Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бирешмә, балакаем!» - Азат Абитовның операциядән соң хәлләре катлауланган

Җырчы инстачыларга сәламәтлекләрен сакларга киңәш итә.

news_top_970_100
«Бирешмә, балакаем!» - Азат Абитовның операциядән соң хәлләре катлауланган
Салават Камалетдинов

«Авырткан аяк белән бәйле хәлләр дәвам итә. Хәлләр катлауланды.

Сентябрьдә аягыма операция ясаткан идем. Ул без көткәннән авыррак булып чыкты — өзлегү булды. Бер атнада аякка басам, дигән идем, ай ярым яттым. Аягым әле дә төзәлеп бетмәде, шуңа күрә кыйммәтле уколлар ясатырга туры килде. Үзегезне саклагыз!» — дип язган ул.

Инстачылар җырчының тизрәк савыгуын теләгәннәр:

«Бәла аяк астында шул. Бәлки үләннәр эчәргәдер», «Исән-сау терелергә язсын», «Бик иртә эшкә чыктың. Эш качмый ул, таяк белән җырлап йөрдегез, әйбәтләп терел, син бит әле яшь», «Арты хәерле булсын!», «Азат, бирешмә, балакаем», «Күз тиядер инде, саклану чараларын күрергә кирәк».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100