Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлзада Шакирҗанова ни өчен Фирдүс Тямаев төркеменнән китмәвен әйтте

«Ул вакытта нинди җеннәрем котырткандыр», — ди яшь җырчы.

news_top_970_100
Гөлзада Шакирҗанова ни өчен Фирдүс Тямаев төркеменнән китмәвен әйтте
https://www.instagram.com/shakirzyanova_gulzada/

Фирдүс Тямаев төркемендә җырлаучы Гөлзада Шакирҗанова инстаграмда үзенең Тямаев бандасыннан китүе турында хәбәр иткән иде.

«Мин бу елдан Фирдүс Тямаев белән эшләмим… „Ник киттең?“ — дигән сораулар язмагыз, зинһар. Негатив эзләмәгез! Борчылмагыз! Барысы да яхшы! Бу адым минем ижатыма нокта кую түгел», — дип язды ул.

Гөлзаданы бүген кабат Тямаев төркемендә, аның концертларында күрәбез. Ни өчен Гөлзада аерым иҗат юлын сайламаган? Төркемдә калырга аны нәрсә мәҗбүр иткән? Бу турыда җырчының үзеннән сорадык.

Гөлзада, Фирдүс янәшәсендә сине еш күрәбез. Син төркемнән китеп өлгермәдеңме, кире әйләнеп кайттыңмы?

Ашыгып язылган пост булды ул. Ул вакытта мин хисләргә бирелдем. Бу карарга килгәч тә, Мәскәүгә барып ял итеп кайттым. Шул яллар вакытында мин үземнең барыбер сәхнәдән, гаиләм кебек булган төркемемнән башка тора алмаячагымны аңладым. Һәм, Фирдүс абый белән сөйләшеп, төркемгә кире кайттым.

Син иҗат белән аерым шөгыльләнергә уйлаган идеңме, әллә бөтенләй башка өлкәгә китәргә булдыңмы?

Иҗаттан бөтенләй китәргә уйладым. Минем турыда ул вакытта «сольныйга китәргә җыена», «хайп ясый» дип тә күп яздылар. Әллә ниләр сөйләделәр. Мин бөтенләй сәхнәдән китәргә карар кылган идем. Нинди җеннәрем котырткандыр инде. Сәхнә - минем урын икән ул. Шуңа кире әйләнеп катйттым. Ярый әле Фирдүс абый аңлады мине. Үзе нинди кызу канлы булса да, кире кабул итте. Без икебез дә Сукояр йолдызлыгы астында туганбыз. Шуңа характерларыбыз да охшаган. Рәхмәт аңа мине аңлаган өчен. Үзем дә вакытында акылга килдем.

Кияүгә җыенмыйсыңмы соң әле?

Сәхнәдә эшләгән вакытта шәхси тормыш икенче планга калып тора.

Фирдүс Тямаев минем төркемдә эшләгәндә кияүгә чыкмыйсың дигән шарт куймадымы?

Урнашканда: «Миндә эшләгәндә кияүгә чыгу турында бик уйларга тырышма инде», — дип әйткән иде. Соңгы вакытта андый сүз ишеткәнем юк. Минем яшь барганын белеп тора бит. Болай кияүгә чыгарга үземнең дә планда юк әле. Йөрәгем буш.

Рәхмәт, Гөлзада, уңышлар сиңа!

  • Гөлзада Шакирҗанова Тямаев төркеменнән китүе турында: «Ник киттең?» — дип сорамагыз»
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100