Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан циркында тамаша вакытында бер фил икенчесен төртеп еккан - видео

Ике фил төрткәләшә башлагач, тамашачылар куркып чыгып китә тотына.

news_top_970_100
Казан циркында тамаша вакытында бер фил икенчесен төртеп еккан - видео

Казан циркында тамаша вакытында филләр белән гадәттән тыш хәл булган. Әлеге кадрлар социаль челтәрләрдә таралды.

Ике фил чыгыш ясарга манежга чыккан. Аннары берсе икенчесе өстенә ауган, аяктан еккан.

Шуннан соң тамашачылар урыннарыннан торып, залдан чыга башлаган.

«Татар-информ» хәбәрчесе цирк директоры Рамил Шәрифуллин белән сөйләшкән. Җитәкче вакыйганың бүген булуын раслаган. Җәнлекнең номер вакытында үзен шулай тотуы язгы үзгәрешләр белән бәйле булуы ихтимал, дигән ул.

«Цирк артистлары һәм тамашачылар арасында зыян күрүчеләр юк. Филләр дә зыян күрмәде, алар дүрт аягында басып тора», — дигән цирк директоры.

РЕН ТВ каналы шаһитларга сылтама белән хәбәр иткәнчә, бер фил икенчесенә аугач, икенче фил тигезлеген югалткан һәм тамашачылар утыргычы янындагы бортка егылган. Трибуналарда паника башланган.

«Аста утыручылар бик курыкты. Казан циркында филләр акылдан язган. Әле ярый без ерак утыра идек», — дигән шаһитларның берсе.

Видео кадрларында филләрнең төрткәләшүе, тамашачыларның борчылуы күренә. Аннары хайваннарны җайлап кына алып кереп китәләр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100