Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Котлаулар кабул итәм» — Азат Абитовның хыялы чынга ашкан

Өч ел уйнамаганнан соң, җырчы яңадан футбол белән шөгыльләнә башлаган.

news_top_970_100
«Котлаулар кабул итәм» — Азат Абитовның хыялы чынга ашкан
Салават Камалетдинов

Азат Абитовның кечкенә хыялы чынга ашкан. Бу турыда ул инстаграмга видео куйган. «Сезгә шатлыгымны әйтәсем килде. Мин бүген операциядән соң беренче тапкыр футбол уйнадым. Инде өч ел уйнамаган, форма юк, хәл җитми, хаталар күп. Шулай да шатлыгым эчемә сыймый. Алга таба ныклап шөгыльләнергә, элекке форманы кире кайтарырга исәп. Котлаулар кабул итәм», — дигән ул.

Азат Абитов узган ел аягына операция ясаткан иде. «Иҗатымны күзәтеп баручылар минем үлеп футбол яратканымны белә. Бу мәхәббәт нәтиҗәсез калмады — 2010 елда теземнең сеңерләрен өздердем. Операция күптән планлаштырылды. Ләкин төрле сәбәпләр аркасында, операцияне ун елдан соң гына ясаттым. Моңа мин бик шат, шуңа фотода бәхетле күренәмдер», — дип сөйләде ул.

«Аллага тапшырып, капкагызны сакларга малай да алып кайтсагыз, тагын да шәп була инде»;

«Сәламәт бул, балакаем»;

«Азат, исән-сау булуыңа шат без. Футбол уйнасаң уйна, анысы да кирәк. Спорт - бик әйбәт шөгыль. Иң мөһиме, Ходай Тәгалә безне синең җыр-моңыңнан аермасын», — дип язган җырчының тугры тамашачысы.

«Азат, кирәк түгел, уйнама», — дип комментарий калдыручы да булган. «Күңел тарта шул, брат», — дип җавап язган аңа Азат.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100