Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы уртасында филләр йөргән

Бушлай тамашаны карарга халык җыелган.

news_top_970_100
Чаллы уртасында филләр йөргән
https://www.instagram.com/chelny_online_/

Чаллының «Торговый квартал» сәүдә үзәге тирәсендә филләр йөргән. Аларның видеосы социаль челтәрләрдә таралды. Әлеге сәүдә үзәге кырыендагы буш урынга күчмә филләр циркы килгән иде. Чыгышлары алдыннан филләрне иреккә чыгарып кертергә булганнар, күрәсең. Бушлай тамаша карарга халык җыелып өлгергән.

«Бигрәк ябык болар, интегеп яшәгәннәре күренеп тора», «Циркларны тыярга, хайваннар өчен җан әрни», «Анда вак пыяла кисәкләре бик күп. Нигә ул урынга җибәрделәр икән?», «Хакимият талпаннарны куркытуның яңа ысулын уйлап тапкан», «Циркка тере реклама», — дип яза Чаллы халкы.

«Аллам, каян килгән болар! Кешеләргә ташланулары бар бит», «Бу теге Казан циркында сугышкан филләрне безгә сөргенлеккә озатмадылармы икән?» — дип күптән түгел Казан циркында булган хәлләрне искә алган берничә кеше.

"Мин махсус хайваннар катанашындагы тамашаларга йөрмим. Андый рәхимсез бизнеска өлешемне кертәсем килми. Циркта хайваннар бик интегеп яшиләр. Казан циркында булган вакыйга — моның дәлиле», - дип тә язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100