән бергә куанган һәм изге теләкләрен язып калдырган.