Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Вәт талант монда» — Фирдүс Тямаев төркеменә яңа җырчы алган

Фирдүс Тямаев концертларында каверлар башкаручы Лилия Шакированы күреп булачак.

news_top_970_100
 «Вәт талант монда» — Фирдүс Тямаев төркеменә яңа җырчы алган
Салават Камалетдинов

Фирдүс Тямаев төркеменә яңа җырчы кыз алган. Бу хакта артист инстаграмда хәбәр итә. «Каршы алыгыз, безнең яңа талантлар», — дип язган ул.

Инстадуслары Тямаевның гармунда уйнаганына өздереп җырлаучы кызның каверлар башкаручы Лилия Шакирова икәнен таныган.

«Бу бит Гүзәл Уразованың „Онытмагыз безне“ жырына кавер конкурсында катнашып жиңгән Лилия. Тавышы шәп тә соң»;

«Бик матур итеп, бөтен ноталарын алдырып, җиренә җиткереп, өздереп җырлый. Яратам элекке җырларны»;

«Татарның тагын бер йолдызы калкып килә»;

«Мин көттем бу көн киләсен. Бу бала әле өч-дүрт елдан үзен күрсәтәчәк дип уйлап куйган идем», — дигәннәр.

Берничә инстаграм дусты Лилиянең тавышын Сөмбел Заһидуллинаныкы белән чагыштыра. «Шәп җырлый, әмма Сөмбелгә җитми», «Сез төркемегезгә Сөмбелне алсагызчы», — дигәннәр.

«Сөмбел болай да Ваһапов фестиваленеке бит инде ул»;

«Сөмбел туры килми, не формат. Артист өчен тавыш матур булу гына түгел, тышкы кыяфәт тә зур роль уйный»;

«Яшь җырчы Зәлилә дә шулхәтле матур итеп җырлый иде, әллә нишләп күренми башлады. Ваһапов фестивалендә җиңгән җырчылар белән бер төркемдә җырлый иде, ни сәбәпледер ул группада түгел хәзер. Фирдүс, үз группаңа ал әле шул җырчыны, тавышы көчле, искиткеч моңлы», — дигән җаваплар да бар.

Икенчеләре Лилия Шакированы Гөлзада Шакирҗанова урынына килдеме әллә дип кызыксына. Гөлзада үзе «Интертат»ка Тямаев төркеменнән китмәве, алга таба да иҗатын аның белән бергә дәвам итәчәге турында сөйләгән иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100